Архивы тәрбияче - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе дүрт яшьлек баланың колагыннан сөйрәп йөрткәнме?
Казанда яшәүче ике яшьлек Паша Глуховның әти-әнисе чаң суга – сабыйны шәхси балалар бакчасында колагыннан сөйрәп йөрткәннәр. Бакча җитәкчелеге гафу үтенәсе урынга, ата-ананы гаепләп калдырган.

Күптән түгел Казанның 283нче балалар бакчасында тәрбияче дүрт яшьлек баланы ачкычлар бәйләме белән кыйнаган һәм мендәр белән томалаган дигән хәбәр чыккач, зур җәнҗал купкан иде. Суд тәрбиячене бер елга мәҗбүри эшләргә хөкем итте, балалар белән эшләү хокукыннан өч елга читләштерде. Бу хәлләрне онытырга да өлгермәгән идек, ата-аналар тагын бер тәрбиячедән зарланды.

Ике яшьлек Павел Глуховның әти-әнисе “Татар-информ”га шәхси балалар бакчасында улларын колагыннан сөйрәп йөрткәннәр, дип сөйләде.

Бу хәлнең ничек килеп чыкканын әти-әнигә фаразларга гына кала. Паша кечкенә яшьтә булу сәбәпле үзе сөйләп бирә алмый. Шуңа күрә ата-анага суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләрен өйрәнергә туры килә – әйтерсең, баланың колагын борып алырга теләгәннәр.

Наталья һәм Олег Глуховлар сөйләгәнчә, кечкенә Пашаны “ArtKids” шәхси балалар бакчасына 3 сентябрьдән өйртә башлаганнар. Алар бу оешма белән бер елга килешү төзегән.

Килешү шартлары буенча, бала иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр тәрбиячеләр күзәтүендә булырга тиеш. Беренче ике атна – ияләшү чоры, әгәр бала елый яки йокларга теләми икән, тәрбияче шалтырату белән баланы килеп алырга кирәк, дип аңлатканнар.

“Беренче көннәрдә ул бакчага тып-тыныч бара иде. Кулын болгый да кереп китә. Соңыннан елый, бармыйм дигәнне аңлатып, башын селки башлады. Балалар бакчасы болдырын күрү белән котыра башлый иде. Муенга асылына да, берни эшләтеп булмый”, – дип сөйләде Наталья Глухова.

Бакчада әти-әнине тынычландырганнар: борчылырга сәбәп юк – балада ияләшү чоры. Берникадәр вакыттан соң Паша авырып китә һәм бакчага йөрми тора.

“Ул сәламәтләнгәч кабат “ArtKids”ка алып бардык. Ике сәгатьтән безгә шалтыратып, Пашаның температурасы күтәрелгәнен әйттеләр һәм килеп алырга куштылар. Кәефем төште: ничек инде шулай, әле яңа гына терелде бит!” – дип исенә төшерә Наталья.

Ярты сәгатьтән ханым шунда була. Ул баласының йокламаганын күрә, кулын Пашаның маңгаена куеп карый, әмма югары температура сизми. Өйдә градусник та 36,3 градусны гына күрсәтә.

“Башкалар йоклаганда бала белән шөгыльләнәсе, аның белән уйныйсы, китаплар укыйсы урынга өйгә кайтарып җибәрергә теләгәндер, дип уйлыйм. Мин бакча мөдиренә шалтыраттым, ул ачыклармын дип әйтте”, – дип сөйләде Наталья.

“Ул йокламады, ләкин мин аңа ятагыннан торырга рөхсәт итмәдем”

Икенче көнне Пашаны тагын бакчага алып киләләр. “Балагыз инде үскән, аңа яшьтәшләре белән кызык түгел”, дигән сылтау белән, баланы олылар төркеменә күчерергә тәкъдим итәләр.

“Икенче көнне, 3 октябрьдә без улыбызны алырга бакчага килдек. Ул безнең янга елап килде. Мин тәрбиячедән: “Паша йокы сәгатендә йокладымы?” – дип сорадым. Ул миңа: “Ул йокламады, тик мин аңа караваттан торырга рөхсәт итмәдем”, – дип җавап бирде, – дип сөйли малайның әнисе.

Наталья улын итәгенә утыртып киендерә башлагач, колагында кызыл тап күрә. Бәлки, черки тешләгәндер, дип уйлый.

“Бала шулкадәр тынычсызланды, кычкырды, без тиз генә җыенып балалар мәйданчыгына чыгып киттек. Шунда уйнады, тынычланган кебек булды”, – дип исенә төшерә Наталья.

