Архивы Рияз Исхаков - Tatar Today - татар яңалыклары.

Тукай фильмын төшерүчеләр дәүләткә ялынмыйча, халыктан акча җыя [видео]
Indiegogo сайтында Тукай әсәрләре нигезендә фильм төшерү проектына акча җыю башланды. Проект җитәкчесе режиссер Рияз Исхаков дәүләттән акча сораганчы, татар дөньясын җәлеп итеп аны халык проекты итеп тормышка ашырмакчы. Бу башлангыч башкалар өчен үрнәк була ала.

Әлеге проектны Лос Анжелес һәм Уфада үткән тәкъдим итү чаралары турында Азатлык язган иде. Шушы көннәрдә Indiegogo дип аталган зур проектларга күмәкләп акча җыюга багышланган сайтта Тукай фильмы бите ачылды. Әлегә анда 111 доллар акча җыелган. Авторлар читтәге татарларны күз алдына тотып, латин хәрефләре белән Tukay Film дигән сайт та ачып җибәргән. Ул шулай ук татарча кирилл хәрефләре белән, русча һәм инглизчә дә алып барылачак икән.

Проект башында торучылар дәүләттән ялынып акча алу бик авыр дип саный, шуңа күбрәк халык хәйриясенә, бигрәк тә читтәге татарларга өмет итә. Шулай ук Русия татарларыннан да хәйрия кабул итмәкчеләр. Проект битендә Русиядәге банк хисабы да күрсәтелгән.

Фильмга әзерлек алып бару белән бергә режиссер Рияз Исхаков Тукай иҗатының әһәмияте турында татар һәм башкорт сәнгатьчеләреннән рухландыргыч видеолар яздырып куя. Анда “Нур” татар театры артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева, Мәхмүт Фатыйхов, җырчылар Айдар Галимов, Идрис Газиев һәм башка билгеле шәхесләр Тукай әсәрләрен башкара яки шагыйрьнең бөеклеге турында үтемле сүзләр әйтә.

Азатлык сайты, Бикә Тимерова

Запись Тукай фильмын төшерүчеләр дәүләткә ялынмыйча, халыктан акча җыя [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..