Архивы Сарман - Tatar Today - татар яңалыклары.

Табиблар видео аша егетне теге дөньядан кире кайтаралар
Сарманда яшәүче 30 яшьлек Иванны (исеме үзгәртелде) район үзәк хастаханәсе табиблары теге дөньядан кире кайтарган.

Иван бик озак вакыт дәвамында үпкә вентиляциясе системасына тоташтырылган булган. Ләкин Иванның трахеясында җөйләр барлыкка килгән. Сулыш алу юлына зыян килеп, ир-егетнең тыны кысыла, суларга һава җитми башлый. Иван аңын югалта башлагач, шундук “ашыгыч ярдәм” чакырткан. Егеткә вакытында ярдәм күрсәтелмәгән очракта, аның трахеясы җөйле тукыма белән капланып, әлеге хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин булган.

Сарман районы үзәк хастаханәсенә егет үлем хәлендә китерелгән. Табиблар ничек ярдәм итәргә белмәгәч, видео аша Республика клиника хастаханәсендәге коллегаларына мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать 7:30 сәгатьтә кабул ителгән, Казан табибы 8:15 сәгатьтә вертолет белән районга юл тоткан. Табиб килгәндә, Иван аңсыз яткан. Трахеядагы яктылыкның диаметры нибары 2 миллиметр булган, һава кермәгән диярлек.

Республика клиника хастаханәсенең торакаль хирургия бүлеге (күкрәк читлеге органнары хирургиясе) мөдире Евгений Тришин трахеяны киңәйтү буенча операция ясаган. Гадәттә, мондый операцияне Россиянең алдынгы клиникаларында гына ясыйлар.

Бу операция – Иванны коткару, яшәтү өчен бердәнбер чара булган. Шулай итеп, егет Казан һәм Сарман табиблары ярдәме белән исән калган.

Чыганак: Шәһри Казан сайты

Запись Табиблар видео аша егетне теге дөньядан кире кайтаралар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үсмерләр нәрсә бүлешә алмаган? Сарманда укучыларның сугышуы социаль челтәрдә бәхәс уятты
Сарман районында укучыларның сугышуы социаль челтәрдә бәхәс уятты. Әлеге очрак буенча бүген полиция тикшерү уздыра, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы да читтә калмаячак. “ВТ” хәбәрчесе әти-әниләрнең, укытучыларның һәм хокук сакчыларының фикерен белеште.

Бу очракта тукмашу малайлар түгел, 5 нче сыйныфта укучы кыз белән 7 нче сыйныфта укучы малай арасында килеп чыккан. Интернет челтәренә эләккән видеоязмадан аңлашылганча, икәү сугыша, ә калганнар җанатарлар кебек, әйдәгез инде сугышыгыз, дип көч биреп тора. Вакыйганы бер үсмер видеога төшереп, барысын да шәрехләп сөйли. Башкалар исә тамашаны читтән күзәтә. Укучылар арасында, ярты мәктәп җыелды бит инде, дигән сүзләр дә ишетелә. Кыз гәүдәгә тулырак, шуңа күрә җавапны яхшырак кайтара. Малайның борыныннан кан чыккач кына, көрәш тәмамлана. Ахырдан, бу сугышта, кыз малайны җиңде, дип нәтиҗә ясый “кыздырып торучылар”.

Үсмерләр сугышмыйча тормый, мондый хәл элек тә булган, хәзер дә бар. Интернет дигәнең генә барын да читкә чыгарырга булыша. Вакыйгага бәя бирүчеләрнең күбесе шундый фикердә. Чынлыкта кул күтәрүгә нәрсә сәбәп булган соң?

– Бу малай безгә чит түгел, иптәш егетнең улы. Малайлар шук була инде, кызыбызны берничә тапкыр үртәп йөргән. Ахыр чиктә, менә шундый хәл килеп чыккан. Бала–чага сугышмыйча тормый. Хәзер бит шоу ясап, тизрәк интернетка куярга тырышалар. Әгәр “ватсап”ка куймаган булсалар, болай тирәнгә китмәс тә иде. Әлеге гаиләгә карата дәгъвабыз юк, – ди кызның әтисе Илдар (исеме үзгәртелде). – Гадәттә, берәр хәл килеп чыкса, гаиләдән гаеп эзләргә яраталар. Берәү дә баласын начарлыкка өйрәтми. Гаиләбездә – тәртип. Җәмгыятьнең йогынтысы бу. Кызыбыз кечкенәдән эшләп үсте: мал–туар карарга булыша, кар көрәшә, идән юа. Мәктәптә яхшы укый, башта бию түгәрәгенә йөргән иде, соңгы вакытта баскетбол яки бокска язалам дигән иде. Мондый хәлдән соң сиңа бокс юк, дидек.

