Архивы Равил Гайнетдин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Мөфти Равил Гайнетдин “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә ниләр күрә? [видео]
Үткән атна азагында Казанның “Ярдәм” тернәкләнү үзәгенә беренче тапкыр Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин килеп китә.

Ул 18 февральдә “Ярдәм” күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәгендә булып аның эшчәнлеге белән таныша. Аны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов озатып йөри.

Экскурсия тәмамлануга, җәмәгать гыйбадәт кылу залына икенде намазына җыелды. Намаздан соң Равил хәзрәт Гайнетдин барлык катнашучыларны сәламләде. Әлеге үзәк турында ишетеп белүе һәм, мөфти буларак, Илдар хәзрәт Баязитовның эшчәнлеге белән күптәннән танышырга теләвен билгеләп, бүген биредә физик һәм рухи ярдәмгә мохтаҗлар өчен барлык шартлар булдырылуына игътибарны юнәлтте.

“Бу – бина гына түгел, йорт та, игелек, яктылык һәм җылылык чыганагы да. Әмма, әлбәттә, бу гына аз, чөнки бинаны тоту, җиһазландыру, кешеләрне эшләтү, биредә тәрбияләнүчеләргә якты, җылы, уңайлы булсын өчен, акча кирәк”,  дип билгеләп үтә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе. Бу уңайдан ул үзәк эшчәнлеген хуплау һәм аңа матди ярдәм күрсәтү заруриятен ассызыклап, Аллаһы тәгалә ризалыгы өчен бу эшкә үз өлешен кертүчеләргә, аерым алганда, Татарстан президенты, премьер-министры, Казан мэры һәм район башлыкларына, эшмәкәрләргә рәхмәт белдерде. “Без дә бу үзәккә рухи яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәтәчәкбез”, дип өсти мөфти.

Чыгышы ахырында Равил хәзрәт Гайнетдин “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитовны Россия Мөфтиләр шурасы медале белән бүләкли. Шулай ук “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә укыту һәм фәнни әдәбият әсбаплары алуга сертификат, әлеге үзәк җитәкчесе Мәликә Гыйльметдиновага, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка Рәхмәт хатлары тапшыра. Равил Гайнетдин соңрак журналистлар белән әңгәмәсе барышында билгеләп үткәнчә, бүген дәүләттә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оешмалар эшләп килә.

Русиядә дин дәүләттән аерылган булса да, дәүләт җәмгыятьтән аерылмаган. “Ярдәм” кебек, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләрне физик һәм рухи тернәкләндерү белән шөгыльләнгән үзәкләр дәүләткә социаль программаны үтәүдә ярдәм итә икән, дәүләт тә аларга бюджетыннан үзенең ярдәмен күрсәтергә тиеш, дип саный Мөфтиләр шурасы рәисе. Бу уңайдан ул “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге – дәүләтнең парнеры, дип белдерә.

Запись Мөфти Равил Гайнетдин “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә ниләр күрә? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..