Архивы суд - Tatar Today - татар яңалыклары.

Рамил Шәмсетдиновның адвокаты суд карары белән ник килешми?
Хезмәттәшләрен атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның яклаучысы хөкем карары белән килешмәгән.

Рамилнең адвокаты Равил Тугушев сүзләренчә, карар бик кырыс булган һәм ул суд карары белән килешмичә, аны яңадан карарга дип, суд органнарына мөрәҗәгать иткән.

Гаепләүче як исә, киресенчә, карар бик “йомшак” булды дип саный икән һәм алар да бу эшне кабат карарга кирәклеген искәрткән, дип яза “Интерфакс”.

Запись Рамил Шәмсетдиновның адвокаты суд карары белән ник килешми? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ефремов эше буенча суд карар чыгарды: актерга ничә ел “бирделәр”?
Мәскәүнең Пресня суды актер Михаил Ефремовны 8 елга гомуми режимдагы колониядә утыруга хөкем итте һәм 3 елга аның йөртү таныклыгын алу турында карар чыгарды.

Суд Михаил Ефремовны Мәскәү үзәгендә кеше үлеме белән тәмамланган авариядә гаепле дип тапты. Куркыныч вакыйга 8 июнь көнен булды. Ефремов идарә иткән машина каршы як юлга чыгып интернет-кибеттә курьер булып эшләүче Сергей Захаров машинасы белән бәрелеште. Соңрак актерның исерек булуы ачыкланды. Захаров исә хастаханәдә җан бирде.

Әлеге вакыйганы тикшерү барышында Михаил Ефремов күп тапкырлар үз фикерен үзгәртте. Башта ул гаебен таныды. Аннары рульдә үзе утырмаганнын, гомумән, берни хәтерләмәгәнен әйтте. Судның 3 сентябрь көнне узган утырышында исә кабат гаебен таныды.

Чыганак: МК

Запись Ефремов эше буенча суд карар чыгарды: актерга ничә ел “бирделәр”? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Луиза Хайруллина эшендә яңалыклар бар
Банкны талау турындагы эш судка тапшырылган. Суд утырышы 5 августка билгеләнгән.

Башкортстан суды Салаваттагы банктан 25 миллион сумнан артык акча урлаган кассирша һәм аның ире җинаять эше буенча беренче утырышны билгели. Суд утырышы 5 августка билгеләнгән.

Чыганак: kazanfirst

Запись Луиза Хайруллина эшендә яңалыклар бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Суд залында… үз-үзен үтергән?
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсенең злекке башлыгы Виктор Свиридов суд залында үз-үзенә аткан.

Бүген суд аңа 10 миллион сум акча таләп итү турындагы эш буенча хөкем карары чыгара. Хөкем карарына кадәр Свиридов шәһәрдән чыгып китмәү шарты белән йортында яшәгән, әмма бүген суд аны кулга алырга тиеш булган.

Судья сак астына алу турында сүз алып бара башлагач, Свиридов үз-үзен үтерергә маташкан. Ул, кесәсеннән пистолет тартып чыгарып, башына аткан.

Свиридовның адвокаты Григорий Иванищев, үз чиратында, Свиридовның вафат булуын белдерә.

Мәгълүмат Кызыл Таң

Запись Суд залында… үз-үзен үтергән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Каберендә чәчәк тә шиңеп бетмәде – суд башланды” – Илһам Шакиров фатиры өчен көрәш
Илһам Шакировның соңгы милке – Казан үзәгендәге фатиры өчен тарткалашу бара. Татарның даһи җырчысын соңгы көннәргә кадәр караган Илһам Хаҗиев, мәрхүм белән аралашмаган да туганнары фатирга дәгъва итә, ди.

Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу кызганнан-кыза. 21нче мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе (суды) икенче утырышка җыелды. Җырчының бертуган апасы 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан фатирына дәгъва итә. Үзе мәхкәмә утырышына килмәсә дә, аның ике адвокаты катнашты. Әлеге вакыйганы яктыртырга җирле матбугат чаралары һәм федераль каналлар да килде. Ләкин мәхкәмәне фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр. Утырышны кыска тоттылар.

