Архивы "Сәләт" - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда “Бикафест” фестивале уза: катнашучылар арасында “Голос” проекты финалисты, гади физкультура укытучысы да бар [фото-видео]
20 ноябрьдә КФУның концерт залында Бикмуллин исемендәге «Бикафест» XV республика фестивале узачак. Юбилей фестивальдә катнашу өчен 200 заявка бирелгән. Бу хакта Татарстанның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды медиаүзәге хәбәр итә.

Бүген Казанда “Сәләт” йортында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XV Республикакүләм «БикаФест» фестиваленең сайлап алу туры башланып китте. Чарада катнашырга теләк белдереп 200дән артык гариза кабул ителгән, шуларның 125се үз чыгышларын жюрига күрсәтәчәк. Фестивальнең номинацияләре күп төрле: иң оста автор-башкаручы, иң оста коллектив-башкаручы, татар халык җырын иң оста башкаручы, бард җырын иң оста башкаручы, үз әсәрен иң оста укучы, башка автор әсәрен иң оста укучы. Оештыручылар сүзләренә караганда, юбилей елы булганга катнашучыларны бик күп сюрпризлар көтә.

Күпләр өчен Бикмуллин фестивале үз-үзен табу урыны һәм үсеш мәйданчыгы булып тора. Мисалга, татар эстрадасы йолдызы Илназ Сафиуллин да җиңүчеләр исемлегендә. “Мин 2002-2004 елларда “Иң оста автор-башкаручы” номинациясендә катнашып беренчелекне яуладым. “Бикафест” – минем өчен бик зур хатирә, дәрәҗә, язмышымны билгеләгән тормыш мизгеле ул. Әлбәттә, фестиваль елдан ел үсә. Катнашучыларга барлык сәләтләрен тиешенчә күрсәтүләрен һәм бары уңышлар теләп калам. Сәләттәгедәй җылы атмосфераны сез башка җирдә таба алмассыз”,  ди Илназ.

“Голос. Дети” проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова да быел “БикаФест”та үзен сынап карарга булган. “Фестивальда беренче тапкыр катнашам. Барлык катнашучылар да бик талантлы һәм көчле. Җиңүгә кадәр бәйгенең атмосферасы кызык. Һәр кешенең шансы бар, барыбызга да уңышлар”,  ди ул. Россия проекты финалисты булган катнашучыга «Сәләт» уздырган әлеге бәйгедә генә катнашу әллә ни авыр түгелдер.

Ә Азат Гыймадиев исемле катнашучы фестивальгә зур планнары белән килгән. Ул “БикаФест” ярдәмендә татар эстрадасын үзгәртергә тели. “Бүгенге көндә татар эстрадасыннан мин канәгать түгел. Яхшы артистлар бар, әлбәттә, тик алар бик аз. Үзем “Juna” төркеменең иҗатын яратам. Фестивальгә үзем язган “Ярамны ямарсың” исемле җырымны электропианинода уйнап тәкъдим итәчәкмен. Мондагы иҗат атмосферасы миңа шундый ошый!” – ди ул. “Иң оста автор-башкаручы” номинациясендә катнашучы Азат фестивальнең үз иҗатында зур трамплин булагачагына ихлас күңелдән ышана.

Катнашучыларны, традициягә әверелгәнчә, Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хөкем итәчәк. Шулай ук жюри әгъзалары һәр кешенең чыгышына бәя һәм киңәшләрен бирәчәк. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин, җырчылар Алинә Шәрипҗанова, Гөлсирин Абдуллина һәм Рәнис Габбасов кебек танылган шәхесләр бар.

Жюри әгъзаларын физкультура укытучысы Айнур Каюмов  “Киек казлар” һәм “Зөләйха” җырларын башкарып таң калдырды. Егет җыр белән кечкенәдән кызыксына икән. Бүгенге көндә мәктәптә физкультура укыта, аңа өстәп Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе магистратурасында I курста белем ала һәм иҗат белән дә шөгыльләнә. Фестиваль турында интернеттан ишеткән һәм үзен сынап карарга булган.”Укытучылык эше белән иҗатны бергә алып барырга тырышам. Бүген дә эштән соң йөгереп монда килдем. Эшнең үз урыны, иҗатның – үзенең. Ир кешенең төп һөнәре булырга тиеш. Шуңа күрә дә физкультура укытучысы булырга уйладым”,  ди фестивальдә катнашучы егет.

Айнурның музыка сәнгате өлкәсендә дә киләчәктә укырга теләге бар. Әлегә машинада йөргәндә генә үзлегеннән өйрәнеп җырлый икән. Иҗат итәргә планнары зурдан. Көчле көндәшлек тә аны куркытмый. “Һәр җырчының үз урыны”, ди Айнур.

Физкультура укытучысы буларак, Айнур фестивальдә катнашучыларга уңышлар түгел, ә сәламәтлек теләде. Сәламәтлектән башка яшәүнең мәгънәсе юк, аның өчен бернәрсәне дә кызганмаска кирәк дигән фикердә ул.

