Архивы сайлаулар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва кылучылар кем?
//Татар Тудей// Татар Бүген//

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү тәмамланды. Кандидатлар сәяси партияләр тарафыннан гына күрсәтелде, бу очракта үз-үзеңне күрсәтү законнар белән каралмаган.

“Бердәм Россия” партиясеннән кандидат сыйфатында Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улы тәкъдим ителде.

“Гадел Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе “Гадел Россия” партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе Советы рәисе Михеев Альмир Александровичны күрсәтте.

“Россия комунистлары” партиясенең төбәк бүлекчәсе партиянең Татарстан комитеты беренче секретаре Вәлиев Альфред Рәкыйб улын тәкъдим итте.

ЛДПРның төбәк конференциясе Татарстан президентлыгына кандидат итеп партиянең республика бүлекчәсе координаторы Сурчилов Владимир Валерьевичны күрсәтте.

“Үсеш партиясе” Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе әлеге партия бүлекчәсе рәисе Коробченко Олег Владимировичны тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатлар күрсәтү өчен документлар кабул итү рәсми рәвештә 12 июль көнне тәмамланды, – дип шәрехли Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – Хәзер кандидатлар  күрсәтүне хуплап имзалар җыю бара. Һәр кандидат үзләрен хуплауга республика муниципаль берәмлекләренең 387 депутаты имзасын алырга тиеш. Документларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә тапшыргач, кандидатлар биргән белешмәләрнең дөреслеге тикшереләчәк.

Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 2020 елның 13 сентябрендә була.

Чыганак:Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайты

Запись Татарстан Республикасы Президенты вазифасына дәгъва кылучылар кем? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Эшсез исереккә тиңләп, эт итеп сүгүләреннән туйдым… Тормышымны үзгәртәсем килә”
Мин Апас районында бер авылда яшим. Шунда хуҗалыкта эшлим. Хезмәт хакы 10-15 мең сум чыга, аны өчкә бүлеп бирәләр. Анысын да икешәр айга тоткарлап бирәләр. Сайлау алдыннан бөтен бурычларны биреп бетерәләр гадәттә. Сайлаулар булып торсын инде хет. Хатынның югары икътисади белеме булса да, аңа бөтенләй эш юк. Ул өйдә генә утыра. //Безнең авыл гыйбрәте//

Ә тагын кая барасың? Казаннарда да яшәп карадык, фатир арендалап тордык, бөтен эшләгән акча хуҗага, шул фатирга китеп барды. Ай саен 15 мең түләп торырга кирәк, хет ярылып үл, чыгарып сал. Ул акчаны түләр өчен кимендә 30 мең эшләргә кирәк бит, ә кайчак минем заказлар булмый иде. Әле бит ашарга да кирәк, яшәргә дә кирәк!

Фатир хуҗасы ишек төбенә килеп баса, мин иртәгә бирәм, иртәгә бирәм дип сузарга азапланам. Ул мине эт итеп сүккән чаклары да булды, әйтерсең, мин бер эшсез исерек. Мин маңка малай шикелле башымны иеп тора идем. Туйдым кешегә түләп. Анда мин шабашкага йөрдем, беркая да рәсми рәвештә эшләмәгәч, ипотека бирүче дә юк. Ә рәсми рәвештә урнашсаң, акчасы бик аз. Тегеләй дә юк, кыскасы, болай да юк.

Шуңа күрә тоттык та кире үзебезнең районга кайтып киттек инде. Ә башкача яшәп булмый. Авылда өйдә әти-әнидән башка тагын энекәш тә яши. Хәзер без дә кайткач, тыгынрак инде, башка чыгып булармы, белмим. Хезмәт хакы аз булгач, мал-туар асрап ничек тә булса яшәргә тырышабыз инде. Тере акча әлләни күргәнебез юк. Сөт саткан акча гына кайчак килеп керә, җәй көне очсызрак анысы. кышка бәясе арта. Минем дә кешечә, уч тутырып, айныкын айга алып барасым килә дә бит, ләкин алга таба хезмәт хаклары бөтенләй бетәргә мөмкин дип куркыталар әле.