АДВОКАТ: «ХАҖИЕВ ИНДЕ ИКЕ ФАТИРЛЫ БУЛДЫ»

Эш шунда, 2018нче елның 11нче маенда Илһам Шакировның фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевка күчерелгән. «Әлеге килешү канунсыз», – ди Зәйнәп Гәрәева вәкилләре. Баштарак әлеге документ Илһам Шакировның Альцгеймер чире белән авырганда, ягъни үз акылында булмаган вакытта төзелгән дип әйтеп килделәр. Бу юлы мәхкәмәдә башка аргументлар да китерелде.

«Безгә шунысы билгеле булды – Илһам Шакиров исеменнән аның караучысы (опекун) саналган Алсу Батталова Илһам Хаҗиев белән килешү төзегән. Җәмәгатьчелек әлеге фатир җырчыны караган кешегә күчерелә дип уйлый. Ә Хаҗиевның караучы булмавы ачыкланды. Зәйнәп апага бөтенләй билгеле булмаган Алсу Батталова 2017нче елның июль аеннан Илһам Шакировны тәрбияләп торган. Илһам Хаҗиев үзен караучы, гаилә әгъзасы кебек күрсәтә. Ләкин бездә сорау туа. Алайса ни өчен Батталова караучы буларак бара? Ул Хаҗиев белән рента килешүе төзи. Без бит Илһам абый белән Хаҗиев үзе килешү төзегән дип уйладык. Шуңа да Хаҗиев болай гына бу фатирны берничек тә ала алмас иде», – ди Зәйнәп Гәрәеваның адвокаты Гүзәл Вәлиева.

Хаҗиев ягы исә: «Гомерлек рента килешүе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә опека органнары ризалыгы белән төзелгән», – ди. Килешүдә Хаҗиев рента түләүче буларак бара. Ягъни Илһам Шакировны карап һәм тәрбияләп торыр өчен чыгымнарны каплаган. «Алсу Батталова яхшы караучы иде. Үз эшен ахырга кадәр яхшылап башкарды», – ди Илһам Хаҗиев.

Ләкин Гәрәевләр ягы башка фикердә. Алар Илһам Шакировның рентага мохтаҗ кеше булмавын әйтә, шуңа да әлеге килешү ясалма төсмер ала дип саный.

«Илһам Шакиров, вафат булганчыга кадәр, Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе иде. Туганнары әйтүенчә, ай саен 32 мең сум алган. Пенсиясе 27 мең сум булган. Илһам Шакиров мохтаҗ кеше түгел иде. Рента килешүе буенча Хаҗиев аңа ай саен 22 мең түләп торырга тиеш булган. Ай саен 32 мең һәм 27 меңлек кереме булган кешегә тагын 22 мең сум нигә кирәк?» – ди Гүзәл Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, халыкка бу проблеманы дөрес аңлатмыйлар. Илһам Һаҗиев инде ике фатирлы булды, ди ул. Илһам Шакировның беренче фатиры да аңа күчкән.

«Хаҗиевта ике фатир булып чыга. Габдулла Тукай скверы каршында Николаев урамындагы йортта һәм Каюм Насыйри урамында. Икесе дә 80 кв метрга якын торак», – дип өсти Вәлиева.

Соңгы фатирны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка 2012нче елда тапшырган.

«ИЛҺАМ ШАКИРОВ ФАТИРЫ ӨЧЕН ИКЕНЧЕ ТАПКЫР КӨРӘШҮ»

Илһам Шакировны соңгы чирек гасыр караган Илһам Хаҗиев фатир өчен 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева түгел, ә аның улы Вакыйф Гәрәев көрәшә дип саный. Сүз уңаеннан, Вакыйф мәхкәмәгә килгән иде. Ләкин журналистлар белән элемтәгә кермәде. Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр Илһам Шакиров янына барып йөрмәгәннәр.

