Архивы татар теле укытучысы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Республикабызда 100 яшен тутырган татар теле укытучысы кайда яши, кем ул?
ТАССРның яшьтәше, Баулы районының иң өлкән мөгаллимәсе Кәбирә Шагали кызы Мәрдәнова үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аңа 100 яшь тулды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Кәбирә апа хәзерге Бөгелмә районының Димтамак авылында туа. Күп балалы гаиләдә үсә. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, педагогия училищесында белем ала. Яшь укытучы хезмәт юлын Каразирек авылында башлый, шунда булачак тормыш иптәше Шаһинур Шәймөхәммәт улын очрата.

Кәбирә апа 32 елдан артык татар теле һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Ул гомер буе китаптан аерылмый, бүгенге көнгә кадәр газеталар да укый, кызы Дилбәр аның өчен махсус «Сөембикә» журналы алдыра.

Кәбирә апа тормыш иптәше Шаһинур Мәрдәнов белән лаеклы биш бала тәрбияләп үстергән. Кызганычка каршы, Шаһинур абый һәм уллары, танылган рәссам Булат Мәрдәнов инде шактый еллар элек вафат булган.

Ветеран кунакларын — район башлыгы Рамил Гатиятуллинны, Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Хөснуллинны, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярованы шатланып каршы алды, аларга үзенең матур теләкләрен, хәер-фатыйхасын җиткерде.

Район башлыгы Кәбирә апага ил Президентының котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды, диелә хәбәрдә.

Мәгълүмат һәм фото: vatantat.ru

Запись Республикабызда 100 яшен тутырган татар теле укытучысы кайда яши, кем ул? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кычкырып еладык” – Урыс телен укытуга күчкән татар теле укытучысы белән әңгәмә [видео]
Азатлык 23 ел татар теле укытып, ике ел элек мәктәпләрдә татар теле киметелгәч урыс теле укытуга күчкән Чирмешән укытучысы белән сөйләште.

15 ноябрьдә Казанда методик берләшмәләр җитәкчеләре һәм “урыс теле”, “урыс туган теле”, “әдәбият” гомум белем бирү фәннәре укытучылары форумы үтте. 93нче гимназиядә оештырылган чарада урыс телен һәм әдәбиятын укыту, урыс телен туган тел буларак укыту мәсьәләләре, урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыру, балаларны урыс әдәбиятына җәлеп итү кебек темалар күтәрелде.

Форумда катнашкан 200ләп укытучы арасында элек татар теле укытып хәзер урыс телен өйрәтүче укытучылар да бар иде. Шуларның берсе Наилә Исмәгыйлева Чирмешәннән килгән. Ул үз районында 23 ел татар теле укыткан. 2017 елда татар теле дәресләре киметелгәч, урыс теле дәресләре укыта башлаган. Азатлык аның белән сөйләшеп алды.

– Наилә ханым сез 23 ел татар теле укыттым дидегез. Сезне ике ел элек урыс телен укытуга күчүгә нәрсә этәрде?

– Мәктәптә татар теле дәресләренең кимүе сәбәп булды.

– Урыс телен укыта башлагач нинди авырлыклар кичердегез?

– Урыс телен укытуга күчү өчен Чаллы педагогика университетында өстәмә белем алдым. Без филологлар булгач, алай фәннән авырлык булды димәс идем. Ә менә безгә карашлар авыр булды. Татар кешесе бит. Татар кешесе урыс теле укыта. Безгә менә шунысы авыр булды беренче вакытта.

– Нәрсә диделәр шул вакытта сезгә?

– Татар кешесенә, урыс телен беләме икән дип, шикләнеп карадылар. Ата-аналарның үзебезгә карата ышанычын яулау бик кыен булды башта. 2017 елда безгә психологик яктан да авыр булды. Без эшебезне югалтабыз дип еламадык. Халык, татар теле укытучылары ул вакытта эшебез югала дип еладылар дигән сүзләр әйтә. Юк, эшне югалтабыз дип түгел, телне югалтабыз дип еладык. Без, 1980нче елларда туган балалар әле татар телен белә. 2015-2017 елларда туган балалар татарча белерме соң?

