Архивы Радик Бариев - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Тантана”да 50 мең сумлык премияне кайсы артистлар алды? [видео]
27 март кичендә Камал театрында республиканың театр әһелләренә “Тантана” бүләкләрен тапшыру тамашасы узды.

Алтынчы тапкыр үткән “Тантана” бүләгенә лаекларны барлаган жюри Татар дәүләт опера һәм балет театрының “Безгә тынычлык бир” спектаклен “Ел вакыйгасы” итеп сайлаган.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм режиссер Илгиз Зәйниев тә жюри карары белән килеште. Шул ук вакытта Зәйниев республикада сәхнәләштергән барлык әсәрләрне карау мөмкилеге булмауны да әйтә. “Үзем куйган спектакльләрне бәяли алмыйм, чөнки субъектив фикер булачак. Шуңа күрә, жюри карары белән килешәм”, диде Зәйниев Азатлык радиосына.

Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев: “Әлмәт, Минзәлә театрында үз төбәкләрендә вакыйга булырлык спектакльләр байтак куелды”, ди. Түбән Камалар сәхнәләштергән “Анам кыры” спектакле дә “Тантана”да иң яхшы хатын-кыз образы бүләгенә лаек булды. Әлеге образ аша режиссер дөньяда барган сугышларны киметергә тели.

Галиев фикеренчә, премияне 11 номинациягә генә бүлеп бирү, бер яктан аз кебек тоела. “Бөтенесенең дә катнашасы килә, ләкин номинацияләрне арттырырга ярамый, киресенчә, киметергә кирәк. Арттырсаң, моның матурлыгы югалачак, киметсәң, театрлар ярышы тагын да көчлерәк булыр иде”, диде ул Азатлыкка.

Буа сатира театры җитәкчесе Раил Садриев фикеренчә, Фәрит Бикчәнтәевнең “Дон Жуан” һәм Илгиз Зәйниевнең “Качаклар” спектакле “Ел вакыйгасы”на лаек тамашалар.

“Тантана”да быел 15 дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган алты театр катнашкан. Жюрида Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, шагыйрь, депутат Разил Вәлиев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов булган.

Номинацияләргә килгәндә, “Болактагы яшьләр театры” артисты Резеда Һадиуллина “Дебют” бүләгенә лаек дип табылды, “Иң яхшы курчак театры артисты” исемен “Әкият” курчак театры актеры Дилүс Хуҗиәхмәтов, “Иң яхшы хатын-кыз роле”н Түбән Кама театры артисты Гүзәл Шәмәрданова, “Иң яхшы ир-ат роле”ндә беренчелекне Камал театры артисты Радик Бариев алды.

“Танатана” җиңүчеләренә 50 мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Камал театрының элекке мөдире Шамил Закиров исеменәге премиягә Камалның декорация бүлеге мөдире Виктор Корюкин ия булды.

Запись “Тантана”да  50 мең сумлык премияне кайсы артистлар алды? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..