«Гомумән, алар килмәделәр. 20 ел дәверендә бу Вакыйф Гәрәев белән сөйләшкәнем булмады. Инде мин яхшылык эшләп, ел ярым элек бөтен гаиләләрен кунакка чакырдым. Алар анда да әдәпсезлек күрсәтеп киттеләр», – ди Хаҗиев.

Илһам Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр фатир өчен беренче тапкыр гына көрәшми. Моннан 20 ел элек Илһам Шакировның бердәнбер торагын тартып алырга тырышканнар.

«90нчы еллар азагында Вакыйф Гәрәев абзыйның (Илһам Шакировның) элеккеге фатирын канунсыз рәвештә хосусыйлаштырып, Казаннан качты. Илһам Шакиров 63 яшендә берүзе калган иде. Бернинди ярдәмсез һәм фатирсыз дип әйтеп була. Менә аннан соң Илһам абый аны эзли башлады. Фатирда теркәлүдән (пропискадан) төш, тынычлык белән бетерик бу мөнәсәбәтләрне дип үгетләп карады. Әлбәттә, ул риза булмады. Илһам абый мәхкәмәгә бирергә мәҗбүр булды. Беренчесендә җиңелгәч, Югары мәхкәмә Илһам абыйга фатирына булган хокукларын кире кайтарды. Абзыйны пычратмас өчен беркемгә дә әйтмәдем. Туганнары да белмәде. Гаять авыр процесс иде. Бу мәхкәмәне без көттек. Илһам абый да көткән иде. Бу мәсьәләдә аның үз фикерләре бар иде. Язмалары саклана. Сез белгән Гәрәй Рәхимгә үз сүзләрен әйткәне булды», – дип сөйләде Илһам Хаҗиев Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Илһам Шакировның энесе Кыяметдин, аның уллары Хаҗиев яклы диләр.

«КАБЕРЕНДӘ ЧӘЧӘК ШИҢЕП ТӘ БЕТМӘДЕ – МӘХКӘМӘ БАШЛАНДЫ»

Илһам Шакировның милке тирәсендә бәхәс җырчының абруена тап төшерә.

«Мин монда мәхкәмәнең вакыты белән генә ялгыштым. Итагатьлек саклап, бер 50-60 көннән мәхкәмәгә бирерләр дип уйладым. 5-6 көннән булып чыкты. Илһам абыйның каберендә чәчәкләр дә шиңеп бетмәгән иде. Мәрҗани мәчетендә кырыгы вакытында бу мәхкәмә эше турында барысы да белделәр. Бу безнең өчен бик авыр булды», – ди Илһам Хаҗиев.

Мәхкәмә утырышы озак бармады. Аны 18нче апрельгә күчерделәр. Әлеге вакыйганы күзәтеп барачакбыз.

Марат ГАРИПОВ
Безнең гәҗит
Фото: БизнесОнлайн

Запись “Каберендә чәчәк тә шиңеп бетмәде – суд башланды” – Илһам Шакиров фатиры өчен көрәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җыр өчен Руслан Кагарманов белән Александр Ревва судлаша, Элвин Грей белән Гүзәл Уразова ничек хәл итәр?
Җырчы Руслан Кагарманов актер Александр Ревваны ” Чика” җырының идеясын урлауда гаепли. Ике якның да текстларын  тикшергәннән соң, текстларда охшашлык табыла. Әгәрдә суд Кагарманов ягында булса, Реввага “Чика” җырын җырлауны тыю гына түгел, штраф та яный.

Эксперт әйтүенчә сүз плагиат турында бармый. Реваны нәкъ менә авторлык хокукларын бозуда, ягъни әсәрне автор ризалыгыннан башка эшкәртүдә гаеплиләр, дип ассызыклады ул.

МК.RU әлеге конфликт турында Руслан Кагармановның һәм Ревваның үзеннән сорады.

