Архивы Салаваткупере - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Сабантуй” журналы юридик яктан юкка чыга
“Татмедиа” җәмгыяте филиалы дип аталган “Сабантуй” журналы редакциясенең юридик статусы бетерелә. Хәзер “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналы редакцияләре уртак филиал буларак эшләячәк.

//Azatliq.org//

“Татмедиа” җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин пәнҗешәмбе матбугат очрашуында белдерүенчә, матбугат чарасы буларак “Сабантуй” журналы чыгудан туктамый.

Күптән түгел “Ялкын”ннан аның элекке мөхәррире Йолдыз Миңнуллина китте. Ул вакытта “Сабантуй”ның баш мөхәррире Айдар Гыймадиев әлегә ике басманы берләштерү турында сүз бармый дигән иде.

“Сабантуй”ның беренче саны 1924 елда “Яшь ленинчы” исеме белән басыла. 1991 елда аның исеме “Сабантуй” дип үзгәртелде. Гыймадиев аны 2004 елдан бирле җитәкли.

Атнага бер тапкыр басылган “Сабантуй” газеты 2014 елдан 20 битлек журнал форматында айга ике тапкыр чыгуга калды. “Татмедиа” җитәкчесе сүзләренчә, бу финансларга бәйле. “Сабантуйны” киләчәктә ешрак чыгару күз уңында тотылмый, диде Кузьмин.

Элегрәк “Сәхнә” һәм “Салават күпере” журналлары бер редакция буларак берләштерелгән иде. Ике журналны да Зиннур Хөснияр җитәкли.

Андрей Кузьмин кайбер редакцияләрне оптимальләштерү процессы бара дип белдергән иде. Шул ук вакытта ул бер генә газет-журнал да ябылмаячак, диде.

2016 елның 5 октябрендә Intertat.ru һәм sntat.ru электрон газетлары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына кушылды.

Запись “Сабантуй” журналы юридик яктан юкка чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Салават күпере”нә Миңнеханов килсә дә, фатир алырга тиешлеләрне аңа җибәрмиләр
10 нчы гыйнвар Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды. //Inkazan.ru//

Президентны торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.

Миңнеханов “Салават күпере”ндә булган, әмма шуннан социаль ипотекага фатир алучыларның президент белән очрашу теләген үтәмәгәннәр.

Фатирга һаман керә алмаучыларның сүзе буенча, президент киләсен хәтта әйтүче дә булмаган. “Без Миңнеханов киләсен 9ы кичен аңлап алдык. Кинәт кенә техника килеп юлларны чистарта башлады, зур-зур төркем кеше борчылып диярлек, бер почмактан икенче почмакка йөрделәр”, ди торак комплексыннан фатир алучы.

Фатир алучыларны президент аппаратының зур автобусына утыртканнар. Аларның меңләгән сорауларына һәм канәгатьсезлекләренә президент каршындагы дәүләт торак фонды вәкилләре берәм-берәм автобуска кереп җавап биргәннәр. Бу вакытта Миңнеханов һәм “Салават күпере”нә килүче рәсми затлар торак комплексы буйлап йөрүен дәвам иткән.

Запись “Салават күпере”нә Миңнеханов килсә дә, фатир алырга тиешлеләрне аңа җибәрмиләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ниһаять! Президент «Салават күпере»н үз күзләре белән күреп, карарга килде
10 гыйнварда Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды. //Татар-информ//

Президентны торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр 12, 11, 10, 13нче кварталларны карады. Объектларның бер өлеше югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Президент, аерым алганда, объектларда эшче кулларның җитәрлек күләмдә булмавын, шулай ук йортларны торгызуны тизләтү кирәклеген әйтте. Ул шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында кайбер йортларны тапшыру сроклары сузылуын әйтеп үтте һәм бу уңайдан фатир көтүчеләрнең ризасызлыгы урынлы дип белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук гражданнарның үзенә социаль челтәрләрдә «Салават Күпере»ндә торак төзелеше вазгыятенә игътибар бирүен сорауларын билгеләп үтте.

Татарстан президентына бүген төзелеш эшләренең торышы хакында кыскача Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, президент карамагындагы Дәүләт торак фонды башкарма комитеты директоры Тәлгат Абдуллин һәм башка рәсми затлар җиткерде.

«Салават Күпере» торак комплексында төзелүче объектларны карауда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов, Татарстан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе вәкилләре, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоы Иван Егоров, «ПСО Казан» генераль директоры Равил Җиһаншин һәм башка рәсми затлар булды.

