Архивы СтасМихайлов - Tatar Today - татар яңалыклары.

Энгель Фәттахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Марат Бәшәров тизәйткеч әйтә, африкадан килүчеләр татарча җырлый [видео]
Соңгы арада кайсы гына социаль челтәрне ачма, төрле милләт вәкилләренең татарча җырлавын күреп була. Корея егетенең, яки Африка кешесенең чиста татарча җырлавын ишеткәч күңелләр күтәрелә! Ә бит мондый акцияләр юктан гына барлыкка килми: бозны кузгатып җибәрүче кирәк. //Интертат.ру//

Әйтергә кирәк, интернетта татар җырларының төрле милләт кешеләре тарафыннан башкарылуында Инстаграмдагы @MinemYaratkanTatarTelem аккаунты гаепле. Дөресрәге, «пәрәвез челтәре»ндә татар моңы таралуга әлеге аккаунтның «әнисе» – Әлфия Бәдретдинова сәбәпче. Әйе, әйе, кыз кеше! Ә бит күпләр әлеге төркемнең хуҗасы берәр малай-шалай дип уйлаган иде. Юк шул! Тумышы белән Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылыннан ул. КФУның журналистика факультетын тәмамлаган. ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшли.

– Әлфия, әлеге аккаунтны эшләү теләге ничек туды?

– «Минем яраткан татар телем»не нәкъ менә бер ел элек эшләгән идем. Замана алга бара. Хәзер күпчелек яңалыкларны, мәгълүматны иң беренчеләрдән социаль челтәрләр аша беләбез.

Ә бу аккаунтны нәкъ менә Инстаграмда эшләү теләге барлыкка килде. Чөнки ул вакытта Инстаграмда татар телле аккаунтлар юк иде. Мәсәлән, «Вконтакте» челтәрен алсаң – анда төрле татар төркемнәре уңышлы гына эшләп килә. Иң уңышлыларында 150-250 мең кеше тупланган. Мин бу хакта еш уйландым. Социаль челтәрдә искиткеч күп вакыт сарыф ителә. Нигә аны татар телен үстерү өчен кулланмаска? Шул уй белән йокыга талдым. Иртән биштә уянып исә, әлеге төркемне булдырдым.

– Нигә шундый исем? Төркемнең максаты нидә иде? Аның эшчәнлеге ничек күздә тотылды?

– Мәсәлән, шул ук Инстаграм челтәрендә төрек телен өйрәнү буенча төрле аккаунтлар алып барыла. Казахлар бик актив бу өлкәдә. Казах блогерлары аккаунтларын көнләшеп тә карарга була. Аларның кайберләре төрле җырларга каверлар башкарып үзләрен таныта. Ә татар телле аккаунтлар, блогерлар юк иде. Максатым  – интернетта татар телен популярлаштыру. Төрле кызыклы фотолар, видеолар, яңалыклар, флешмоблар урнаштырып аккаунтны алып бару иде ният. Һәм төрле татар чаралары буенча да мәгълүмат урнаштырылыр дип уйладым.

– 30 секундка сыешып, тизәйткечләр әйтү флешмобы шактый киң таралды. Бу хәрәкәткә хәтта танылган шәхесләр дә кушылды. Аларга рәсми мөрәҗәгать ясалдымы яки инде үзләре теләп катнаштымы?

– Аккаунтны узган елның декабрендә ачсам да, җитдирәк алып бару гыйнвар азагында-февраль башында башланды. Флешмоб ясап карарга булдым. Чөнки дөньякүләм популяр флешмоблар күп. Балачак фотоларын кую, үзең турында 20 кызыклы факт язу,  бозлы су белән коену флешмоблары бездә дә популярлашып килә иде.

Татар телле флешмобны мин туган тел көненә (21 февраль) багышлап үткәрергә булдым.

Аның беренче карлыгачы Россиянең кино артисты Марат Бәшәров иде. Әйе, аңа үзем мөрәҗәгать иттем. Казанда Камал театрында иде бу хәл. Вакыты тыгыз булуга карамастан ул, «Ә сез текст бирәсезме?» диде. Планшетта тизәйткечләр җыелмасы әзер иде. «Кара карга» тизәйткечен үзе сайлады. Видеода аның бернинди репетициясез тизәйткеч әйткән варианты. Ул шуның белән дә кызыклы да.

