Архивы салым - Tatar Today - татар яңалыклары.

Россиядә кертелгән яңа салым беренче чиратта кемнәргә кагыла?
Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш. Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк.

Әлеге пилот проект Рос­сиянең тагын өч төбәген колачлый. Болар – Мәскәү, Мәс­кәү өлкәсе, Калуга. Тәҗ­рибә 2028 елның азагына кадәр үткәрелә. Соңрак алар­­га башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин. Әлеге проект халыкта, кызыксынудан бигрәк, борчылу уятты. Болай да аз булган керем, салым түли башлагач, тагын да күтәрәмгә калачак, дип аңа каршы чыгучылар да бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, салым белән кешене куркытмаска, мәҗбүри чаралар күрмәскә чакырды. Шушы яңалыкка ачыклык кертүен сорап, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага мөрә­җә­гать иттек.

– Эльмира Әмировна, “Һө­нәри керемгә салым” пилот проекты беренче чиратта кемнәргә кагыла?

– Татарстанда әлеге пилот проектта бернинди оеш­мага теркәлмәгән, хез­мәт килешүе белән башка кешеләрне эшләргә җәлеп итмәгән шәхси эшмәкәрләр, хезмәт килешүе төземичә генә үз эшчәнлеге белән мәшгуль булган физик затлар катнаша ала. Быел 27 ноябрьдә кабул ителгән федераль закон нигезендә салым ставкасы да, башка шарт­лар да каралган. Эшне рәсми теркәлүдән башларга кирәк. Аның өчен салым органнарына барып йөрү мәҗбүри түгел. “Минем салым” мобиль кушымтасыннан тер­кәлергә мөмкин. Аны интернетка тоташкан хәлдә телефон, смартфон яки компьютер аша башкарып булачак.

– Гади хезмәт кешесен отчетлар тутырып, тапшырып йөрү, ягъни “кә­газь боткасы” һәм чиратлар да куркыта. Аларны да аңлап була: моңа ия­ләнмәгәннәр…

– Юк, курыкмасыннар, боларның берсе дә булмаячак. Эшчәнлек турында отчетлар язу да, аны тапшыру да соралмый. Әлеге махсус салым режимы хезмәт ки­лешүе мәсьәләләрен рәс­миләштерүне җайга салырга булышыр дип өмет­ләнә­без. Татарстанда 2015 елдан 2018 елга кадәр “кү­ләгә”дә эшләүче 280 мең кешене ачыкладык. Алар рәс­ми тер­кәлүне кирәксен­мә­гән һәм салым органнарын да читләтеп узган. Андый эшкуарларны ел саен ачыклыйбыз һәм легаль рә­вештә хезмәт ки­лешүе тө­зергә чакырабыз. Моның буенча, күзәтү күр­сәт­кеч­ләре дә булдырылды. Төгәл саннарга кил­гәндә, 2018 елда андыйлар саны – 28 мең 802 кеше. Барлыгы 29 мең 887 килешү төзелде, эш моның белән генә тукталмаячак әле. Яңа режим үз­мәшгуль кешеләр­гә, “күлә­гә”дән чыгып, рәс­ми эш алып барырга мөм­кинлек тудырачак. Тормыш шуны күрсәтә: ялгыз эш­чәнлек алып барган кеше төрле сораулар алдында да кала, ул аңлашылмаган вакыйгаларга да тарый, кайчакта ал­данырга да мөм­кин, тот­рыксызлык та үзен нык сиз­дерә. Теркәлеп, ачык­тан-ачык эшләгәндә, аның үзенә ышанычы арта.

– Пилот проект­тагы тагын нинди өстен­лекләр кешедә кызыксыну уятачак?

– Үзмәшгуль хезмәткәр­нең юридик статусы шәхси эшмәкәрнекенә тиң була. Ул шуның нигезендә реклама кампаниясе үткәрә ала. Эшне социаль челтәрләрдә дә җә­елдерергә мөмкин. Бу эш­чәнлекләр хезмәтне рәс­ми рәвештә башкарганда, законсыз эшкуарлык дип саналмаячак. Икенчедән, без­дә кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән, төрле программалар эшләп килә. Шуның буенча грантлар оталар. Салым каникуллары, шәхси эшмә­кәрләр өчен кредит программалары, саный баш­ласаң, күп инде алар.

– Яңалык уңаеннан салым ставкасын да аңла­тып китсәгез иде.

– Минималь күләмдә салым түләргә кирәк булачак. Ул сумма болайрак бил­гелә­нә: физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән керемнең – 4 процентын, шәхси эш­мә­кәрләр һәм юридик затлар 6 процентын күчерә. Әлеге эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Бер үк вакытта пенсия җыелмасы өчен Пен­сия фондына да акча күчереп бара алалар. Киле­шү шартлары бозылганда, закон нигезендә судка мө­рәҗәгать итү дә бернинди кыенлык тудырмый. Әгәр үзмәшгульлек белән шө­гыль­ләнүченең вакыты, те­ләге булып та, күбрәк эш­ләргә финанс ягы комачауласа, бу яктан да ярдәмгә өметләнә ала һәм заказлары да күбәячәк, кереме дә артачак. Шулай икән, начар түгел бит. Ә эшләү һәм ял итү вакытын ул үзе билгели, монда аңа беркем бернинди күр­сәт­мә бирмәячәк.

(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 186, 22.12.2018/)

Фото: https://pixabay.com/

Запись Россиядә кертелгән яңа салым беренче чиратта кемнәргә кагыла? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа закон: өйдә эшләүчеләр күпме салым түләргә тиеш?
Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч законга кул куйды. Алар Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар өчен салым салуның тәҗрибә системасы дүрт төбәктә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калугада кертеләчәк.

Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4% тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6%. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.

Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

Запись Яңа закон: өйдә эшләүчеләр күпме салым түләргә тиеш? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда ГАИ эвакуаторының бәясе арта
Машиналарны тиешле җирдә калдырмасаң, хәзер ГАИ эвакуаторлары килеп җитә дә, алып та китә. Машинаны кайтарыр өчен, 2590 сум штраф түләргә туры килә.

5 нче октябрьдан Казанда эвакуатор бясе нәкъ 344 сумга арта икән. Машинаңны, әлеге дә баягы, көнендә алып китә алмасаң көндәлек бәя дә өстәлеп барачак.

Иң кулае, штраф түләмәс өчен, машинаны бары тик тиешле туктау урынында гына калдырырга кирәк.

Чыганак: novosti.rt

Фото: yandex.ru

Запись Казанда ГАИ эвакуаторының бәясе арта впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Думадан Гыйлметдинов ЕГЭның татарчасы, Татарстан Мәскәүгә 50% кына салым бирү сорауларына кыза-кыза җавап тотты
Русия Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов БДИны татарча да бирү мөмкинлеген кире какты, укучының теләге булу-булмауга һәм мәгариф системының моңа әзер түгеллегенә аударды. 50-50%т салым килешүе әзерләүне дә хупламый ул. “Без Русия белән бердәм салым киңлегендә яшибез”, ди.

Түрәләр купшы сүзләр әйтергә ярата, аннары шул хакта сорау килеп туганда төрле сәбәпләр таба башлый. Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйлметдинов та Азатлыкның БДИны (ЕГЭ) татарча бирү мөмкинлеге, моның өчен канун әзерләү-әзерләмәүгә багышланган соравын төрлечә боргалады.

Думага сайлау алдыннан Гыйлметдинов БДИны татарча да бирү мөмкинлеге бирә торган канун өлгесе әзерләнүен белдергән иде. Аның сүзләренчә, баксаң инде хәзер, БДИны татарча да бирүгә мәгариф системы әзер түгел икән. Теләге булган очракта гына укучы аерым фәннәрне татарча бирә ала торган канун өлгесен ул үзе әзерләп куйган, әмма Думага кертергә җөрьәт итми, чөнки аны кабул итү өчен “имтихан ала торган механизмнар эшләнмәгән”.

– Сайлау алды кампаниясе вакытында Сез Бердәм дәүләт имтиханын татарча да тапшыру мөмкинлеге хакында Думага канун өлгесе әзерләнә дигән идегез. Бу документ кайчан тәкъдим ителәчәк, кайчан Думага кертеләчәк?

– Мин сайлау алды вакытында БДИны татарча бирергә кирәк дигән фикерне әйтмәдем. Мин әйттем: һәрбер балага ниндидер фәнне үз туган телендә, татар телендә бирергә мөмкинчелек бирергә кирәк дидем. Аның андый хокукы булырга тиеш һәм ул дөрес. Андый канун миндә әзер. Ләкин ул хокукны тормышка ашыру өчен, мәктәп һәм безнең бөтен мәгариф системы әзер булырга тиеш. Аны үтәү шартлары, имтихан ала торган механизмнар бар. Ә алар безнең юк. Иртәгә үк бу канунны кабул итә алабыз, әмма тормышка ашыра алмыйбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, безгә мәгариф системын әзерләргә кирәк. Ул канун башка халыкларга да кагылачак.

– Якын арада бу мәсьәлә хәл ителәчәкме? Академик, элекке пединститут ректоры Рүзәл Йосыпов яңа сайланган Думадагы Татарстан депутатлары БДИны татарча бирдерүче канун кабул итүне тизләтергә тиеш дигән иде.

– Бишме, ун елмы, утызмы, бәлки бер ел эчендә эшләп чыга алырбыз, бәлки тиз генә эшли алмабыз. Бу хокукны кертү миннән генә тормый. Канун әзер, бүген үк кертә алабыз, әмма мәгариф системы әзер түгел. Без болай гына кабул итсәк, мәгариф системын мәхкәмәгә кертәчәкбез. Мәктәп мин әзер түгел синең хокукыңы тормышка ашырырга ди, бала ягы аны мәхкәмәгә бирә.

Без әзер булсак та, башкалар әзер түгел, бу канун бер татар теленә генә кагылмый. Безнең тугызынчы сыйныфка кадәр туган телгә өйрәтү өчен уку-укыту әсбаплары федераль реестрга кертелгән. Кызганычка каршы, башка бер халыкның да реестрда мондый әсбаплары юк. Якутларның ике китабы, хакасларның ике китабы бар. Хәтта башкортларның да бер генә китабы бар микән?

– Илдар әфәнде, салымның 50 процентын Татарстанда калдырып, калганын Русия казнасына тапшыра торган документ Думага кайчан кертеләчәк?

– Без бердәм салым киңлегендә яшибез. Бөтен илдән Татарстанны гына аерып алып, салымны 50-50% итеп ясап бумаячак. Бюджетка кагылышлы мөнәсәбәтләр алар бик катлаулы. Башта федераль бюджетның ничек формалашуын уйларга кирәк. Башка чыганаклардан ни рәвешле һәм нинди ысуллар белән безнең республика югалтуларын каплый алачак. Менә шуның турында уйлыйк әле. Татарстан дәүләт програмнары белән бик актив эшли. Алар аша федераль бюджетны үз ягыбызга карата һәм куллана алган кебек, башка бернинди республикалар да бюджетны үзләренә безнең кадәр карата алмый. Нәкъ менә шушы юлларны эзләргә кирәк.

Azatliq.org

Запись Думадан Гыйлметдинов ЕГЭның татарчасы, Татарстан Мәскәүгә 50% кына салым бирү сорауларына кыза-кыза җавап тотты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..