Архивы студент - Tatar Today - татар яңалыклары.

Студентлар өчен шәп яңалык!
Язгы сессиядә Дәүләт Думасы депутатлары Россия вузларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак, дип яза «Известия» сайты.

«Бу актуаль мәсьәлә. Әлеге юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үткән мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко.

Парламент вәкиле вузларда дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдергән.

Чыганак : "Шәһри Казан" сайты

Запись Студентлар өчен шәп яңалык! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Фигуралы шуу остасы Заһитова документларын кайсы вузга тапшырган?
Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә (РАНХиГС) керү өчен документлар тапшырды. Керү исемлеге академиянең кабул итү комиссиясе сайтында урнаштырылган.

Загитова журналистика факультетынна «Продюсирование һәм мәдәни сәясәт белгечлеге буенча»  РАНХиГСның Мәскәү филиалына укырга керә, дип хәбәр итә «Интерфакс».

Фигуралы шуу остасы бары тик түләүле укуга гына дәгъва итә. Укырга керү имтиханнары нәтиҗәләре буенча Загитованың 95 балл — бу әлеге белгечлек буенча укырга керүчеләр арасында соңгы нәтиҗә.

Документларда шулай ук спортчы уку вакытында тулай торакта яшәргә җыенмый, дип күрсәтелгән.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Запись Фигуралы шуу остасы Заһитова документларын кайсы вузга тапшырган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эпидемия шартларында студентлар ничек белем алачагы билгеле
Роспотребнадзор коронавирус эпидемиясе шартларында югары уку йортлары эше буенча Методик тәкъдимнәр эшләгән. Документның төп нигезләмәләрен Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова республикадагы санитар-эпидемиологик хәл буенча бүгенге матбугат конференциясендә җиткерде.

Рекомендацияләр нигезендә, вузлар уку елы башланыр алдыннан дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәрергә һәм керү юлларын, ашханәләрне һәм бәдрәфләрне кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар белән тәэмин итәргә тиеш.

Студентлар һәм укытучыларның көнгә ике тапкыр температурасы тикшереләчәк. Студентлар  битлекләрдә, укытучылар һәм башка хезмәткәрләре битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. Лекторга лекция вакытында битлек төшерергә рөхсәт ителә.

Шулай ук һәр төркемгә аерым кабинет беркетергә киңәш ителә.

Чит ил студентлары дәресләргә 14 көнлек карантиннан соң гына кертеләчәк.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Запись Эпидемия шартларында студентлар ничек белем алачагы билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Русия студентларының стипендияләрен үзгәртү көтелә. Аның күләме…
Россия студентларына дәүләт стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә мөмкин. Тиешле мөмкинлекне Фән һәм югары белем бирү министрлыгы эшли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр тәэмин итү нормативын арттыру федераль бюджетның бюджет ассигнованиеләре күләмен сизелерлек арттыруны таләп итәчәк. Россия Мәгариф министрлыгында укучыларны стипендия белән тәэмин итүне арттыруның төрле вариантлары эшләнә, шул исәптән студентларга дәүләт академик стипендияләрен минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттыру да», — дип сөйләделәр министрлыкта.

Ел башыннан бирле минималь хезмәт хакы 12,13 мең сум тәшкил итә. РФ Мәгариф  министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган уку елы башында дәүләт академик стипендиясенең уртача күләме РФ буенча 2,98 мең сум тәшкил иткән.

Шулай ук министрлыкта дәүләт социаль стипендияләрен финанс ягыннан тәэмин итүгә өстәмә ихтыяҗны исәпләү башкарыла. РФ Мәгариф  министрлыгы вәкиле сүзләренә караганда, профильле ведомство тарафыннан дәүләт социаль стипендияләрен финанс тәэмин итүен якынча 8 млрд сумга арттыру планлаштырыла.

