Архивы синоптиклар фаразлый - Tatar Today - татар яңалыклары.

Татарстанда һава торышы сөендерерме, көендерерме? [синоптиклар фаразы]
22 июнь Казанда максималь һава температурасы +19..+21 градус булачак. //Татар-информ//

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтелә. Синоптиклар хәбәр итүенчә, күпчелек районнарда урыны белән яңгыр, боз явачагы фаразлана.

Җил көньяк – көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 16-21 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә минималь һава температурасы – +9..+14, көндез максималь температура +18..+23 градус булачак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән яңгыр, яшен, боз булуы ихтимал. Җил көньяк–көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында көчәючән. Көндезге максималь һава температурасы +19..+21 градус булачак.

Запись Татарстанда һава торышы сөендерерме, көендерерме? [синоптиклар фаразы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кичә – карлы-буран, бүген – чиләкләп яңгыр
Урамда күбәләк-күбәләк кар яуды кичә. Бәйрәм көннәрендә чана тоткан, Кар бабай әвәләгән балаларны күреп, әллә соң чынлап торып кыш җиттеме дип тә уйлап куйдым.

Юктыр, чия яфрагын коеп бетерми торып, кыш булмый диләр түгелме соң? Авылга кайткач, күреп килдем: чия яфрагын коярга өлгермәгән.

Балтач районының Янгул авылында яшәүче халыкка табигать белән бәйле фаразларны җиткереп торучы Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыратып, чын кышны кайчанрак көтәргә дип сорадым. Аның да иң беренче әйткән сүзе шул булды: сеңлем, әле чия яфрагын коеп бетермәгән. Халык әйтсә, хак әйтә. Димәк, әле бу чын кыш түгел.

– Беренче кар 11 октябрьдә төште. Беренче кардан соң алты атна үткәч, ул кырык ике көн була инде, чын кыш җитә. Быел ул егерменче ноябрьләрдән соң булачак. Аңа кадәр әле ике тапкыр җылытып алачак. Алар арасында суыклар да булыр дип торам. Салкынлык унбиш градуска кадәр җитмәгәе. Табигатьтә бит барысы да исәпләнгән, үсемлекләргә дә, хайваннарга да кышка әзерләнергә кирәк. Беренче салкыннар алар өчен кисәтү була, – ди Әмир абый.

Көннәр суытуга, авыл халкы казлар суйдыра башлады. Хәер, хәзер мал суяр өчен көннең суытуын көтеп тә тормыйбыз. Һәр кешенең өендә зур-зур суыткычлар тора. Әмир абый да бабасын искә алды.

– Бабайдан халык, мал суярга буламы әле, дип сорый иде. Ул аларга, кар шыгырдамый бит әле, мал суярга ашыкмагыз, дия иде. Минем киңәшем кемгә дә булса кирәксә, малны ике атнадан гына суярга ниятләгез, – ди ул.

Синоптиклар фаразына килсәк, бүген Татарстан һәм Казан буенча һава торышы шартлары бозылу көтелә. Республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, көндез юеш кар һәм пыскак яңгыр көтелә. 15-17 метрга кадәр көчәючән җил, бозлавык һәм томан да булуы көтелә. 9 ноябрьдә көндез 0 градус күрсәтә, карлы яңгыр явачак.

Сүз уңаеннан: Кабан күлендә җәй чыккан аккошлар да кышка керергә ашыкмый. Боз ката башлаган күлдәге аккошларны күреп, шәһәр халкы 112 диспетчер хезмәтенә шалтыратып, аккошларны коткарырга сораган. Хәбәр килеп ирешү белән, коткаручылар инде күл янына килеп җитә. Ярдан 50 метр ераклыкта йөзеп йөргән аккошлар янына алар көймәгә утырып, әле бик нык катарга өлгермәгән бозны вата-вата бара. Ләкин кошларны алай җиңел генә тота алмыйлар. Икесен тотуга, ярты сәгатьтән артык вакыт китә, аларның берсенең канаты сынганлыгы ачыклана. Ә өченче аккошны бер сәгатьтән соң гына тоталар. Кошлар Казан зоопаркындагы ветеринария табибларына тапшырылган.

Шәһри Казан

Запись Кичә – карлы-буран, бүген – чиләкләп яңгыр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..