Л.Ясәвева язып барды

Запись “Эшсез исереккә тиңләп, эт итеп сүгүләреннән туйдым… Тормышымны үзгәртәсем килә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

19 яшьлек татар кызы “Один дома 2” фильмында төшкән Дональд Трампның АКШта президет булып сайлануын үзенчә аңлата
Кешелек дөньясы һәрдаим туктаусыз хәрәкәттә! Мәдәни, рухи, икътисади һәм сәяси глобаль үзгәрешләр көн саен түгел, ә сәгать һәм минут саен булып тора. Соңгы вакыттагы иң зур, кызыклы вакыйгаларның берсе, ул да булса АКШдагы президент сайлаулары! Әлбәттә, бу турыда язмый калырга мөмкин түгел, чөнки илләр арасындагы киеренке халәт, Сүриядәге сугыш, илебезгә каршы булдырылган санкцияләр – берсе дә АКШ президентының алып барган сәяәсәтеннән башка булмады. Һәм киләчәктә дөньяви әһәмияткә ия булган ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр ничек булыр, арадагы “үпкәләүләр”һәм гомумән ачык рәвештә бер-берсен “талаулар” бетәрме, дуслык урнашырмы дигән сорау, безнең ил башлыкларын гына түгел, ә гади гражданнарын да кызыксындырды.

АКШда сайлаулар безнең илдәгедән үзгәчәрәк үтә. Монда республикачылар һәм демократлар сәяси фиркаләре бар. Һәр фиркадән алдан үткәрелгән сайлаулар нәтиҗәсендә берәр кандидат билгеләнә, быел исә ул демократлар ягыннан – Хиллари Клинтон, ә республикачылардан – Дональд Трамп иде. Алар үләренең сайлау компанияләрен булдырып, билгеле бер юнәлештә халыкка карата эшчәнлек алып баралар, үзара сәяси дебатлар оештыралар һәм халык алдында ялкынлы чыгышлар ясыйлар. Җиңүчене сайлауда 538 кешелек сайлаучылар коллегиясеннән торган система җаваплы. Теге яки бу кеше президент булып сайлансын өчен, 270 сайлаучының тавышы кирәк. Сайлаучылар коллегиясенә вәкилләрне бөтенхалык тавыш бирү көнендә сайлыйлар. Сайлаучылар саны буенча барлык штатлар да тиң түгел – Калифорния халкы, мәсәлән, Коннектикут халкыннан 10 тапкырга күбрәк, димәк, соңгыланың тәэсир итү көче азрак була.

Быелгы сайлауларда билгеле булганча республикачылардан Дональд Трамп җиңеп чыкты, ул кимендә җыелырга тиешле 270 тавыштан 276ны туплаган иде. АКШ Конституциясе буенча, президент сайлау елыннан соң килүче елның 20 нче гыйнварында вазифаларына керешә һәм шул көнне инаугурация тантанасы уза. Әлеге вакыйга күпләрне гаҗәпкә калдырды. Чөнки бу көнгәчә Хиллари Клинтонның җиңү шанслары күбрәк иде кебек. Чөнки экс-президент Барака Обама үзе үк демократчы, ул, әлбәттә, Хилари яклы. Аннары Дональд Трамп ышандырган сәясәт буенча ул президент булса Россия белән мөнәсәбәтләрне җайлау ягында иде, шул рәвешле ул үзенә “Мәскәү шпионы” дигән бик “матур” исем дә алды, нәтиҗәдә Трамп белән күп еллар бергә эшләгән компаньон-миллиордер дуслары да аннан баш тарты. Әмма әйтергә кирәк Хиллари да фәрештә түгел иде. ВВС каналыннан Обаманы Россиядә тыелган “Исламское Государство” террорлык оешмасына нигез салучы, ә Клинтонны бу эштә аның ярдәмчесе дип атадылар. Сонрак аның өстендә җинаять эше булуы һәм ул артык сәламәтлеккә туймый дигән сүзләр чыкты. Әйе, көлергәме, еларгамы белмәссең! Мөгаен мондый сайлаулар әле тарихта булмагандыр, АКШдагы 45 президент сайлаулары әле беренчеседер!