«2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына федераль бюджет турында»гы законга үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Русия студентларының стипендияләрен үзгәртү көтелә. Аның күләме… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Вузларда уку елы башлануны 2 айга кадәр кичектерә алалар
Россиядә вузлар уку елы башын ике айга кадәр күчерергә мөмкин, бу студентларның коронавирус йоктыру куркынычын киметү өчен кирәк. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә фән һәм югары белем бирү министры урынбасары Дмитрий Афанасьев сөйләде.

“Инде бүген үк законнар буенча университетлар Гыйльми совет карары буенча уку елы башын ике айга кадәр күчерергә хокуклы. Бу, әлбәттә, бик җайлы түгел, әмма мондый вариант булырга мөмкин», – дип китерә ТАСС Афанасьева.

Афанасьев шулай ук тагын бер вариантны яңгыратты, «бөтенләй критик» — яңа уку елын вузлар дистанцион рәвештә башларга мөмкин.

Аның сүзләренә караганда, вузларга дистанцион укыту платформалары булдырырга кирәк.

Июнь башында РФ вице-премьеры Татьяна Голикова Россия ректорлар берлеге Идарәсе утырышында вузларны көзен дистанцион укуга әзерләнергә чакырды.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online".

Запись Вузларда уку елы башлануны 2 айга кадәр кичектерә алалар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Эшсез калган студентларга да эш табалар…
Стратегик инициативалар агентлыгы Хөкүмәттән, коронавирус аркасында 70 меңгә якын студентка эшсез калу куркынычы янавын истә тотып, вузларда аларга өстәмә эш урыннарын булдыру мөмкинлеген карауны сорый.

“Хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә һәм вак-төяк эшләргә (курьер, секретарь) җәлеп ителүче 70 меңгә якын студент, ә аларның күпчелеге – бакалавриатның 2-5 курслары студентлары, эшсез калырга мөмкин. Студентларның хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге эшен, димәк, керемнәрен югалту куркынычын ничек тә киметү өчен вузларның авыр хәлдә калган студентларны эшкә урнаштыру юлларын эзләп табуы максатка ярашлы булыр иде”, – диелә агентлык хатында.

АСИ белгечләре фикеренчә, өлкән курсларда – бакалавриат һәм магистратураның дүртенче курсында белем алучы студентларының кимендә 10 проценты чамасын үзләренең югары уку йортында эшкә урнаштырырга була. “Студентларны дистанцион белем бирүдә ярдәм итүгә тартырга мөмкин. Алар шулай ук онлайн-укыту барышында тупланган мәгълүматларга анализ ясауда катнаша ала”, – дип аныклык кертелгән хатта.

Авыр хәлдә калган студентларга эшмәкәрлекне үстерү программалары аша да ярдәм итеп булыр иде, дип уйлый АСИ белгечләре. Хатта күрсәтеп үтелгәнчә, студентлар өчен социаль өлкәдәге яки IT- өлкәдәге проектка 150 мең сумга кадәр күләмдә субсидия бирүне әнә шундый чаралар исәбенә кертергә мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Эшсез калган студентларга да эш табалар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Студент булу күпме тора? Бюджет урыны төшкә генә керәме?
20 июньдә югары уку йортларын­да абитуриентлардан доку­ментлар кабул итү башланды. Россия буенча быел 638,4 бала мәк­тәп тәмамлады. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укуга би­релгән бюджет урыннары саны, ил күлә­мендә алганда, 390 меңгә якын. Башка еллардагы кебек укырга керүче егет-кызлар бер үк вакытта биштән дә артык булмаган югары уку йортына гариза бирә ала. Аңа өчтән дә артык булмаган белгечлек һәм юнәлеш буенча конкурста катнашып карау мөм­кинлеге бирелә.

Хәзер уку йортларының сайтлары, социаль челтәрләрдә төр­кем­нәре бар. Барлык мәгълүмат та шушында урнаштырыла. Укыр­га те­ләүчеләр дә, кызыксынып кына караучылар да нәрсә, кайда, ничек булуы белән таныша ала. “Postupi.Online” электрон сервисы биргән мәгълүматка карасак, Казанда – 8903 бюджет, 13 мең­нән артык тү­ләүле уку урыннары бар икән. Татарстанда барлыгы 14 югары уку йорты исәп­ләнә. Сайлау мөмкин­леге бар-ба­рын, абитуриентлар кай­сына бара соң? Юрганнарына карап аякларын сузалармы, әллә инде хыял дигәннәрен бернигә дә карамыйча чынбарлык итмәкче­ләрме?

