Архивы Сөмбел Билалова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Хәкимнең Казанда концерты ничек үткән? Гүзәлия Хәким белән әйткәләшәме? Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләре нинди? [видеотапшыру]
//Татар тудей// Гүзәл Гыйбадуллина//

28 февральдә танылып килүче яшь җырчы Хәкимнең Казанда тәүге концерты үтте. Концерт татар җырчылары өчен гадәти булмаган форматта, “Шутка-бар” банкетлар залында оештырылды.

Әлеге концерттан Tatar Today порталы махсус видеотапшыру әзерләде. Бу язмада Хәкимнең сәхнә артында нинди булуы, аның продюсеры Гүзәлия фикерен, Хәкимнең Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләре, иҗаты турында башка яшь җырчыларның ни уйлавын ишетә аласыз.

Хәкимнең продюсеры Гүзәлиянең сүзләренә караганда, әлеге концерт Хәкимнең иҗаты белән таныштыру, нинди икәнен күрсәтү максаты белән оештырылган, шуңа күрә концертың исемен дә “Хәким”, дип атаганнар.

Концертны Хәким рус телендә алып барды. Сәхнә артында безгә татар телен ныклап өйрәнү өстендә эшләвен әйтте. “Мин татар телен яхшы беләм дип әйтә алмыйм, ләкин һәрвакыт баетырга омтылам. Татар телендә китаплар укыйм, сөйләшергә тырышам”, диде Хәким.

Хәким татар эстрадасыннан Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимовның җырларын белә, әмма күбрәк чит ил җырларына өстенлек бирә икән. Татар һәм урыс телләрендә генә җырлап калмыйча, чыгышы барышында инглиз телендә махсус аның өчен язылган җырны да тәкъдим итте.

Интервью барышында Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләренә дә ачыклык кертте. “Айгөл Рәхимова чибәр, мөлаем кыз. Миңа матур кызлар ошый, бу бик  яхшы”, дип белдерде Хәким.

Җырчының киләчәккә планнары зурдан. “Алга таба барырга минем өчен барысын да эшләгән гениаль продюсерым бар. Татар эстрадасындагы иҗатымны рус эстрадасы белән бергә алып барырга дигән уйлар да бар. Җырланы рус телендә дә, инглиз телендә дә язабыз”, дип уртаклашты Хәким.

Җырчының продюсеры Гүзәлия Хәким белән эшләү дәверендә күбрәк репертуарга кагылышлы мәсьәләләрдә бер-берсен аңламаган вакытлар булуын әйтте. “Бераз сүз көрәштереп алган чаклар була. Кайвакытта җырны алганда мин аңлап, кабул итеп бетерә алмыйм, ә Хәким: “Шәп җыр”, ди яки киресенчә, мин “Шәп җыр”, дим, ә ул: “Нәрсә инде бу?”, ди”, дип белдерде Гүзәлия.

Концертта татар эстардасының яшь җырчылары Айгөл Рәхимова, Лилия Хәйруллина, Миләүшә Сафина, Сөмбел Билалова, Ләйсән Басыйрова да бар иде.

Айгөл Рәхимова Хәким белән дуэт башкарса, Лилия Хәйруллина һәм Милүшә Сафина Хәкимнең иҗатын үз иткәнгә, чыгышын карарга килгән.

Хәким белән дуэт яздырырга Айгөл Рәхимова үзе тәкъдим иткән. “Минем концертыма язылган махсус җыр иде бу. Мин Гүзәлия һәм Хәким белән элемтәгә кереп, алардан рөхсәт сорадым. Халык бу җырны яхшы кабул итте, яратты”, диде Айгөл Рәхимова.

Хәким белән мөнәсәбәтләренә килгәндә, “Беренче чиратта, без иҗатташ дуслар, әлбәттә, без коллегалар. Менә шул”, дип белдерде җырчы.

