Архивы Рөстәм Гайзуллин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанның “МИР” кинотеатрында “ӘПИПӘ” комедиясе күрсәтелә башлады [фото-видео]
Көтмәгәндә коллективта яңа баянчы барлыкка килә һәм костюмнар буенча җаваплы туташка гашыйк була.

⁣⁣⠀ Фильмның кульминациясендә “Әпипә” кызлары “шайтан күчәре”ндә әйләнгәндә, тегесе ватылып кала.  Шунда аларның чын йөзе ачыла: сәхнәдәге артистлар гап-гади хатын-кыз икәнлекләрен һәм аларның да башкаларныкы кебек үк проблемалары булганлыгын аңлыйсың.

⁣⁣ “Әпипә” фильмы – тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм булдыруны күздә тоттык. Бу картинаның форматы, жанры аудиторияне көтүгә туры килә, хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз”,- ди фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова.⁣⁣⠀ ⁣⁣⠀ Фильмны Илшат Рәхимбай  төшергән. Сценарий авторы: Марат Кәбиров.

Бик күп танылган йөзләргә һәм матур җырларга бай “Әпипә” музыкаль комедиясе шул ук исемдәге хатын-кызлар ансамбле тормышын яктырта. Фильмда катнашкан җырчылар исә үзләрен уйный, ягъни гастроль тормышын күрсәтә.

⁣⠀ ⁣⁣⠀ Рольләрдә: Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов һәм Рөстәм Гайзуллин

Билет алу өчен ссылка

Запись Казанның “МИР” кинотеатрында “ӘПИПӘ” комедиясе күрсәтелә башлады [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән?
“… Бу сәбәпләрнең берсе генә булгандыр. Мөгаен без туй ясарга әзер дә булмагандыр ул вакытта…”, – ди артист. Артист, алып баручы Рөстәм Гайзуллин кәбисә елында өйләнмичә, туен 1 елга кичектергән булган. 20 яшьтә өйләнәсе егетне әти-әнисе өйләнми торырга күндергән.

20 яшьлек егетләр-кызлар андый әйберне уйлап тормый инде. Әти-әни әйткән, димәк, закон. Әле бит “на всякий случай” дигән әйбер дә бар. Бу юктан гына чыкмаган. Аңлашыла, дин буенча бу дөрес әйбер түгел ул. Бу сәбәпләрнең берсе генә булгандыр. Мөгаен без туй ясарга әзер дә булмагандыр ул вакытта. Кәбисә елы булып, әзерләнер өчен вакыт бирелгәндер, – ди Рөстәм Гайзуллин. Яшьли өйләнешсәләр дә, Гайзуллиннар гауга чыгарып, тавышланып, бер-берсенә үпкәләп йөрмәү яклы.

Без башта минем әти-әни белән яшәдек. Берсендә әтидән сорыйлар икән: ничек яшьләр, торалармы?  “Белмим, алар талашалармы икән соң? Талашканнарын да ишеткән юк”, дигән. Төрле чаклар була, әмма әти-әнигә, балаларга сиздереп, алай тавышланып йөргәнебез юк, – ди дистә елдан артык гаилә стажы булган артист.

Сүз уңаеннан, Рөстәмнең хатыны Альбина да актриса. Ул Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли.

Икебез бер һөнәр иясе булгач, әйбәт кенә. Берсендә спектакльдән соң әни белән кайтып барабыз. Әни дәшми. Гадәттә ул “Молодец, әйбәт спектакль” дияргә яисә башкача мактарга мөмкин. Әнигә ошамагандыр дип уйлап барам эчтән генә. Өйгә кайтып җитәрәк кенә әни: “Улым, бу спектакльне Альбина карадымы соң?”, ди. Әйе, дим. “Соң, үбешәсең бит син анда!”, ди. Шундый очраклар, гастрольләрне башка һөнәрдәге хатын аңлар идеме икән? Өйдә без эш турында сөйләшмәскә тырышабыз, – диде Рөстәм Гайзуллин.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Рөстәм Гайзуллин туен нигә 1 елга кичектергән?  впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Гайзуллин: “Яңа гаиләм барлыкка килде”
//Tatar today// Эльвира Шакирова//

Бүген – 16 май көнне “Болгар радиосы” алып баручысы, К.Тинчурин театры һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллинга 35 яшь тулды. Рөстәм “Болгар радиосы”нда Илфак Хафизов һәм Индира белән бергә “Иртәнге чәй” тапшыруын алып бара. Рөстәм белән көн дә диярлек эштә күрешеп аралашсак та, аның белән җитди әңгәмә корган юк иде. Юбилее уңаеннан Рөстәм белән интервью оештырдык.