Өйгә кайткач, әти-әнисе баланың бер колагы шешенгәнен күрә. Яхшылап карасалар – күгәргән һәм тырналган урыннар бар.

“Без травмпунктка барырга идек, ә анда мондый эшләр белән шөгыльләнмәүләрен әйттеләр. Соң иде инде, без иртән суд-медицина экспертизасына барырга уйладык”, – дип аңлатты Пашаның әнисе.

Экспертлар баланы җентекләп караган: күгәргән урыннар, кан укмашкан эзләр һәм колак тирәсе шешенеп торуын ачыклаган.

“Караган вакытта бала елады, авыртканга, колакларына кагылырга ирек бирмәде”, – дип язылган экспертлар бәяләмәсендә.

Әти-әнигә исә полициядән шалтыратып, гариза язарга кушалар.

Шуннан соң Глуховлар балалар бакчасына бара: әйберләрен алырга, тәрбияче белән сөйләшергә тели.

“Нәрсә, Пашаны колагыннан тартып йөрттегезме инде?” – дип сүз башлый әни кеше. Җавапка тәрбиячеләрдән үз адресына гаепләүләр ишетә.

“Сез үзегез балагызның колагыннан тарткансыз диделәр, барысында да безне гаепләделәр. Без балалар бакчасына башка йөрмәячәкбез һәм сентябрь ае өчен түләгән 13,5 мең сумны кире кайтарыгыз, дидек. Без ул айда бер генә атна йөрдек”, – дип сөйли Наталья.

Әти-әнигә акчаны кире кайтармаячакларын әйтәләр. Әгәр дә ата-аналар оешманың хезмәтеннән үзләре баш тарта икән, килешү буенча акча кире кайтарылмый, дип аңлата бакча хезмәткәрләре. Ләкин бу хәл, баланың хәле белән чагыштырганда, “чүп” кенә булып чыга.

“Бу хәлләрдән соң Паша гел тынычсызлана, елый, начар йоклый. Ул инде элекке кебек шат күңелле бала түгел”, – дип ышандыра әнисе.

Хәзер сабыйга яңа бакча тапканнар. Анда да ул куркып кына йөри, күрәсең, теге хәлләр кабатланыр дип курка торгандыр, ди Глуховлар.

“Бездән баланы нормаль хәлдә алып киттеләр”

Аңлатма алу өчен без “ArtKids”ка бардык. Ул Сөләйманова урамында урнашкан. Ишектән бер тоткарлаусыз керттеләр, администратор Виктория Бобровская бүлмәсенә озаттылар.

Безнең гаммәви мәгълүмат чарасы вәкиле икәнне белгәч, ханымның кәефе китте. Үзен кулына алып, безгә утырырга тәкъдим итте.

“Бу ахмаклык. Бездән баланы нормаль хәлдә алып киттеләр. Әти-әнисе елмаеп китте. Гадәттә берәр тырналган җир күрсәләр – әти-әниләр килә дә сорый. Ә монда шулай дип язганнар, колактан… Бездә балалар күп, ләкин әти-әниләрнең беркайчан да дәгъва белдергәне юк”, – дип тыныч кына җавап бирде бакча хезмәткәре.

Ханым егерме ел эшләү дәверендә беренче тапкыр мондый хәлгә таруын әйтте. Ул ни өчен ата-ана проблема турында шунда ук хәбәр итмәвенә, берничә көннән соң гына судмедэксперт нәтиҗәсе белән килүенә гаҗәпләнә.

“Мин хәтта аның моны нинди нияттән эшләгәнен дә белмим. Килде дә без бүтән монда эшләмәячәкбез, дип яный башлады. Алар үз проблемалары турында беркемгә дә әйтмәгән: миңа да, тәрбиячегә дә. Миңа бернинди дә фотография җибәрмәделәр. Бакчада ниләр булганын бер мәртәбә булса да миннән сорасыннар иде. Мин бит барысы өчен дә җавап бирәм. Ул берничә көннән соң килде дә безне гаепли башлады”, – дип исенә төшерә Виктория Бобровская.

Администратор бала белән дә, аның әти-әнисе белән дә низаглар булмады дип ышандыра.

“Паша безнең яраткан бала, бик ягымлы. Аңа нәрсә өчен җәза бирәсең! Без өч яшькә кадәр җәза кулланмыйбыз, чөнки бала аңламый әле”, – дип сөйләде ул.

Шулай ук әти-әнигә акчаны кире кайтарудан баш тартмадык, диде ул.

