Архивы сәламәтлек - Tatar Today - татар яңалыклары.

Бу продуктлар кандагы шикәр күләмен киметә
Халыкара белгечләр төркеме каротиноид астаксантин кебек антиоксидант глюкозаның метаболизмын тизләтергә, кандагы шикәр күләмен киметергә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының торышына уңай йогынты ясарга сәләтле дип билгеләде.

Каротиноидлар организмнан ирекле радикаллар чыгарырга сәләтле матдәләргә карый. Бу микроэлементлар яшелчә, җиләк-җимеш һәм диңгез продуктларында бар, алар кызгылт сары төсмерле. Мәсәлән, форель, лосось, креветка, краб, рак һәм омарларда була.

Галимнәрнең тикшерүләре күрсәткәнчә, бу продуктларны ике ай дәвамында кулланганда диабетикларның май массасы кимү күзәтелгән. Моннан тыш, экспериментта катнашучыларның кан басымы нормальләште, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсе кимеде.

Белгечләр, антиоксидантлар иммунитетны арттыру һәм авыруларга каршы тору өчен бик мөһим, дип өстәделәр.

Элек 27 июньдә табиб-онколог яман шеш үсешенә ярдәм итүче продуктны атады. Аның сүзләренә караганда, кызыл итне артык куллану организм өчен зарарлы.

Чыганак: Известия

Запись Бу продуктлар кандагы шикәр күләмен киметә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эпидемиолог Covid-19 пандемиясе тәмамлану шартын әйтте
Эпидемиолог Пшеничная Covid-19 инфекциясе пандемиясен тәмамлау шартын атады. Россиядә Covid-19 инфекциясе авырулары буенча нульле күрсәткечләргә имун катламы формалашкач ирешеп булачак, дип сөйләде РИА Новостига Роспотребнадзор үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник-аналитик эш буенча директор урынбасары Наталья Пшеничная.

«Коронавирустан вакцина ясалмаган кешеләргә моны хәзер эшләргә вакыт. Эпидемиологик вазгыятьне яхшырту өчен популяция иммунитеты кимендә 60-70 процент тәшкил итәргә тиеш», — дип аңлатты ул.

Covid-19 инфекциясеннән күпләп вакцинация Россиядә гыйнвар аенда башланды. Хәзер ил халкына өч вакцина: РФПИ ярдәмендә Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәгендә эшләнгән «Спутник V», Новосибирскиның «Вектор» үзәгендә булдырылган «ЭпиВакКорона» һәм Чумаков исемендәге үзәктән «КовиВак» тәкъдим ителә. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова сүзләренчә, бу вакциналардан соң эшләнә торган иммунитет барлык танылган коронавирус мутацияләреннән саклый.

Шушы көннәрдә вице-премьер Татьяна Голикова беренче прививканы 12 миллионнан артык россияле алганлыгын, ә 7,7 миллионы тулысынча вакцинация курсы узганлыгын искәртте.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Запись Эпидемиолог Covid-19 пандемиясе тәмамлану шартын әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Куллар матур булсын дисәң…
Кулларыгыз чиста, матур булсын өчен, иртән һәм кичен бодай боткасы белән юу да җитә. Мәсәлән, куллардагы кызыллыкны бетерергә кирәк, ди.

Моның өчен бертигез дәрәҗәдә алынган лимон согы һәм глицерин сөртү ярдәм итәчәк. Сабын нинди генә яхшы булмасын, ул тирене боза. Шуңа күрә көндезләрен кулны сабынлап еш юарга киңәш ителми. Лимон сабынны тулысынча алыштыра ала. Өстәвенә, куллардагы төрле тапларны да бетерә.

Кул тиресе ярылучан кешеләргә дә берничә киңәшне тоту киңәш ителә. Кулларыгызны җылы суда юыгыз. Вазелин яки дуңгыз мае алыгыз да кулыгыз йомшарганчы шуның белән ышкыгыз. Аннан җылы суга берничә тамчы нашатырь спирты салып, шул суда юыгыз. Суны берничә тапкыр алыштырыгыз. Соңыннан бер дәрәҗәдә алынган глицерин, одеколон һәм су катнашмасы белән сөртегез. Куллары йонлач кешеләргә, аннан котылу өен канлы үлән (чистотел) яфракларын кулланырга була. Әлеге дару үләненең яфракларын һәм тамырын суда төнәтергә кирәк. Шуның белән кулга компресс ясагыз. Моны кулдагы төкләр беткәнче дәвам итәргә кирәк.