Бу вакыйгага әти-әниләр, укытучылар гына түгел, җитәкчеләр дә борчыла.

– Мәктәп ишегалдына түгел, кибет янындагы тыкрыкта булган бу хәл. Малайлар этешмичә–төртешмичә тормыйлар, аның кыз белән малай арасында килеп чыгу күңелле түгел. Ике көн буе бертуктаусыз шушы хәлне уйлап йөрим. Укучылар белән үзем дә очраштым. Бу вакыйгада катнашучылар арасында “5ле” гә генә укучылар да бар. Аларга, яхшы уку гына түгел, башкаларга карата миһербанлы булу да кирәк, дип аңлаттым. Әле ярый бер–берсенә зыян китермәгәннәр. Әлеге балалар бер–берсен гафу иткәннәр. Шуның белән дуслашсыннар, ахырдан үпкәләшеп йөрмәсеннәр иде инде, – ди Сарман районы хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева. – Тәрбиядән дә күп нәрсә тора. Ике ул үстердек, йөзгә кызыллык китермәделәр, рәхмәт аларга. Кешенең күңелендә рухи кыйммәтләр сакланырга тиеш. Элек, аны әбиләр иман дип тә әйтә иде. Кемгәдер әби–бабасының, әти–әнисенең, йә булмаса чит кешенең бер үтемле сүзе җитә һәм күңелдә гомерлеккә орлык сала. Балалар үз хокукларын белә, вазыйфаларын белеп җиткермиләр. Гаиләдә үк хокукларны аңлату кирәк. Замана балалары кызык ясыйм дип тискәре мәгълүматларны интернетка чыгарырга ярата. Алар блогерлар күп акча эшли дип уйлый. Хәзер бит яшләр җиңел акча эшләү турында уйлыйлар.

Әлеге хәлне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да тикшерә башлаган. Мәктәптә нинди тәрбия чаралары күрергә җыеналар?

– Мәктәптә эшли башлавыма ярты ел. Килүгә үк тәрбия мәсьәләсенә игътибар иттем. Мәктәптә телефон куллануны тыйдык. Бу малай укыган 7 нче сыйныфны контрольгә алдык. Шук сыйныф иде. Әти–әниләр дүрт ай буе дәресләргә йөрделәр. Укучыларның тәртибе үзгәрде. Анда 17 бала укый. Гимназиядә бик күп түгәрәкләр эшли, – ди Сарман гимназиясе директоры Ленар Сафиуллин. – Бу хәл укучылар өйләренә кайтып киткәч, кар атышудан башланган. Вакыйгада катнашучыларның барысын да мәктәп контроленә алдык. Буш вакытларын калдырмыйча, түгәрәкләргә җәлеп итәчәкбез. Әти–әниләр белән эшне көчәйтергә җыенабыз. Дөрес, без мәктәптәге 600 баланы да өенә озата алмыйбыз. Ләкин балалар өйләренә кайтып җиткәч, сыйныф җитәкчеләре әти–әниләр белән элемтәгә керәчәк. Монда әти–әниләрнең дә балалары белән даими кызыксынып торуы кирәк.

Вакыйга Сарман районы буенча эчке эшләр бүлегеннән дә ачыклык керттек.

– Сарманда мондый хәлнең булганы юк һәм башка булмаячак та. Бу төркемләп сугышу түгел, балаларның бары кызык ясарга теләве, берсе видеога төшергән дә “ватсап”ка җибәргән. Авылда кызлар эшләп үсә, нык. Бу үртәү булгандыр. Бу хәлдән соң балигъ булмаган балалар буенча комиссия утырышы узды. Әти–әниләр, укучылар белән сөйләшүләр үткәрелде. Хәзерге вакытта балаларның нинди гаиләдән булуы, үз–үзләрен тотышын тикшерәбез, – диделәр эчке эшләр бүлегендә.