Олы Кайбыч урта мәктәбенең 11 “А” сыйныфын тәмамлаган Фи­рүзә Мусина нинди уку йортына керергә икән дип баш ватмый. “Өч абыем да – табиб, шуңа күрә табиб булу теләге миндә кечкенә­дән үк бар”, – ди ул. Казан дәүләт медицина университетына ке­рер­гә исәбе. “КДМУның ике факультетына документлар тапшырырга уйлыйм. Бюджет урынына үтәсе бик авыр, өч фәннән кимендә 95әр балл кирәк”, – дип уртаклашты Фирү­зә. Казан алмаса, Мәскәүгә документлар тапшырырга дигән телә­ге дә юк түгел икән.

Абруйлы да, кыйммәтле дә саналган Казан дәүләт медицина университетында 440 – бюджет, 415 коммерцияле урын каралган. Түләп укуның бәясе 130 мең сумнан башлана.

Бер имтиханнан котыласың, университетта исә тагын керү имтиханнары көтеп тора. Шуңа күрә БДИда җитеп бетмәгән балларны әле университетта узачак эчке сынауларда җыярга мөм­кин. Казан медицина университетында, мә­сә­лән, химия, биология, анатомия һәм физиология, урыс теле кебек фәннәрдән эчке имтиханнар би­рергә кирәк икән.

Әлеге уку йорты сигез юнә­леш буенча белгечләр әзерли. Шушы юнәлешләр буенча БДИ нәтиҗә­ләренә карап минималь баллар­ның күләме билгеләнә. Мәсәлән, “Педиатрия” бүлегенә керергә теләүчеләр химиядән иң кимендә – 60, урыс теленнән – 55, биология­дән 55 баллы булырга тиеш. “Стоматология” буенча кит­сәң, һәр фән буенча да минималь баллар бер төрле – 55. Дәвалау бүлеген сайла­саң, хи­мия-биология, урыс телен­нән 65әр балл кирәк булыр.

КДМУда уку кыйммәт тә, озак та. Бәяләр димәктән, мисал өчен, “Дә­валау” юнәлешенең көндезге уку бүлеген сайласаң, биредә белем алу елына 187686 сумга тө­шәчәк. “Педиатрия” юлын сайлаучылар кимрәк түли: елына 151192 сум. Хәер, алты курс уку, интернатура, докторантура кебек фәлән-фәлән­нәрне исәпкә алганда, бу сумма шактыйга тула икән. 205 еллык тарихы булган уку йортында укый­сың, шәп белгеч, менә дигән табиб буласың килә икән, түлисең инде.

Казан федераль университетына керергә теләүчеләр дә, елдагыча, күп. Бигрәк тә читтә яшәү­челәр бу белем йортына агыла. Шулай ук көллият-тех­никум бетереп, хәзер укуын дә­вам иттерергә теләүчеләр дә юк түгел. Рузанна Гимазетдинова – шундыйлардан. “Чаллы инжене­рия-икътисад көл­лия­тен тәмам­ладым. Укуымны КФУ­да дәвам итәргә телим. Бу университетның рейтингы яхшы, шуңа күрә документларны тапшырып карарга булдым. Түләүле уку бүлегенә керәчәк­мен”, – диде Рузанна.

Рейтинг дигәннәре күпләрне кызыктыра шул. Әле күптән түгел генә КФУ дөньяның иң яхшы вузлары рейтингында 50 нче урынга күтәрелде. Бер ел элек ул 439 нчы урында тора иде. Рейтингка Россиянең тагын 25 югары уку йорты керде.