Бүген катнашучылар өчен төрле остаханәләр дә үткәрелде. Аларны шулай ук уңышка ирешкән кешеләр уздырды: Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов, “Татар Радиосы” ди-джейлары Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров, Камал театры актерлары Ришат Әхмәдуллин һәм Алмаз Гәрәев.

Татар-информ

Запись Казанда “Бикафест” фестивале уза: катнашучылар арасында “Голос” проекты финалисты, гади физкультура укытучысы да бар [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнеханов Биләрдә “Сәләт” форумында катнашучылар белән очрашты
13 июльдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләрдә “Сәләт” V Халыкара яшьләр белем бирү форумында катнашучылар белән очрашты.

“Сәләт” фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов Биләр җирендә “Сәләт” хәрәкәте тарафдарларының 20 нче тапкыр очрашуын әйтте. “Без 20 нче тапкыр Биләргә кайтабыз дибез. Бишенче тапкыр ул форум форматында уза һәм меңләгән кеше җыя”, – дип сәламләде Тимур һәм форумның өченче көне булуын искәртте. Форумда 5 меңнән артык кеше катнаша, шул исәптән 3,5 мең кеше – предмет олимпиадалары, фәнни конференция һәм конкурс җиңүчеләре, 1 меңнән артык студент, якын һәм ерак чит илләрдән 200 дән артык ватандаш, “Сәләт” хәрәкәтенең 200 дән артык ветераны.

Президент иң элек “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәгендә булды. Биредә “Биләр каласы” аланы вәкилләре – 220 ләп кеше яши. Аннан республика башлыгы мастер-класслар, төрле очрашулар өчен урнаштырылган чатырларга керде. Быелгы форумның экология темасына багышланганын искәртик. Моңа нисбәтле төрле чараларны уздыруда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәм күрсәткән. “ЭКОТАТАРСТАН” чатырында Рөстәм Миңнеханов “Сәләт” оешмасы активы белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп, аларны янә изге Биләр җирендә күрүгә шатлануын белдерде һәм быелгы чараның темасын да телгә алды. “Традицияләрне саклыйсыз. Елдан-ел күп кенә яңалыклар күрәбез. Матураеп килә. “Сәләт”нең Казанда үз йорты бар, монда да матур гына урыныгыз бар. Дөрес, бераз алабуталар үсә, – дип шаяртты Президент һәм бергәләп җыештыру кирәклегенә ишарәләде. – Ел саен яңа үзгәреш – мунча төзеп куйганнар, бассейн… Тик бассейн кечкенә, зуррак кирәк. Шулай да эш бассейнда да, мунчада да түгел. Эш эчтәлегендә. Оештыручылар булуы – иң зур байлык. Өлкәннәрдән белемгә өйрәнеп, аны киләчәктә куллану – иң зур байлык”.

Президент республикада изге җирдә 5 меңләп баланы җыю мөмкинлеге булуы өчен сөенүен белдерде.  Республика башлыгы татар теленә өйрәнү мөмкинлеге булуын билгеләп узды. “Чит илдән дә килгән иптәшләребез күп. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бара, шул ук вакытта бүгенге көн таләпләренә җавап биргән әйберләр дә бар, шул исәптән IT-технологияләр”, – дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов форумда ел саен яңа программа әзерләү зарурлыгын билгеләп үтте. Быел экология темасы булса, киләсе елда ул IT программа булырга мөмкин.

Президент “сәлкеш”ләрнең уңышына сөенүен белдерде һәм республика киләчәге алар кулында булуын ассызыклады. “Сезнең киләчәгегез үзегездән тора. Республикада, уку йортларында мөмкинлекләр күп. Аларның бөтенесен файдаланырга кирәк. Яшь чакта укымасаң, аннан соң авыррак булачак. Күпме яңалыкны сеңдерә аласыз, киләчәктә файдалы булачак. Сезгә зур өметләр баглыйбыз”, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Тимур Сөләйманов форумны ике сменага бүлеп оештыру идеясе барлыкка килүен һәм моның бер җәйдә 8 мең тирәсе кеше кабул итү мөмкинлеге бирүен әйтте. Президент бу фикерне бик хуплады. “Бөтен инфраструктура бар, кулланырга кирәк”, – диде һәм тематик планнарны алдан әзерләп куюны киңәш итте. Аның фикеренчә, бәлки балаларны сораштыру нәтиҗәләре буенча берәр карарга килү кирәктер – аларга нәрсә кызыклы икән.