– Ә сезнеңчә ничек?

– Белерләр дип өметләнәм.

– Дәресләр саны аз бит.

– Әйе азын аз. Ләкин татарчаны өйдә дә, гаиләдә дә сөйләшергә кирәк. Балаларны татар тәрбиясе бирә торган балалар бакчаларына бирергә кирәк.

– Сез укыта торган мәктәптә хәзер татар теле укытучысы бармы?

– Бар.

– Нигә сезне генә татар теле укытучысы итеп калдырмадылар?

– Чөнки мин Чирмешәннең 1нче санлы урыс мәктәбен тәмамлаган кеше. Шушында ук татар теле укытучысы булып эшкә кайттым. Урыс мәктәбен бетергәч, урыс телен укыту җиңелрәк булыр дип миңа тәкъдим иттеләр дә, мин ризалаштым урыс телен укытуга.

– Урыс теле укыта башлагач матди яктан хәлегез үзгәрдеме?

– Мин ул турыда бик уйламыйм. Бераз югалтулар булды инде. Ләкин күп түгел.

– Элекке татар теле укытучысы буларак ничек уйлыйсыз, татар телен өйрәнү өчен атнасына өч сәгать җитәме?

– Бу авыр сорау. Минемчә бала белән ата-ана мәктәптән кайткач татарча сөйләшсә, өч сәгать тә җитәргә мөмкин. Үзенең дә теләге булса, ул бала татарча өйрәнәчәк. Ә бит алты сәгатьтә дә өйрәнә алмый торган балалар да булды.

– Татар телен өйрәнү сәгатьләре кире элекке хәленә кайтарылса, татар телен өйрәнү ничек булыр иде икән?

– Уңайрак булыр иде дигән фикердә торам. Хәзер татар теленең кирәклеген балалар да, ата-аналар да күбрәк аңлый.

– Сез татар телен укытканда кайсы яктан иң нык авыр булды?

– Урыс балаларына татар теле грамматикасы авыр иде. 2017 елда яңа китапларны Энгель Фәттахов (Татарстанның ул чактагы мәгариф министры) күрсәткәндә, без, ник соң бу китапларны элегрәк безгә кайтармадыгыз дип кычкырып еладык. Ник соң андый коммуникатив технология дәреслекләрен элегрәк кайтармадыгыз дип кычкырасы килде.

– Ә хәзер бармы ул дәреслекләр?

– Бар.

– Уңайлымы?

– Әйе.

– Андый дәреслекләрнең вакытында кайтарылмавына кем сәбәпче булгандыр дип уйлыйсыз?

– Министрлыктыр инде. Яисә ул дәреслекләр җитәрлек булмагандыр.

– Татар телен укытуда төп авырлык грамматика дәреслегенең начар булуында иде дип әйттегез….

– Әлбәттә. Дүртенче сыйныф укучылары тест уздырудан кычкырып елап чыгалар иде бит. Хәл-фигыльгә кагылышлы сораулар бар иде бит дүртенче сыйныф баласы өчен әзерләнгән дәреслектә. Урыс телендә хәл-фигыль җиденче сыйныфта гына өйрәнелә.

– Хәзер дәреслекләр бар, әмма дәрес сәгатьләре аз. Укытучылар аз. Татар телен бу шартларда ничек әйбәт итеп өйрәнеп була?

– Дәрес белән генә чикләнеп калмаска кирәк. Балаларны экскурсияләргә, китапханәләргә, күргәзмәләргә алып барырга кирәк. Сыйныф сәгатьләрендә дә татарча сөйләшергә кирәк. Аннан соң урыс төркемнәренә татар грамматикасын бирмәскә кирәк. Аралашырга өйрәтергә кирәк.