Глуховлар сүзләре буенча, Пашаны колагыннан сөйрәп йөрткән тәрбияче белән аралашырга безгә рөхсәт бирмәделәр.

Полициядән Тикшерү комитетына

“Татар-информ”га Казанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсе гадәттәгечә, экспертлардан полициягә килгән.

“Тикшерүләр уздырылды. Законлы карар кабул итү өчен материаллар тиздән Тикшерү комитетына җибәреләчәк”, – дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ, sntat.ru

Чыганак һәм фото: Интертат

Запись Казанда шәхси балалар бакчасы тәрбиячесе дүрт яшьлек баланың колагыннан сөйрәп йөрткәнме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар җанлы рус кызы Екатерина татар балаларын туган телләрендә сөйләшергә өйрәтә [фото]
Татар теленең югалу проблемасы турында бүген бик күп әйтелә. “Балалар, яшьләр туган телләрен белми, рус телендә сөйләшә”, дип чаң суга белгечләр. Әмма тормышта төрле очраклар була икән. Мәсәлән, рус гаиләсендә тәрбияләнгән Екатерина татар телен шундый камил белә ки, хәтта татарлар үзләре аннан дәрес алып, үз туган телләрендә сөйләшергә өйрәнә.

Екатерина Биектау районының “Көнбагышкай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Яшь булуына карамастан, Екатеринаның 3 еллык эш тәҗрибәсе бар. Әлеге гаҗәп кеше белән ничек танышуымны да әйтеп китәргә кирәктер. Шәһәрдән район җирлегенә күченгәч, иң берене чиратта татар телендә белем бирүче балалар бакчасын эзләргә уйладык. Әмма, кызганыч, районда  татар телле балалар бакчасы булмавы ачыкланды. Безне татар төркемнәре, татар дәресләре бар дип тынычландырырга ашыктылар. Балаларыбыз элек татар телле бакчага йөргәч, әлеге үзгәрешләрне бик авыр кичерер дип борчылдык. Әле кызыбызның тәрбиячесе Екатерина Сергеевна була дигәч, тагын да күбрәк һафаландык, ләкин бу борчулар юкка булган икән.

Шулай итеп, бакчага барыр көн дә җитте. Төркемгә кергәч, Екатерина Сергеевна безнең белән исәнләшеп, танышырга ашыкты. Тәрбиячебез беренче минуттан ук безгә ошады: ягымлы итеп сөйләшүе, елмаеп кына торуы күңелгә хуш килде, хәтта рус телендә аралашуыбыз да онытылды кебек. Күп тә үтмәде Екатерина кызыма: “Исәнме, хәерле иртә, әйдә уйнарга керәбез, мин сиңа матур уенчыклар күрсәтәм”, дип үзенә дәште. Укытучыбызның татар телендә шундый матур, камил сөйләшүе мине сүзсез калдырды. Бәлки, көрәшен татары дип тә уйладым. Әмма соңыннан Екатерина рус милләтеннән булуын белдем.

Инде әлеге татар җанлы рус кызы  белән якынрак танышыйк.

– Екатерина, исәнмесез, татар телендә аралашсак кыен булмасмы?

– Әлбәттә, юк (елмая).

– Катя, үзең турында сөйләп кит әле, кая тудың, нидни гаиләдә тәрбияләндең?

– Мин Арча районының Тюбяк-Чекурча авылында 1994 елда дөньяга килдем. Авылыбыз бик матур урында урнашкан, анда төрле милләт кешеләре яши. Туган җиремне бик яратам, авылның тарихын да өйрәнгән булды. Гаиләдә без 4 бала: 2 малай, 2 кыз. Әтиебез инде якты дөньядан китте.Әтием татар телен бик әйбәт белә иде, гомумән, ул татарларны бик хөрмәт итте. Дуслары да күпчелеге татар булган дип истә калган.

– Димәк, син татар телен кечкенәдән белеп үстең?

