Архивы тәрбия - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Бер баланы да тәрбияле итеп үстерә белмәдең, әле ярый икене табарга рөхсәт итмәдем” , дип гел кимсетә ирем
Балаларын югалткан аналар түземлегенә һәйкәл куяр идем. Үземнән беләм: тозлы күз яшьләре йотып елаган төннәрем санап бетергесез. Көннәр озын, ә төннәре тагын да озынрак. Алар сине кайнар учакта тагын да ныграк яндыра. Әле дә саташулы төш бар. Ул мине улым белән очраштыра. Кайчак балам йөгереп килеп тезләремне кочаклый, нәни куллары белән яңакларымны сөя. “Балам”, дип кулларыннан тотыйм дигәндә, уянып китәм. Хәсрәт утына салып, тагын таң ата. Урамга чыгам, улыма тиң күзләрне, үземә генә якын йөзне эзлим. Тик андыйларны очратканым юк. Һәрвакыттагыча йөгереп кайтып керер дә җилкәмә кулларын куеп: “Әни, ачуланма инде”, – дип әйтер кебек.

Бүген төшемә бигрәк тә ачы булып керде. “Әни, кайттым, елама инде, әнием”, – ди, имеш. Йөгереп барып ишекне ачтым, бик озак көттем, ул кермәде. Яланаяк карлы урамга чыгып йөгердем.

– Володя-я-я!!!

Тавышым биек йортларга бәрелеп-сугылып, төнге урамнан үземә кайтаваз булып ишетелде: а-а-а! Йөрәгемне нәрсәдер авырттырып, өзелеп төшкәндәй булды. Тавышы якыннан бик ачык ишетелгән иде.

– Кайтмадыңмыни соң, улым? Күләгәң белән генә алдыйсыңмы? Мәңгелеккә ташлап киттеңмени, бәгырькәем?!

Сызланып, сыкранып бик озак еладым. Ә әти кеше рәхәтләнеп йоклый. Вөҗданы аз гына да газапламый микән соң аны?! Юктыр… Ул фәрештәлегенә шулкадәр ышанган, инанган, бервакытта да үзен гаепле санамаячак. Эшендә Мактау тактасыннан төшкәне юк, иң зур хезмәт хакын аңа түлиләр. Япон магнитофоны, транзистор алырга акча жәлләмәде. Тик ул әйберләргә кагылырга берәүнең дә хакы гына булмады. Бала ата назыннан мәхрүм булып, ана мәрхәмәте белән генә җылынып үсте. Уку аңа җиңел бирелде, тик ул укырга теләмәде.

Көннәрнең берсендә эштән кайтсам, улым урын җирдә елап, шешенеп беткән. Янына барып чәчләреннән сыйпадым, ул икенче якка борылып ятты. Ап-ак мендәрдә кан таплары…

– Ни булды, улым?

– Әни, – диде ул сулкылдап. – Әни, ни өчен әти мине шулкадәр яратмый?

Ул бу сүзләрне тетрәнеп, ачынып әйтте. Аркасында каеш белән сугудан бүрткән эзләр. Кулымны сузган идем: “Әни, кагылма, авырта”, – диде.

Йөрәгем ярсып тибә, бугазга төйнәлгән төерне эчемә йотып, җәберсенеп, ишектән керүче әтисенә сабыр гына әйттем:

– Баланы үтерә язгансың бит. Ни өчен?

Ә ул юка иреннәрен кысып, ерткыч кебек күзләрен ялтыратып миңа карады.

– Бер тиенлек эш эшләгәне юк. Ә 400 сумлык магнитофонны ватып куйган, малай актыгы. Үлсен, җир дә кабул итмәс синең малаеңны. Ул да юньлерәкләрне сайлый.

– Магнитофон өчен шулкадәр хәлгә төшереп, бала кыйныйлармы?! Аңа 17 яшь, егет бит инде ул…

Ә икенче көнне улым йөрәгемә үтә торган карашын миңа төбәп әйтте:

– Әни, әйдә китик бу өйдән. Ул бит сине дә яратмый.

Мин җавапсыз калгач, үз-үзенә сөйләнгәндәй, әрнеп: “Их, армиягә китсәм, шушы өйгә бер дә кайтмас идем”, – диде.

Мин аны сөеп юатырга тырыштым.

– Улым, кая китик? Әтиең олыгаеп бара. Ялгызын калдыру кызганыч түгелме сиңа? Үзем дә ятим үстем, әтиеңә кияүгә чыкканчы үз өебез ишеген ачып кергәнем булмады. Ул көннәр миңа хыял җитмәслек биеклек булып тоелды.

– Син моны үз өең дип уйлыйсыңмы? Аны ачып кына керә аласың. Гомер буе үз өеңдә яшәмәдең, монда яшәгәнче, яланда чатыр корып гомер итәр идем. Өскә яңгыр яуса да. Чөнки яңгыр артыннан кояш чыга, ә бу өйдә ул мәңге чыкмаячак.

Балам сикереп торды да аннан-моннан киемнәрен эләктереп, ишеккә юнәлде, теш арасыннан чыккан рәнҗүле тавыш белән кычкырды:

– Күрә алмыйм, икегезне дә күрә алмыйм!

