Архивы Сыналганмәхәббәт - Tatar Today - татар яңалыклары.

Сөйгән ярыгыз сезгә туры киләме? [тест]
Кемгәдер дус егетенең (кызының) тышкы кыяфәте генә ошарга мөмкин, икенчеләр аның холкы-табигатенә дә игътибарлы була, өченчеләр исә чынбарлыктан ерак торган матур бер образ тудыра. Ә сезнең үзара мөнәсәбәтләр нәрсәгә нигезләнгән? Әйдәгез, бергәләп тикшереп карыйк:

1. Кешегә бер карауда гашыйк булуга ышанасызмы?

а) Ышанам, билгеле һәм бу чын мәхәббәт;

б) Бер карауда гашыйк булу – әкият ул;

в) Булырга мөмкиндер.

2. Дусларыгыз бер дә яратмаган кешегә гашыйк була алыр идегезме?

а) Һичшиксез;

б) Алыр идем, дип уйлыйм;

в) Юк, билгеле.

3. Ошаткан кешегез белән инде бер караган фильмга тагын барыр идегезме?

а) Ул сораса, нигә бармаска?

б) Бик рәхәтләнеп! Аның белән кино карау бәхет бит ул!

в) Кинодан соң да очрашырга була.

4. Сезнең компаниядә аны яратып бетермәсәләр, нишләр идең?

а) Дуслар белән сөйләшеп карар идем;

б) Ул миңа туры килми микән әллә дип шикләнеп куяр идем;

в) Алай була алмый.

5. Аның турында сөйләгәндә, беренче чиратта кай ягын телгә аласың?

а) Матурлыгын;

б) Акыллы, тәрбияле булуын;

в) нәрсә телгә килә инде, аның уңай яклары бик күп бит.

6. Аның синнән башка да ошаткан кешесе юк микән, ничек уйлыйсың?

а) Андый чүп-чар фикерләр башка да килми.

б) Ул миңа барысын да сөйләп бара, шуңа шикләнмим.в) Минем үземнең дә башка кешене очратып, икеләнеп йөргән чаклар була инде.

7. Сезнең дуслыгыгыз берар кайчан өзелер дип уйлаганыгыз бармы?

а) Ул турыда уйлыйсы да килми;

б) Алай да булырга мөмкин инде.

в) Юк, без шулкадәр бер-беребезгә туры килгән.

8. Икегезгә бергә һәрчак күңеллеме?

а) Әлбәттә.

б) Төрлечә була.

в) Башкача булуы мөмкин дә түгел.

9. Сез дөньякүләм җитди мәсьәләләр турында сөйләшәсезме?

а) Моңа вакыт җитми.

б) Нигә кирәк алар?

в) Еш сөйләшәбез.

10. Ул хәзер бөтенләй башка кеше, дип уйлаганыгыз бармы?

а) Юк, ул үзгәрмәде.

б) Ул инде бөтенләй башка кеше, әмма миңа тагын да ныграк ошый.

в) Элек ул минем өчен идеал иде.

Исәплибез:

1.а(10), б(8), в(7); 2. а(7), б(3),в(1), 3.а(6), б(7), в(3); 4. а(10), б(2), в(7); 5. а(2), б(7), в(10); 6. а(4), б(7), в(0); 7. а(9), б(4), в(7); 8. а(9), б(1), в(7); 9. а(2), б(1), в(7); 10. а(10), б(7), в(5).

Нәтиҗә ясыйбыз:

30 баллдан ким булса:

Сез Аның тышкы кыяфәтенә мөкиббән. Ул чыннан да һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек шул! Иптәшләрегез дә көнләшеп карыйлардыр үзегезгә, «Менә кемне эләктергән бит», диләрдер, әйеме? Әмма сезгә бергә чыннан да күңеллеме соң? Бер-берегезне аңлыйсызмы? Бу, ахыр чиктә, бик мөһим!

31-65 балл:

Сез менә дигән пар. Ул сезгә бөтен яктан да ошый. Йөз-кыяфәте дә, холык-табигате дә. Сез дә аңа, һичшиксез, ошыйсыз!

65 баллдан күбрәк:

Мәхәббәт ул искиткеч матур хис. Әмма… җаваплы булса гына. Ә сез кешенең үзенә түгел, үзегез тудырган образга гашыйк. Күңелегезгә ошаган егет-кыз чынбарлыкта ниндирәк икән соң? Сезнең игътибарны җәлеп итәрлекме? Әйдәгез, алсу төстәге күзлекләрне салып карыйбыз.

chelny-rt.ru

Запись Сөйгән ярыгыз сезгә туры киләме? [тест] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Иркә: “Янәшәдә ирем булса да, башка ирнең хатынын уйнау авыррак булды”
Эстраданың популяр җырчысы Иркә тамашачысына күңелле яңалык әзерли. Ул Зифа Нагаева иҗат иткән «Сыналган мәхәббәт» исемле яңа җырына клип төшерде. //Интертат.ру//

– Иркә, клипны кайда төшердегез? Төп геройлары кем?

– Клип Казан читендәге бер өйдә төшерелде. Режиccер мине 4 бала әнисе итеп күрергә теләде. Клип үзәгендә күп балалы гаилә булачак. Ирем ролен «Мунча ташы» артисты Әнфис Кәлимуллин башкара. Аның белән эшләве икеләтә рәхәт. Шулай да, кияүдә була торып башка ирнең хатынын уйнау авыррак булды. Янәшәдә ирем карап торса да, рольгә кереп уйнарга туры килде.

– Бер клибыңда – тормыш иптәшең Артур, икенчесендә кызың Айсылу белән төштең. Монысында гаиләң катнашамы?

– Бу юлы клипта гаиләмнән беркем дә төшмәде. Артур: «Без артистлар түгел, ә гаилә!» – диде. (көлә)

– Тамашачы «Сыналган мәхәббәт» җырының клибын кайчан күрә алачак?

– Озак көттермичә, бер ай эчендә өлгертергә исәп, Алла теләсә!

– Иркә, Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Әтәч елын кайда каршы алырга уйлыйсыз?

– Яңа 2017 елны 3 балам белән бергә каршы алачакмын, Алла боерса. Әтиебез 2-3 айга командировкага китте. Айсылу белән бәйрәм көннәренә планнар кора башладык инде.

Запись Иркә: “Янәшәдә ирем булса да, башка ирнең хатынын уйнау авыррак булды” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..