Архивы социальипотека - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Салават күпере”ндә яшәргә тиешлеләр чатыр корып дәүләт вәкилләрен каратмакчы
Социаль ипотека дәүләт прграмы нигезендә Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексында фатирларын килешенгән вакытта ала алмаучылар протест йөзеннән чатыр корып шунда “күченү” оештырды. //Azatliq.org//

Социаль ипотека дәүләт програмында катнашучылар Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексында каршылык чарасы уздырды. Алар төзелеп бетмәгән йортлар янында чатыр корып, аңа күченү оештырды.

Чатырларны шарлар белән бизәделәр, ә 13-4 саны эленгән чатыр ишеге алдына кызыл тасма тартылган иде. Тасманы кисеп, соципотека әгъзалары символик рәвештә үзләренең йортларына керде. Әлеге чарада 13-4нче йортта фатирлы булырга тиешләр генә түгел, башка төзелеп бетмәгән йортларны көтүчеләр дә катнашты.

13-4нче йорт 2016 елның 30 декабрендә тапшырылырга тиеш иде. Ләкин әлегә кадәр кешеләргә фатир ачкычлары бирелмәгән. Идарә итүче ширкәт йортта эшләнеп бетмәгән эшләр күп дип, бинаны кабул итергә ашыкмый.

Гомумән, “Салават күпере”ндә беренче 22 йорт 2015 елда тапшырылырга тиеш иде. Ләкин аларның бишесендә генә бүген кешеләр яши, ул йортларның да берсе генә тулысынча куллануга кабул ителгән (баланска алынган).

Бу беренче протест чарасы гына түгел. 4 ноябрь – Русиядә бәйрәм ителгән Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда акча кертеп фатирлы булам дип алданганнар (дольщиклар) митингка чыккан иде. Алар Казанның “Салават күпере” дип аталган торак бистәсендә туктап калган төзелешне дәвам итүне таләп итте. Чыгыш ясаучыларның берсе Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны туктап калган төзелешне килеп карап китәргә чакырды. Эшләр алга китмәсә, Мәскәүгә кадәр барырга җыенулары турында да сүз булды.

Запись “Салават күпере”ндә яшәргә тиешлеләр чатыр корып дәүләт вәкилләрен каратмакчы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..