Лилия Хәйруллина Хәким белән берничә ел таныш икән. “Хәким белән сөйләшүләре дә рәхәт. Безнең уртак тел бар. Аның белән дә, Гүзәлия белән дә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Музыкага, эстрадага каршаларыбыз бер. Хәкимне мин хөрмәт итәм, анда перспектива күрәм”, диде Лилия Хәйруллина.

Хәким белән дуэт яздырып, бергә чыгышлар ясарга да теләге бар Лилия Хәйруллинаның. “Мин эксперементларга һәрчак әзер. Хәким белән дуэт җырларга теләгем бар. Киләчәктә берәр җыр килеп чыкса, мин шат булыр идем. Ләкин бу җиңел эш түгел, без моңа бик җаваплы карыйбыз. Кирәкле җырны табу, стильләрне, тавшларны, җырлау манерасын  туры китерү кирәк. Киләчәктә булыр дип, ышанып калам. Андый артист белән эшләү, бәхет ул”, дип сөйләде Лилия Хәйруллина.

Миләүшә Сафинага да Хәкимнең иҗаты якын булып чыкты. “Җырлары гына түгел, сәхнәдә үз-үзен тотышы, җырларны җиткерә белүе ошый”, диде. “Дуэт тәкъдим итсә, бик сөенеп, тиз ритмлы, энергияле берәр матур җыр башкарыр идем”, дип уртаклашты җырчы Миләүшә Сафина.

Видеотапшыруны Tatar Today иҗат төркеме әзерләде. Җитәкче – Рөстәм Исхакый, журналист Гүзәл Гыйбадуллина, видео Эльвира Гыйбадуллина

Tatar Today порталы җырчыларның концертларыннан фото-видео репортажлар, махсус видеотапшырулар ясый, яңалыклар яза.

Кем үзен күрергә тели шалтыратыгыз, элемтәгә керегез! тел: 240-24-99

СЕЗ БЕЗГӘ ЯРДӘМ ИТӘ АЛАСЫЗ – https://money.yandex.ru/to/410017377157443

WhatsApp: +7966-240-24-99 (Сбербанк Онлайн)

Запись Хәкимнең Казанда концерты ничек үткән? Гүзәлия Хәким белән әйткәләшәме? Айгөл Рәхимова белән мөнәсәбәтләре нинди? [видеотапшыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сөмбел Билалова кеше кул чапканда һәрвакыт елый. Сәбәбе кызыклы [әңгәмә]
Мине һәрвакыт яраткан эшенә тулысынча бирелгән һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләр сокландыра иде. Кайлардан барысына көч табып һәр эшкә өлгерә икән алар?! Бу хакта танылган һәм күпләрнең яраткан җырчысы Сөмбел Билалова белән сөйләшергә булдык.

— Сабантуй бәйрәме гөрләп узды. Быел сез күп җирләрдә чыгыш ясадыгыз. Мөгаен, һәрберсе яхшы һәм җылы истәлекләр калдыр­гандыр. Кайсы бәйрәм Сезгә ныграк ошады?

— Сабантуй, гомумән, һәрвакыт күңелле уза. Быел мин өч көн эчендә Сабантуй бәйрәменә багышлан­ган биш концертта чыгыш ясадым. Кайбер авылларда халык шулкадәр тыйнак һәм оялчан, безнең белән бергәләшеп күңел ачасы урынга концерт карауны ошатты булса кирәк. Миңа калса, мондый күренеш безнең милли үзенчәлекләргә бәйле һәм элек-электән бирелгән тәрбиягә барып тоташа. Җырчылар халыкка күңелле булсын өчен тырыша. Безнең төп максат — тамашачы белән ике­яклы бәйләнеш урнаштыру. Шуңа күрә, кеше оялмыйча җырлап күңел ачса, без бик шат булыр идек.

Кичке Сабан туе аеруча истә калды. Әгәр беренче көннәрдә салкын булса, ялларга көннәр аязып китте, кояш кыздыра башлады. Кичке сабантуй­га халык бераз хәл алырга дип килә, кәефләре дә күтәренке була. Иң кы­зыгы кич белән башлана, анысы хак.