– Рөстәм, син – театр артисты. Нинди җилләр белән радиога килеп эләктең?

– Ул вакытта “Яңа Гасыр” радиосы иде. Беренче тапкыр студиягә “Әрүгәйдә” төркеме белән кунак буларак килдем. Гөлназ Фәйзрахманова бездән интервью алды. Моңа кадәр радиода булганым юк иде, шундый кызык булып тоелды. Аннан соң бер туганым: “Тавышың радиода эшләргә туры килә,” – дип әйтте. “Кая инде безгә радио алып баручы булырга?” – дип җавап бирдем. Аннан соң 2011 елда радионың ул чактагы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов шалтыратып, яңа проектка чакырды. “Радиода эшләргә теләгең юкмы?” – дип сорады. “Бар”, – дидем. Шулай итеп, 2012 елның 2 гыйнварыннан “Чәк-чәк шоу” тапшыруында эшли башладым. Марсель Әхмәдуллин, Гөлшат Гыймадиева, ә соңрак Айгөл Хәйруллина белән алып бардык. Менә шушы кешеләр – радио эшчәнлегемдәге остазларым. Радиога килгәндә, радионың нәрсә икәнен дә белми идем.

– Шулай да радиода үз образыңны булдырдың…

– Беребез – хатын-кыз күзлегеннән фикер йөртүче, икенчебез – акыллы фикерләр җиткерүче, ә мин – “чеметеп” ала торган шаян телле шук егет образында. Безне радиотыңлаучылар авыр кабул итте, баштагы вакытта сүктеләр. Ул вакытта тыйнак сөйләүче радиода шау-шулы проект барлыкка килү гаҗәеп булды. Ләкин аннан соң шул ук сүккән кешеләр безне мактый башлады. Ул – радиодагы иң рекордлы проектларның берсе булды, биш елдан артык эшләде.

– “Чәк-чәк шоу” ябылгач, радиодан киттең. Янә радиога узган ел “Иртәнге чәй” проектына кайттың. Ул вакыттагы һәм хәзерге Рөстәм Гайзуллин арасында аерма бармы?

– Радиога тәүге тапкыр килгәндәге һәм кире әйләнеп кайткандагы эмоцияләр аерыла, әлбәттә. Хәзер инде әзме-күпме тәҗрибә тупланган. Курыкмыйча шуны әйтә алам: “Иртәнге чәй”гә “Чәк-чәк шоу” дәрәҗәсенә ерак әле. Андый состав башка булмастыр, мөгаен. “Чәк-чәк шоу”ны бик нык сагынам. Анда җырлаган җырларны мин әле дә машинада тыңлыйм. Җыр сүзләрен Марсель Әхмәдуллин актуаль темага язды, хәтта ул җырлар оригиналдан да яхшырак яңгырый иде. Марсель – гениаль шәхес, аңа һәйкәл куярлык. Ул тапшыруның асылы, тамыры иде. Ахирем Марсель хәзер башка юнәлештә эшли, радиога кире кайтмады.

– Радиодан киткәннән соң, кире кайту теләге булдымы?

– Киткәч тә, ярты еллап радиога борылып та карыйсы килмәде. Нәрсәдер киселгән сыман булды. Ә инде елның икенче яртысында радионы сагынып яшәдем. Бик күп кеше “ник киттең?” дип тәмам аптыратты. Әнә шулар да уйландыргандыр күрәсең. Радио – театр кебек чир. Ул – рәхәт чир. Бер тәмен татысаң, аннан башка яшәп булмый. Тыңлаучыны күрмәсәң дә, аның энергетикасын тоярга мөмкин.

– Рөстәм, “Болгар радиосы” синең өчен нәрсә ул?