“Postupi.Online” электрон сер­висы биргән мәгълүмат буенча, Казан федераль университетында 2019-2020 уку елына 3962 – бюджет, 4688 түләүле урыннар каралган. Иң популяр белгеч­лекләр, һәр­вакыттагыча, икътисад, дизайн, юриспруденция, халыкара мөнәсә­бәтләр кебек юнә­лешләргә бәйле. Гуманитар өлкә­ләр белән беррәт­тән техник фән­нәргә дә кызыксыну зур. Бюджет урыннары да соңгы­ларына чагыштырмача күбрәк бү­леп би­релә. Информатика, төгәл фән­нәр буенча БДИ сайлаучы­ларның бюджетка керү ихтималлыгы да бермә-бер зуррак.

Бәяләргә килгәндә, КФУда белем алу кесәгә суга торганнардан. Мәсәлән, Геология һәм нефть-газ технологияләре инс­титу­тының “Геология” юнәлеше буенча түләп уку бәясе елына 169200 сум тәшкил итә. Бакалавр дипломы алып чыгу өчен дүрт курска 676800 сум түлисе дигән сүз. Гуманитарийларга артыграк түлисе! Мәсәлән, “Культурология” белгечлеген алып чыгарга теләүчеләр елына 200 мең сумнан артык акча түләргә мәҗбүр. КФУ сайтына эленгән мәгълү­матка караганда, бу белгечлеккә 15 бюджет урыны бирелгән. “Физика”, “Радиофизика” юнәлеш­ләре буенча укырга теләүчеләр акча янчыкларыннан 145 мең сум акчасын эзләсен.

КФУның Алабуга һәм Чаллыдагы филиалларында бәяләр бу кадәр “тешләми”. Дөрес, “очно-заочно” дигән уку бүлегендә белем алганда гына. Алабугада “Юриспруденция” белгечле­ген­дә укуның бер елга бәясе 68 мең 940 сумны тәшкил итә. Икътисад юлын сайласаң да, шул сумма. Чаллыда да шулай ук. Ә көндезге уку бүлегендә белем алу 100 мең сумнан ким түгел.

Президентлар чыккан Казан дәүләт аграр университеты сайтында да бәяләр турында мәгъ­лүмат­ны элеп куйганнар. Абитуриентлар да, университетта укучы студентлар да сизгән: бәяләр шактыйга арткан икән. Икътисад институтына керер­гә теләүчеләр дул­кыны көчле булырга охшап тора. Сайтта эленгән рәсми документка ышансаң, “Агрономия” факультетына 130 бюджет урыны бирелгән. “Урман хуҗалыгы һәм экология” тармагына 50 бюджет урыны каралган.

Сүз уңаеннан, КФУ булачак студентларына яңача ысул белән имтихан бирергә тәкъдим итә. Хәзер уку йортының эчке имтиханнарын онлайн рәвештә тапшырырга мөм­кин. Имтиханнар 12–26 июль көн­нә­рендә үтәчәк. Иң элек бу ысул сәламәтлеге начар, мөмкин­лекләре чикләнгән егет-кызлар өчен тәкъ­дим ителә.

27 июльдә югары уку йорт­ла­рының сайтларында, белдерү­ләр тактасында укырга керүче­ләр исем­­леге эленәчәк. Ә аңа кадәр укучы дисәң, мәктәпне тәмамл­а­ган, студент дисәң, әле укырга кер­мәгән егет-кызларга ут йотып көтәсе генә кала.

фото: соцсети
Чыганак: “Ватаным Татарстан”,   /№ 87 , 21.06.2019/

Запись Студент булу күпме тора? Бюджет урыны төшкә генә керәме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ креатив студентларны бушлай укыта һәм эшкә урнаштыра [бәйге шартлары]
«Яңа Гасыр» телеканалы «Әйдә ТНВга» дип аталган конкурс игълан итә. Җиңүчеләр КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең «Журналистика» бүлегендә (бакалавриат) бушлай белем алу, ТНВда практика үтү, эшкә урнашу хокукына ия булачак.