– Күп еллар татар теле укыткан укытучы буларак, сезгә татар телен укыту өчен дәреслек әзерләргә кушсалар, сез нинди дәреслек әзерләр идегез?

– Мин балаларны сөйләшергә өйрәтә торган дәреслек язар идем, мөгаен. Грамматиканы катнаштырмыйча бары сөйләшергә өйрәтүне күздә тоткан дәреслек әзерләр идемдер.

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Запись “Кычкырып еладык” – Урыс телен укытуга күчкән татар теле укытучысы белән әңгәмә [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Мәктәптә татар теле укытучыларын көтеп торулары – әкият
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары әкренләп башка белгечлекләр үзләштерә. Аларга җан асрар өчен өстәмә эш эзләргә туры килә. Яшь белгечләр мәктәптән китү ягын карый. Азатлык татар теле укытучылары белән аралашты, быел татар теле белгечлекләре дипломын алучылар кайда барыр, ничек эш табар дип кызыксынды.

Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел Татарстанда 11нче сыйныфны 16 680 укучы тәмамлый. Тиздән имтиханнар башлана, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматына караганда, быел БДИны татар теленнән бирүчеләр дә бар. Моңа 18 кеше батырчылык иткән. Мәктәпләрне тәмамлаучы укучыларны югары уку йортлары да зарыгып көтә.

КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе җитәкчесе Әлфия Йосыпова сүзләренчә, “Татар теле, әдәбияты һәм чит тел” һәм “Татар теле, әдәбияты һәм журналистика” кебек белгечлекләргә быел 40 бюджет урыны бүленгән, тагын 15 коммерцияле урын бар. Татар теле белән катлаулы вазгыять булуга карамастан алар конкурс зур булыр дип ышана.

“Бюджет урыннары кимемәде, шул ук сан. Узган ел бер урынга 8 кеше дәгъва итте, быел да шулай булыр дип уйлыйбыз. Узган ел безгә керү баллары 275 иде, быел да ким булмас кебек. Безгә укырга киләбез диючеләр исәптә, базада 100гә якын кеше бар. Алар ел буена әзерләнә, чараларда катнаша, барысын да беләбез. Әмма бу сан артырга да мөмкин. Без белмәгән балалар да бар, бөтен Татарстанны, Русияне иңли алмыйбыз”, дип сөйләде Азатлыкка Йосыпова.

Әлфия ханым татар теленә һөҗүм барган вазгыять студентларны тупларга тәэсир итмәс дип саный. Түләп укырга теләүчеләр дә шактый, ди ул. Татар теле белгечлегендә түләп укының бер еллык бәясе 103 мең сум, әмма инфляция белән ул үзгәрергә мөмкин.

Быел КФУның Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбеннән 12 филолог, 12 журналист, 12 тәрҗемәче диплом белән чыга, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломына ия булучылар исә 48 белгеч. Болар барысы да бакалавриатны тәмамлаучылар, 39ы магистратураны тәмамлый. Әлфия Йосыпова барлык белгечләр дә эш урынын табуына ышана.

“Берничә редакциядән инде өметле яшь белгечләр бармы дип сорап килделәр. “Казан утлары”, “Безнең мирас”, “Сәхнә” журналлары мөхәррирләре яшь белгечләргә ихтыяҗ бар дип мөрәҗәгать итте. Студентларның күпчелеге инде мәктәпләрдә укытып йөри. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан эшкә билгеләү дә булды, кайда татар теле һәм әдәбияты укытучысы кирәк, барысы да исәптә, берсе дә эшсез калмый. Кайберәүләре магистратурада укуын дәвам итәчәк. Чеп-чи татар теле белән генә чыкмый бит безнең студентлар. Алар өстәмә инглиз, кытай телен дә өйрәнде. Бу телләргә дә ихтыяҗ бар. Ике телле белгечләргә районнар бик кызыга, алар студентларның авылга кайтуын көтә”, дип өметләнеп сөйләде Әлфия Йосыпова.