“Мин үземнең “Чика” дип аталган җырымны 2016 елда ук чыгардым. Ә Ревва соңырак, бу елның 11 маенда гына.  Мин чыгарган җыр бик популяр булды, төнге клубларда бик еш куялар иде. Әлбәттә ул бераз оятсызырак җыр, ә Ревва аны үзенә туры килерлек итеп, бераз үзгәрткән генә. Аның җырында да, нәкъ минем җырдагы хатын-кыз исемнәре, шулай ук ул да җырында “чика” сүзен 4 тапкыр кабатлый. Бүгенге көндә автор хокукларын бозу яңалык түгел. Миңа Реввадан акча кирәкми. Тик ул үз җазасын алырга тиеш” , диде Руслан Кагарманов.

Александр Ревва да әлеге конфликтка карата фикерен әйтте.

“Миңа калса ул пиар өчен генә шулай конфликтка керә.  Охшаш сүзләр өчен мине күп тапкырлар судка бирделәр инде. Шуңа күрә чираттагысынан, Руслан Кагармановтан мин курыкмыйм” , диде ул.

Запись Җыр өчен Руслан Кагарманов белән Александр Ревва судлаша, Элвин Грей белән Гүзәл Уразова ничек хәл итәр? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстан авылында хатыннар ирне скотч белән бәйләп сала. Хөкем карары чыга
Суд 34 һәм 37 яшьлек ике хатынны ирегеннән мәхрүм итте.

Кайбыч районында ике дус хатынны хөкем иттеләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Екатерина Гудковага сылтама белән, “Татар-информ” хәбәр итте.

Хатыннарның берсенә 34 яшь, икенчесенә 37 яшь.

Узган язда бер көнне бу ике хатын исерек булган. Шул килеш алар берсенең элеккеге ире белән талашкан. Хатыннар ирне идәнгә егып салган. Скотч һәм электр үткәргеч чыбыклары белән кулларын һәм аякларын да бәйләп куйганнар. Берничә сәгатьтән генә, полиция хезмәткәрләре килеп, ирне коткарган.

“Тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч тудырып, урлау, көчләү кулланмыйча, законсыз иректән мәхрүм итү” маддәсе буенча, бу хатыннарны суд хөкем иткән. Алар хәзер ике еллык сынау вакыты белән, шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Фото: pixabay.com

Запись Татарстан авылында хатыннар ирне скотч белән бәйләп сала. Хөкем карары чыга впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сабыена күкрәк сөте урынына кибет пилмәне ашаткан ана суд каршына басачак
Апас районы Карамасар авылында яшәүче 31 яшьлек Илсөяр Гыймадиева тиздән суд каршына басачак. Ул баласына карата әни була алмауда, алай гына да түгел, бер яше дә тулмаган баласын дистрофия хәленә җиткерүдә гаепләнә. //Интертат//

“Балага анда тәрбия булмады инде”

Яшь хатын тумышы белән шушы авылдан. Төп йортта әнисе һәм энесе белән яшәгән. Әтиләре вафат.

–Илсөярнең әнисе Диләрә дә, энесе Илнур да психиатрда учетта тора, – диде Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев. – Өйдә тәртип сүзенең “т” хәрефе дә юк. Әнисе шешә белән дус. Илсөярнең үзен дә салгалый. диләр. Әмма үз күзләрем белән күргәнем юк. Балага тәрбия булмады инде анда. Ул үсеш ягыннан бик нык калышты дип беләм. Илсөяр кызын имезмәгән дә, диләр. Аннан соң инде ул аны салмыш әнисенә калдырып чыгып китеп йөри башлады. Җәй башында исә 9 айлык кызчыгын калдырып, бергә яши торган иренә ияреп, Кайбыч районына китеп барды. Ир дигәне шунда көтүче булып ялланган икән. Бала турында уйлый торган ана түгел инде. Ана түгел! Кызчык хәзер Казанда “Дом малютки”да тәрбияләнә.

“Үрмәләү, утыру кебек стадияләрне үтмәде”

Баласын дәү әнисенә калдырып китү очраклары санаулы гына түгел. Дәү әти белән дәү әни тәрбиясендә үсүче балалар буа буарлык. Әмма ышандырып алып калгансың икән, бала өчен җаваплылык та тоярга кирәк бит. Ә бу гаиләдә нәни кызчыкның барлыгын бөтенләй дә оныталар.

