Архивы психик авырулар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда рак белән авыручылар арта, хәбәрче ак халат киеп аларны төшереп кайта [видео]
Табиблар Татарстанда яман шеш һәм психик авырулар артуын белдерә. Белгеч фикеренчә, сәламәтлеккә зыянлы җитештерү урыннарын төзү, халыкның тормыш хәле начараю да моңа сәбәп булып тора.

Соңгы елларда Татарстанда яман шеш белән чирләүчеләр дә, рухи авырулар да артуга таба гына бара. Яман шеш авырулары артуда Татарстан Русия күрсәткечләрен дә узып киткән.

Рухи авыруларга караган чынбарлык рәсми саннарга бөтенләй туры килми. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатры Илшат Халитов Азатлыкка белдерде. Аның сүзләренчә, табибка мөрәҗәгать иткән авырулар гына санала, ә психиатрга күренмәгәннәр дә бик күп. Ул Татарстанда рухи яктан сәламәт булмаганнар елдан-ел арта бара дип әйтә.

“Чит илләрдә халыкның 10-15 процентын психиатрларга күренеп торса, безнең илдә күпкә кимрәк. Без Германия, АКШ кебек илләрдән сәламәтлерәк дигән сүз түгел әле бу. Сәбәп шунда – безнең халык психиатрларга йөрми, куркалар. Бу – безнең үзенчәлек.

Рухи чир белән авыручылар, чыннан да, елдан ел арта. Сәбәпләре: олыгаю, урбанизация: зур шәһәрләр, мегаполисларның барлыкка килүе, стресслар, мәгълүматның күп булуы шулай ук сәламәтлеккә тәэсир итә. Кешенең баш мие әлеге мәгълүматны эшкәртеп бетерә алмый. Мәктәптә уку програмы да кыенлаша. Гомумән әйткәндә, яшәү авырлаша һәм бөтен кеше дә тормышының катлаулануына ияләшә алмый, әлеге үзгәрешләрне авыр кичерә”, ди Халитов.

Рәсми саннар Русия белән чагыштырып караганда, Татарстанда рухи чир белән авыручылар азрак икәнне күрсәтә. “Әмма без сәламәтлерәк дигән сүз түгел әле бу. Мондый аерма республикабызда психиатрларның аз булуы белән аңлатыла”, ди Халитов.

Татарстан яман шеш авырулары артуда Русиядә иң алда

2011 елдан 2015 елга кадәр хасталар саны 13 процентка арткан

Татарстанда яман шеш белән авыручылар да артуга таба бара. Республиканың яман шеш хастаханәсе баш табибы урынбасары Луиза Карпенко сүзләренчә, 2011 елдан 2015 елга кадәр хасталар саны 13 процентка арткан. Татарстан әлеге чир арту тизлегендә Идел буе федераль төбәген дә, Русияне дә узып киткән. Дүрт ел эчендә яман шеш белән чирләүчеләр Идел буе бүлгесендә 11, ә Русиядә 7 процентка арткан.

“Хатын-кызлар арасында беренче урында сөт бизе шеше – 29 процент. Юан эчәк шеше икенче урында. Ирләрдә беренче урында җенес бизе яман шеше авыруы тора, ул 18 процент тәшкил итә. 2016 елның алты аенда, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда яман шештән вафат булучылар саны 2,07 процентка үскән”, ди Карпенко. Ул күбрәк өлкән яшьтәгеләр бу дөньядан китә дип әйтә.

Табиб сүзләренчә, яман шеш авыруын китереп чыгарган сәбәпләр күп. Җәмгыятьнең олыгаюын, хроник авырулар булуын, шулай ук, әйләнә-тирә мохиттә булган үзгәрешләрне дә саный ул.

“Кеше яшәгән мохит хәзер бик агрессив. Мәсәлән, кеше буяу, авыр металлар белән эш итсә, ул сидек бүлеп чыгару һәм җенес әгъзасы белән бәйле урыннарда яман шеш белән авыраячак. Күмер базында, төзелештә, тузанда эшләүчеләр яки тәмәке тартучыларның үпкәдә яман шеш барлыкка киләчәк. Кешенең ничек туклануы да чирнең барлыкка килүенә сәбәпче була ала. Без бит хәзер артык рафинадланган ризыклар белән тукланабыз һәм органнар эшләми”, ди Карпенко.

“Тормыш начарлана, авырулар да бермә-бер арта”

Сүрия Усманова

Хокук яклаучы, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Сүрия Усманова да республикада яман шеш белән авыручыларның арта баруын борчылып күзәтүен әйтә. Аның туганнары һәм әти-әниләре Түбән Кама шәһәрендә яши. Бигрәк тә бу шәһәрдә яман шештән интегүчеләр елдан-ел күбәя бара ди Сүрия ханым.

“Түбән Кама шәһәреннән көненә әллә ничә рейс автобуслар Казанга яман шеш белән авыручылар хастаханәсенә килә. Артканы күзгә карап күренә. Әмма татар җәмәгатьчелеге дә, бигрәк тә, табиблар шушы мәсьәләне күтәрми. Җәмәгатьчелек күтәрер иде, статистикасын белми. Ә дәвалау өлкәсендә эшләүчеләр исә, бездә медицина көннән-көн яхшыра бара, шуңа күрә, әлеге авыруларны иртәрәк табабыз һәм чирләр күбрәк ачыла дип белдерә.

Республикада төзелә торган нефть эшкәртү, ашлама җитештерү заводлары кешенең саулыгына файдага түгел”, ди Усманова. Аның сүзләренчә, яман шеш белән авыручыларның нык артуын чаң сугып дөньяга чыгарырлык табиблар күренми әлегә. Бу хакта зур түрәләр арасыннан элек авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән, Русия Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинның гына үзенең интервьюларында курыкмыйча белдергәнен дә әйтә ул.

Статистиканы гел игълан итеп торырга, яман шешкә китергән сәбәпләрне ныклап тикшерергә кирәк, дип белдерә Сүрия ханым.

Соңгы вакытта илдәге кризис, халыкның яхшы хәбәрләр ишетмәве, тормышта төшенкелеккә бирелүе дә психик авыруларны арттыра дигән фикердә Усманова.

“Тормыш начарлану рухи халәткә тәэсир итә һәм кеше күңел төшенкелегенә, депрессиягә бирелә. Тормыш начарлана барган саен психик авырулар пропорциональ дәрәҗәдә арта бара дип уйлыйм. Ризык алырга, кием алырга акча җитми башлый икән, дөнья булгач, кирәк әйбер бик күп, көне-төне эшләп кредит түли икән, рухи һәм физик сәламәтлеге дә начарая. Кеше корыч түгел, аның психикасы һәр нәрсәгә реакция бирә”, ди Сүрия ханым.

Табибларның яман шеш һәм рухи авырулар турында чын мәгълүматны ачмавын хокук белгече хәзер Русиядә дөреслекне әйтергә ярамау, сәясәтчеләрнең бары тик акча турында гына уйлавы белән дә бәйли. “Хәзер ал да гөл итеп кенә күрсәтү заманында яшибез”, ди Усманова.

Запись Татарстанда рак белән авыручылар арта, хәбәрче ак халат киеп аларны төшереп кайта [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..