ТР мәгариф һәм фән министры Энгель абый Фәттаховның һәм җырчы Хәмдүнә апа Тимергалиеваның тизәйткеч әйткән вариантлары– шулай ук үзем яздырган видеолар. Берничә танышыма катнашуны сорап та язгаладым. Флешмоб шулай башланды. Сәйдә Мөхәммәтҗәнова, Фәнис Җиһанша, Әбри Хәбриев тизәйткечләр әйтеп яздыра башладылар. Халык кушылды, кемдер тизәйткечне балаларыннан әйттерде.

– Белүемчә, шуннан соң әлеге аккаунтка күпләп кушыла башладылар…

– Әйе. Апрельдә Габдулла Тукайга 130 ел тулуга багышлап флешмоб үткәрдек. 3 яшьлек Арслан Сибгатуллинның «И туган тел»не  укыган шигыре беренче булып безнең аша таралды.Һәм Арслан катнашында төрле видеолардан берничә тапкыр репост ясадым. YouTube аша да, «Вконтакте»да да таралды ул видео. Хәтта җәен «Сәләт» форумында Гүзәл белән күрешкәч (Арсланның әнисе – Гүзәл Сибгатуллина-Минакова), «Беләсеңме, минем танышларым «Минемяраткантатартелем»не Арсланга пиар өчен син алып барасыңдыр, дип әйттеләр, ди. Баксаң, ул төркемне кем алып баруын белмәгән дә. Ә Тукай 130 флешмобында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Фатехова, Россиянең театр һәм кино артисты Риналь Мөхәммәтов, Камал театры актеры Равил Шәрәви, әдип Рабит Батулла, КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов, КФУның ректор урынбасары Рияз Минзарипов, Әбри Хәбриев һәм башка бик күпләр кушылды.

– Әлфия, төркемнең тагын бер зур казанышы – чит милләт вәкилләренең татарча җырлавы. Бу флешмобның тарихы ничек?

– #ЯратканЖырым флешмобына килгәндә… Тукай флешмобында Татар малай да (Ринат Галиәхмәтов) катнашкан иде. Без Ринат белән инстаграмда бу аккаунтларыбызны бер вакытта булдырдык. Ул да инстаграмда татар блогерлары булсын дип эшләгән, мин дә татар аккаунтлары булсын дип тотынган идем. Максатлар бер булып чыга: инстаграмда татар телен популярлаштыру. Ринат белән язышкалый идек, җәй күрештек. Җырлар буенча флешмобны бергә башладык. Дөрес, катнашучылар видеоларына Татар малай күбрәк репост ясады. Беренче мәлне аның иртәнге 6да торып, күпләп репост ясаган чаклары да бар иде.

Татар артистларының концертлары күп уза, татар халкы җырларга бик ярата, төрле бәйрәмнәрдә дә җырлыйбыз, машинада да җырлап йөрергә яратабыз бит. Шуңа күрә хәзер #яратканҗырым – популяр татар хэштэгларының берсе.

– Катнашучыларны ничек җәлеп итәсез?

– Берсен дә эзләп утырган юк. Үзләре табыла. Социаль челтәрләрдә төрле видеолар шуның белән тарала да инде. Кореядән бер егетнең татарча җырлаган видео җибәргәннәр иде. Япониядә татар телен өйрәнгән Ютоны кем генә белмидер. Италиядән Сара дигән кыз бар. Ул рус телен яхшы өйрәнгән, хәзер татар теле белән кызыксына. Татар җырларын бик ярата, Казанга килергә дә тели. Ә Bojay David дигән егетнең «Эх, тала тала» җырын башкарганын күптән түгел урнаштырдык. Ул үзе Уфада яши, ди-джей, татар җырчылары белән аралаша дип беләм. Иң кызыгы – бу видео безнең фейсбуктагы аккаунт аша бик тиз таралды. Америкада яшәүчеләр «татар җырын инглиз акценты белән ишетү бик кызык икән» дип тә яздылар.

– Моннан тыш, төркем кысаларында  «Татар хәрефе дөнья буйлап сәяхәт итә» флешмобы да бара бит әле.

– Без аны август аендагы Бөтендөнья татар яшьләре форумы форум алдыннан башладык. Дөресен генә әйткәндә, мин бу фотомарафонны алай озак барыр дип уйламаган идем. Бүген 35ләп илнең 65 шәһәр-авылларында төшерелгән 170тән артык фото урнаштырылды (Автралия, АКШ, Иордания, Испания, Германия, Молдовия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Оман, Япония һәм башка илләр).