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись Үсмерләр нәрсә бүлешә алмаган? Сарманда укучыларның сугышуы социаль челтәрдә бәхәс уятты впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сарманда давыл күтәрелә [видео]
// Tatar today//

17 июнь Сарман районында чын тузан давылы күтәрелгән. Социаль челтәрдән килгән видеода күренгәнчә, торак пунктын куркыныч итеп, тузан болыты каплый, бернәрсә дә күренми башлый.

Бу күренеш хәтта куркыныч Голиливуд фильмын хәтерләтә.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by ⚡️TATAR TODAY агентлыгы⚡️🌍 🔊📺 (@tatar_today)

https://tatar-today.ru/wp-content/uploads/2019/06/Сармандавыл180619-2.mp4

Запись Сарманда давыл күтәрелә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Читтән күрүчеләр: “Сарманда юлга чыккан песине таптатмыйм дип машина төзәтеп булмаслык хәлгә килә” [фото]
Сарман бистәсендә «Жигули» машинасы юл халәкәтенә  очраган. Ул юлга чыккан песине таптатмас өчен тырышкан булган. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итте.

Шаһитлар язганча, песи өстенә менмәскә тырышкан машина йөртүче идарәсен югалткан.  Машина юл кырыена төшеп китә һәм баганага бәрелә. Нәтиҗәдә  машина урталайга диярлек бөкләнә.

Машина йөртүчесе имгәнмәгән, тик машинаны төзәтеп булырлык түгел дип хәбәр ителә.

Фотолар социаль челтәрдән алынды.

Запись Читтән күрүчеләр: “Сарманда юлга чыккан песине таптатмыйм дип машина төзәтеп булмаслык хәлгә килә” [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сарманнан Фатыйма апа Гайнанова 95 яшендә өч сәгать гармун уйный [видео]
Сарман районының Иске Имән авылына баргач бик үзенчәлекле, соклангыч кеше – Фатыйма апа Гайнанова белән таныштык. Октябрь аенда туксан биш яшьне тутыра ул.

— Алты бала үстек, үземнең дә алты бала иде, — диде Фатыйма апа. – Туганнар инде үлеп бетте, мин генә калдым. Бер улым белән бер кызымны да югалттым. Бик тату гомер иткән иремне дә җирләдем. Тик барыбер кайгыларга бирешмәдем, Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, күрәсең. Якыннарымны бик сагынган вакытларда гармун алам да яртышар сәгать уйныйм. Бөтен гомерем күз алдымнан уза.

Фатыйма апа безгә дә гармунда уйнап күрсәтте. Җырлый да, уйный да. Татар халык җырлары, бию көйләре – берсе дә калмады. Дөресен әйтим, көчкә туктаттык үзен.

— Өч сәгать тә уйный алам, — диде әбиебез.

Фатыйма апа безне дә кыстый-кыстый чәй белән сыйлады. Колмактан ипи пешергән. (Чүпрә урынына колмак үләне суын сала икән). Миче бар. Күз алдына китерегез: әбинең өстәле буйлап тезелешеп утырдык. Фатыйма апа исә гел йөреп тора: әле кайнатмасын алга төртә, әле маен. Ә үзенең йөзе кояш кебек балкый, сабый бала кебек сөенә…

Бүген, мул заманда, кеше килә башласа, кунакларны шаккатырырга, яки гәеп итеп китмәсеннәр дип, ят ризыклар әзерлибез. Ә табынның җылысы юк. Бу әбинең өстәлендә әллә нинди нигъмәтләр дә юк, ә гаҗәеп затлы ризык ашагандай булдык. Менә шушыдыр инде күңел җылысын бирү. Ни кызганыч, бүген ул кыйммәтләр югалып бара…

Иске Имәннең гармунчы ак әбиен 95 яшьлеге белән котлыйсы килә. Фатыйма апа, тагын дистә еллар авылга моң, яктылык чыганагы булып торыгыз. Сезнең кебек кешеләр, без яшьләргә, үрнәк тә, шатлык өләшүче дә.

Автор: Руфия Фазылова

Чыганак, фото һәм видео: Татарстан

Запись Сарманнан Фатыйма апа Гайнанова 95 яшендә өч сәгать гармун уйный [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..