Архивы татар милли ризык - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда милли бизәкле печенье җитешетерелә башлаган [фото]
Казанда яшәүче 27 яшьлек дизайнер Резеда Әһлиулова милли бизәкләр рәвешендәге печенье формалары җитештерә башлаган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте.

Резеда Әһлиулова милли төсмерле эшләнмәләр – агачтан изү, брошка, кулон, алкалар ясаучы дизайнер буларак күптән билгеле, ул ясаган әйберләрне Казанда һәм башка шәһәрләрдә үткән милли чараларга йөрүче кызларда еш күреп була.

Печенье формаларын Резеда экологик чиста пластиктан 3D-принтерда ясый. Дизайнер әйтүенчә, “милли” печенье пешерергә теләүчеләр дә шактый булып чыккан, бигрәк тә лалә чәчәге рәвешендәге формаларны үз итәләр икән. Дизайнер лалә төсле печеньеларны төсле глазурь белән бизәп ясарга киңәш итә.

Резеда үзе Тольятти шәһәреннән. Казанга ветеринария академиясенә укырга килгән һәм монда төпләнеп калган. Ветеринар өлкәсе белгечлегеннән рәсем сәнгатенә ничек кереп киттегез дигән сорауга ул балачактан рәсем ясарга яраттым дип җавап бирде. Үскәч тә әлеге шөгылен ташламаган, башта кибеттән сатып алынган әзер эшләнмәләрне бизәгән. Соңрак татар милли бизәкләре төшерелгән бизәнү әйберләре ясый башлаган. Бу эшендә аңа ире Тимур да дә теләктәш, ул да дизайнер.

Бизәнү әйберләренең нигезен тәшкил иткән агач өлгеләрне Резедага җиһазлар ясау белән шөгыльләнүче танышы әзерли. Алар лазер җайланмасында эшләнә. Аннары ул аларны акрил буяулар белән буйый. Бизәкләрне үзе уйлап табарга, кабатламаска тырыша.

Резеда үзе бу эшен бизнес дип түгел, ә яраткан шөгыль дип атый. Киләчәктә мондый үзенчәлекле бизәнү әйберләрен тагарга теләүчеләр артыр дип өметләнә. Образдагы милли детальләр хатын кызны кабатланмас итә, ә милли бизәк формасындагы печенье табынны ямьләндереп, өйне бизәп, аңа татар рухы өстәп тора, дип саный ул.

Татар-информ

Запись Казанда милли бизәкле печенье җитешетерелә башлаган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..