— Күптән түгел Бакуда уздырыл­ган Сабантуйга да барып кайттыгыз. Ул нинди тәэсир калдырды? Безнең бәйрәмнән аерылып торамы?

— Мин чит ил Сабантуйлары­на йөрергә яратам. Әлбәттә, бездә үткәрелә торган бәйрәмнән ул шактый аерыла. Мәсәлән, Бакуда физик көч кулланыла торган ярыш­ларга өстенлек бирелә. Анда татар егетләре генә түгел, төрле халыклар, күбесенчә, әзербайҗаннар катнаш­тылар. Бу минем өчен бик кызыклы булды. Чит ил Сабантуйларында катнашырга үзем дә тырышам. Беренчедән, дөнья күрәсең, башка халыклар һәм аларның мәдәнияте белән танышасың, икенчедән, яңа кешеләр белән аралашасың. Хәтта кайберләре белән Казанга әйләнеп кайткач та элемтәләр өзелми, мөмкинлек булганда кунакларга йөрешәбез. Бу бик кызыклы күренеш.

Аеруча чит ил татарларына сокланам. Аларның үз милли гореф- гадәтләрен саклап калу тырышлыгы гаҗәеп! Мин үземнең татар булуым белән горурланам, милли киемнәрдә чыгыш ясарга тырышам. Хәзерге вакытта Сабантуйда өлкән яшьтәге кешеләр катнаша башлады. Ал­дагы елларда яшь буыннар да бу бәйрәмдә үзләрен актив күрсәтер дип өметләнеп калам.

— Телевидениедә тапшыру алып барырга кызыккансыз. Хыялыгыз тормышка ашкач, бу өлкә турында нәрсә әйтә аласыз?

— Әйе, дөрес, бу минем зур хыялым иде. Мин электән үк телевидениегә эләгергә омтыла идем. Күрәсең, вакыты килеп җитмәгән булгандыр. Мин һәрвакыт сәләтемне төрле яктан бәяләргә тырышам. «Эшләсәң әйбәт эшлә, белмәсәң бөтенләй тотынма» дигән прин­цип белән яшим. Әлбәттә, эштә мондый алым һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр алып килми, кайвакыт үземне артык түбән бәяләгәнемне сизәм. Узган елдагы кастингта катнашуыма бик җитди карадым. Сайлап алу нәтиҗәләре озак булмау сәбәпле, ул минем баштан бөтенләй чыгып киткән. Шул ук вакытта Казан хакимиятеннән эш тәкъдим иттеләр һәм мин ризалаштым. Берничә көннән соң кастингны да уңышлы узганым билгеле булды. Шулай итеп, җайлаштырып, ике эштә эшли баш­ладым.

Телевидениедәге эшне авыр дип әйтә алмыйм. Киресенчә, ул миңа кызыклы тоела. Мин аны хобби буларак кабул итәм, бу эшчәнлек күңелемә якын. Алга таба телевиде­ние өлкәсендә үсәргә теләгем һәм ниятем бар.

— Бәлки, Сезнең бу эшкә мөнәсәбәт үзгәргәндер?

— Юк, алай дип әйтә алмыйм. Бу һөнәрне нинди икәнен, аңа хас үзенчәлекләрен алдан ук күзалдыма китергән идем, шулай ук калды да.

— Сөмбел, театрда актриса була­рак эшләү — Сезнең тагын бер хыя­лыгыз икән. Әлеге көндә күңелегездә шушы ният һаман да яшиме?

— Дөрес, бу минем тагын бер зур хыялым. Спектакль караганнан соң, комедия куелган булса да, кеше кул чапканда мин һәрвакыт елыйм. Сәбәбе шунда: артистлар белән бергә сәхнәдә басып торасым килә (көлә). Әйе, Казанда һәм Мәскәүдә музыкаль спектакльләрдә кечкенә генә рольләр дә башкарганым бар. Әмма минем бер генә тапкыр булса да зур театрда уйныйсым, татар телендә җырлап чыгыш ясыйсым килә. Бүгенге көндә бу хыялым да тормышка ашар дип өметләнәм.