Бәйгенең максаты — тележурналист булырга теләгән сәләтле татар яшьләрен барлау, «Яңа гасыр» каналы өчен квалификацияле милли кадрлар әзерләү, «2014−2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнашу.

Бәйге мәктәп укучылары арасында, көллият һәм техникумнар тәмамлаучылар арасында үткәрелә.

Грант алуга иҗади конкурс 2019 елның 2 апреленнән 17 маена кадәр өч турда үткәрелә.

I тур — читтән торып: ирекле шәхси-авторлык стильләрендә «минем иң яхшы дустым» темасына инша язу конкурсы

Иншаны 2019 елның 19 апреленнән дә соңга калмыйча текст форматында телекомпаниянең PR-бүлеге электрон адресына җибәрергә: pr_tnv@mail.ru.

«Кадрда» иҗади конкурсы (теләсә кайсы мобиль җайланма форматында 2 минутка кадәр хронометраж белән креатив үзпрезентация).

— II турга I турда катнашучыларның барысы да уздырыла

Бәйгене бәяләү критерийлары: креативлык, эмоциональлек, оригинальлек, дәгъва кылучылар турында мәгълүматның тулылыгы.

— MP 4 форматында башкарылган видеоматериаллар телерадиокомпаниянең PR-бүлегенең электрон адресына 2019 елның 30 апреленә кадәр сылтамалар рәвешендә җибәрергә.

III тур -йомгаклау: Интервью «жанрында иҗади конкурс».

— III тур 2019 елның 14 маенда түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Ш. Усманов урамы, 9 йорт («Яңа Гасыр «телерадиокомпаниясе”АҖ).

Чыганак һәм фото: ТНВ

Запись ТНВ креатив студентларны бушлай укыта һәм эшкә урнаштыра [бәйге шартлары] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВда юлчы – Альберт Шакиров “академик ял” ала
“ТНВ” каналыннан баручы “Юлчы” тапшыруы, тапшырудан да биг­рәк, аның алып баручысы Альберт Шакиров күпләрдә зур кызыксыну уята. “Кем ул, телевидениегә ничек килеп эләккән, мактаулы исемнәре бармы?” – дигән сораулар бирәләр. “Аңлаешлы итеп сөйли, күпкырлы мәгъ­лү­мат бирә”, – диләр. “Хәерле юл дип машина белән кузгалып киткәндә телевизор экраннарына төбәлеп елап калабыз”, – диючеләр дә бар.

Альберт Әтнә районының Кышлау авылында туган. 29 яшьтә. Өйләнгән. Хатыны Кадрия – хисапчы, кызлары Сәидәгә 4 яшь, икенче балаларын көтәләр.

– Альберт, белемең буенча син кем?

– Мәктәптән соң КДУның Халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетына укырга кердем. Монда дүрт-биш төрле тарих укыдык. Мин – сәясәт өлкәсе белгече.

– Түләүсез бүлектә укыдыңмы?

– Түләүледә. Иң кызыгы: түләүсездә белем алган бөтен кеше таралды да бетте, кайсы диплом да ала алмады. Ә мине шуннан соң аспирантурага бюджетка чакырдылар. Үземчә гарьләндем инде. Бердәнбер бюджет урыны иде, имтиханнар тапшырып, укырга кердем. Өч елдан соң күңелем кайтты да ташладым. Диссертация язмадым, бер-ике имтихан да тапшырасы калды әле. Хәзер “академик ялда” дип аталам.

– “Бердәм Россия” фондында да эшләп алгансың икән…

– Диплом язып йөргән вакытта чакырдылар. Һөнәрем шул өлкә буенча бит. Бик тә ярап торды ул миңа. Кешеләр белән аралашырга, документлар, килешүләр белән эшләргә өйрәндем. Әле ул вакытта “Яңа Гасыр”да “Кара-каршы” тапшыруын алып бара идем. Шуннан соң фондтагылар карар кабул итәргә кушты, “кайсы өлкә якынрак – шуны сайла, ике арада бәргәләнеп йөрмә” диделәр. Телевидениегә киттем.