Гадәттә кер юу һәм савыт-саба чистарту порошокларыннан тырнакның майлы катлавы ашала, шуңа күрә, мөмкинлектән чыгып, резина перчатка киеп эшләргә тырышыгыз.

Тәмәке тартудан саргайган бармакларны лимон кисәге белән чистартып була. Тырнакларыгыз сәламәт һәм матур булуы сезнең яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлеген онытмагыз. Күбрәк кишер белән шпинат ашарга тырышыгыз, алардагы витаминнар тырнакларны кибүдән саклый.

Чыганак: Шәһри Казан

Запись Куллар матур булсын дисәң… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Табиб салкын суда юынуның куркыныч булуы турында сөйләде
Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә салкын суда юынырга киңәш ителми. Бу хакта Дерматология үзәге табиб-дерматологы Екатерина Мокинага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Җәй көне кайнар суны өзгән вакытта күпләр җылынуын көтеп тормыйча, салкын суда юынырга һәм чыныгырга карар итә. Табиблар кайбер гражданнарга гадәти булмаган процедуралардан тыелырга киңәш итә.

Әйтик, салкын суда йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган кешеләргә юынырга кирәкми. Екатерина Мокина сүзләренчә, кеше организмына салкын су эләккән вакытта организмда кан тамырларының кисәк тараюы күзәтелә, ә аннары киңәя. Бу кардиология авыруларыннан интегүчеләргә зыян китерергә мөмкин.

«Чыныгуга һәм салкын су белән коенуга гадәтләнмәгән, шулай ук йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләр өчен җитди кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин… » — дип сөйләде Мокина.

Дерматолог шулай ук, мәсәлән, гель, шампунь һәм башка чаралар җылы суда яхшырак юа, дип белдерде. Салкын су еш кына тирене пычрактан һәм сөртелгән сабын-гельләрдән чистартырга мөмкинлек бирми.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Табиб салкын суда юынуның куркыныч булуы турында сөйләде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Үлемнән кала барлык авыруларга да дәва…”
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең дә: «Кара тминда үлемнән кала барлык авыруларга да дәва бар», – дигән хәдисе билгеле. Ислам хәдисләрендә кара әнис (черный тмин) орлыклары турында әнә шулай диелгән. Аларда әйтелгәннәргә караганда, әнисне даими кулланып, ислам дине кушканнарны үтәп яшәүче кеше беркайчан авырмый.

Нәкъ менә гарәп культурасы дөньяны кара әниснең могҗизага тиң үзенчәлекләре белән таныштырган. Галимнәр, хәдисләрне өйрәнеп, кара әниснең иммунитетны ныгытуын, күзәнәкләрне вирусларның җимергеч көченнән саклавын, яман шеш күзәнәкләрен үтерүен раслаган.  Әнис маеның эчәктәге суалчаннарны бетерүе, бактерияләргә һәм гөмбәчекләргә каршы үзенчәлекләре билгеләнгән.

Халык медицинасында шундыйрак рецептлар бар. Аларны табиблар да хуплый.

Грипп, ОРВИ вакытында (коронавирус инфекциясе вакытында иммунитетны күтәрү өчен дә кулланырга була) кара әнис маена зәйтүн мае кушып (1:1 нисбәтеннән), көненә 2-3 тапкыр борынга тамызалар. Ялкынсыну һәм йөткерүдән котылуга ярдәм итә ул. Томау төшкәндә, борын тишекләренә әнис маенда чылатылган мамык куеп торырга мөмкин (15-20 минутка). Болай эшләгәндә, организмда шундук җиңеллек сизелә.  Нык йөткергәндә, күкрәк читлеген шушы май (бераз зәйтүн мае кушарга) белән ышкырга мөмкин: кан әйләнеше яхшырып, какырык тизрәк кубачак. Моннан тыш аны сулыш алуны җиңеләйтү өчен борын төбенә тидерергә дә мөмкин.

Күзләрнең күрү сәләтен яхшырту өчен төелгән әнисне иснәү киңәш ителә.

