Архивы рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе - Tatar Today - татар яңалыклары.

Элек казлар таптатып танылган Татарстандагы прокурор балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итә
Нюренберг процессының 70 еллыгына багышланган бу бәйгедә мәктәп укучылары рәсемнәр төшереп, төрле эшләнмәләр ясап катнаша ала. //Азатлык радиосы//

Бүгенге көндә Татарстанның Кукмара районында эшләгән һәм аңарчы Апаста каз түшкәләрен таптату кыйссасы белән танылган прокурор Ришат Шакиров Нюренберг процессының 70 еллыгы алдыннан мәктәп укучылары арасында рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән.

“Наци Германиясенең баш җинаятьчеләрен мәхкәмәгә тапшыру өчен оештырылган Нюрнбергтагы халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгы уңаеннан Кукмара районы прокуратурасы мәктәп укучылары арасында рәсем һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан итте”, диелә Татарстан прокуратурасы сайтында.

Әлеге рәсемнәр һәм эшләмәләр Кукмараның җәмәгать урыннарында экспозиция буларак куелачак икән.

Бәйге җиңүчеләре район прокурорыннан истәлекле бүләкләр алачак.

Кукмарага кадәр Ришат Шакиров Апас районы прокуроры булып торды. Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер кибететендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптату аркасында танылды. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

2014 октябрендә Ришат Шакиров тәкъдиме белән Апас район мәхкәмәсе мөселман галиме Сахих әл-Бохариның 52нче хәдисләр җыентыгын экстремистик дип тапкан иде. Прокурор анда бер динне башкаларыннан өстен кую тырышлыгын ачыклаган булып чыкты.

Соңрак Апас район прокуратурасы дәгъвасы белән бар Русия буйлап 136 порнография сәхифәсе ябылырга тиеш дигән карар чыгарылды.

Шакиров Апаста эшләгәндә прокуратура бинасы каршында урыс патшасы, татарларга каршы кырыс эзәрлекләү сәясәте алып барган Петр Беренчегә дә таш сын урнаштырды.

Фото: kukmor.tatarstan.ru сайтыннан

Запись Элек казлар таптатып танылган Татарстандагы прокурор балалар арасында рәсем бәйгесе игълан итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..