Аны 3 көн эзләдем. Гаҗиз калып утырганда ата кеше укый торган газетасын өстәлгә куеп болай диде:

– Нигә эзлисең аны? Сыер да ашаган җиренә кайта. Ишекне генә ачып керсен әле…

Һәм ул мәрхәмәтсез күзләре белән чөйдәге каешка ымлады:

– Әгәр бүген малаеңны эзләргә чыксаң, икегез дә урамда кунарсыз.

Әйе, карар бик катгый иде.

Ник чыкмадым, ник эзләмәдем аны шул көнне?! Кайтып җитәргә ике йорт арасы калган бит.

Ялгыз аналар да балаларын җил-яңгыр тидермичә, чын кеше итеп тәрбияли, зур юлга чыгара. Ә хатын-кызга хөрмәт булмаган гаиләләрдә рухи яктан зәгыйфь балалар тәрбияләнә. Дөньяда барлык нәрсәдән дә артык күреп яраткан улым исә үсә төшкәч, әтисе кебек мине кимсетеп карарга өйрәнде, сүзләремне дә көлемсерәп тыңлый. “Син ни беләсең соң?” – дигәндәй, сорауларымны игътибарсыз калдыра. Әти кешенең бала белән чын күңелдән сөйләшеп утырырга “вакыты” да, теләге дә юк. Бер яшьлек чагында тагылган “малай актыгы” аның гомерлек кушаматы булып калды. Әтисе күтәреп, бакчага, мәктәпкә илтмәде, бер генә мәртәбә булса да башыннан сыйпап үтсә икән! 17 яшенә җитеп бер мәртәбә “улым” димәде. Аның каравы, Володя каешны күп “ашады”.

– Синең тәрбия, – дия иде ирем. – Бер баланы да тәрбияле итеп үстерә белмәдең, әле ярый икене табарга рөхсәт итмәдем.

Һәм ул тагын каешка тотына иде. Ә каеш улымны тәрбияләмәде, бозды гына. Ул тормышның бөтен мәгънәсен урамнан эзләде, үлемен дә шуннан тапты. Мин бүләк иткән ике тәгәрмәчле велосипедта йөрергә дә аны урам малайлары өйрәтте. Үлеменә дә шулар ук сәбәпче булды. Менә шул әрнеп чыгып киткән көнне алар аракы эчкән, араларында ызгыш туган. Балакаем кайсындыр кыерсытырга юл куймаска тырышкан. Ә шешәдәш дуслары аңа ташланган, башын һуштан яздырганчы төйгәннәр. Төне буе тырнаклары белән җир тырмаган. Яшәргә теләп үрмәләргә азапланган, газизкәем.

Бүген дә күз алдымда: ул эшкә җыенучы әтисенең өс киемен йөгерә-йөгерә ташый. Аннан соң киенеп бетүен көтеп, кулларын артка куеп басып тора. Тик бер генә мәртәбә күккә чөеп сөйсен иде әтисе. Юк шул, кече күңелле булырга яратмады. Шулчак бала көрсенеп куя да миңа килеп сарыла.

Бала күңеле шулкадәр ата назына сусаганда, син ни өчен шундый кырыс булдың?! Саша, йокыдан торган җиреңә өс киемең юылган, әзерләнгән, өстәлдә ничә төрле кайнар ризык… Эчмисең, тартмыйсың. Барасы җирең булса, машинаң ишек төбендә. Тагын ни кирәк?!

Сиңа кияүгә чыкканда өстемә кияргә бер кат күлмәктән башка бернәрсәм дә булмаган ятим кыз идем. Тик ул вакытта нинди бәхетле булганмын икән! Наз, ихтирам, иркәлек таләп итәргә хакым бар идеме минем? Ул бик якты дөньядан синнән “улым” сүзен дә ишетмичә китте.

Бары мәңгелеккә күзләрен йомгач кына: “Улым!” дидең син. Беренче мәртәбә күкрәгеңә кыстың. Канлы яңакларын, күзләрен үптең, әле төзәлеп тә бетмәгән каеш эзләрен тиле кеше кебек күз яшьләрең белән юдың. Ә улымның инде бу җәрәхәтләре авыртмый. Бу дөньяда бер эше дә, гаме дә юк. Дөньясыннан туеп тыныч кына ята бирә.

Әгәр бер могҗиза булып улым торып утырса һәм: “Китик, әни”, – дисә, мин бу өйдән бер халат белән генә чыгып китәргә дә риза. Тик соң инде.

Ихтыярсыз булып, ник баламны җәберләттем. Әйтерсең зур кара ерткыч кош иләмсез канатлары белән бәхетем кояшын каплый, улымның муенына тырнакларын батырып җәзалый. Мин бит бу гаиләнең тулы хокуклы әгъзасы, баламның бәхетле яшәве өчен көрәшергә тиеш идем бит. Нәрсә көттем, кем хакына түздем?!

“И бала, бала”, – дисең син ерак-еракка карап, үз-үзеңә сөйләнгәндәй. Күзләреңдә саран яшь тамчылары, иреннәреңдә мәрхәмәт чаткылары. Мине юатмакчы буласың. Тик иркәләргә дип сузылган ул куллардан бизгәнмен шул инде, бизгәнмен. Сиңа булган җылы, саф хисләрем улым белән бергә күмелде, мәхәббәтем бозга әйләнде.

Нәрсә җитте улымның башына. Бәлки, үзем дә гаепледер. Бала исән чакта уртак тел табарга ник тырышмадык без? Үзен якларлык, корычтай ихтыярлы итеп тәрбияли алмадык. Улымны сукырларча яраттым, баланы әтисенә хөрмәт белән карарга да өйрәтә алмадым.