Әнис орлыкларын (төеп – 3 грамм) бер чәй кашыгы бал кушып куллану хәтернең яхшыруына, яман шеш авыруларын кисәтүгә ярдәм итә.  Шулай ук әнис маен да бал белән эчәләр. Әче булу сәбәпле тамакны яндырмасын өчен аңа бераз гына зәйтүн мае өстәргә мөмкин.

Кара әнис мае – шикәр чиреннән дә дәва. Аны эчкәндә, канда шикәр микъдары кими. Әлеге май шулай ук баш авыртканда, сулыш органнарындагы чирләрне дәвалауда кулланыла. Ул кан тамырларын чистарта, тромблар барлыкка китерми, кан басымын нормада тота. Шуңа күрә әнис мае атеросклероз, йөрәктә ишемия авыруыннан, веналар киңәюдән интегүчеләргә киңәш ителә. Табиблар йөрәк мускуллары һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырту өчен кимендә 2 ай дәвамында көненә икешәр тапкыр берәр чәй кашыгы май эчәргә киңәш итә.

Гомумән, кара әнис иммунитеты йомшарган кешеләр, аеруча өлкән яшьтәгеләр өчен бик файдалы. Организмны ныгыту өчен тәүлегенә бер чәй кашыгы әнис мае эчеп җибәрү киңәш ителә.

Табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Үлемнән кала барлык авыруларга да дәва…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Дару урынына – солы боткасы
Солы боткасын даими ашасагыз, даруханәләрнең кайдалыгын да онытырсыз һәм даруларга тотыласы акчагызны янга калдырырсыз.

Галимнәр, солы боткасын даими ашау, безне тынычландырып кына калмыйча, акыллырак итәргә дә сәләтле, дигән фикергә килгән. Шулай ук, яхшы хәтерен картлык көненә кадәр сакларга теләүчеләргә дә солы боткасы ашарга киңәш ителә.

Солы боткасы – холестерин дәрәҗәсен көйләүнең һәм кан тамырларында яссы төерләр барлыкка китермәүнең иң яхшы чарасы. Сөякләрне, тешләрне ныгыту һәм теш черүен, сөяк тукымасы калынаюын булдырмас өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.

Әгәр кан басымыгыз югары булса яисә йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмаска теләсәгез, һәр көнне өчәр тапкыр яртышар стакан солы төнәтмәсе эчегез. Төнәтмә болай әзерләнә: 1 стакан солы ярмасына 1 литр су салып, суы яртылаш калганчы кайнатыгыз, сөзегез.

Тәнне чистарту һәм артык авырлыктан арыну өчен түбәндәге төнәтмәне әзерләргә була. 3 стакан солыга 3 литр су салып, сүрән ут өстендә 20 минут кайнаталар, аннары савытны сөлге белән төреп, бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар, савытның капкачын ябалар һәм янә кайнатып чыгаралар. Суынган төнәтмәгә лимон суты өстиләр һәм суыткычка куялар. Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр берәр стакан эчәләр.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Дару урынына – солы боткасы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!”
Мартның 13ендә Бөтендөнья йокы көне билгеләп үтелде. Йокыга мондый зур әһәмият бирелү тикмәгә генә түгел. Даими рәвештә йокысы туймаганлыктан, аңгы-миңге йөргән кешегә моны аңлатып торырга да кирәкми. Ләкин көн буе үзеңне начар хис итү, авыз ачып иснәп җәфалану – куркынычның башы гына әле.

Йокылы-уяулы узган бер атнадан соң ук кешедә агрессия, арыганлык хисе барлыкка килә, эшләвенең рәте бетә. Мондый хәлдән котылу өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә, дигәндә, йокы проблемалары белән махсус шөгыльләнүче табиблар (сомнологлар) бар.

Эдуард Якупов – невролог, Татарстанның атказанган табибы, Сомнология үзәге җитәкчесе:

– Күптән түгел Казандагы безнең Сомнология үзәге «Татарстан ничек йоклый?» дигән тикшеренү үткәрде. Нәтиҗәдә шул ачыкланды: республикада яшәүчеләрнең 40 проценты йокы җитмәүдән интегә икән! Кызганыч ки, күбебез моңа әллә ни әһәмият бирми. Халык арасында шундый фикер киң таралган: янәсе, бу – кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра торган җитди проблема түгел.

– Ә чынлыкта ничек?