–Илсинә үз яшьтәшләреннән нык калышты, – ди авыл фельдшеры Гөлия ханым. – Бездән аны 9 ай да 2 көнлек вакытта алып киттеләр. Ул вакытта аның авырлыгы 6 кило 800 гр иде. Мин аны 100% сәламәт дип тә әйтә алмыйм. Физик үсеше калыша, үрмәләү, утыру кебек стадияләрне дә үтмәде. 9 айда кайбер бала йөреп китә бит инде. Тавышлар чыгармый, гүэлдәми иде.

Фельдшер сүзләренчә, Илсөяр кызын планлы прививкалар ясату өчен медпунктка алып килгән. Әйтә-әйтә арыгач, билгеле. Хәтта нарасыена бер, өч, алты айлык вакытта район хастахәнәсенә медицина тикшерүе узарга да алып барган. Тик шуннан соң кул селтәгән.

–Ахырга таба аны тыңлатып булмады инде. Берәр сүз сөйли башласаң, синнән алда җөпли ул аны, “Баланы карыйм, ничек инде карамыйсың? Үз балам бит!” кебек матур сүзләр сөйли. Дөньядагыны алдый. Мине бик күп тапкырлар төп башына утыртты инде ул, – ди Гөлия ханым.

“7 айга кадәр учетка да басмады”

Ә бит Илсөяр йөклелегенә дә салкын караган икән.

–2015 елда өйләре янгач, алар безнең авылдан китте. Илсөяр Тәтеш районы Байраш авылына кияүгә чыккан дип сөйләделәр. Ире Надыйр исемле икән. Тик соңыннан ачыкланганча, никахларын рәсми төстә теркәмәгәннәр. Ягъни, бер-берсенә ир белән хатын түгел, “сожительләр” генә. Кабат безнең авылга кайтканда Илсөярнең 7 айлык авыры бар иде. Ул инде Тәтеш районында да учетка басмаган, Апаска барырга да атлыгып тормый. Мин аны көн дә үгетләдем, төн дә. Соңыннан машина яллап, үзем Апаска, хатын-кызлар консультациясенә алып бардым. Әмма ул озак та тормады, 7 айлык корсагы белән, иренә ияреп, Тәтеш районының Ляптево авылы кырына китте. Район табиблары миннән һаман Илсөярне таптыра. Бер анализы да бирелмәгән бит. Үз энем белән тагын шунда чыгып киттек. Кырдан барып таптык моны. Кайтышлый ук район хастаханәсенең гинекология бүлегенә салып калдырдым. Икенче көнне эче авырткан. Ашыгыч ярдәм белән Илсөярне Яшел Үзән бала тудыру йортына илткәннәр. Срогы җитмәгәч, авыртуы басылгач, кайтарганнар. Тагын шулай алып бардым Апаска. “Дүшәмбе көнне киләм” дип, минем белән кайтып китте. “Илсөяр, алдыңны-артыңны уйла” дип, тукып кайттым, – ди фельдшер.

“Салса да, күкрәк сөте – күкрәк сөте булган әле”

Әмма бу сүзләр булачак әнинең бер колагыннан ничек керсә, икенчесеннән шулай чыгып та киткән.

– Иртән “Илсөяр балага авырый икән” дигән сүз чыкты. Миңа әйтеш юк, якшәмбе кичтән авырый башлаган. Чыгып чаптым, өйләренә барып керсәм, тулгагы башланган. Тагын машина яллап, Апаска алып киттем, аннан Буага илттек. Шулай итеп, ул 17 сентябрьдә әни булды. Аннан чыкканда да үзем барып алдым, – ди Гөлия ханым.

Ашатуга килсәк, әни кешедә аналык сыйфатлары үлмәгән була әле. Ул баласына күкрәк сөте дә ашата хәтта.

–Илсөяр салгалады. Шулай да баласын имезә иде. Баштарак мин аны салган өчен әрләсәм, шул килеш ашатуы да яраган икән әле, – ди фельдшер.