– 1999 елда театр училищесына укырга кереп, 2003 елдан театрда эшлим. Өч ел Кариев театрында эшләдем һәм бүгенге көнгә кадәр Тинчурин театрында хезмәт куям. 2012 елдан яңа тормыш башладым, яңа гаиләм барлыкка килде. Ул – “Болгар радиосы”. Элек мин дөньяга башка төрле карый идем. Хәзер мин һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам, һәрвакыт дөньяны күзәтәм. Өч сәгать эфирыңны эшләдең дә бетте түгел, радиодан сөйләрлек кызыклы вакыйгаларны теркәп йөрим. Баш миенең күпмедер проценты радиога багышланган. Хәзер инде мин үземне гомер буе радиода эшләгән кебек тоям.

– Хәзер үзең дә остаз булырлык шәхес. Синеңчә, радио алып баручы нинди булырга тиеш? Махсус белемнең булуы мөһимме? Яки иң мөһиме – теләкме?

– Үземне остаз дип әйтә алмыйм. Нәрсәгәдер өйрәтерлек белемем дә, вәкаләтем дә юк. Тик тәҗрибәгә таянып юнәлеш биреп җибәрергә мөмкинмен. Минем авыздан яңгыраган сүз бу шулай булырга тиеш, дигән сүз түгел. Бу – кайчандыр сеңгән һәм тормыш тәҗрибәсенә таянып чыккан фикер, шуңа да остаз буларак өйрәтә алмыйм. Минем журналистик белемем юк, шуңа күрә мин үз-үземә каршы киләм, әмма белемнең булуы мөһим. Минем рәсми булмаган остазларым әйбәт. Әгәр радио эшчәнлегемдә шикләр, сораулар туа икән, радиода мөрәҗәгать итәрлек ике кешем бар. Беренчесе – “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов, икенчесе – “Яңалыклар” хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов. Әле дә өйрәнәм, камиллекнең чиге юк, диләр бит.

– 35 яшьлек ир-егет үз тормышыннан канәгатьме?

– Аллага шөкер. Кайда гына эшләсәң дә, нинди генә машинада йөрсәң дә, нәрсә белән генә шөгыльләнсәң дә, нинди генә зур уңышларың булса да, кешенең төп проекты – гаилә, ике яктагы әти-әнинең

тигезлеге. Менә шуның кадерен белеп яшәргә кирәк. Ничек кенә баналь яңгырамасын, ләкин арттан куып килүче ике улым, янәшәмдә аңлаучы хатыным, әти-әниләр – иң мөһиме алар. 35 яшьтә кеше зур дәрәҗәләргә ирешергә мөмкин, ләкин гаиләсе булмаса, ул тормыш түгел.

– Тинчурин театрында эшләвең белән горурланасыңмы?

– Әлбәттә! Тинчурин театрында эшләвемә 13 ел булып килә. Мин үземне үз урынымда дип саныйм. Яраткан эшең булу – зур бәхет.

– Хатының Альбина шулай ук театр артисткасы. Кайсыгыз беренче булып гашыйк булды?

– Мин! Альбина белән Илдар Хәйруллин һәм Тәслимә Фәйзуллина курсында укыдык. Беренче курста гашыйк булдым, дүртенче курста үземнеке иттем!

– Рөстәм, тирә-юньдә, хәтта безнең арада да аерылышучы гаиләләр саны арта бара. Син бу хакта ни уйлыйсың?

– Бу – котычкыч фаҗига! Мин бу әйбердән бик куркам, күз алдына да китерә алмыйм. Язмыштан узмыш юк, тик менә бер мисал гына: ир-егет әти-әнисе янына кайтып, “менә бу минем икенче хатыным” дисә, ул хатыннан тагын балалары туса, һәм, киресенчә, хатын-кыз шулай икенче ирен алып кайтса, бу ни дигән сүз? Кешеләр артык “акыллы” булдымы… Элек бит барган җиреңдә таш бул, дигәннәр. Элек әти-әниләр кире кайткан кызын кире борып җибәргән. Хәзер тәрбия башка. Шул ук мәктәптә элек белем бирүче укытучы указка белән укучының маңгаен ярган. Хәзер кечкенә генә проблема аркасында да судка йөртәләр. Баланың телефоны ватылса, яңасын алып бирәләр. Бу бит баланың холкын тәрбияли. Алай тәрбияләнгән бала тормышка ничек карасын? Әлбәттә, барысын да җиңел хәл итә – судка бара да аерылышып кайта. Ул бит бала өчен котычкыч стресс. Яңа әти яки әни ничек кенә әйбәт булмасын, ул чын әти-әнине алыштыра алмаячак. Мин бу очракта Гаилә кодексын катгыйлаштырыр идем. Гаиләнең кыйммәтен аңларга, аны сакларга кирәк.