– Йокының бозылуы хәтта үлемгә китерергә мөмкин. Мәсәлән, инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларыннан интеккән пациентларның үлеменә сәбәп була торган апноэны гына алыйк. Йоклаганда, тын алуның туктап торуы дигәнне аңлата бу сүз. Гадәттә, апноэ каты гырлау вакытында күзәтелә. Гырлаганда, кече тел артка китеп, сулыш юлын каплый. Сулау туктый – кеше уяна. Бу хәл төн буена берничә тапкыр кабатлана. Димәк, гырлаучы кешенең йокысы бүленә дигән сүз. Анысы – бер хәл, аның бит әле уянмавы да, үлеп китүе дә бар!

АКШта 18 ел дәвамында 1500 кеше катнашында тәҗрибә үткәргәннәр. Инсульт һәм инфаркттан үлүчеләр арасында апноэлы кешеләр 6 тапкыр артык булып чыкан!

Тагын бер зур проблема – рульдә барганда йоклау. Хәтта кеше күзе ачык килеш йоклап барырга мөмкин. Юлда шуның аркасында күпме фаҗига килеп чыга.

– Йокы туймаса, баш та әйбәт эшләми бит әле…

– Соңгы елларда уздырылган тикшеренүләр организмда үзенчәлекле гли-лимфатик система барлыгын ачыклады. Ул бары тик акрын йокы фазасында гына активлаша һәм, канализация системасы сыман, баш миен Альцгеймер авыруын китереп чыгаручы кирәкмәгән нәрсәләрдән чистартырга мөмкинлек бирә. Гәрчә үзе бар да тәртиптә дип санаса да, аз һәм начар йоклаучы кешенең мие һәрвакыт арыган халәттә тора. Шуңа күрә күрә аның зиһене, фикерләү сәләте сыйфат ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә була.

– Туйганчы йокларга нәрсә комачаулый?

– Хәзерге көндә кешеләрнең гаджетлардан файдалануы йокы сыйфаты начарлануның төп сәбәпләреннән берсе булып санала. Тынычлап йокыга таласы урынга кеше бертуктаусыз социаль челтәрләрне һәм сайтларны актара. Экраннардан сирпелүче зәңгәр ут бик куркыныч бит: йокларга ятар алдыннан бер сәгать кенә булса да телевизорга яки телефонга карап утырсаң, организмда мелатонин эшләп чыгарылу ике тапкыр кими. Димәк, йоклап китү бик кыенлаша. Начар йоклауның башка сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Мәсәлән, Паркинсон авыруы (куллар дерелдәү), югары кан басымы, таркау склероз һ.б.

– Мелатонинга киңрәк тукталыйк әле.

– Ул – күзәнәкләрнең мутациясенә каршы торучы, йокының сыйфаты өчен җаваплы, организмның йоклау һәм уяу булу циклларын җайга салучы гормон. Күзнең челтәр катламына яктылык төшмәгәндә, ягъни бары тик дөм караңгыда гына эшләп чыгарыла. Ул тиешле күләмдә барлыкка килсен өчен, тәрәзә пәрдәләре ябылган, утлар сүндерелгән булырга тиеш. Бүлмәдә бернинди яктылык чыганагы, хәтта зарядка җайланмасының яки телевизорның диодлы лампочкасы да булмасын. Ахыр чиктә, аларны калын әйбер яисә ябышкак тасма белән каплап куярга була. Күбебез төнгә ут кабызып калдырырга гадәтләнгән. Ләкин организмны караңгыда йоклаудан мәхрүм итү яман шеш авырулары китереп чыгара. Бу – исбатланган факт.

– Барлык шартлар үтәлсә, мелатонин һәрвакыт бер үк күләмдә эшләп чыгарыламы?

– Кайбер очракларда бу гормонның җитмәве дә бар. Беренчедән, олыгая барган саен, ул кимрәк эшләп чыгарыла. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү, һәр көнне утырып эшләү дә аның кимүенә китерә. Туклану рационында мелатонин өчен төзелеш материалы булып торучы ризыкларның азлыгы да тәэсир итә. Әйтик, кара һәм кызыл уылдык, бадәм (миндаль), җир чикләвеге (арахис), эрбет чикләвеге, эретелгән сыр, сөт һ.б. Кайвакыт мелатонинлы дарулар да кулланырга туры килә.

– Йоклауның кагыйдәләре бармы?

