Архивы себер язвасы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ямалада бер меңнән артык болан кырылган, балалар хастаханәгә озатылган
Ямалада себер язвасы табылу сәбәпле карантин игълан ителгән.

Бу көннәрдә социаль челтәрдә Яр-Сале Live төркемендә: “Ямалада 1500 якын болан, этләр үлде. Бар җиргә дә сасы ис таралды. Әлеге хәл турында җитәкчеләргә хәбәр ителсә дә, алар кешеләрне куркынычсыз җиргә күчерергә ашыкмый. Тиздән кешеләр дә үлә башлаячак ”, дигән хәбәр таралган иде.

Чыннан да, 25 июльдән Ямалада карантин игълан ителгән. Себер язвасыннан 1 меңнән артык болан кырылганы билгеле булды. Шулай ук 3 бала хастаханәгә озатылган. Аларның берсендә фурункуллар барлыкка килгән, ә калган ике бала аның белән контактта булган. Шуңа да, әлеге балаларны хастаханәгә алып киткәннәр.

Медицина хезмәткәрләре сүзләренчә, боланнарның үлүенә себер язвасы сәбәпче. Хәзерге вакытта әлеге җирлектә бик эссе һава торышы саклана һәм авыру бик тиз тарала.

Үлгән хайваннардан, лабаратория шартларында анализ ясар өчен, кан алганнар. Аларның себер язвасы белән авыруы исбатланган.

Җирле кешеләрне дә әлеге авыруга каршы булган вакциналар белән тәэмин итәчәкләр, профилактика чараларын үткәрү дә каралган. Ата-аналарга, карантин вакытында, балаларны интернатка биреп торырга да тәкъдим ясаганнар.

Үлгән боланнарны, барлык кагыйдәләрне үтәп, яндырырга планнаштыралар.

Соңгы тапкыр себер язвасаның шулай киң таралуы 75 ел элек, 1941 елда күзәтелгән. Себер язвасы – бик куркыныч авыру. Ул хайваннар арасында киң таралган, кешеләр дә аның белән чирли ала. Себер язвасы иммунитетка зыян сала һәм үлемгә китерә.

Мәгълүмат,фото  Известие.ру, pda.ura.ru сайтларыннан алынды

Запись Ямалада бер меңнән артык болан кырылган, балалар хастаханәгә озатылган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..