– Улларың Рамазан белән Нурсолтан шәһәр балалары булуга карамастан, татар телендә иркен аралаша. Балаларны ничек татар теленә өйрәтергә?

– Мин бу хакта озак сөйли алам. Балалар бакчасына киткәндә, икесе дә рус телендә вата-җимерә сөйләшә иде. Рус теле – без яши торган мохитнең теле ул. Аңа телисеңме, юкмы өйрәнәсең. Без өйдә һәрвакыт бары тик татар телендә генә сөйләшәбез. Улым урамда дуслары белән булганда, аңа шалтыратсам, кайвакыт миңа русча җавап бирә. Рус дуслары алдында татарча сөйләшергә уңайсызланадыр бәлки. Шулай да мин аңа кисәтү ясыйм, татарча җавап бирергә кушам. Ике улым да татар телендә яхшы дәрәҗәдә сөйләшә дип әйтә алам. Телгә тәрбияне беренче чиратта өй, гаилә бирә.

– 35 яшьлек гомер юлыңда югалтулар булдымы?

– Булды. Әле дә телефонны кулга алып берәр номер эзләгәндә, бу дөньядан киткән кешеләрнең телефоннары килеп чыга. Аларны телефоннан бетереп ташларга кул күтәрелми, йөрәк әрни. Хезмәттәшләр, туганнар арасында үлем-китем белән бәйле югалтулар күп булды. Яшәгән саен андый мизгелләр ешрак буладыр. Иң якыннарымны югалтырга язмасын.

– Рөстәм, яшерен-батырын түгел, син – кызу кеше. Сүгенәсеңме?

– Әле ничек кенә! Бик тәмле итеп авыз тутырып сүгенәм! Аңлыйм, алай ярамый, тик кайвакыт сүгенмичә аңлатып яки җиткереп булмый. Кимчелекләрем дә бар, алар һәркемдә бар. Әгәр минем турында кимчелекләре юк дисәләр, бу – үзе кимчелек. Идеаль кеше юк.

– Гафу үтенә беләсеңме?

– Беләм, ләкин ситуациясенә карап. Кайвакыт эчкә җен кереп утыра. Бер яктан, холкым йомшак кебек, икенче яктан, кирелек көчле. Кайбер очракта кирәк булмаса да гафу үтенергә мөмкинмен. Ә кайвакыт теләсәм дә, гафу әйтергә тел әйләнми. Гафу үтенүне түбәнчелек дип санамыйм.

– Чит илләргә еш йөрисезме?

– Йөргәнем юк. Иң ерак барганы – Абхазия. Анда да табиб әйтүе буенча гына бардым. Ангина белән бик еш авыргач, диңгезгә барырга куштылар. Ышанмыйча гына барган идем, файдасы тиде бит! Аннан соң ике ел дәвамында ангина белән чирләмәдем. Минем очкычта иң еракка очкан ноктам – Мәскәү.

– Аллаһы Тәгаләгә, аның барлыгына һәм көченә ышанасыңмы?

– Әлбәттә. Ышану һәрвакыт булды, ул балачактан тәрбия белән иңдерелә. Аллаһыга тормышта авыр хәлләр булса ышана башлыйлар. Тик андый хәлне көтәргә кирәк түгел, ышанырга кирәк.

– Рөстәм, юбилей уңаеннан театр сөюче тамашачылар өчен нинди сюрприз әзерлисең?

– Тинчурин театрында юбилейга багышланган яңа проект әзерләнә. Мин аны майга өлгертергә теләгән идем, ләкин сценарий авторы һәм режиссер белән киңәшләштек тә, көзгә калдырырга булдык. Юбилей әле ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Шуңа күрә тамашачыга ашык-пошык чиле-пешле продукт тәкъдим иткәнче, ныклап әзерләнергә булдык. Тумаган тайның билен сындырмас өчен әлегә моның нинди проект икәнен сөйлисем килми…

– Белүемчә, син тагын бер яңа һәм үзгә проект өстендә эшлисең?