Рөстәм Миңнеханов фестивальгә Премьер-министр вазифасында килгән чакларын да искә төшерде. Ул Җәүдәт Сөләймановка мөрәҗәгать итеп: “Син ул вакытта таяк белән йөрми идең әле”, – диде. “Сәләт” оешмасының чишмә башында торучы Җәүдәт абый яланаяак йөрүен дә өстәде. “Мин сиңа әйттем – яланаяак йөрмә дидем”, – ди Рөстәм Миңнеханов. “Тыңлыйсым калган икән”, – диде Җәүдәт Сөләйманов һәм үзеннән дә сүзләрен җиткерде. Ул шундый күпьеллык тарихы булган хәрәкәттә булган балаларны хәзер читтән күзәтү бәхете һәркемгә дә тәтемәвен һәм күңеле тулуын белдерде. Җәүдәт Сөләйманов бу оешмага ярдәм күрсәтүе өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. “Афәрин!” – диде ул. Җәүдәт абый артыннан бу сүзне “сәлкеш”ләр берничә кат кабатлады.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучы 3,5 мең кешене сәламләп: “Менә сезне фотога төшереп, Инстаграммга куйдым әле, мактандым. Һәр елны монда сагынып киләбез. Изге җирдә иң булдыклы, уңган яшьләр очраша. Монда сез яхшы һөнәрләргә өйрәнәсез. Кеше капиталы турында күп сөйлибез. Һәр илнең киләчәге кешеләрдән тора. Ә Татарстанның киләчәге сездә!” – диде. “Сәлкеш”ләр моны кул чабулар белән хуплады. Аннан соң “сәлкеш”ләр “без әзер” дип сөрән салып, Президент өчен әзерләнгән сюрприз – флешмобны күрсәтте. Аны “Наша планета – в наших руках. Сәләт, Эх, шәп!” – дигән бертавыштан әйтелгән сүзләр белән тәмамлады. “Сәләт, кәеф ничек?” дигән сорауга да “сәлкеш”ләр бик озын җавап кайтарды.

Татар-информ

Запись Рөстәм Миңнеханов Биләрдә  “Сәләт” форумында катнашучылар белән очрашты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сәләт”нең беренче “Сәмрух” бүләкләрен кемнәр алды?
“Сәмрух” – сәләтле яшьләрнең бүләкләү тантанасын Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Сәләт” яшьләр оешмасы үткәрде. “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, әлеге премия быел беренче тапкыр уздырыла.

“Чараның максаты – еллык нәтиҗәләр ясау, сәләтле яшьләр белән эшләүдә, гомумән, республиканы үстерүгә зур өлеш керткән сәлкешләрне барлау, туплау, шулай ук проектлар оештыручыларга һәм партнерларга рәхмәт сүзләрен белгертү.

“Сәмрух” премиясендә катнашучылар – барысы да “Сәләт”кә нинди дә булса катнашы булган егет-кызлар. Кемдер – сәлкеш, кемдер – әйдаман. Яшьләр барысы да сәләтле, шунлыктан конкурентлык көчле булды. Жюри әгъзаларына эш шактый күп иде һәм иң-иңнәрен сайлап алырга җиңел булмады”, диде Айгөл. Аның сүзләренчә, “Сәмрух” бәйгесенә 100гә якын гариза кабул ителгән. Сайлап алу этаплары биш ай – октябрьдән башлап февральгә кадәр барган. Барлыгы биш номинация билгеләнгән.

Бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә махсус статуэткаларны Татарстанның хакимият вәкилләре, спорт һәм иҗат әһелләре тапшырды, аларның күбесе сайлап алу турларында жюри әгъзалары булган.

“Сәмрух”ның “Ел әйдаманы” җиңүчесе Игорь Смирнов – “Сәләт-Раушан” әйдаманы. Бәйгедә җиңүен ул  алты ел буе “Сәләт” оешмасында тырышып эшләвенең нәтиҗәсе дип саный.

“Ел сәлкеше” номинациясендә җиңгән Камилә Гыйлметдинова бу бәйгедә катнашу өчен бик озак әзерләнүен әйтте.

“Чын сәлкеш – ул “Сәләт” дөньясы белән яши торган кеше. Аның күңелендә һәрчак яхшылык, матурлык. Ул бу мохит белән янып яшәргә тиеш”, ди Камилә.

Тантанада Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп “Ел аланы” номинациясендә җиңгән “Сәләт-Раушан”аланын атады. Әлеге аланны Надир Курамшин һәм Илсөяр Хисмәтова тәкъдим итте. Надир “Сәләт-Раушан”да ун елдан артык: иң элек ул ял итүче бала буларак тәрбияләнгән, соңрак әйдаман һәм җитәкче дәрәҗәсенә җиткән. Илсөяр белән Надирдан “Сәләт-Раушан” ул сезнең өчен нәрсә, дип сорагач, алар бертавыштан “Йортыбыз!” дип җавап бирде.

“Ел башҗитәге” (баш җитәкчесе) номинациясендә “Сәләт-Рухият” аланы мөдире – Венера Галимова, “Сәләт җырлый” номинациясендә “Изге чишмә” аланы, “Ел проекты” номинациясендә “Безнең фикер” татар телендә дебатлар лигасы җиңде.

Яшьләр тантанасы элекке сәлкеш, әйдаман, хәзер инде популяр автор-башкаручы Илназ Сафиуллинның “Изге юлларда” дигән җыры белән тәмамланды. “Сәләт” вәкилләре белдергәнчә, алга таба “Сәмрух” премиясен тапшыру ел саен уздыралачак.

Запись “Сәләт”нең беренче “Сәмрух” бүләкләрен кемнәр алды? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..