Архивы Сөмбел - Tatar Today - татар яңалыклары.

Әлфия Авзалованың игезәге табылган [фото]
Бу көннәрдә татар эстрадасының иң популяр җырчысы Салават Фәтхетдинов тулы аншлаг белән чираттагы концертларын башлады. Традиция буенча, Русияның атказанган, Татарстанның халык артисты үз концертларында чыгыш ясарга чакырып,  олпат коллегаларына һәрчак лаеклы игътибар күрсәтә, шул ук вакытта сәхнәдә яңа исемнәр дә ача.

Төрле елларда аның программасында Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева кунак булдылар. Быелгы сезонда тамашачыларны Татарстанның һәм Русиянең халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина сөендерде.

Данлыклы “җыр театры”ның 28нче сезонында Татар дәүләт филармониясенең совет чорындагы данлыклы солисткасы Әлфия Авзаловага бик тә охшаш булган җырчы кыз – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар театр эстрадасы кафедрасының 1 курс студенткасы Сөмбел Заһидуллина төп игътибар үзәгендә булды. Әлеге охшашлык сәхнә экранында да ачык чагылды. Сөмбел концертның икенче өлешендә “Моң патшабикәсе” репертуарыннан берничә җыр башкарды.

Педагог яшь укучысы Сөмбелнең “икенче Авзалова” булачагына өмете зур булуын яшерми.

Сөмбел  профессор Салават Фәтхетдиновның аны кабул итү имтиханнары барышында күреп алуын һәм бюджет бүлегенә укырга кабул итүен әйтте. Шунда ук Салават Фәтхетдинов аны үзенең август концертларында чыгыш ясарга чакырган. Яшь артистка үзенең мәртәбәле җырчыга охшаш булуын зур бәхет дип саный, әмма аңа аркаланырга җыенмый. “Миңа элек тә Әлфия апа Авзаловага охшаган булуым турында әйтәләр иде, инде Салават Зәкиевич та бу хакта әйткәч, моңа җитди карадым”, ди бу хакта Сөмбел Заһидуллина.

Сөмбел 1996 елда Казан шәһәрендә туа. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын 2016 елда тәмамлый. Укуын дәвам итәргә теләп, КДМСИның татар театр эстрадасы кафедрасына керә. Яшь башкаручыларның «Татар моны» -2013 Халыкара телевизион конкурс лауреаты.

Татар-информ

Запись Әлфия Авзалованың игезәге табылган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..