Әтиләр, бирегез улларыгызга мәхәббәтегезне. Иркәләгез, сөегез аларны. Алар сезнең белән уртак тел, шатлык табарга өйрәнсен. Утка салмагыз аналар йөрәген.

Улымның бер ай элек кенә төшкән рәсемен кулыма алам. Ул аны үләренә бер атна кала алып кайтты. Күзләрендә сагыш, моң гына күрәм. Ник бу йөрәгем көннән-көн ныграк авырта? Кайларга барып юанырга, йөрәгем әрнүен нинди дарулар белән басарга?

Мәгъсүм ГӘРӘЕВ."Безнең гәҗит"

Запись “Бер баланы да тәрбияле итеп үстерә белмәдең, әле ярый икене табарга рөхсәт итмәдем” , дип гел кимсетә ирем впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Әгәр болай елый торган булсаң, күзләрең кысыла, борының үсә, авызың җәелә» [булган хәл]
Кем ничектер, мин балаларның елаганын сабыр гына карап тора алмыйм. Күкрәк баласы елый икән, ул йә ач, йә асты юеш дигән сүз. Зуррак бала үрсәләнеп еласа, аның берәр җире авырта. Дөрес, арада «кара елак» балалар да була. Аларның нигә елаганнарын төгәл белеп тә булмый. Ул ач булса да елый, тук булса да акыра, кулга алсаң да, караватына салсаң да үкерүен белә. //Татарстан яшьләре//

Поликлиникалар бүген дә үз тормышы белән кайнап, гөрләп тора. Әллә ничә катлы зур бинаның коридорлары балаларын тоткан, җитәкләгән, күтәргән яшь әниләр, кызларына яки киленнәренә ярдәмгә килгән әбиләр, әйдә, бала синеке дә бит, дип, диваннарыннан кубарып, дырылдатып алып киленгән ирләр белән тулы. Бөтенесе сөйләшә, бер-берсе белән аралаша. Кемдер чиратка басып, икенче табибка, яки процедурныйга, кан бирергә, тагын әллә кемнәргә чират ала тора. Ул арада иркенгә чыккан зуррак балалар дөнья бетереп чабышалар.

Тышта суык. Ишек-тәрәзәләр ябык. Бөркү. Шуның өстенә тавыш.

Хәзер табибка алдан язылып кына килеп булса да, кабинетлар күп, килүчеләр дә күп. Бер бала килсә, аның белән тагын ким дигәндә ике-өч кеше була. Поликлиника коридоры Сабантуй мәйданыннан бер дә ким түгел.

Бер кыз бала мин поликлиникага килеп кереп, үз участогыбызны табып, чиратымны алганда ук җылый иде. Менә хәзер никадәрле утырам, бер дә туктарга уйламый, һаман елый. Башта баланы әнисе юатып карады. Букчасыннан алып су да тәкъдим итте, курчагын да бирде. Бала курчакны болгап торып, читкә үк, коридор идәненә атып бәрде. Судан битен чөерде. Елый гына бит.

Якын-тирәдәге кабинетлардан табиблар, шәфкать туташлары чыгып, башларын чайкап кереп киттеләр. Берсе укол белән куркытып карады. Файдасы тимәде.

Кызчык әйткәнне аңламаслык бик кечкенә дә түгел. Дүрт-биш яшьләр чамасында булыр. Чәчләре көдрә, йөзе тулган айдай, матур бала. Үзе бик матур киендерелгән. Күлмәге, аягындагы түфлиләренең дә юл читендәге кибеттән алынмаганлыгы күренеп тора. Әти-әнисенә, әби-бабаларына бердәнбер инде. Шуңа да юктан сәбәп табып, елап утыра. Иркә булганга охшый.

Иркә чибәркәй аякларын тибә-тибә, тыпырчынып, ярсып елый. Бераздан тамагы да бетте. Үкерүгә күчте.

Анасы баланы күтәреп йөреп тә килде. Чираты якынлаша иде бугай, тиз әйләнде, тагын үзләре керәсе кабинет алдына килеп утырды. Бала әнисенең кулында төшеп китәрдәй булып, каерыла-каерыла елый.

– Нәрсә кирәк соң сиңа? – дип әнисе дә, баласының тавышын басарга тырышып, кычкыра.

– А-а-а..

– Тукта инде дим, елама, нәрсә бирим? – дип өзгәләнә әни кеше.

– А-ааааа…

Минем шул урында сабырлыгым бетте. Бала янына килдем дә колагына иелеп: “Пыш-пыш, пыш Рш-ш-ш”, – дидем.

Бала миңа нәрсәдер әйттеләр, ишетми калдым дип, алагаемга зур итеп ачкан авызын шап итеп япты. Ул тынып калгач, бөтен дөнья тынып калган кебек булды. Коридордагы сөйләшеп торган кешеләр дә, нәрсә булды икән дип, сөйләшүләреннән туктап, безнең якка таба күз салдылар.

Мин авызымны кызның колагына тагын да якынрак китердем дә, бик акрын, әнисенә дә ишетелмәслек итеп:

– Әгәр болай итеп елый торган булсаң, синең күзләрең кысыла, борының зур булып үсә, авызың баканыкы кебек җәелә. Син бик ямьсезләнәсең, синең кебек ямьсез кызны бер генә малай да, үскәч бер генә егет тә яратмаячак, – дидем.

