Архивы стюардесса - Tatar Today - татар яңалыклары.

Стюардесса Наилә: «Минем һөнәр – күпләрнең хыялы»
Егетләр – космонавт, кызларның стюардесса булырга хыялланучылары аз түгел. Әтнә кызы Наилә Низамова бер дә һава юлы белән илләр гизәрмен дип хыялланмаган, ә хәзер үзен башка эштә күз алдына да китерә алмый. Әлеге һөнәрнең үзенчәлекләре турында Наиләдән сораштык.

Гел һавада булу – ничек ул? Куркытмыймы?

Рәхәт ул! Күз алдыгызга китерегез – сез көн дә үзегез ияләшкән кабинетка өстәл артына барып утырмыйсыз, ә һәр көнне яңа «эш» урынында каршылыйсыз. Сине зур канатларын җәеп «тимер кош»лар көтеп тора. Аэродромда самолетны күрүгә, сабый бала кебек сөенәм, дулкынланам. Күккә күтәрелгәндә астагы бөтен биналар да кечкенә нокта булып кала, 10 мең метрда исә сине ак болытлар диңгезе каршылый. Гел шундый хисләр тою рәхәт булмый, ничек булсын! Берәр нинди сәбәп аркасында очмый башлау куркыта, ә очу үзе – юк.

Бу һөнәргә ничек килдегез?

Күпләр: «Синең һөнәрең – минем хыялым», – ди. Бу һөнәргә бәйле хыялым да, кызыксынуым да юк иде. Ә хәзер аны чын күңелемнән яратам. Бу – минем өчен кадерле эш. Мин үземә туры килердәй урын эзләдем. Карьера үсеше булу мөһим иде. Авиакомпаниягә юлыктым, махсус мәктәптә укыдым. Безне укыткан укытучыларга рәхмәт. Алар – 30 – 40 ел буе бортпроводник булып эшләгән осталар. Бер профессиягә өйрәнү дә җиңел түгел. Күккә күтәрелгәнче өч ай укыйсы. Мәгълүмат бик күп. Кагыйдәләрне ятлау, аларны практикада куллана белү – төп таләп. Физик һәм рухи яктан көчле булырга кирәк. Чит кешеләргә карата игътибарлы, кешелекле була белсәң, алар белән якын күреп аралашсаң, стюардесса булырга җиңелрәк. Безнең һөнәр үз эченә табиб, пешекче, официант, психолог, коткаручы кебек һөнәрләрне дә ала әле.

Турбулент зонасына эләккәндә нинди киңәшләр бирәсез? Пассажир нишләргә тиеш?

Мондый очракта кеше паникага бирелә икән, без аларга йомшак итеп аңлатабыз. Очкычка куркыныч янамаганын әйтәбез. Борчылмас өчен, китап укырга, хыялларга бирелергә, уңай эмоцияләр турында гына уйларга киңәш итәбез. Пассажирларны үз ярдәмебездән калдырмыйбыз, курыккан кешеләр янында басып торып, сөйләшергә дә әзербез.

Пассажирларның сезгә гашыйк булганы бармы? Стюардессалар, гадәттә, бик чибәр була бит.

Рейска әзерләнгәндә, макияж ясыйбыз, чәчне җыябыз.

Без, кызларга, hөнәргә карамастан, егетләрдән игътибар гел бар. Эштә үзеңне кысада тотарга кирәк дип саныйм. Мөлаем, матур итеп аралашкан һәрбер пассажирымны хәтерлим. Медицина ярдәме күрсәтергә туры килгән пассажирлар да истә кала.

Үз эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?

Иң күңеллесе – сәяхәт итү.

Якыннарыгыз сезнең гел һавада булуыгызны ничек кабул итә?

Әнием: «Синең белән очып менеп китәм, синең белән әйләнеп кайтам», − дияргә ярата. Борчыла инде, әлбәттә. Горурлану хисе дә бар. Уңышларыма сөенә.

Бу һөнәр шәхси тормышка комачау итмиме?

Безнең эш графигы, әлбәттә, җирдәге һөнәр ияләренең графигыннан аерыла. Эш вакыты күп очракта табигатькә дә бәйле әле. Әмма теләк булса, вакытны да дөрес итеп бүләргә мөмкин. Безнең отпуск – елына 72 көн. Шулай булгач, вакыт таба алам, дигән сүз.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Стюардесса Наилә: «Минем һөнәр – күпләрнең хыялы» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Алия Гыймадиева: “Казанда татар гимназиясен бетереп чит илдә стюардесса булып эшлим” [видео]
Татарча белем алган Казан кызы Алия Гыймадиева Гарәп Әмирлекләренең һава ширкәтендә стюардесса булып эшли. Үзенең анда эшләвен ул дөнья буенча сәяхәт итәргә яратуы белән аңлатты. Алия фикеренчә, теләге зур булган башка татар яшьләре дә чит илләрнең һава корабларында эшли ала. //Азатлык радиосы//

Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясен һәм Татар дәүләт педагогика университетын тәмамлаган 29 яшьлек Алия Гыймадиева бүген Гарәп Әмирлекләрендәге һава ширкәтендә стюардесса булып эшли.