– Төн уртасы җиткәнне көтмәскә, иртәрәк ятарга кирәк. Әгәр уникедән соңрак ятсагыз, йокының сыйфаты начар була. Йокларга кимендә ике сәгать кала ашарга, спорт белән шөгыльләнергә, телевизор карарга, социаль челтәрләрдә утырырга ярамый. Китап укырга, саф һавада йөреп керергә мөмкин. Уртача 8 сәгатьлек йокы нормаль дип санала. Артык озак йоклау да зыянлы. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, 10 сәгать һәм аннан артыграк йоклаучыларга инсульт булу куркынычы икеләтә күбрәк яный.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Невролог Эдуард Якупов: “Артык озак йоклау да зыянлы!” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Чәчләр коелмасын өчен нишләргә?” – файдалы киңәш
Чәч коелуга килгәндә, бүген Җир шарында яшәүче ир-атларның – 66, хатын-кызларның 38 проценты чәч коелудан интегә икән. Рәсми саннар шул хакта сөйли.

Мария Александровна (югары категорияле табиб—трихолог, IAT халыкара трихологлар ассоциациясе әгъзасы) сүзләренә караганда, көненә 100 – 105 чәч бөртеге коелу норма санала. «Чәчләр чамадан тыш коеламы-юкмы икәнлекне төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табиб янына барырга кирәк. Үзлегеңнән диагноз куеп дәвалану – зур хата», – ди белгеч. Чәч коелуның сәбәпләрен өч төркемгә бүлеп карый ул. Беренче төркемгә сәламәтлек ягыннан үзгәрешләрне (калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, гипофиз, кызылча авырулары, гемоглобин түбән булу, химия терапиясе алу, йөклелек) кертергә мөмкин. Чәч коелуга физиологик сәбәпләр (стресс, курку хисен җиңә алмау, дөрес тукланмау) да этәргеч була ала. Яшәү рәвешенең дә (организмда А витаминының чамадан тыш күп булуы, Д витамины, аксым җитмәү, аз хәрәкәтләнү, чәчләрне даими рәвештә бөдрәләтү, турайту) йогынтысы зур.

Күпләр чәч коелуны ел фасылына бәйләп карарга ярата. Таякның авыр башы гадәттә, кышка төшә. Салкын кышкы көннәрдә чәчләр көчсезләнә, коела башлый дип уйларга күнеккән без. Мария Богданова болай фикер йөртүне уйдырма дип атый. Тәҗрибәле трихолог сүзләренә караганда, чәчләр еш кына организмга витаминнар җитмәгәнлектән коела. Кыш ахыры – яз башы исә витаминнарга, аеруча D витаминына кытлык чоры. Шуңа күрә бу чорда күпләр чәч коелудан зарлана. Белгеч чәчнең баш кавыклау аркасында коелуын да уйдырма дип атый.

– Әмма бу очракта бер искәрмә бар. Чәчләр, баш тиресе һәрчак чиста булырга тиеш. Бүген халык арасында аеруча популяр булган каты, коры, парабенсыз, сульфатсыз шампуньнар аларны чистартып бетермәскә дә мөмкин. Нәтиҗәдә, баш тиресенең чистарып бетмәгән урыннары, бозылып, кавыклый башлый. Ахыр чиктә чәч тә коела. Болар бар да «себорейный дерматит» дигән диагноз куелуга сәбәп була, – ди табиб.

Чәч турында сүз кузгалтуга, тагын бер бәхәсле сорау калкып чыга. Чәчләрне еша юаргамы?  Белгечләрнең бер төркеме: «Башны еш юу зыянлы», – дип кисәтсә, икенче берләре исә аны көн саен юсаң да куркыныч түгел, дип ышандыра. Мария Богданова икенче төркем фикерен куәтли. «Чәчне атнага фәлән тапкыр гына юарга ярый дигән чикләү юк. Аны күпме кирәк, шулкадәр юарга мөмкин. Көн саен юынып торабыз бит. Шуның кебек, әгәр баш тирегез даими рәвештә чистартып торуны таләп итсә, көн саен чәч юуның да зыяны юк», – ди ул.

Чәчләр һәрчак матур булып балкып торсын, коелып тилмертмәсен өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәк, ди Мария Богданова:

Чәчләр һәрчак коелып, яңарып торырга тиеш. Бу – гадәти күренеш. Әмма чәч коелуның да чамасы бар. Әйткәнемчә, көненә 100 – 105 чәч бөртеге коелу норма санала.