Запись Ниһаять! Президент «Салават күпере»н үз күзләре белән күреп, карарга килде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Салават күпере”ндә яшәргә тиешлеләр чатыр корып дәүләт вәкилләрен каратмакчы
Социаль ипотека дәүләт прграмы нигезендә Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексында фатирларын килешенгән вакытта ала алмаучылар протест йөзеннән чатыр корып шунда “күченү” оештырды. //Azatliq.org//

Социаль ипотека дәүләт програмында катнашучылар Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексында каршылык чарасы уздырды. Алар төзелеп бетмәгән йортлар янында чатыр корып, аңа күченү оештырды.

Чатырларны шарлар белән бизәделәр, ә 13-4 саны эленгән чатыр ишеге алдына кызыл тасма тартылган иде. Тасманы кисеп, соципотека әгъзалары символик рәвештә үзләренең йортларына керде. Әлеге чарада 13-4нче йортта фатирлы булырга тиешләр генә түгел, башка төзелеп бетмәгән йортларны көтүчеләр дә катнашты.

13-4нче йорт 2016 елның 30 декабрендә тапшырылырга тиеш иде. Ләкин әлегә кадәр кешеләргә фатир ачкычлары бирелмәгән. Идарә итүче ширкәт йортта эшләнеп бетмәгән эшләр күп дип, бинаны кабул итергә ашыкмый.

Гомумән, “Салават күпере”ндә беренче 22 йорт 2015 елда тапшырылырга тиеш иде. Ләкин аларның бишесендә генә бүген кешеләр яши, ул йортларның да берсе генә тулысынча куллануга кабул ителгән (баланска алынган).

Бу беренче протест чарасы гына түгел. 4 ноябрь – Русиядә бәйрәм ителгән Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар) митингка чыккан иде. Алар Казанның “Салават күпере” дип аталган торак бистәсендә туктап калган төзелешне дәвам итүне таләп итте. Чыгыш ясаучыларның берсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны туктап калган төзелешне килеп карап китәргә чакырды. Эшләр алга китмәсә, Мәскәүгә кадәр барырга җыенулары турында да сүз булды.

Запись “Салават күпере”ндә яшәргә тиешлеләр чатыр корып дәүләт вәкилләрен каратмакчы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Салават күпере”ндә “яңа” фатирлар яңа ук булып чыкмаганнар…
«Салават күпере» торак комплексында төзелеп килүче торак белән бәйле проблемалар һаман бетми. Инде йорт төзелеп бетте, ачкычлар тапшырылды дигәндә – кабат ризасызлык. Фатир хуҗалары торакның сыйфатыннан, андагы пычраклыктан канәгатьсезлек белдерә. Бу хакта редакциябезгә дә шалтыратып хәбәр иттеләр. // Шәһри Казан//

– «Салават күпере» то­рак комплексындагы ­13-2нче йортта танышларыбыз фатир откан иде. Ниһаять, ачкычларны кулларына алдылар. Аларны көтелгән шатлык­лары белән котларга без дә бардык. Әмма подъезддан керүгә үк, яңа фатир турындагы хыялларыбызның өсте аска килде. Барысы да чиста, ялт иткән дип уйлаган торак пычракка баткан. Төзелеш материаллары калдыклары җыештырылмаган. Фатирларда бәдрәфләр карарлык түгел, – ди укучыбыз Алсу Мансурова.

Ул да түгел, әлеге йортка хезмәт күрсәтәчәк «РСК» җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте рәсми сайтында «13-2нче йортта җылылык торбасы шартлап, йортны өлешчә су басу аркасында, ачкыч бирү туктатылып торачак» дигән хәбәр чыкты. Шул рәвешле узган атнада бары 1, 2нче подъезддагыларга гына ачкычлар бирделәр. Хәер, аларны алырга килүчеләр дә бармак белән генә санарлык булган. Ремонттан канәгать булмаучылар, барысын да төзекләндереп бетергәнче, фатирга аяк басудан баш тарткан.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондында исә безгә: «төзелеш буенча җитешсезлекләрне йортны салу белән шөгыльләнгән подрядчы оешма бетерергә тиеш», – дип җавап бирделәр. «Салават күпере» торак комплексындагы 13-2нче төзелеш адреслы йортның подрядчы оешмасы булып «Ак Таш» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыя­те санала. Йорт биш ел дәвамында подрядчы оешма гарантия­сендә исәпләнелә. Бу хакта Дәүләт торак фондына яки подрядчы оешманың үзенә гариза юлларга була, шулай ук йортны кабул итү турындагы актка кул куйганда да җитешсезлекләрне күрсәтергә кирәк.

Дөрес, фатир хуҗалары арасында, бу процессны озакка сузылыр дип, җитешсезлекләрне үзләре төзәтергә җыенучылар да бар. Әлеге йортка бәйле яңалыкларны газетабызның алдагы саннарында яктыртып барырбыз.

Запись “Салават күпере”ндә “яңа” фатирлар яңа ук булып чыкмаганнар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..