Әлеге өлкәне ул дөнья буенча сәяхәт итәргә яратканга сайлаган. “Ничек анда эшкә керә алдың?”, дип гаҗәпләнеп сораучыларга, Алия, инглиз телен белсәң, әзерләнсәң һәм теләгең булса, күпчелек татар егет-кызлары чит илләрнең һава корабларында эшли ала дип җавап бирде. Аның белән без Казанда, якыннары янына ялга кайтканда күрешеп стюардесса һөнәренең кызыклы яклары, һава ширкәтенә урнашу тәртибе, һавадагы гадәттән тыш хәлләр турында тулырак сөйләшергә булдык. Әмма Алия кайсы ширкәттә, нинди очкычларда очасыз кебек сорауларга җавап бирмәячәген алдан ук әйтеп куйды. Аларның хезмәт килешүендә болар хакында сөйләмәскә, эш киемнәре белән фотога төшмәскә дип язылган икән.

– Ни өчен стюардесса булып эшләргә булдың?

– Мин сәяхәт итәргә яратам. Беренче чиратта, илләр күрәсем килде. Барлыгы дүрт ай очтым, шушы вакыт эчендә Австралия, Яңа Зелландия, Европа илләрендә булдым.

Беренче тапкыр университетта укыганда 21 яшьтә кызлар белән Америкага чыгып киттем. Шунда бөтен илләрне күрү теләге барлыкка килде. Ике елдан соң кабат Америкага очтым. Дуслар белән чит илдә эшләү програмнарын эзләдек, Абу-Дабида кунакханәдә эшләү мөмкинлеге табылды, шунда киттем. Андагы кешеләрдән һава ширкәтләренә эләгеп булганын белдем һәм интернетта мәгълүмат җыя башладым. Шулай итеп берничә елдан Гарәп Әмирлекләре һава ширкәтенә эшкә урнаштым. Эшләгәнемә алты ай булды. Әйткәнемчә, Казанда татарча белем алдым, 17нче татар гимназиясендә укыдым, соңыннан Татар дәүләт педагогика университетында педагог-психолог һәм инглиз теле укытучысы белемен үзләштердем.

– Чит ил һава ширкәтенә теләсә кем урнаша аламы?

– Анда махсус таләпләр бар. Аларга туры киләсең икән, үзеңне әзерлисең икән – бөтенесе дә эшли ала. Милләткә карамыйлар. Эшләр алдыннан без ике ай укыдык. Әлбәттә, инглиз телен белү мәҗбүри. Чөнки укытыла торган бөтен фәннәр, имтиханнар инглиз телендә алып барыла. Әлеге телне белмичә, син эшли алмыйсың, чөнки уртак сөйләшү теле – инглиз теле.

– Үзеңнең урнашуың турында тулырак сөйләп китсәң иде

– Һәр һава ширкәтенең рәсми сайты бар. Сайтның карьера бүлегенә кереп кайда нинди һөнәрләр кирәк икәнен карыйсың, шунда ук тәлапләре дә язылган. Соңыннан анкета белән үзең турында белешмә (резюме) җибәрәсең. Аларга туры киләсеңме, юкмы дип җавап бирәләр һәм әңгәмәгә чакыралар. Әңгәмәләр төрле илдә үтәргә мөмкин, ансын үзеңә уңайлысын сайлыйсың. Мин Русиядә, Сочида үттем.

– Әңгәмә ни рәвешле барды? Ниләр сөйләшәсез?

– Әңгәмә ике көнгә сузыла: беренчесе төркем белән, икенчесе шәхси әңгәмә. Имтихан алучылар синең белән бары тик инглиз телендә сөйләшә. Тел белеменнән башка, безнең кешеләр белән эшли алуыбызны тикшерделәр. Монда кыен ситуацияләрдән чыгу юллары да, конфликт тугач аны чишү ысулы, стрессларны кичерә алу, аралашучанлык, чит ил һәм башка милләт кешеләренә мөнәсәбәт тә керә. Без гадәттә биш йолдызлы кунакханәләргә очучылар белән эшлибез, андагы туристлар һәр нәрсәгә бәйләнә ала, игътибарлы, сабыр булырга кирәк.

– Сезгә конкрет мисал бирделәрме? Яисә алдан әзерләп куйган сораулар белән сынау алдылармы?

– Азакка кадәр җиткәндә шәхси әңгәмә вакытында комиссия резюмега һәм кайда эшләгәнеңә игътибар итә. Шуның белән бәйле сораулар бирәләр. Мәсәлән, “Элек эшләгән җирегездә иң авыр көнегез?” дигән сорау, һәм син сөйли башлыйсың. Шуннан чыгып алар өстәмә сораулар бирә. Минем белән сөйләшкәндә кунакханәдә эшләвемне өстен күрделәр, гәрчә мин укытучы һөнәрен дә язган идем. Безнең һава ширкәте интернационал булгач, миңа чит милләт кешеләренә кагылышлы сораулар эләкте. Үз-үземне алар белән ничек тотуым, ничек эшләвем, аларга карата ихтирам күрсәтүем белән кызыксындылар һәм мисаллар сорадылар. Мин Абу-Дабида эшләгән вакытларны искә төшереп, туган көннәрне бергә үткәрүебез, “Туган көн” җырын барлык телдә җырлавыбызны сөйләдем. Кызганыч, татар телендә генә башкармадык, ләкин минем татар кызы икәнемне барысы да белә иде. Русиядән булгач, рус телендә җырладык.