– Юк, татар телен кечкенәдән белә идем дип әйтә алмыйм. Әмма тормышыбызда булган бер вакыйга безне барыбызны да татар телен өйрәнергә мәҗбүр итте. 9 яшендә апам нык авырып китте һәм ярты елга якын сырхауханәләрдә ятты. Ни гаҗәп, өйгә кайткач апабыз рус телен оныткан иде, бары татар телендә генә сөйләште. Шулай итеп безгә татар телендә аңлашырга туры килде. Мәктәптә дә татар теле дәресе бар бит, начар билгеләр аласы килми. Шуңа да, бу телне белү кирәк дип, бик тырышып укый башладым. Соңыннан, әлеге телгә гашыйк булдым. Дусларым арасында да татарлар артты. Ләкин, шунысы бик күңелсез итеп истә калган, мәктәптә татар телендә узган бәйгеләрдә, бәйрәмнәрдә мине катнаштырмыйлар иде. “Син бит рус баласы, оятка калырсың” дияләр иде. Ул вакытта ничек кыен булганны үзем генә беләмдер. Әллә шуңа, укытучыларыма исбат итәр өчен, татар телен тагын да яхшырак өйрәнә башладым. Телем дә яхшы гына шомарды. Һәм инде зуррак сыйныфларда мине берсузсез татар спектакльләрендә уйнарга алалар иде. Әле хәзер дә истә, иң беренче ролем – татар әбие булды.

– Димәк, синең өчен татар телен өйрәнү ул – тормыш тәлабе һәм башкаларга үзеңнең булдыра алуыңны исбат итү булган?

– Башта шулай булгандыр, әмма хәзер татар телен белү, татар телендә аралашу минем өчен гадәти әйбер. Ансыз үз тормышымны күз алдыма да китермим. Соңгы вакытларда шуны да сизәм, сөйләмем генә түгел, уйларым да татар телендә. Әйтәләр бит: “татар кешесе татарча фикер йөртә, аннары уйларын рус теленә тәрҗемә итә”, дип, мин дә туган авылыма кайткач, әниемә ялгыш татарча җавап бирәм.

– Туганнарың татарча сөйләшүеңә ничек карый соң?

– Ул яктан мин бик бәхетледер,чөнки туганнарым бер кайчан да өйдә татарча сөйләшмә, татарчага укыма димәделәр. Алар үзләре дә татар телен аңлый, әмма сөйләшми генә.

– Инде һөнәреңә әйләнеп кайтыйк, тәрбияче булу синең балачак хыялың идеме?

– Әйе, нәкъ тә шулай, кечкенәдән укытучы булырга хыялландым. 9 сыйныфны тәмамлагач мин Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә укырга кердем. Башта инглиз теле укытучы булырмын дип уйлаган идем, әмма тормыш мине балалар бакчасына алып килде. Мин моңа бер дә үкенмим. Эшчәнлегемне Арча районының 1нче балалар бакчасында башладым. Биредә мин күп тәҗрибә тупладым. Анда эшләгән тәрбиячеләргә бик рәхмәтлемен, чөнки алар мине бик күпкә өйрәттеләр. Кечкенә балалар белән эшләү бик күңелле, ләкин шул ук вакытта бик җаваплы да.

– Синең әле үз балаларың юк. Ничек уйлыйсың бу комачауламыймы?

– Юктыр дип уйлыйм, барлык күңел җылылыгымны мин балаларыма бирәм. Дөресен генә әйткәндә, ел ахырында алар белән саубуллашу миңа бик тә кыен. Елаган чакларым да булды. Чөнки бер ел өчендә мин аларга, алар да мида ияләнә. Төркемемнән киткән балаларның урамда күрешкәч, сагындым дип әйтүләре, эшемнең нәтиҗәсе дип кабул итәм. Әмма мин әле яшь, тәҗрибәм дә күп түгел, шуңа,  һаман да үземне каммиләштерергә, белемемне арттырырга омтылып яшим.

– Төркемеңдә татар, рус балалары да бар. Балалар ничек аңлаша, татар телен өйрәтәсеңме?

– Кечкенә яшьтә балалар телләрне җиңел өйрәнә. Үзем дә игътибар иткән бар: татар белән рус балалары бер-берсен аңлап бик дус уйныйлр. Әлбәттә, татар телле ата-аналар балаларыбыз рус телендә сөйләшә башлады дип бик борчыла. Әмма мин үз чиратымда татар балаларына татарча эндәшергә тырышыам, алар үзләре дә миңа Катя апа дип эндәшә. Инде рус телле балалар да “Катя апа, әйдә уйныйбыз” дип чакыра. Шунсын да әйтеп китәр идем, соңгы елларда катнаш гаиләләрдән булган балалар бик күп килә. Алар барыбер азмы-күпме татар телен белә. Ләкин шундый очраклар да еш очрый, әти-әнисе татар булып, балалар бары рус телендә генә аралаша, татар телен, гомумән, белми. Бу дөрес түгел дип саныйм, һәр кеше үз телен белергә тиеш бит. Андый балаларга татар теле дәресләрен бирү кыенрак.

– Ә рус балалар татар телен өйрәнәме?