Кызыбызны ток суккандай булды. Ул елавыннан туктады, күз яшьләрен сөртте. Җыерылып, өскә күтәрелеп беткән матур күлмәген тарткалап, рәтләде. Кешеләргә сиздермәскә тырышып, авызын, колакларын, борынын тотып-тотып карады. Үзе як-ягына карана, ялгыш тавыш чыкмасын тагы, дигәндәй, авызын матур куллары белән каплый.

Шулай, кыз балада да елап әнине җиңәргә тырышуга караганда матур буласы килү теләге көчлерәк шул.

– Нәрсә әйттегез сез аңа? – дип, кызның әнисе, бик гаҗәпләнеп, шул ук вакытта чиксез сөенеп, аптырашлы карашын миңа төбәде.

– Балалар белән эш итүнең берәр тылсымын беләсезме әллә, безгә дә әйтегез әле, без дә шул сүзне генә әйтеп, балаларыбызны елаудан туктатыр идек, – дип, калган әниләр дә мине сырып алдылар, балаларыннан да битәр шаулашырга тотындылар.

Мин елмаеп кына куйдым, бер сүз дә әйтмәдем.

Бер сүз бөтен җирдә дә, бөтен кешегә дә бер үк тәэсирне ясамый шул. Һәр сүзнең, һәр эшнең үз җае, үз вакыты була.

Һәр кеше, һәр бала үзе бер могҗиза бит ул. Аларны тәрбияләргә әзер рецептлар юк шул.

Лилия ВӘЛИУЛЛИНА. Әлмәт.

Запись «Әгәр болай елый торган булсаң, күзләрең кысыла, борының үсә, авызың җәелә» [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Гөлназ Шәрипҗанова: «Кызыбызга “юк”, “ярамый” кебек сүзләрне еш әйтергә туры килә»
Популяр җырчы, алып баручы Гөлназ Шәрипҗанова белән кызы Асылбикә турында сөйләшеп алдык. Кызчыкка 4 апрель көнне 1 яшь тулды. //Сабантуй//

– Гөлназ, Асылбикә нинди һөнәрләре белән сөендерә?

– Һөнәрләре көннән-көн арта, Аллага шөкер. Калак тотып ашый башлады. Кайсысы “мимо”, кайсы авызга да эләгә. Кайнар булса, өргән була.

– Холкы әнисенә тартканмы, әтисенәме?

– Холкына килгәндә, нәкъ Илсур. Каенанам да шулай диде. Иртән ике чокыр сөтле чәй булмаса, бетте! Ду китерә! Илсур да шундый булган.

– Иҗат кешесе өйдә сирәк була. Сез кайдадыр киткәндә кем карап тора?

– Хәзер эшне атнага берне генә алдык. Җомга яки шимбә. Чаллы, Актаныш якларында эш булса, каенана карый. Монда якы-тирәдә минем әнидә калдырабыз, нянябыз да бар. Анысы сирәк була, ләкин кая барасың?! Сабантуйларда безнең белән дә булгалады. Мәйдан буйлап чабулап йөрде шунда.

– Кызыгызны ничек тәрбиялисез?

– Тәрбия турында сөйләргә иртәрәктер. Әле кечкенә. Шулай да “юк”, “ярамый” кебек сүзләрне еш әйтергә туры килә. Хәзер заманасы да икенче. Кибеттә чупа-чупас сораса, алып бирәбез инде. Телефонга үрелә. Анысы хәзер бөтен бала шулайдыр инде.

Зилә Җәләлиев

Запись Гөлназ Шәрипҗанова: «Кызыбызга  “юк”, “ярамый” кебек сүзләрне еш әйтергә туры килә» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Уенчык аю эчендә мамык кына түгел, хәтта терекөмеш тә булырга мөмкин
Кибетләрдә уенчыклар күп хәзер. Сайлап алырга вакытың һәм акчаң гына булсын.//Tatar today//

Аларны төрле материаллардан эшлиләр. Гади сатып алучылар уенчыклар җитештерелә торган материаллар турында бөтенләй белми. Уенчыкның тышкы матурлыгына гына игътибар итә күпләр. Әйтик, плюш аю эчендә мамык кына түгел, ә фенол кебек агулы матдәләр, хәтта терекөмеш тә булырга мөмкин икән. Бу хакта сатудагы очсыз уенчыкларны тикшергән белгечләр әйтә. Аларның күбесе Кытайда җитештерелгән. Моңа гаҗәпләнмәсәк тә була. Бүген сатуда булган уенчыкларның 86 проценты Кытай җитештерүчеләренә туры килә. Аннан кайткан бөтен уенчыкларны да сыйфатсыз дип әйтеп булмый. Чөнки Кытай дөньяда иң эре уенчык җитештерүче ил булып санала. Аларның сыйфаты төрле булган кебек бәясе дә төрле. Белгечләр очсыз уенчыкларга алданмаска киңәш итә.

Фото www.bj-korovka.ru

Запись Уенчык аю эчендә мамык кына түгел, хәтта терекөмеш тә булырга мөмкин впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балага акчаны ничә яшьтән бирергә?
Балага акча бирергә ярыймы? Аны ничә яшьтә бирергә? Күпме бирергә?

Бу сораулар күп кенә яшь әти-әниләрнең төн йокыларын качырадыр, мөгаен.