Чәчләр һәрчак матур булып балкып торсын өчен, иң элек дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Организм даими рәвештә аксым, май һәм углеводлар белән тәэмин ителергә тиеш.

Чәчләрне җылымса су белән юарга кирәк. Су температурасы уртача 37 градус булырга тиеш.

Чәчне нәкъ менә сезнең баш тиресенә туры килгән шампунь белән генә юыгыз. Каты шампунь яратучыларга аны 1/1 катнашмасында су белән болгатып сөртергә киңәш итәр идем. Чәчкә махсус бәлзәм, сывороткалар тидерү дә файдалы.

Чәчләр өчен төрле майлар да әйбәт. Әмма аларны чәчнең төбенә тидермичә сөртергә кирәк. Майлар баш тиресенә эләксә, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башланырга мөмкин.

Чәчләрне зур тешле агач тарак белән көнгә берничә мәртәбә тарау яхшырак.

Чәч үссен өчен аның очларын кисеп торырга кирәк, диючеләр ялгыша. Чәчнең үсү-үсмәве фәкать аның тамырына гына бәйле.

Чәчләрне ничек тәрбиялисез?

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВА, үләннәр белән дәвалаучы (Арча районы, Наласа авылы):

– Чәч коелганда аны элек-электән кычыткан суы белән юалар. Атнага ике-өч мәртәбә чи кыяр согы белән юып чайкау да файдалы. Чәч төпләренә каен җиләге согы да сөртергә була. Ул шулай ук аларны коелудан саклый. Чәч үссен өчен баш тиресенә аракы тидерсәң дә яхшы. Чәчне ат кузгалагы яфрагы, сабакларыннан әзерләнгән төнәтмә ярдәмендә чайкарга да мөмкин. Чәч коелуны булдырмау өчен сырганак җимешләре, солы боткасы һәм төелгән фундук чикләвеген бергә болгатып ашарга кирәк. Түбәндәге төнәтмәнең дә файдасы тимичә калмас. Аның өчен 5 аш кашыгы юкә чәчәген ярты литр кайнар суга салып, утны кысып куеп, иң элек ике минут кайнатырга кирәк. Аннары шуны ярты сәгать төнәтергә һәм шул төнәтмә белән чәчне чайкарга, чәч төпләренә сөртергә кирәк.

Ильмира НӘГЫЙМОВА, җырчы:

– Чәчләрне тәрбияләү – иң яраткан шөгылем. Составында сульфат, парабеннар булмаган профессиональ шампуньнарга өстенлек бирәм. Гади шампуньда селте күп булганга, ул чәчне нык корыта. Чәчемне көнаралаш юам. Атнага ике тапкыр профессиональ маска ясыйм. Әмма аны чәч төбенә сөртергә ярамый. Ул аның төбенә 10 – 15 см чамасы килеп җитмәскә тиеш. Юкса чәч майлы булачак. Чәчне югач, махсус спрейлар сиптерәм, очлары өчен май сөртәм. Язга таба чәчләрем коела башлый. Андый чакта витаминнар эчәм.

Ә сез белә идегезме?

Һәр чәч бөртеге 14 төрле элементтан тора. Шуларның берсе – алтын.

Җир шарындагы иң озын чәч иясе – ир-ат. Ул Вьетнамда яши. 31 ел эчендә чәчен бер тапкыр да кисеп карамаган әлеге көчле затның чәч озынлыгы бүген 6 метрдан артып китә.

*Хатын-кызларның чәч бөртеге ир-атныкы белән чагыштырганда ике тапкыр юкарак.

Чәч коелган урында яңа чәч үсә. Гомер буенча бер урында 20 тапкыр яңа чәч бөртеге үсәргә мөмкин.

1 бөртек чәч 100 г авырлыктагы әйберне тотып тора ала. Кеше башында 100000 чәч бөртеге булуын исәпкә алсаң, чәчкә ике фил бәйләп куйсаң да, ул чыдаячак.

Абау!

— Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Чөнки аксым баш тиресен бик нык тарттыра. Ә менә кефир чәчләргә, киресенчә, файдалы. Әмма аны мунчага кергәнче сыларга киңәш ителә. Эсседә ачы сөт бактерияләре һәлак була. Кефирлы масканы өй шартларында башыгызны артык җылытмыйча эшлисез икән, ул бөтен файдалы үзлекләрен саклаячак. Моның өчен майсыз кефирны җылытып, чәчкә сылыйбыз да башка полиэтилен киеп куеп, сөлге урыйбыз. Ярты сәгатьтән чәчне шампунь белән юабыз. Чәч коелудан тилмерүчеләр исә түбәндәге масканы ясап карый ала. Ярты стакан кефирны җылытып, бер чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Чәчкә сылап, шулай ук полиэтилен киеп куябыз да сөлге урыйбыз. Бер сәгатьтән юабыз.

— Баш кавыклаудан интегүчеләр дә масканы кул астындагы әйберләрдән ясый ала. Андый чакта суган, сарымсак һәм лимон ярдәмгә киләчәк. Беренче масканы ясау өчен уылган бер баш суганга 2 аш кашыгы аракы һәм 1 аш кашыгы кастор мае кушып болгатырга кирәк. Икенче төр масканы ясау өчен уылган бер тырнак сарымсакка 100 г җылытылган әрекмән мае кушасы. Өченче маска 4 аш кашыгы зәйтүн маена 1 аш кашыгы лимон согы кушып ясала. Бу маскаларны башка сылаганнан соң, полиэтилен пакет киеп, бер сәгатьтән соң гына юып төшерергә кирәк.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Чәчләр коелмасын өчен нишләргә?” – файдалы киңәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үзизоляция вакытында иммунитетны ничек ныгытырга?
Инфекционист Илья Акинфиев үз-үзеңне изоляцияләү вакытында иммунитетны саклау өчен еш кына бүлмәләрне җилләтергә кирәк ди. Моннан тыш, табиб сәламәт йокы мөһимлеген билгеләп үтте, аның өчен уңайлы карават һәм матрац, шулай ук дөрес яктырту кирәк.

Табиб сүзләренә караганда, дөрес туклану да мөһим: җиләк-җимеш һәм яшелчә санын арттырырга кирәк.

Моннан тыш, физик активлыкны сакларга һәм диванда озак утырудан яки ятудан качарга кирәк. Бу авыруларны көчәйтергә һәм иммунитетны начарайтырга мөмкин.

Мәгълүмат РИА Новости

Запись Үзизоляция вакытында иммунитетны ничек ныгытырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле азык
Язның беренче аена аяк бастык. Азык-төлек рационына да үзгәрешләр кертергә кирәк дигән сүз. Язга кергәч, аш-су өстәленә ниләр куярга?

Цитрус җиләк-җимешләр. Әфлисун, мандарин Яңа ел өстәлендә генә түгел, язгы рационда да булырга тиеш. Моңа өстәп, лимон, помело, грейпфрут кебек җимешләр хакында да онытмагыз. Аларда С витамины күп. Ул исә тән тиресенең матурлыгын, сәламәтлеген саклауда, кан тамырларын ныгытуга ярдәм итә, салкын тиюдән саклый. Цитрусларда пектин күп була. Ә ул организмнан токсиннарны чыгара.

Шпинат. Аны теләсә кайсы ризыкка өстәмә буларак кулланырга мөмкин. Шпинат бик файдалы санала. Анда А, Е, С, К витаминнары, каротин, фолий кислотасы һәм башка микроэлементлар бар. Яшь шпинат яфракларыннан салат ясарга, ә катырагын табада май белән кыздырырга була.

Пекин кәбестәсе. Клетчатка, тимер, витаминнар, минераллар… Болар барысы да – пекин кәбестәсендә. Аның файдалы үзлекләре организмны, чәч тамырларын ныгыта, йөрәк ритмын көйли, организмны чистарта.

Тозлы кәбестә. Биредә В, К, С витаминнары, файдалы бактерияләр күп. Тозлы кәбестәне үзен генә ашамыйча, аңа чөгендер, алма, кызыл борыч, сарымсак өстәп, төрләндерергә мөмкин.

Балык. Дөнья диетологлары Омега-3 май кислоталарының төп чыганагы балык дип саный. Кышкы йокыдан уянган организм өчен балыкны рационга кертү бик файдалы булыр. Балык сөякләрне, тешләрне ныгытачак.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Яз көне ашарга кирәкле 5 төрле азык впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..