— Ә Сез иҗат юлына ничек бастыгыз?

— Минем иҗади тормышым биш яшьтән башлана. Кечкенә вакыттан ук сәхнә кешесе булуым билгеле иде. Мәктәп елларында театр, җыр сәнгате, иҗат дөньясы белән мавыктым, шулай ук, сәнгать мәктәбендә фортепиано бүлеген тәмамладым һәм эстрада юнәлешендә белем алдым. Уку еллары турында бары тик җылы хатирәләр генә калды. Әтием башта сайлаган һөнәремне бик хупламады, тик соңыннан килеш­те. Аның фикеренчә, кешенең эше җитди булырга тиеш. Мин өлешчә бу фикер белән килешәм… Шулай да, сәнгать юнәлешен сайлаганы­ма бүгенге көндә бер дә үкенмим, барысы белән дә канәгатьмен.

— Социаль челтәрләрдә еш кына гаиләгез белән фотоны күреп була. Фото астында тасвирлама һәрвакыт җылы, туганнарыгызга карата рәхмәт сүзләре белән тулган. Күрәсең, Сез алар белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә?

— Аллага шөкер, гаиләмне яхшы һәм нык дип әйтә алам. Иң беренче чиратта, әти-әниемә рәхмәт сүзләре белдерәсем килә, чөнки үскән вакытта без апам белән өйдә тавыш-гауга күреп үсмәдек. Ә бит гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең мисалы баланың шәхес буларак формалашуына бик зур йогынты ясый. Икенчедән, апам һәм аның гаиләсенә мине якын күргәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Үскән вакытта төрле очраклар бул­ды, ләкин бүгенге көндә без яхшы мөнәсәбәттә. Холкыбыз һәм тормыш­ка карашларыбыз төрле булуга кара­мастан, бер-беребезгә якын кешеләр булырга өйрәндек. Шунысы гаҗәп: әти-әниебез дә капма-каршы холы­клы кешеләр. Әти бик җитди, тыныч кеше, халык күп җыелган урыннар­ны яратмый, ә әниебез бик күңелле, аралашучан кеше. Шуңа да карама­стан, алар бер-берсен тулыланды­рып торалар. Үземне холкым буенча күбрәк әниемә охшатам, бәлки шуңа да аны якын дустым кебек күрәмдер. Күңелемне борчып торган бар нәрсәне, серләремне әниемә сөйлим.— Сөмбел, Сез хәйрия концерт­ларында да еш катнашасыз. Мондый гамәлгә үзегез ничек карыйсыз?

— Әлбәттә, мондый концертлар­га бары уңай яктан гына карыйм, мөмкинлек булган саен чыгыш ясар­га тырышам. Моны оештыру бик авыр һәм зур көч таләп итә, шуңа күрә хәйрия чараларын оештыручы­ларга рәхмәтемне белдерәм. Биредә артистлар катнашуының төп мак­саты — мохтаҗларга ярдәм күрсәтү. Кызганычка каршы, барысы да бу фикерне аңлап бетерми һәм артист­ларны хурларга тотына. Иртәгә нин­ди көнгә калуыбызны беркем дә әйтә алмый, шул сәбәпле чын күңелдән бар булган көчебез белән ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышырга ты­рышабыз.— — Тормышыгыз юл белән бәйле дип әйтергә дә була. Һичшиксез, бер җирдән икенче җиргә йөрү күп көчне ала. Үз-үзеңдә көч-дәрманны саклап калу серен укучыларга бәян итегезче.