Иң беренче балага акчаны нинди максат белән бирергә теләвегезне ачыкларга кирәк. Кемдер баласының кечкенәдән үк акчаны дөрес тотарга өйрәнүен, яшьтәшләреннән калышмавын яки яхшы билгеләр һәм үрнәк тәртип өчен бирергә телидер.

Өй эшләрен эшләгән өчен акча бирергә ярамавын искәртә психологлар, чөнки болай эшләгәндә әти-әни бала белән идарә итә башлый. Бала өй эшен эшләмәсә, әти-әни акча бирми. Аларга карата негатив арта. Өй эшләренең сыйфаты начар булачак, ничек эшләсә дә, барыбер акча бирәләр бит, аннан моннан тиз генә эшләсәң дә була дип уйларга мөмкин ул.

4-5 яшьлек баланың акча җыя торган копилкасы булса әйбәт. Ул анда үзе алырга теләгән уенчык өчен акча җыярга мөмкин. Бала белән бергәләп шул копилкага вак акчалар салырга була.

Кече яшьтәге мәктәп баласына акча бирергә кирәк, ул мәктәптә ашар өчен тотыла.

Ә яшүсмер акчасыз тора алмый инде. Кечкенә мәктәп укучысына акча нәрсәдер сатып алырга кирәк булса, яшүсмергә ул – дуслар белән вакыт үткәрү чарасы.

Балага акча биргәндә шуңа игътибар итегез: ул аларны көнендә үк тотып бетерәме, әллә инде берничә көн дәвамында тотамы.Ул акчаны үз тәҗрибәсендә тотарга өйрәнергә тиеш.

Әти-әни биргән акча балага шатлык бүләк итә. Бу баланы зур тормышка әзерләү дә булып тора. Балаларыбыз акыллы һәм акча белән дөрес эш итә торган мөстәкыйль кешеләр булып үссен иде.

Фото sychologos.ru

Запись Балага акчаны ничә яшьтән бирергә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Япон тәрбиясе генә баланы бәхетле итә аламы? [җомга вәгазе]
Иң зур җаваплылык таләп итә торган хезмәт – ул бала тәрбиясе дисәк, һич тә ялгыш булмас. Бала тәрбиясенә багышлап нинди генә чаралар үткәрелми, нинди генә хезмәтләр язылмаган, санап бетергесез.

Һәр халыкның үзенчәлекле бала тәрбияләү ысуллары булуын да ишетеп беләбез. Бервакыт бер танышыбыз әйтә, без балабызны япон тәрбиясе белән тәрбияләргә булдык, ди. Ничек була соң ул япон тәрбиясе дигәч, ни теләсә – шуны эшли, без тыймыйбыз, ирекле үссен диде. Ни өчен Ислам тәрбиясе бирергә теләмисең соң дигәч, үсә төшкәч үзе өйрәнер әле, яшьтән мәҗбүр итмәскә булдык, ди. Башта бу бала бер атна эчендә өйдәге бөтен савыт-сабаларны ватып бетерде, аннары чират мебельгә күчте, өйгә дә чират җиткәнче дип, япон тәрбиясен туктатырга мәҗбүр булдылар.

Кызганыч, күбебез балаларыбызга дин тәрбиясе бирергә ашыкмыйбыз, әле ул сабый гына, балигъ булганчы рәхәтләнеп калсын, үскәч, үзе аңлап динен дә тота башлар, дип, тәрбия эшен үзагымга калдырабыз. Бала ничек итеп әкренләп сүзләр өйрәнгән кебек, ничек итеп башта үрмәләп, аннан беренче адымнарын ясап, ава-түнә тәпи йөреп киткән кебек, дини тәрбияне дә бала туганнан башлап әкренләп өйрәтә башларга кирәк. Бала тәрбиясе хәтта бала ана карынында вакытта ук башланганын исебездән чыгармыйк. Булачак әнигә карата мөнәсәбәт карындагы балага да күчә. Шуның өчен әни кешенең ашаган-эчкәне хәләл булырга тиеш, колагы яхшы сүзләр генә ишетергә тиеш. Карындагы бала әти-әнисенең ызгыш-талаш сүзләрен ишетсә, туганда ук начар холык белән туарга мөмкин.

Риваять китерелә: бервакыт бер су ташучы Вафа хәзрәт янына килеп: «Әфәндем! Сезнең балагыз безнең су күрдүкләренә ияләште, бүген исә бер күрдүкне очлы тимер белән тишкән, беләсез, фәкыйрьлегем дә бар, аптырадым, ни эшләргә дә белмим»,  диде. Вафа хәзрәт: «Туганым, бер дә өзгәләнмә, мин бер чарасын табармын!»  дип, су ташучыга яңа күрдүкләр алырга акча бирде. «Мин бу әшәкелекнең бер чарасын эзлим», диде. Вафа хәзрәтләре уйлана, эзләнә, баласының бу бозыклыкны ник эшләгәненең сәбәбен эзли, таба алмый, хатынын чакыра: «Безнең улыбыз су ташучының күрдүген тишкән, уйла әле, бу бозыклык нидән, нәрсәдән килеп чыкты икән?» ди. Хатыны: «Әфәндем, өйгә ризыкны  син алып кайтасың, без кулланабыз гына , хәрам алып кайткансың – хата синеке»,  ди аптырап. Вафа хәзрәт: «Ярар, хатын, мин аңладым, әмма хатамны тапмадым, тагын уйлармын. Хәзергә син дә уйлан, нык уйла, озакка сузма. Бу гаеп йә синдә, йә миндә»,  дип, хатынын җибәрә. Хатыны озак та тормый әйләнеп килә: «Әфәндем, мин хәтерләдем. Ул улыбыз белән йөкле вакытта фәлән хатыннарга барган идем, өстәлдә әфлисун күрдем, шуңа кызыктым. Йөкле кешегә кызыккан ризыкны татып карарга кирәк, юкса балага кимчелек килә, дип ишеткәнем бар иде. Шуны уйлап, хуҗа хатыннан су сорадым, ул суга чыккан арада якамдагы энәне алып, әфлисунны тиштем дә, телемне тидердем, теләгем басылды». Вафа хәзрәтләре: «Афәрин, димәк хата синдә булган, хәзер үк бар да, ул хатыннан гафу сора. Син кулланган энә улыбызның кулына очлы тимер булып кайтты, ә әфлисун су ташучының су күрдүгенә әйләнде. Син хәзер үк теге хатын тарафыннан кичерелмәсәң, синең ул бозык эшең тагын да зураеп дәвам итәчәк»,  диде аны инандырып. Балалар әти-әнине кабатлап үсәләр, шуның өчен дә татарда шундый әйтем бар: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр».