– Әти-әниең кемнәр?

– Әни – җирле үзидарә башлыгы. Әтине шәхси эшмәкәр дисәң дә була. Күбрәк техника белән эш итә. Сөт җыя.

– Телевидениегә кайчан һәм ничек барып кердең?

– Рәмилә Сәхәбетдинова ниндидер интервью алырга килгәч, мине күреп алды да чакырды. “Яшьләр тукталышы”на башта сюжетлар эшләп йөрдем, соңыннан бер-ике ел алып бардым, аннан “Кара каршы”, “Тәнәфес”…

– “Без тарихта эзлебез” дигән тапшыруда да күрендең бит әле. Ул тапшыруларның исемнәре, җисемнәре үзгәреп кенә тора. Халык аларны югалтып, аптырап бетә…

– “Кара каршы” озак еллар барды да форматы искерде. “Таяну ноктасы” кебек тапшыруның кирәклеге сизелә башлады. Кешеләрне өстәл артына утыртып сөйләштерү бер хәл, ә инде уятып, бәхәсләштерү – икенче әйбер. “Без тарихта эзлебез”гә мине Миләүшә Айтуганова кертеп җибәрде. Сценарийлар яздык та чыгып киттек. Иске Казаннан башладык. Чиста тарихи тапшыру иде ул.

Әңгәмәне тулысынча "Акчарлак" газетасының 9 нчы саныннан укый аласыз.

Фото: шәхси архивыннан

Запись ТНВда юлчы – Альберт Шакиров “академик ял” ала впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар эстрадасы йолдызлары нинди студент булган? [сораштыру]
25 январьдә Студентлар көне булып узды. Студент булган вакытлар һәркемнең күңелендә уелып кала. “Бер алманы бишкә бүлгән” чакларын татар эстрадасы йолдызлары хәтерлиме икән? //Акчарлак//

Булат Җиһаншин (җырчы):

– Казан Социаль Мәгариф Академиясенең психология факультетында белем алдым. Уку белән беррәттән студиядә дә эшләдем. Яңа җырлар яздырып, дөньямны онытып, дәресләргә соңга калып йөри идем. Институтта яратып укыдым, шуңа да яхшы билгеләр алдым. Конкурсларда җырлаган өчен дәрескә соңга калуыма күз йомдылар. Ә бервакыт мондый хәл булды: гадәттәгечә студиядә җырлап, дәрескә соңга калып килдем. Дәресне яңа укутучы алып бара, аның миңа бик нык ачуы килде. Контроль эш башланды. Мин әйбәт кенә башта үземнекен эшләдем, аннан дусларыма ярдәм иттем. Ә ахырда теге укытучы дусларыма “бишле”, миңа “өчле” куйды. Укытучыдан: “Ник миңа “өчле”, мин дөрес итеп эшләдем бит?” – дип сорагач: “Соңга калганга!” – дип кенә җавап бирде. Менә шулай итеп бишлелек эшкә өчле алып кайткан чак та булды.

Айгөл Хәйруллина (“Болгар радиосы” алып баручысы):

– Мин 1996 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең театр факультетының актерлык курсына укырга кердем. Илдар Хәйруллин һәм Наил Дунаев – мастерларым иде. Без курста бик аз кеше укыдык. Унбер кеше алдылар, шуларның тугызы укып чыкты. Безнең актерлык осталыгы буенча дәресләр Камал театры бинасында үтә иде. Авылдан килгән балага Камал театрының түбәсенә менеп карау һәркемгә дә бирелә торган мөмкинлек түгел. “Костюмерная”да ул вакытта Рәхилә исемле апа эшләде. Ул безгә шыпырт кына алып кереп, элекке спектакльләрдә киелгән костюмнарны күрсәтә, һәрберсенең тарихын сөйли иде. Студент еллары шуның белән истә калды.