Югары уку йортлары укытучылары, түрәләр дә барысы да моңа кадәр ничек булган, шулай калган дип күрсәтергә омтыла. Татар теле укытучылары берсе дә эшсез калмаячак дигән сүзләр белән тынычландырдылар.

Халыкның исә телнең киләчәгенә карашы гына әллә ни өметле түгел кебек. Көз көне җәмәгатьчелек татар телен яклап урамга чыкканда Татарстан депутатлары шыпырт дәшмичә утырып вакыт уздырды, бүген исә алардан да батыррак кешеләр юк, сессия артыннан сессия уза, депуталарларның ялкынлы чыгышларын халык тамаша кыла. Узган елның көзендә үк депутатларның тел өчен көрәштә дәрт-дәрманын көткән татар теле укытучылары бүген башка тармакта эш эзли, яки башка фәнне укытуга күчә. Авыр таякның башы яшь белгечләр башына төште.

Илзам Хаҗиев – КФУның татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән диплом белән 2016 елда тәмамлаган яшь белгеч. Казанның инженер лицеенда татар телен укыта, 5 ел стажы бар. Дәресләр саны кыскарганга күрә, аңа киләсе елдан инде эш урыны юк. География фәнен укытырга мөмкин. Бушлай курсларда укырга мөмкинлек булгач, ул бу өлкәне дә үзләштергән. Әмма бүген аның ни татар телен, ни географияне укытасы килми. Илзам татар теле укытучылары эшсез калмаячак дигән сүзләрне әкият дип бәяли һәм КФУда биш ел дәвамында татар теле белгечлегенә укуым әрәмгә булды дип үкенә. Ул Азатлыкка республикадагы татар теленә карата мөнәсәбәт мәктәпләрдән яңача укытырга теләгән, дәрте булган яшь белгечләрне кысрыклап чыгара дип

“Биш ел стажым бар, балалар белән эшләү ошый иде, әмма мин инженер лицееннан китәргә мәҗбүрмен. Бездә башка мәктәпләрдә кебек үк татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскарды, 18 сәгать укытып 23 мең сум хезмәт хакы алып гаиләне түгел, үзеңне дә асрау мөмкин түгел.

Татар телен укытырга бөтенләй теләк юк. География фәненә уку бушка булганга күрә мөмкинлектән файдаландым. Әмма аны да укыту теләге юк. Минем аңа тиешле әзерлегем дә юк. Вакытында мин БДИны да география укытыр өчен түгел, ә татар телен укытыр өчен тырышып тапшырдым, КФУга укырга кердем. Бүген һавада эленеп калдым. Татар теле укытучысы буларак эшли алмаячаксың, мөмкинлек юк диде лицей җитәкчелеге. Без ике укытучы эшләдек, берсе генә кала. Миңа йә китәргә, йә география укытырга тәкъдим итәләр. 18 сәгать бәлки җыелыр. 6 сәгать татар теле, 12 сәгать география фәнен укытырга булачак.

БДИны да география укытыр өчен түгел, ә татар телен укытыр өчен тырышып тапшырдым, КФУга укырга кердем

Әлегә эшне мәгариф өлкәсендә эзлим. Мәктәпләргә шалтыратам, берсенә дә татар теле укытучысы кирәкми, булганнарын да нишләтергә белмиләр. Берни тәкъдим ителмәсә, тапмасам, бөтенләй мәгариф системыннан китәчәкмен. Кая барырмын – билгесез. Минем яшьтәге хезмәттәшләрем алдында да шундый ук дилемма. Яшь егетләр укытучылыктан эшмәкәрлеккә китә. Алар да киләчәкне күрми. Югыйсә матур гына татар телен укыттылар, нәтиҗәле эшлиләр иде.