Әти-әни бала өчен иң әүвәл үзе үрнәк булырга тиеш, бала әти-әнинең көзгесе!

Әти-әни иң элек балаларына гүзәл тәрбия бирер, балаларына дин, иман, Ислам әхлагын өйрәтер. Шул вакытта балалары да әти-әнине хөрмәт итәр, аларга ихтирамлы булыр. Әти-әниләренә үлгәч тә хәер догада булырлар.

Кыз балабызны әле ул балигъ түгел, аңа әле яулык япмаса да ярый дип, яулыкка ияләндермәсәк, балаларны намазга да өйрәтмәсәк, намазга йокысыннан уятырга жәлләсәк, хәләл белән хәрамны аерырга өйрәтмәсәк, балигъ булгач кына өйрәтергә авыр булачак. Әмма бу балаларга карата кырыс, кирәгеннән артык таләпчән булыгыз дигән сүз түгел. Балаларыбыз без өйрәтә торган дин сабакларын, әдәп дәресләрен яратып кабул итсен, үзләштерсен дисәк, беренче чиратта балаларыбызны үзебезгә яратырга кирәк, аларны сөяргә, алар белән уйнарга, шаярырга кирәк. Олылар намаз укыганда алар тирәсендә уйнап-шаярып йөрүче сабыйлар булганда, динебез дә, милләтебез дә яшәячәк! Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм дә балаларны сөя, алар белән уйный һәм шаяра иде. Балаларга карата шәфкать-ярату күрсәтмәгән кешеләрне өнәми иде, андыйларны каты күңелле һәм дорфа дип бәяли иде.

«Йә Рәсулуллаһ, Сез балаларны үбәсезме? Без балаларыбызны бер дә үпмибез»,  дигән кешегә, Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм текәлеп карады да:

«Мәрхәмәтсез кешенең үзенә дә мәрхәмәт булмас!» диде.

Янә бер көн Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм янына Тәмим кабиләсеннән берәү килеп керде. Нәкъ шул вакыт Пәйгамбәребезнең салләлаһү гәләйһи вә сәлләм оныгы килеп керде.

Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм аны каршы алды, бик сөенде, оныгын яратты, кочаклады, үпте. Теге кунак моны күреп: «Йә Рәсулуллаһ! Минем 10 улым бар, моңа кадәр берсен дә үпкәнем булмады»,  диде. Шул вакыт Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм күтәрелеп аңа карады да: «АллаҺ синең калебеңнән мәрхәмәт хисен алган икән, мин нишли алам?»  диде.

Хөрмәтле тыңлаучым, бала тәрбиясенә кагылышлы бик күп гыйбрәтле хикәяләр сөйләргә булыр иде, бүгенге вәгазьдә без бала күңеленә юл аларны яратудан башлануын күреп үттек. Дин гыйлеме дәрья кебек очсыз-кырыйсыз, күпме генә өйрәнсәң дә, очына чыгарлык түгел. Шуңа күрә дә безгә бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем өйрәнү бурычы йөкләнгән икән, балаларыбызга да, оныкларыбызга да, үзебезгә дә гыйлем дәрьясының башыннан алып ахырына кадәр туктаусыз гыйлем алырга насыйп булсын!

Илһам хәзрәт Миңнегалиев,

Мамадыш районы имам-мөхтәсибе

“Шура” , №14

Запись Япон тәрбиясе генә баланы бәхетле итә аламы? [җомга вәгазе] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Курчак кебек матур, сәламәт баланы ничек калдырып китте икән бу ана? [булган хәл]
Без­нең га­и­лә­дә шу­лай ту­ры кил­де – бер ге­нә ба­ла бе­лән кал­дык. Улы­быз­га 15 яшь ту­лып кит­те. Ул хә­зер бик мөс­тә­кыйль, без­дән баш­ка да тор­мыш итә алыр­лык бу­лып җи­теш­те. Кыз ба­ла тәр­би­я­ләү ту­рын­да күп­ме хы­ял­лан­сам да, улым­ны бик авыр­дан тап­кач, икен­че­се ин­де бул­ма­я­чак иде. Та­биб­лар бу хак­та әйт­кәч, күп­ме ела­га­ным­ны үзем ге­нә бе­ләм…

Шул чак­та­гы бор­чу-хәс­рәт­тән сө­тем бе­теп, улым­ны да туй­ган­чы име­зә ал­мый кал­дым. Кыз ба­ла тәр­би­я­лә­вем­не төш­лә­рем­дә кү­реп уя­на идем. Ирем бе­лән әле өй­лә­неш­кән­че үк, ур­так план­нар кор­ган­да, ул да гел кыз ба­ла те­лә­ве ту­рын­да әй­тә иде. Исем дә сай­лап куй­ган идек – Ай­сы­лу.