Минем үз фикерем буенча, әлеге яңалыклар белән АКШна бердә мактанырлык түгел! Сәясәтттә адекват, үзен кулда тота белүче, “кара” үткәннәре булмаган кешеләр булырга тиеш. Шәхсән мин бер кандидат өчен дә җан атмадым, чөнки кайсысы гына хакимияткә килмәсен, уңай эшләр көтелмәс кебек иде. Дөнья аренасында күп уңышлары булган мондый дәүләтнең шундый көнгә калуы кызганыч та бер яктан. Чөнки кайчан телевизор ачма, радио тыңлама, интернет челтәрен карама әлеге ике кандидатның я ут ягып талашуы, я бер-берсенә “матур” сүзләр әйтешүе яисә бөтенләй алар турында документаль фильмнар һәм сенсацион яңалыклар! (АКШ безнең ил турында нинди генә фикердә булмасын, нинди генә сүзләр сөйләмәсен, гайбәт чыгармасын, аларга әле безнең хакимияттәге сәяси культурага карап үрнәк аласы (Жириновскийдан кала бәлки…). Әлбәттә, безнең ил дә идеаль түгел, әмма сайлаулар алдыннан бездә мондый ажиотаж купмый. Бәлки бу берникадәр безнең илдәге режимның бераз гына тотальләшүенә бәйледер, әмма бу турыда һәр кеше үзе уйлансын.)

АКШның 45 нче президентының Дональд Трампның 3 гаиләсеннән 4 баласы бар. Хәзерге вакытта ул словения фотомоделе Мелания Трампка өйләнгән. Аның 4 баласының 3се Нью-Йорктагы гаилә бизнесында эшлиләр, ә кече кызы быел университетны тәмамлаган, хәзерге вакытта сәяхәт итә. Шулай ук “Один дома 2” фильмындагы малайга отельда юл күрсәтүче кызыл галстуклы абыең да Дональд Трамп булуы бик кызыклы. Менә шулай хакимияткә кызык язмышлы, эшчәнлекле шәхесләр килә. Әмма ни генә булмасын, һәр кешенең шәхси тормышына хокукы бар. Ә без үз чиратыбызга 70 яшьлек, моңарчы беркайчан дәүләт органнарында эшләү тәҗрибәсе булмаган Дональд Трампка уңышлар телик.

Әмма ММЧ караганда АКШ халкы үзләренең яңа президентларына ышаналар, алар ил эчендә генә түгел, ә дөнья аренасында да үзгәрешләр телиләр. Обама хакимияттә вакытта бөтен нәрсә һәм бөтен кеше өстеннән контроль урнаштырган иде, ә бу исә Америка һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр кыенлашуына китерде. Сайлау алды агитациясе булганда, Трамп АКШның тышкы сәясәтне алып бару алымнарының төпкә төшкәнен искәртте, һәм ул үзләре хезмәттәшлеккә әзер булган һәр ил белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырырга әзерлеген белдерде.

Россия Федерациясенең президенты иң беренчеләрдән булып үзенең телеграммасында Дональд Тампны җиңүе белән котлады. Ул ассызыклап дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләренең яңгаруына ышануын белдерде. Россия, В.Путин сүләре буенча, тигез хокуклы хезмәттәшлек тели.

Шул рәвешле дөнья күләмендә ничә ай көтелгән сайлаулар тәмам! Киләчәктә безне нәрсә көтә, тагын нинди глобаль үзгәрешләр булыр, билгесез!..

Дилә Гарипова, Tatar today

Запись 19 яшьлек татар кызы “Один дома 2” фильмында төшкән Дональд Трампның АКШта президет булып сайлануын үзенчә аңлата впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанда сайлаулар башланды
18 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кайсы сайлау бүлекчәсендә теркәлгәнен белмәүче сайлаучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы махсус бүлектә моны ачыклый ала. Биредә шулай фамилияләрен табып, сайлаучылар исемлегендә дә үзеңне ачыклап була.

Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2812 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 48е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында – хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия илчелекләре һәм консуллыкларында ачылды.

Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына барлыгы 450 депутат сайланачак, шуларның 225е – РФ субъектларының бер мандатлы округларыннан, 225 исә – гомумфедераль партия исемлекләре аша депутат булачак. Шуңа күрә бүген сайлаучыларга ике бюльлетень бирелә: ак бюльлетеньдә 14 партия исемлеге, яшел бюльлетеньдә бер мандатлы округлардан депутатлар исемлеге басылган.

Татар-информ

Фото: inkazan.ru

Запись Татарстанда сайлаулар башланды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..