Мәктәпләргә ир-егет укытучылар болай да ашкынып тормый, яшьләр арасында укытам, татар теленә мөнәсәбәтне үзгәртәм дип эшләүчеләр бар, әмма аларга ихтыяҗ юк булып чыга. Заманча фикерли торган яшьләр китүе бик кызганыч. Алар урынына кеше табылыр, әмма минемчә, яңа көч кирәк иде. Яшь кадрларны ни саклап кала алмыйбыз, ни үстерә алмыйбыз.

Эшемне яратып башкардым, татар теле укытучылары кирәксезгә әйләнде. Күңелдә үкенү хисе, 5 ел укуым җилгә очырылды дигән сүз. Быел да татар теле белгечләре диплом алып чыгачак, аларның күпмесе генә эш табыр – белмим. Мәктәптә аларны көтеп торулары – әкият”, дип сөйләде Илзам Хаҗиев.

Марат Шәехов берничә ел дәвамында Әлмәт, Казан шәһәрләрендә татар телен укыткан, административ эшләр белән дә шөгыльләнгән, бүген рус теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Ул да “переквалификация” узган. Мәҗбүр булдым, ди. Биш ел буена бер белгечкә укып энә белән кое казып, аннары берничә ел тәҗрибә туплап эшләгән укытучының берничә ай эчендә башка фән укытучысына укып хезмәт иткән мөгаллим дә, укучы да, гомум мәгариф системы зыян күрә, дип сөйләде ул Азатлыкка.

“Сигез ел татар теле укытучысы стажым бар. Балаларның шактые татар теле урынына урыс телен сайлады, дәресләр саны кыскарды, миңа да эш кимеде. Сәгатьләрем башка укытучыга бирелде. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысына яңадан укыдым. Башка фәнне укытуга күчү үкенеч хисен уятты. Балалар татармы, урысмы алар телне яратсын, кызыксыну булсын дип укытырга тырыштым. Урыс телен укытуга күчү психологик яктан авыр булды. Үз милләтемә хыянәт иткән төсле иде. Озак еллар дәвамында татар телен укытып урыс телен укытуга күчкән укытучыларның барысы да бу каршылыкны авыр узгандыр дип уйлыйм. Хәзер тынычландым.

Танышларым арасында инглиз телен укытуга күчкәннәр бар, башка фәннәрдән дәрес укыталар. Әмма монда сорау туа бит: бу укытучы никадәр үз эшен яхшы башкарачак? Бер белгечлеккә 5 ел укыйсың, ә курслар берничә ай гына дәвам итә. Үҗәт булып эшкә тотынса, ул, бәлки, яхшы мөгаллим булыр. Әмма моның өчен дә вакыт кирәк. Балаларны көн саен укытырга кирәк, вакыт көтми. Кемдер фәнне тулысынча үзләштерә алмаячак дигәнне аңлата. Бу – дәүләтнең ялгышлыгы, мәгариф системына зур зыян салды. Татар телен укытып аннары эколог укытучысына күчү дөрес түгел, ул аның профиле түгел. Хокукы бар аның укытырга, әмма сыйфат ягыннан аксаячак.

Авыр вазгыять, хәтта татар телен сайлаганнар балалар белән дә эшләү авыр, алар тарафыннан татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кыек карашта. Яшь белгечләрнең күбесе мәктәптән китәчәк. Мәктәп мөдирләре акыллы булса, заманча фикерли торган, идеалларына тугры булган мөгаллимнәргә эш табачак, инглиз телен булса да укытачак алар, әмма бу инглиз, ә татар теле түгел. Факультативка калган очракта да андый кешеләр күңелен биреп укытыр, әмма андыйлар күп түгел”, диде ул безгә.