Венера Ганиева (җырчы):

– Мәктәпне тәмамлагач, музыка училищесына укырга кердем. Нәрсәсе белән истә калды дисезме? Беренче курста укыганда минем “икеле”ләр булды, менә шуның белән… Училищеда укуы авыр булды, чөнки мин татар мәктәбен тәмамлап килгән идем. Философия, тарих кебек фәннәр русча, ә мин татарча фикер йөртәм. Менә шунда Тукай теле белән Пушкин теле бик каты бәрелештеләр инде (көлә). Мин рус телен үзләштергәнче бер еллап вакыт узды. Аннан әкрен генә русча да фикер йөртә, сөйләшә башладым. Тырыша торгач, училищены кызыл дипломга тәмамладым бит!

Аннан консерваториягә укырга кердем. Анда да киртәләр булды. Мине башта әлеге уку йортына алмадылар, тагын шул “икеле”не куйдылар. Ләкин документларны кире алырга килгәч, минем бәхеткә коридорда Нәҗип Җиһановны очраттым. Кәефсез булуымны күреп алып: “Синең бит тавышың бар, әйдә әле”, – дип үзенең ректор бүлмәсенә алып керде һәм бөтен укытучыларны җыеп, мине укырга алырга кушты. Нәҗип абый җырлавымны имтиханда ишеткән булган. Ә мин аның “Алтын чәч” ариясен җырлаган идем. Консерваториядә укыган елларым да бик кызыклы булды. 5 курска күчкәч, мине театрга стажерлар труппасына алдылар. Кайбер студентларны консерватория тәмамлагач та алмыйлар, ә мине 5 курска күчүгә чакырдылар.

Искиткеч остазларда укыдым мин. Хәзер генә аңа бәя бирәсең икән. Җырчы өчен иң мөһиме – яхшы кулга эләгү. Һәрбер шәкерт өчен шулай ул. Менә мин хәзер остаз буларак шәкертләрем алдында бик зур җаваплылык тоям, чөнки киләчәккә юл күрсәтүче, нигез салучы ул – остазлар.

Ренат Галиәскәр (шагыйрь, шоумен):

– Студент һәм солдаттан да тапкыррак, шуграк кеше юктыр безнең Рәсәйдә… Мин 2005 – 2010 елларда КГАСУның автомобиль юлларын төзү факультетында укыдым. Укыган чакта биш ел буе тулай торакта яшәү бәхете тәтеде. Бүлмәдә өчәү яшибез: мин, минем группадаш, Минзәлә егете – Марсель, Стәрлетамактан – Олег. Без, Марсель белән, беренче сменада укыйбыз. Төшке аш вакытында бүлмәгә кайтып ашап-эчеп, ятып торабыз. Олег икенче сменадаукый. Без кайтып ятып, күзне йомуга будильнигы шалтырый башлый моның. Тик ул торырга ашыкмый, сүндереп куя да, борылып ята. Көн дә шул ук хәл. Ачуны чыгара башлады бит бу. “Олег, – минәйтәм, – барыбер тормыйсың, куйма ул будильнигыңны”, – дим. Олег әйтә: “Мин, егетләр, шул будильникка уянам да, дәрескә барырга микән, әллә инде барып тормасам да зыянлы булмыймы, дип уйлыйм, дөрес фикер мизгел эчендә килә – бармаска!” – ди.

Тулай торакта егетләр табак-савытны ашар алдыннан, керне, гадәттә, кияргә кием калмагач, юалар. Олег та миннән арендага 3 пар носки алып торганнан соң, бер көнне кухнядагы бауга керләрен юып элеп куйган. Бер бауның буеннан буена носкилар гына. Кызык өчен санап карарга булдым. Төп-төгәл 57 штук носки (пар түгел). Олегка кереп әйттем мин моны. Көләсе килә бит инде. Олег бернинди көлкеле сүзләрсез, бик җитди генә итеп әйтеп салды: “Бер штугы артык, димәк, ташларга кирәк!” Менә шундый оптимистлар укыды безнең КГАСУда!

Запись Татар эстрадасы йолдызлары нинди студент булган? [сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..