– Бергә эшләүче хезмәттәшләрең Татарстан турында беләме соң? Гомумән син башка милләттән булгач, ничек карыйлар?

– Кайберәүләре белә, “Рубин” футбол такымы белән танышлар. Имтихан биргәндә комиссия әгъзаларының кайсыберләре белә, ә кемнәрдер юк. Безгә Белорусиядән Марина исемле кыз килгән иде, ул, әлбәттә, Татарстанны белә инде. Гомумән милләт, дин белән кызыксынмыйлар. Анкетада бер җирдә генә сорау бар, ләкин аңа да әллә ни әһәмият бирелми. Ләкин бер нәрсә мөһим: Гарәп Әмирлекләре мөселман иле булгач, анкета тутырганда “Сез безнең форманы кия аласызмы?” кебек сораулар бар. Җавап бирү монда һәркемнең үзеннән тора.

– Очкычлар белән һәлакәтләр, терроризм артканда сезгә карата саклык чаралары арттымы?

– Әлбәттә, таләпләр үскәннән-үсә бара. Үзебез дә тикшерүләр үткәрәбез. Безнең болай да һәр нәрсәне, һәр чемоданны, һәр кесәне тикшерә иделәр. Бары тик шулай гына кертәләр. Ә тикшерү процессының ничек үтүен мин сөйли алмыйм. Бу һава ширкәтенең сере булып кала. Бер нәрсә генә бар: хәзер пилот кабинасында ким дигәндә ике кеше булырга тиеш, пилот бер үзе генә кала алмый, берсе чыкса, без кереп торабыз. Кергән вакытта бөтен җирдә камералар тора.

– Көне-төне төшереп торгач, үзеңне камералар астында ничек хис итәсең соң?

– Ә без аны үзебез дә белмибез. Безнең өчен гадәти хәл. Камерага игътибар итеп утырырга вакыт юк. Австралиядән 14 сәгать очкан идек. Шул вакытның өч сәгате үзебезгә ял итәргә кала, калган ун-унбере аяк өстендә үтә.

– Очкычлар белән булган һәлакәтләрне ничек кабул итәсез? Уй-кичерешләрең белән бүлеш әле.

– Дөресен генә әйткәндә, бар да Аллаһ кулында дим. Безнең хезмәттәшләрнең дә һәлакәткә очрауларын белгәндә, әлбәттә, ныграк борчылам, начар хис итәм. Без дә алар урынында була ала идек бит дип уйлыйм.

– Ә син, гомумән, очу режимына ничек күнектең?

– Без ике ай укыдык. Мин үземне психологик яктан әзерләдем. Эшкә урнашыр алдыннан да мәгълүмат тупладым, иптәшләрем эшли иде, алардан сораштым. Минем белән бүген дә Казаннан татар кызы эшли. Гомумән татарлар бар монда. Анда барганда, нәрсәгә барасымны алдан белә идем. Пассажир буларак очканда да стюардессаларның уй-кичерешләрен алдан сизәргә тырыштым.

– Очкычта очканда көтелмәгән, киеренке хәлләрдә үз-үзеңне ничек тотасың?

– Мондый очракларда махсус кагыйдәләр бар. Утыргач, беренче чиратта, бөтен кеше каешларын эләктерә. Без стюардессаларның очкыч кабинасында һәрберебезнең үз урыны була. Очар алдыннан үзебез җаваплы булган өлешне тикшерәбез һәм минем кабина әзер дип төп менеджерга җиткерәбез. Соңыннан үз урыннарыбызга утырабыз да шулай ук каешларыбызны эләктерәбез. Шосси ябылганда пилот “Стюардессалар, борт-проводниклар, очуга әзерләнегез”, дип хәбәр бирә. Безнең үзебезгә генә хас ишарәләр бар.

– Һава ширкәте эше үсәме, кимүгә барамы?

– Очышлар арта. Безнең ширкәттә елына берничә яңа юнәлеш ачыла. Русиядә кризис, анда кими. Русиядәге кризис Әмирлекләрдә дә сизелә диләр. Русиядән туристлар азайган, кибетләрдә сатып алучылар да аз, ди минем танышларым.

– Кайсы милләт пассажирлары белән эшләү җайлы?

– Русия кешеләре миңа якын, алар белән эшләү җиңелрәк. Чөнки мин аларның холыкларын беләм, үзем дә алар белән үстем, яшәдем. Ләкин безнең кызлар русиялеләрдән зарлана, аларның кыланышларын яратып бетермиләр.

Запись Алия Гыймадиева: “Казанда татар гимназиясен бетереп чит илдә стюардесса булып эшлим” [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..