Архивы роналд макдоналд - Tatar Today - татар яңалыклары.

Комаровский Казанда әниләр белән очраша [фото]
Кичә Россиянең күренекле педиатры Евгений Комаровский Республика балалар клиник хастаханәсендә, “Роналд Макдоналд йорты”нда кунакта булды. Медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацион категория табибы, шулай ук, күпсанлы фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар авторы Казанга ике көнлек визит белән килгән.

Казанда ике көн дәвамында табиб балаларны тәрбияләү һәм үстерү мәсьәләләләренә фәнни күзлектән карауны популярлаштыру буенча әһәмиятле мәгълүмат бирәчәк, диләр оештыручылар.

Иң элек, Комаровский республика балалар хастаханәсе белән танышып, анда ординатор һәм педиатрлар белән очрашты. “Роналд Макдоналд йорты”нда исә, балалары белән хастаханәдә дәваланучы әниләр табибка үзләрен борчыган сорауларын бирде. Комаровский сабыйларга да, әниләргә дә файдалы киңәшләрен биреп, яхшыга өметләндерде. Табиб, башка төбәкләрдә дә сездәге кебек шартлар тудырылсын иде, дигән теләктә калды. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Комаровскийның иң билгеле китабы – “Здоровье ребенка и здравый смысл его родственников” хезмәте дөньяның 15 теленә тәрҗемә ителгән. Доктор берничә телевизион программа авторы һәм алып баручысы. 2010 елның мартында старт алган “Доктор Комаровский мәктәбе” өч тапкыр “Телетриумф” премиясенә лаек булып, күп кенә илләрнең телевизион тамашачыларында ышаныч яулаган. Доктор Комаровский күп еллар дәвамында халыкара профессиональ берләшмәләрнең рекомендацияләре нигезендә аң тарату эше алып бара. Бу пациентларга гына түгел, табибларга да авырулар буенча сорауларга җаваплар табарга ярдәм итә.

Бүген “Корстон”да исә, табиб балаларны һәм яшүсмерләрне тәрбияләүдә үз гыйлеме, халыкара тәҗрибә белән уртаклашачак. Биредә “Акыл белән фикер йөртүче ата-аналар өчен семинар”да шәхеснең физик һәм психик үсешенең мөһим күрсәткечләре турында сөйләячәк. Шулай ук, балалар авыруларын ачыклау, дәвалау һәм кисәтү турында сорауларга җавап бирәчәк.

“Татар-информ“, Гөлнар Гарифуллина.

Фото: Салават Камалетдинов

Запись Комаровский Казанда әниләр белән очраша [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда Роналд Макдоналд йортына ярдәм кирәк, +36 эсседә “Балалар парады” үтте [видео]
31 июльдә 35 дәрәҗә эсседә Казан Кирмәне янында бишенче тапкыр “Балалар парады” исемле хәйрия тамашасы узды. Гаилә бәйрәмен үткәрүчеләр көне буена ун меңләп кеше килүен әйтте. Бу чараны оештыручы “BraVo” бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина белдергәнчә, ният-максатлары финанс кыенлыгы кичерүче Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәм итү. //Азатлык Радиосы//

Казандагы Роналд Макдоналд хәйрия йорты матбугатка, мәгълүмат чараларына, җырчы-артистларга, хәйрия чаралары оештыручыларга үзләренә ярдәм кирәклеген хәбәр итте. Бу хәлне белеп, “BraVo” бәйрәм театры бишенче тапкыр үтүче “Балалар парады” (“Парад детям”) чарасын Роналд Макдоналд йортына багышлый.

Бик эссе булса да, ачык һавада, Казансу ярындагы таш мәйданчыкта узган фестиваль уңышлы үтте дип белдерде оештыручылар. Бу чараны оештыру өчен җаваплы “BraVo” бәйрәм театры җитәкчесе Наилә Хәбибуллина сүзләренчә, беренче елда 200 кеше булса, быел исә ун меңнән артык кеше катнашкан. Ул моны бәйрәмгә билет алып кергән кешеләр саныннан чыгып әйтте. Чара “Балалар балаларга” (“Дети детям”) хәйрия акциясе белән бергә узды. Зурлар өчен билет бәясе 200 сум, ә балалар өчен 50 сум иде. Барлык җыелган акчалар Роналд Макдоналд хәйрия йортына ярдәмгә китә, диде Хәбибуллина.

Әлеге гаилә бәйрәменең төп кунаклары: танылган татар эстрадасы йолдызлары, “Балалар республика клиник хастаханәсе”нең (ДРКБ) баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Роналд Макдоналд йорты мөдирәсе Юлия Маркова, чит илдән килгән кунаклар, әти-әниләр һәм балалар.

“Мондый гаилә фестивальләре күбрәк булса иде. Чөнки гаилә белән чыгып, бәйрәм итәрлек чаралар калмады диярлек”, диде Гүзәл-Илдар җыр театры артисты Наил Мөбәракшин.

“Балалар парады”ның тагын бер үзенчәлеге – монда иҗади гаиләләр, балалар чыгышы ясый. Аларны жюридагы җырчылар Дилә Нигмәтуллин һәм Альбина Апанаева бәяләде. Соңыннан исә, җиңүче гаиләләр 15 мең сумлык сертификат, ә сабыйларга кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Концерт номерларыннан тыш, балалар өчен төрле күңел ачу чаралары бар иде. Мәсәлән: мастер-класслар, квест, мини-футбол, батутта сикерү уеннары дисеңме.

Җырчы Дилә Нигмәтуллина дискалырын сатып, җыелган акчаны авыру балаларга тапшырачагын белдерде. “Бик эссе көн булса да, чыдадык, монда, таш мәйданчыкта эреп бетәрбез кебек тоелды. Әмма изге эш булгач, түздек. Мин әлеге фестивальдә икенче ел катнашам һәм мөмкин кадәр ярдәмемне күрсәтергә тырышам”, диде җырчы.

Бәйрәм чарасы киләсе елда да Казанның парк-мәйданчыкларында дәвам итәчәк. Алга таба “Балалар парады” хәйрия фестивален оештыручылар миллион кеше җыярга ниятли.

Запись Казанда Роналд Макдоналд йортына ярдәм кирәк, +36 эсседә “Балалар парады” үтте [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..