– Әйе, тиздән премьера! Баш бәрә-бәрә эшлибез. Бу – театрдан тыш мөстәкыйль эшебез. Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпованың терәге, Театр әһелләре берлеге ярдәме белән матур спектакль чыгып килә. Әлеге проектта дүрт атказанган артист – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева һәм мин катнашам. Туфан Миңнуллинның “Нәзер” әсәре буенча спектакль куячакбыз. Башкортстаннан режиссер Зиннур Сөләймановны чакырдык. Бик тырышып, дулкынланып әзерлибез, чөнки артистларның театрдан тыш мондый проект оештырганын хәтерләмим. Антреприза, ягъни берничә актер кушылып спектакль кую – Мәскәүдә киң таралган күренеш. Ә без исә тамашачыларны 4 июнь көнне Казанның Ленин исемендәге Мәдәният йортында кичке 7дә көтеп калабыз!

– Рөстәм, сине чын күңелдән матур юбилеең белән котлыйбыз! Гаилә бәхете, иминлек һәм эшеңдә зур уңышларга ирешүеңне телибез!

– Рәхмәт!

Запись Рөстәм Гайзуллин: “Яңа гаиләм барлыкка килде” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа сезонда ТНВда эшләячәк җырчы-артистлар билгеле булды, анда “Алабута” җырлаучы да бар
Бүген ТНВ редакциясенең 3 катында телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов журналистлар белән чәй эчте. Очрашу вакытында ул яңа сезонның төп яңалыклары турында сөйләде.

1. ТНВда моңарчы 60лап тапшыру эшләп килгән. Яңа сезонда да шул чама калачак, әмма иске тапшырулар урынына яңалары чыгачак.

2. “Манзара” тапшыруында баш мөхәррирләр каланчасы сыман яңа сәхифә чыгачак. Анда татарның төрле газета-журналлары баш мөхәррирләре һәм журналистларына ачык мөнбәр биреләчәк.

3. “Народный будильник” тапшыруы урынына «Здравствуйте!» дигәне чыга башлаячак. Ул мәгълүмати-күңел ачу булыр дип көтелә.

4. “Музыкаль дистә” урынына “Кайнар хит” чыгачак. Аны Айсылу Габдинова алып бара. Хит-парад “Болгар радиосы” эфирыннан чыгып төзелә. Тапшыру саен иң әз тавыш җыйган клип урынына яңасы өстәләчәк.

5. ТНВ каналы “Пирамида”да ай саен “Болгар” радиосы концерты дигән тамаша оештырачак. Аны телевизор караучылар да күрә алачак. “Җомга киче”нә алмашка килгән проект бу.

6. “Яшьләр тукталышы” кала. Әмма аның сәхифәләре, контентлары үзгәрә.

7. ТНВ 6-7 спектакль төшергән, театр архивларында сакланган 10лап спектакльгә ТВдан күрсәтү хокукы алган. Шимбә көн көндез ТНВда спектакльләр күрсәтеләчәк.

8. “Яшьләр Онлайн” тапшыруы урынына “Таяну ноктасы” булачак. Алып баручысы – Венера Иванова. Сентябрь ахырыннан һәр шимбә кичке алтыда карагыз.

9. “Мәдәният дөньясында” тапшыруы үзенең тематикасын ике тапшыруга бүлешә: “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате”нә. Гүзәл Сәгыйтова соңгысының редакторы булачак.

10. “Ком сәгате”н Данил Гыйниятов алып бара. Беренче кунак Рафаэль Хәкимов иде. Алдагы чыгарылышларга Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим киләчәк.

11. “Караоке Баттл” урынына “Җырлыйк әле” кайтачак. Алып баруын Рөстәм Гайзуллин алып барачак, әмма Нәҗип Бәдретдинов да эшләячәк бу тапшыруны. Беренче чыгарылыш әле октябрьдә генә көтелә.

12. “Яшь ТНВ” язмышы әлегә билгесез. Аның буенча югары даирәләрдә сөйләшү алып барыла.