Илнең төрле шәһәрләреннән җибәрәләр, бер шәһәрдән берничә фото да була. Бу марафонның файдасын һәм алай озак дәвам итүенең мәгънәсен күптән түгел генә аңладым. Беренчедән, ул фотоны урнаштырган  ил, шәһәр турында кызык фактлар язабыз. Ул әзме-күпме кешегә ниндидер яңалык та бирәдер. Икенчедән, шушы фотоларны күреп, бер-берсен табышкан, берләшкән кешеләр булды. Һәр фото астында аны төшергән кешене язабыз, билгелибез. Мәсәлән, Ниагара шарлавыгыннан урнаштырылган фото астында Канадада яшәүче татарлар язышып, бер-берсен табыштылар: «Сез кайда яшисез?  – Торонтода яшим. – Мин фәлән вакытта Торонтога җыенам, әйдәгез күрешик». Һәм шулай ук башка илләрдә, шәһәрләрдә яшәүчеләр комментарийлар язышып, бер-берсе белән танышкан очраклар булды.

– Әлфия, бүген төркемдә 20 меңләп катнашучы бар. Алга таба нинди флешмоблар турында уйлыйсыз?

– «Mannequin Challenge» флешмобы көннән-көн популярлаша. Татарлык белән, татар теле белән бәйле зур флешмоб уйлыйсы килә.

Интернетта флешмоб, марафонның үзенчәлеге һәм популярлыгы шунда: ул кыска вакытта күп катнашучы булуын таләп итә. Син бүген бер аккаунт булдырдың да, анда бер рәсем яки видео урнаштырдың да сиңа күп кеше кушылды түгел. Алай җиңел генә булмый.

Идеяләр бар, әмма оригиналь һәм кызыклы нәрсәләр уйлыйсы килә. Без, Инстаграмда татар телле аккаунтлар алып баручылар бер-беребез белән аралашып торабыз. Киләчәктә кызыклы флешмобларны уртак көчләр белән популярлаштырырга телибез.

Запись Энгель Фәттахов, Хәмдүнә Тимергалиева, Марат Бәшәров тизәйткеч әйтә, африкадан килүчеләр татарча җырлый [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Стас Михайлов “Без тебя” хитын татарча җырлагач, Ургант хушын югалта яза [видео]
Танылган шансон башкаручысы Стас Михайлов “Первый канал”да “Вечерний Ургант” тапшыруында татарча җыр башкарды. Җырчының директоры Сергей Кононов “Татар-информ” хәбәрчесенә тамашачыларның җырны уңай, позитив кабул итүләре хакында әйтте.

Иван Ургант Россия халык артистын чакырып, аңа җырларны Россия халыклары телләрендә башкарырга тәкъдим иткән. Стас Михайлов “Без тебя” хитын – мордва, татар һәм бурят телендә башкарды.

“Стас, Россиядә күп төрле халык һәм күп төрле телләр бар. Ә син русча гына язасың, – дип башлады Ургант. – Бүген без бу хатаны төзәтергә телибез. Стас Михайлов беренче тапкыр үзенең җырларын Россия халыклары телендә башкарачак”, – диде.

Стас башта мордва телендә җырлады. Аннары “Һавада җылы кумыс һәм баллы чәкчәк исе тарала, димәк, кайдадыр якында кунакчыл татарлар”, – дип, Ургант Стасның татар телендә чыгышын тәкъдим итте.

Стас түбәтәйдә һәм милли костюмда “Без тебя” җырын татарча башкарды.

“Тик синсез, тик синсез,

Берни кирәми миңа – тик синсез,

Төннәр буе таңга кадәр – тик синсез.”

“Стас Михайловның Россия халыклары телендә башкаруын бик уңай, позитив кабул иттеләр. Бу уңайдан безгә бик күп матур сүзләр әйттеләр. Стасның нинди телләрдә җырлаячагын “Первый канал” сайлаган, ул тапшыру программасында каралган булган. Стас үзе телләрне белми, татар тамырлары да юк”, – диде “Первый канал” директоры Сергей Кононов.

Бу тапшырудан соң Стас Михайлов милли төбәкләрдә чыгыш ясаганда берәр җырны шул халыкларның телендә башкарырга кирәк дигән идеягә килгән.

“Казанда, һичшиксез, татар телендә җыр вариантын әзерләрбез. Бу матур шәһәрне һәм искиткеч халыкны бик яратабыз”, – диде Сергей Кононов.

Запись Стас Михайлов “Без тебя” хитын татарча җырлагач, Ургант хушын югалта яза [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..