“Пилмән, балык консервасы – бала ризыгы”

Яз җитеп, кояш карый башлагач, Илсөярнең күңеле җилсенә, баласын калдырып чыгып китә башлый. Баштарак ярты көнгә, аннан бер көнгә һәм бөтенләй кайтмаган очраклары да була. Ә салмыш дәү әнигә онык кирәк түгел. Баштагы мәлләрдә ул “Хәзер әнисе кайтыр да ашатыр” дигән уй белән яши. Ә бала күзгә күренеп ябыга, хәлсезләнә.

–Алар бала карау, ашатуны үзләренчә аңлый. Сөт кухнясы, ботка, пюре кирәген уйлап та карамый. Ә үзләре ачтан үлмәс өчен кибеттән ни ала, балага да шуны каптыра: пилмән, балык консервасы, колбаса…Әй, үзәкләремә төшеп, башымны катырып яттылар инде алар минем. Алар хәтле алдакчы! Килеп керүгә кәкре каенга терәтә башлыйлар иде. Ул сабыйның вакытында моннан китүе бик яхшы. Барыбер кеше була алмый иде. Салкын сөт эчереп, балага салкын тиде. 20 июньдә без аны район хастаханәсенең педиатрия бүлегенә салдык. Менә шуннан кайтмады инде ул кабат авылга, – ди Гөлия ханым.

Баксаң, Илсинә – Илсөярнең беренче баласы түгел икән. Аның беренче улы Салаватка инде 10 яшь. Әтисе Апас районының Иске Әнәле авылыннан.

Бүген Илсөяр “ире” белән Кайбыч районында гомер сөрә. Баласы хакында уйлыйдырмы-юкмы, һәрхәлдә, үз сабые турында уйланган ана гамәле түгел бу. Аны берничә тапкыр районга – балигъ булмаганнар белән эшләү комитетына да чакыралар. Чакыру хатларын авыл җирлеге башлыгы  үз кулына илтеп бирә. Әмма яшь хатын ире янәшәсендә рәхәт чигүен дәвам итә. Бер яше дә тулмаган баласы хакында уйлап та карамыйча!

Запись Сабыена күкрәк сөте урынына кибет пилмәне ашаткан ана суд каршына басачак впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кемдер бала таба алмый, кемдер баласын…кыйный [булган хәл]
7 апрель Балтач районы судында үзенең кызын коточкыч итеп кыйнаганы өчен 27 яшьлек хатын-кызга хөкем чыгару эше карала. //Tatar Today//

20 декабрь 2016 елда өч балигъ булмаган бала анасы үзенең 8 яшьлек кызын өйне җыештырмаганы өчен кыйный.

Нәтиҗәдә, баланың баш мие селкенә, уң җилкәсе зарарлана һәм тәнендә күгәргән җирләр күп була.

Җитмәсә, кыш көне хатын-кыз үзенең иң олы кызын өске киемнәрсез урамга куып чыгара. Аннан берничә тапкыр сугып, кыйнау белән яный.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ханымның наркологта хисапта торылуы ачыклана. Хәзерге вакытта балаларны анадан алганнар, алар вакытлы опекун кулында.

Үзенең гаебен хатын-кыз суд тикшерүләрсез дә таный.

Запись Кемдер бала таба алмый, кемдер баласын…кыйный [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда бурычларын түләмәгән хатын-кыз машинасыз калган
Башкаланың Мәскәү районы суд приставлары 30 яшьлек хатын-кызның “Лада Калина” автомобиленә арест салу турындагы карар кабул иткән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә //Татар-информ//.

Әлеге хатын-кызның банктан алган автокредит бурычын түләмәү аркасында ярты миллион сумлык бурычы җыелган. Приставлар тарафыннан башкару эше 2015 елда ук кузгатылган була. Эш барышында аның шәхси автомобиле банкта залог буларак теркәлүе ачыклана. Бурычны түләү турындагы ышандырулар сүздә генә калып килгәч, приставлар машинага арест салырга булган.

Машинасын кире кайтарырга теләсә, бурычлы хатын-кыз 10 көн эчендә әҗәтләрен түләргә тиеш була.

Запись Казанда бурычларын түләмәгән хатын-кыз машинасыз калган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..