13. “Дин вә хәят”, “Җомга вәгазе”, “Нәсыйхәт” проектлары урынына җомга көннәрне иртән “Нәсыйхәт” сәхифәсе чыгачак. Шулай ук “Хозур” студиясе әзерләгән блок та булачак.

14. Ләйсәнә Садретдинова “Татарлар” тапшыруының җитәкчесе итеп билгеләнгән. Роза һәм Эльвира белән бергә бу тапшыруны Илнар Хөснуллин да алып барачак. Моңарчы ул “Манзара”ны алып бара иде, хәтерлисезме?

15. ТНВның гел татарчага күчүе турында мәгълүмат әлегә юк. Аның каравы, “ТНВ-Планета” гел татарча сөйли.

16. “Адымнар”дан көлкеле мультперсонаж Шомбай бүтән эфирга чыкмаячак. Контракт озынайтылмаган.

17. “Хәбәрләр”дә бик профессиональ команда эшли, дип саный Данил Гыйниятов. Ә титрларның агрессив кызыл төстә булуын ул дизайнерлар карамагына калдырды.

18. ТНВ татарча һәм русчаны 50:50 сөйли икән. Вакыт буенча исәпләсәң, шулай чыга.

19. ТНВ худсоветы 11 кешедән тора. Аларның исемнәрен әйтмиләр, әмма аларның һәркайсы ТНВда эшләве мәгълүм. Якын киләчәктә читтән төзелгән состав та булачак ди.

20. Кич саен “Кичке аш” тапшыруы чыгачак. Өстәл артында интервью.

21. “Башваткыч”ка тимәгәннәр, Зөлфәт Зиннуров үз эшен дәвам итә.

22. “Переведи” тапшыруында машина уйнатырга уйлыйлар. Әмма бер турда түгел, ә күп этаптан торган бәйгедә. Бу – Илшат Әминов идеясе.

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды

Запись Яңа сезонда ТНВда эшләячәк җырчы-артистлар билгеле булды, анда “Алабута” җырлаучы да бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Артистларның беренче көзге яллары: кемдер бәрәңге ала, кемдер бура күтәрә [фотолар]
Көзнең беренче ял көннәрен халык, гадәттә, ничек үткәрә? Дөрес, бәрәңге алып!

Җырчылар, артистлар да әлеге эштән читтә калмый. Ни дисәң дә, бәрәңгедән башка табынны күз алдына дакитереп булмый. Шуңа, кыш көнен тәмле бәрәңге ашыйсың килә икән, аны утыртырга, үстерергә һәм, әлбәттә, алырга кирәк.

Бу ялларда артистлар сәхнәне бәрәңге бакчасына алмаштырып, эшкә чыкты.

Рөстәм Гайзуллин гаиләсе белән Дөбьяз авылында уңыш җыйды. Ялы да, эше дэ бергә үрелеп барган аларның. “Монысы да булды!) Аллага шөкер! Помощниклар булгач рәхәт!) P.S.- Бәрәңгене чүпләп ташып бетергән арада, чиләк белән каплап, учакта пешкән бәрәңге белән тавык бик тәмле булды”, дигән Рөстәм инстаграм челтәрендә.

Вадим Захаров та авылга кайткач, эшнең иң кызу чагына туры килгән:

Видео опубликовано Вадим Захаров (@vadimzaharov_official) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-09-04T12:31:28+00:00">Сен 4 2016 в 5:31 PDT</time>

Ә менә Илназ Сафиуллин башка эш белән мәшгуль иде, ул Биектау районында бура күтәрде:

Бара бура, ура!))) #чернышевка #биектау #высокаягора #ильназсафиуллин #татарстан #сруб

Фото опубликовано Ильназ Сафиуллин (@ilnazsafiullin) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-09-04T12:16:31+00:00">Сен 4 2016 в 5:16 PDT</time>

Ландыш Нигъмәтҗанова да бакчадан ерак булды. Ул якшәмбе көнне түшәм буяган:

Тушэм буяганда….

Фото опубликовано LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova) <time style="font-family: Arial,sans-serif; font-size: 14px; line-height: 17px;" datetime="2016-09-04T13:01:47+00:00">Сен 4 2016 в 6:01 PDT</time>

Төп фото: top68.ru

Запись Артистларның беренче көзге яллары: кемдер бәрәңге ала, кемдер бура күтәрә [фотолар] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..