– Мин дәресләр вакытында яшелчәләрне, төсләрне ике телдә бирергә тырышам. Һәм балалар аларны бик тиз истә калдыра. Мәсәлән, бер рус кызы миңа еш кына татар балаларының нәрсә әйткәннәрен тәрҗемә итәргә сорый. Мин аңа аңлатып бирәм. Аннары берничә көннән шул бала үзе дә татар телендә берничә сүз булса да әйтә башлый.

– Катя, күптән түгел “Я говорю и работаю по-татарски”бәйгесендә икенче урын алгансың икән. Сине чын күңелдән әлеге уңышың белән котлыйбыз Һәм киләсе елларда да уңышлар, җиңүләр яулавыңны теләп калабыз. Әлеге бәйгедә катнашу авыр булмадымы?

– Юк, авыр булды димәс идем. Бу бәйгедә мин инде икенче тапкыр катнашам. Алдагы елларда мине көрәшен татары, шуңа телне яхшы белә дип тә әйтүчеләр булды. Бу елны да бик теләп, ныклап әзерләндем. Киләчәктә дә мондый бәйгеләрдә катнашырга уйлыйм.

– Синең тормышыңда тагын бер зур вакыйга көтелә, ул да булса – гаилә кору. Һәм бер дә гаҗәп түгел, булачак тормыш иптәшең – татар егете.

– Әйе, дөресен генә әйткәндә мин татар егете белән тормышымны бәйләргә тели идем. Дусларым да: “Син татар егетенә кияүгә чыгарсың инде”, дип көләләр иде. Бер яктан бу гаҗәп тә түгелдер, чөнки хәзерге вакытта күпчелек дусларым, танышларым татарлар һәм башка милләт кешеләре. Алар белән миңа аралашырга җиңел. Рус милләт кешеләре белән кыен дип әйтүем түгел, әмма шулай да, әллә мин татарларга тартылам, әллә алар миңа.

– Башка милләт, башка дин вәкиле белән тормыш коруыңа туганнарың ничек карый?

– Аллага Шөкер, алар моны кабул иттеләр һәм бер дә каршы килмәделәр.

– Белгәнемчә, сез никах та укытырга җыенасыз?

– Әйе, тормыш кору – җитди мәсьәлә, һәм Ходай каршында зур җаваплылылык, шуңа да никах кирәк дип саныйм.

– Димәк, динне дә алмаштырырга ризасың?

– Бу вакыт мәсьәләсе, моның турында сөйләшергә иртәрәктер, чөнки бу бик җидти нәрсә. Әмма шуны әйтер идем – без барыбыз да бер Ходайга табынабыз. Мин һәр динне дә хөрмәт итәм. Ходай миңа да дөрес юлны күрсәтер дип ошанам. Иң мөһиме, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булып, күбрәк яхшы гамәлләр кылып яшәгә кирәк. Авыр сүзләр әйтеп, бер-беребезне мыскыллап түгел, ә яратып, хөрмәт итеп, ярдәмләшеп.

– Әңгәмә өчен рәхмәт сиңа, Катя. Тормышыңда да, эшеңдә дә зур уңышлар теләп калам.

Шундый кешеләр бар, алар белән аралашкач, күңелдә ниндидер яктылык һәм тынычлык барлыкка килә. Бер карасаң, сөйләшүе дә гади генә, әмма әңгәмәдәшең сине тормышка, дөньяга башкача карарага мәҗбүр итә. Сере бәлки ихлас булуындадыр. Башка милләт, башка дин кешесеме – анысы мөһим түгел. Кешенең күңеле чиста, саф булса, башкалар да аңа тартыла. Ә балалар моны бик әйбәт сизә, аларны алдау кыен. Шуңа да, барыбызга да балаларга хас самимилекне, ихласлыкны, гадилекне югалтмаска иде дигән теләктә калам.

Ә инде  татар телебезгә килгәндә, аны белү, өйрәнү кирәк, дип әйтү  аз. Сүзләр генә түгел, гамәлләр дә кирәк. Һәр кеше дә милләтен, телен, динен саклап калу өчен нәрсәдер эшләргә тиеш.  Рус гаиләсендә тәрбияләнгән Катя үз туган телен дә, татар телен саклап калу өчен  өлеш кертә. Ә без нәрсә эшлибез? Телебезне беләбезме, балаларга өйрәтәбезме, тарихбыз белән кызыксынабызмы?

Ләйсән Миназова.

Төп фото: president.tatarstan.ru

Запись Татар җанлы рус кызы Екатерина татар балаларын туган телләрендә сөйләшергә өйрәтә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..