Улы­быз­га 10 яшь тул­ган­да, тәр­би­я­гә ба­ла алу ту­рын­да ирем бе­лән сөй­ләш­кән идек. Йө­ри тор­гач ва­кыт уз­ды, тә­ки тә­вәк­кәл­ләп, бө­тен ки­рәк­ле до­ку­мент­лар­ны ту­ты­рып, ике ел элек опе­ка бү­лек­чә­се­нә ил­теп бир­дек. Ба­ла­ны тәр­би­я­гә алу шун­дый озак ва­кыт та­ләп итә тор­ган эш дип кем уй­ла­ган?!. Ин­тер­нет­та да, те­ле­ви­зор­да­гы кай­бер тап­шы­ру­лар­да да яти­мә ба­ла­лар тәкъ­дим итү­ләр күп бит. Чын­лык­та, алай җи­ңел ге­нә эш­лән­ми икән шул. Ме­нә ике ел уз­гач, ин­де өмет өзел­гәч, без­гә опе­ка бү­ле­ген­нән шал­ты­ра­тып: «Ки­ле­гез, кү­ре­гез, хәл ите­гез!» – ди­гән­нә­рен ишет­кәч, үзем­не ка­я ку­яр­га бел­мә­дем. Бер як­тан, сө­е­неч­тән си­ке­реп йө­ри­се ки­лә, икен­че як­тан, кур­кы­та да. Ниш­ләр­гә бел­ми­чә, әр­ле-бир­ле йө­ри баш­лый­сың.

Опе­ка бү­ле­ген­дә без­нең ке­бек ба­ла алыр­га те­ләү­че ата-ана­лар­га дә­рес­ләр уз­дыр­ган­нар иде. Шун­да сөй­лә­де­ләр: имеш, ба­ла­ны тәр­би­я­гә алыр­га те­ләү­че ата-ана­лар ике төр­кем­гә ае­ры­ла икән. Бе­рен­че­се: «Ба­ла ул то­вар тү­гел, аның чә­че, күз тө­се, ма­тур­лы­гы мө­һим тү­гел», – ди­сә; икен­че төр­кем: «Ба­ла­га кү­ңе­лең ятар­га ти­еш, югый­сә, алыр­га кил­гән­дә үк бе­рәр җи­ре оша­мый кал­са, ул гел ачу­ың­ны ки­те­реп то­ра­чак», – ди икән. Хәт­та, әнә шул, алыр­га кил­гән­дә үк оша­мый кал­ган җи­рен сә­бәп итеп, ба­ла­ны ки­ре кай­та­ру­чы­лар да бар, ди. Шу­ңа кү­рә мин ал­дан ук бик бор­чыл­дым. Оч­ра­шу ни­чек узар: ошар­мы, юк­мы, кү­ңе­лем ятар­мы?..

Ба­ла яны­на кер­гәч тә елап җи­бә­рә яз­дым. Күз­лә­рем яшь­лән­де. Кур­чак ке­бек ма­тур, сау-сә­ла­мәт ба­ла­ны ни­чек­ләр ге­нә кал­ды­рып кит­те икән бу ана? Аны кул­ла­ры­ма алып ярат­кан­да күз яшем­не ты­я ал­ма­дым, ул ин­де ми­не­ке иде. Бер ай­лык кыз­чык, әй­тер­сең, үз әни­сен күр­гән­дәй ку­ан­ды, хәт­та ел­ма­еп җи­бәр­гән­дәй то­ел­ды. Шәф­кать ту­таш­ла­ры да аның ми­ңа ох­шап то­ру­ын әйт­те. Кы­зым­ны бү­ген үк алып кай­тып ки­тә­сем кил­де! Тик иң тиз ди­гә­нем дә әле ике көн­нән ге­нә мөм­кин икән. Шу­лай итеп, өч-дүрт көн эчен­дә без­нең га­и­лә тор­мы­шы та­мыр­дан үз­гәр­де: дү­шәм­бе ба­рып күр­дек – пән­җе­шәм­бе ин­де алып кай­та­сы иде. Ике көн бу­е ирем бе­лән ки­бет­ләр бу­ен­ча чап­тык, кы­зы­быз­га ки­рәк бу­ла­чак бө­тен әй­бер­ләр­не ал­дык. Аны өй­гә алып кайт­кан көн ирем бе­лән өй­лә­неш­кән көн­гә ту­ры кил­де. Шул көн­не үк аңа исем дә куш­тыр­дык.

Аңа ка­рап то­рам һәм әле дә ыша­нып бе­тә ал­мыйм: бер ат­на элек ке­нә без аның дөнь­я­да бар­лы­гын да бел­ми идек, ә бү­ген ул, йор­ты­быз­ны нур­га кү­меп, бүл­мә ур­та­сын­да ята. Ка­рап ту­я ал­мый­быз. Әти­се дә янын­да ча­бып кы­на йө­ри. Мин аның бу­е, авыр­лы­гы ту­рын­да со­ра­ма­ган да бул­ган­мын, бү­ген ме­нә кар­та­дан укы­дым. Ул шун­дый бә­лә­кәй – 44 сан­ти­метр гы­на.