Эльвира Зиннәтуллина узган ел КФУны тәмамлап Казанның 18нче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнашкан, әмма мөгаллимә булып берничә ай гына эшләп өлгергән. Дәресләр саны кыскару белән аңа озайтылган төркем (продленка) тәрбиячесе итеп эшләргә тәкъдим иткәннәр. Эльвира башлангыч мәктәп укытучысына яңадан курсларда белем алган, әлегә кулда диплом юк, ди, әмма төрле мәктәпләрдән эш эзли. Ул киләчәктә үзен татар теле укытучысы итеп күрергә бик теләсә дә, үзен реалист дип саный. Быел татар теле белгечлекләре дипломы белән чыккан студентларга авырга туры киләчәк, дип сөйләде Азатлыкка.

“КФУда укыганда киләчәккә өметләр зур иде, аспирантурага да керү хыялы белән яшәдем. Мәктәпкә дә килеп эләккәч, балалар белән эшли башлагач, үземне канатлы кош кебек хис иттем, әмма кинәт кенә барысы да үзгәрде. Татар теле дәресләрем бетте, “продленка”га күчерделәр. Башлангыч мәктәбе укытучысына яңадан укыдым, бу – төгәл карар, аннан кире кайтмыйм. Татар теле кайтыр дигәнгә дә кысыр өметләр белән яшәмим.

​Гарьлек, хурлык, үкенү хисләре били. Болар – үземә кагылган хисләр. Глобаль уйлаганда милләт өчен күңел әрнүе били. КФУны быел тәмамлаучы татар теле белгечләре белән сөйләшкәнем бар, алар пошаманда. Ничек эш табарбыз дип куркалар, борчылалар. Өстәмә белеме булучылар югалмас, эш табар ул. Әмма мәктәпләргә яшь буын кешеләре килмәве, аларның кыскартылуы мәгариф системына зыян салачак. Урта буын иртәме-соңмы китәр, ә яшьләр инде мәктәптә булмас. Югары уку йортына да килүчеләр кимер”, дип сөйләде Эльвира Азатлыкка.

Римма Әбдрәшитова, Азатлык

Запись Мәктәптә татар теле укытучыларын көтеп торулары – әкият впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татар теле укытучысы Медведевка җавап бирде
Тиздән мәктәпләр үз ишекләрен ачачак. Күп ата – ананы баласына  киләчәктә татар теле кирәк буламы, юкмы дигән сорау борчый. Казанның 8 мәктәбендә татар теле дәресләрен укытучы Марат Минһаҗев фикеренчә, балада телгә кызыксыну уянсын өчен яңа алымнар кулланырга кирәк.

“ Мин башлангыч сыйныфларында эшләгәч, күбесенчә, уен алымын кулланам. Мультфильмнар, иҗади кичәләр, конкурслар оештыру баланы татар дөньясына тарта ала”, дип фикерен белдерде ул.

Күп мөгаллимнәр сүзен хуплап, Маран Минһаҗев та баланың татарча белмәве ата-ана гаебе, дип саный. “ Әгәр гаиләдә телгә битарафлык бар икән, мәктәп кенә ул бушлыкны тутыра алмый, минемчә”, ди укытучы.

БДИга карата Марат тискәре фикердә. Аның фикеренчә БДИ белем дәрәҗәсен тикшерү ысулы түгел. Чөнки татар телендә белем алган укучыга икенче телдә имтихан тапшыру авыр. “БДИны гомумән бетерергә, мәгариф системасына үзгәрешләр кертергә кирәк”, дип саный ул.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведевның “акча эшлисегез килсә, бизнеска барыгыз” дигән сүзләре күп укытучыда ризасызлык уяткан кебек, Марат Минһаҗевне дә битараф калдырмаган.

”Театр элгечтән башланган кебек, тәрбия дә укытучы өстендә. Илнең киләчәгендә дә укытучының роле зур. Мөгаллимнәр бизнеска китсә, кем яңа буын вәкилләрен тәрбияләр? Минемчә, укытучылар, табиблар, тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары депутат хаклары белән бертигез булырга тиеш”, диде мөгаллим.

Запись Татар теле укытучысы Медведевка җавап бирде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..