— Элек бу яктан җиңелрәк иде. Хәзер йокысыз төннәр эзсез үтми, мин ныграк арый башладым, еш йокым килә. Музыка минем өчен беренче энергия чыганагы: кайда гына булсам да, буш вакытта җырлар тыңлыйм һәм биим. Мөмкинлегем булганда әни белән әти янына барып кайтам, дусларым белән очрашам, бу тагын бер яшәү чыганагы. Шу­лай ук, мин тәм-томнар да яратам әле (көлә). Миңа калса, тәмле ашау кешенең физик һәм психологик халәтендә мөһим роль уйный. Кайвакыт эшкә авыр йөрәк белән тотынып, аны уңышлы тәмамласаң, бу үзеннән-үзе яңа эшкә тотыныр­га хәл һәм көч бирә. Ә менә спорт минеке түгел дип уйлыйм, хәтта фитнеска да бик җиңел карыйм. Гомумән, табигатьтән көч алырга тырышам, үзем судан курыксам да, су буенда утырып, саф һава сулар­га яратам. Киләчәктә йога белән шөгыльләнергә теләгем бар. Күрәсез, әллә ни серләрем юк, бары тик бераз гына ял итеп алырга кирәк.

— Инде бераз иҗатыгыз турында да сөйләшеп алыйк. Тамашачылары­гызга нәрсә көтәргә?

— Иҗат — ул шундый күренеш: бер вакытны аена бер-ике җыр чыгарасың, икенче караганда ничектер тынып каласың. Соңгы арада хөкүмәт эшендә эшләү сәбәпле, иҗат мәсьәләсе тынып калды. Мин моңа тыныч карыйм, чөнки яхшы җырчыны барыбер онытмаячаклар дип уйлым. Әлеге вакытта мин җырда нинди про­блемалар күтәрергә, нәрсә турында җырларга икәнен аңлап бетермим. Кеше өчен җырлагач, аның фикере белән дә килештерәсе килә. Шушы мәсьәләне хәл итсәм, тиздән яңа җыр белән кайтырмын дип исәпләп торам.

— Сөмбел, шушы җылы һәм күңелле әңгәмә өчен рәхмәт. Бу очрашу соңгы булмасын. Сезгә ихлас күңелдән башлаган эшләрегездә уңышлар теләп калабыз!

Гөлназ Вәлиева, Сәхнә

Запись Сөмбел Билалова кеше кул чапканда һәрвакыт елый. Сәбәбе кызыклы [әңгәмә] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рөстәм Миңнеханов Сөмбел Билалованы Мәскәүгә барып бүләкли [фото]
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчыбыз Сөмбел Билалованы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Рәхмәт хаты белән бүләкләгән.

Җырчы тормышындагы әлеге күңелле вакыйга Мәскәүдә Татарстанның мәдәният көннәре уңаеннан узган гала-концерт вакытында булган. Сөмбелне без дә тәбрикләп шалтыраттык.

-Әлбәттә инде мин бу бүләккә бик шатмын, – диде җырчы хисләрен яшермичә. – Эше, тырышлыгы шулай зур бәяләнгән һәркем минем хисләрне аңлый торгандыр дип уйлыйм. Мәскәүнең иң матур залларының берсендә Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич кулыннан мактаулы бүләк алуым белән чиксез бәхетлемен. Әлбәттә инде, Президентыбызга, Татарстанның Россиядагы тулы вәкаләтле вәкиллегенә, туганнарыма, дусларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Бу мактаулы бүләк сонгысы булмас дип ышанасы килә. Мин үземне бәхетле артист дип саныйм, чөнки Мәскәүдә дә, Татарстанда да эшләргә мөмкинчелегем бар. Шуны да әйтәсе килә, аеруча минем әти-әнием өчен бик кадерле бу бүләк. Аларны шатландырасым килгән иде. Иң кадерле кешеләрнең:  “Без синең белән горурланабыз” ,  дип әйтүләре иң кыйммәтлеседер.

–Сөмбел, әлеге вакытта нинди эшләр, нинди планнар белән янып-көеп йөрисең соң?

-Җиң сызганып яңа сезонга әзерләнәбез. Сентябрь башында яңа клип төшерергә планлаштырам. Һәм әлбәттә инде, туйлар, юбилейлар алып бару эшен дә бик яратып башкарам.

Зөһрә Садыйкова,Шәһри Казан

Запись Рөстәм Миңнеханов Сөмбел Билалованы Мәскәүгә барып бүләкли [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..