Хә­зер без­нең дә кы­зы­быз – Ай­сы­лу­ы­быз бар. Бу шат­лык­ны бар га­ләм­гә кыч­кы­ра­сым ки­лә! Мин та­гын бер тап­кыр әни бул­дым һәм эчем­дә­ге ку­а­ныч­ны бер­ни­чек тә сөй­ләп, аң­ла­тып бе­те­рә ал­мыйм. Хы­ял­лар чын­га аша ул, ыша­ныр­га гы­на ки­рәк!

“Сираҗи сүзе” газетасы

Запись Курчак кебек матур, сәламәт баланы ничек калдырып китте икән бу ана? [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Балалар бакчалары рейтингы төзелде. Балагыз нинди бакчага йөри? [исемлек]
Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстандагы балалар бакчаларының рейтингын тәкъдим итте. 19 августта ул Лаешта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясаган чыгышында “Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы” республикакүләм конкурста катнашып, алдынгы позициягә чыккан 15 учреждениене атады.

Балалар бакчалары рейтингы: алдынгы 15 учреждение

Әлмәт шәһәренең 57 нче, Казанның Яңа Савин районының 151 нче, Түбән Каманың 89 нчы, Яр Чаллының 104 нче, Бөгелмәнең 14 нче прогимназиясе, Казанның 131 нче бакчасы, 29 нчы прогимназиясе, Мамадыш шәһәренең 4 нче, Баулы шәһәренең 2 нче, Арча шәһәренең 4 нче, Кукмара районының 1 нче, Балтачның 4 нче, Байлар Сабасының 5 нче, Биектауның “Бәләкәч”, Актанышның 7 нче балалар бакчалары – алдынгылар рәтендә.

Энгель Фәттахов республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерүдә сыйфатның иң әһәмиятле булып калуын билгеләп узды. Министр әйтүенчә, 2013 нче елдан 2015 нче елга кадәр Татарстанда 158 яңа балалар бакчасы төзелгән, 30 меңнән артык урын булдырылган. “Бу 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр һәр баланы урын белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде”, ди ул.

Балаларны бакчага урнаштыру рейтингы: алдынгылар һәм артта калучылар

Балаларны балалар бакчасына урнаштыру рейтингында Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Теләче, Зәй, Саба, Актаныш, Мөслим, Әлмәт, Аксубай, Лаеш, Әгерҗе, Лениногорск 100 процент диярлек дәрәҗәдә урын белән тәэмин итүчеләр. Буа, Кукмара, Ютазы, Казан, Арча Биектауда 3 яше тулып та, бакчага йөри алмаучы балалар күбрәк.

3 яшькә кадәрге балаларны 100 процент дәрәҗәдә урын белән тәэмин итә алган районнар арасында Чүпрәле, Кайбычны билгеләп үтәргә мөмкин. Питрәч, Биектау, Кукмара, Казан, Арча, Яр Чаллыда – иң түбән күрсәткечләр.

“Балалар бакчасы ул – баланы карау, тәрбияләү урыны гына түгел, белем бирү процессын алып бара торган оешма да. Быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә кертү буенча эш дәвам иттерелде. Татарстан шартларын исәпкә алып, балаларга мәктәпкәчә белем бирүнең төбәк программасы эшләнде. Безнең бурыч – баланы башлангыч мәктәпкә яңа стандартлар буенча әзерләү”, дип белдерде Фәттахов.

Министр сүзләренә караганда, мәктәпкә әзерлек буенча тикшеренү нәтиҗәләре балаларның стандартны яхшы гына үзләштерүен күрсәткән. Тикшерелгән беренче сыйныф укучыларының бары тик 4 проценты гына яза белмәгән, 90 проценттан артыгы саный белгән.

Фәттахов Татарстанда педагогларны югары квалификацияле итеп әзерләүгә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Бөгелмәнең “Журавушка” прогимназиясеннән Людмила Барабошкинаның беренче бишлеккә эләгеп, “Россиянең ел тәрбиячесе-2015” бөтенроссия конкурсында номинация җиңүчесе булуы очраклы түгел, ди ул.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы”

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы кысаларында быел 155 балалар бакчасы эшчәнлеге өйрәнелгән. Бөгелмәнең 31нче, Алабуганың 12 нче, Яр Чалының 70 нче, Казанның 261 нче, Чистайның 26 нчы, Теләче районы Сауш авылы бакчасы, Түбән Каманың 87 нче, Ютазы районының 5 нче, Питрәч районы Ленино-Кокушкино бакчасы, Биектау районы “Сандугач” балалар бакчасы бәйгедә иң яхшылары дип табылган. Министр Арча педагогик көллияте базасында икенче ел рәттән рус телле тәрбиячеләрнең татар телен белүен тикшерүгә республика һөнәри осталык конкурсы уздырылганын әйтте.

“Без мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру өстендә эшлибез. Быелгы уку елында республиканың 8 балалар бакчасы халыкара методика буенча белем сыйфатына бәя бирүдә катнашачак”,  дип белдерде Энгель Фәттахов.

Татар-информ

Запись Балалар бакчалары рейтингы төзелде. Балагыз нинди бакчага йөри? [исемлек] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..