Архивы Татармоңы - Tatar Today - татар яңалыклары.

Әлфия Авзалова турында: «Шул догаларны гына көтүе булган кебек – төнлә үлүе билгеле булды»
Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова 84 яшендә вафат булды.//Татар – информ//

Казанның 7 нче хастаханәсендә яткан Әлфия Авзалованың хәле кичә начарайган. “Көндез кызы Зөлфия: “Әнинең хәле начарайды”, – дип шалтыратты, догалар укуыбызны сорады. Без догалар укыдык. Шул догаларны гына көтүе булган кебек – төнлә үлүе билгеле булды”, – ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музей җитәкчесе Алсу Хәкимова.

Филармония көн саен Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия белән элемтәдә торган. Хәтта моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар әле.

“Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. “Әни музыка тыңлап ята”, – дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте”, – ди филармониянең матбугат җитәкчесе Земфира Гыйльметдинова.

Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова инсульт белән апрель аенда халык телендә “обком больницасы” дип йөртелгән 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган иде. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән.

Татарстанның халык, Россиянең ятказанган артисты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.

Запись Әлфия Авзалова турында: «Шул догаларны гына көтүе булган кебек – төнлә үлүе билгеле булды» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават “Татар моңы”н хатын-кыз эше белән чагыштырды, эшләсә, беркем күрми, эшләмәсә, барысы да күрә
6 декабрьда Камал театры сәхнәсендә «Татар моңы» яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концерты үтте. // Шәһри Казан//

Халык Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов зәвыгына югары бәя бирә икән. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Билет бәяләренең 700 сумнан артмавы да зур роль уйнаган, күрәсең.

«Татар моңы» лауреатлары, бер-бер артлы, Сәйдәш вальсы астында сәхнәгә күтәрелде. Тамаша Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Су буйлап» җыры белән башланып китте. Алдагы елларда Сәйдә кунак буларак чыгыш ясаса, быел ул – лауреат. 15 яшьлек җырчы – «Татар моңы»ның иң яшь җиңүчесе. Сәйдәне һәм башка конкурсантларны җиңүләре белән тәбрикләү өчен, сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова күтәрелде.

– «Татар моңы»ның максаты – төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче сәләтле татар яшьләрен табып, аларны сәхнәгә чыгару. Татарның җыр мирасын торгызуда да әлеге конкурсның өлеше зур, ләкин яшьләргә сәхнәгә чыгу өчен матур җырлар да кирәк. Бәлки яңа җырлар иҗат итүче композиторлар, шагыйрьләр өчен дә аерым конкурс оештырырга кирәктер?! – диде Римма Ратникова.

«Татар моңы» «экзотик» җырчыларсыз да узмады. 22 яшьлек Кытай кызы Юй Хаоны гына алыйк, ул татарча бер сүз белмәсә дә, Сәйдәшевнең «Халисә» җырын бер хатасыз башкарды. Ул Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый икән. Шулай ук кырым татары Мәүлия Мөхтамирова, Якутия кунагы Айсен Аммосов чыгышлары да истә калырлык иде.

Бельгиядән килгән Амели исемле кунак кызы да тамашачының йөзендә елмаю уятты. Ул Сөмбел Билалова белән «Сагынырсың» (Гөлфия Вәлиева сүзләре, Нияз Вәлиев көе.) җырын башкарды.

Амелига нибары ун яшь. Шуңа да карамастан, ул дүрт телдә сөйләшә. Әнисе – Казан кызы, заманында кияүгә чыгып, Бельгиягә күченеп киткән. Ләкин гаиләдә татар рухы, татар телен саклап калырга тырыша алар. Амели Брюссельдән ерак түгел бер авылда яши, авыл мәктәбендә белем ала. Сыйныфташларына һәрвакыт Казан, Татарстан турында сөйли икән.

– Казан турында презен­тация­ләр ясыйм, милли аш­лар, бигрәк тә чәкчәк турында сөйлим. Әле күптән түгел иптәшләремне бал белән сыйладым. Бельгиядә узган Сабантуйларда катнашам, анда без милли ашлар пешерәбез, – ди Амели.

– Гаиләбездә дәү әниебез җырлый, олы кызым Регина да бик сәләтле. Моңсыз татар гаиләсе юк инде, һәр гаиләдә бер җырчы бар, – ди Амелиның әнисе.

Катнашучыларның күбесе музыкаль белемле, үзешчәннәр аз. Шуларның берсе – Эльвира Рәкыйпова. Үзе бу турыда әйтмәсә, тавышына карап кына профессиональ булмавын аерырлык түгел. Ул «Татар моңы»нда алдагы елларда да үзен сынап караган, ләкин финалга чыга алмаган.

– Минем ул вакытта укытучым юк иде, вокал буенча белемнәр җитеп бетмәде. Хәзер исә бик җитди әзерләндем. Бүген өченче премия лауреаты булдым. Бу миңа канатлар куйды. Үзем инженер-­эколог, киләчәктә музыкаль белем алырга уйлыйм. Төрле бәйгеләрдә катнашкан бар, ләкин бу сәхнәгә чыккан җырчылар чыннан да моңлы. Хөкемдарлар да сәләтеңә карап бәя бирә, бар да дөрес, – диде Эльвира.

Гала-концертка «Татар моңы»ның жюри әгъзасы булган Салават Фәтхетдинов үзе йомгак ясады.

– Хатын-кыз өйдә ни дә булса эшләсә, аны беркем күрми, эшләмәсә, барысы да күрә. Менә татар мәдәнияте дә шулай. Без тырыштык: җырчы хатын-кызларны киендердек. 80 сәхнә костюмы булды, һәрберсе ябык, ләкин кабатланмас. Һәр өйдә татарча сөйләшсеннәр, һәр өйдә гармун моңы яңгырасын! – диде ул.

Быелгы «Татар моңы» «Туган тел» җыры белән түгел, Салават башкаруындагы «Мин яратам сине, Татарстан!» җыры белән тәмамланды.

Запись Салават “Татар моңы”н хатын-кыз эше белән чагыштырды, эшләсә, беркем күрми, эшләмәсә, барысы да күрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Салават президентны үпкәләткән ахрысы, Миңнеханов “Татар моңы”на килми [фото-видео]
6 декабрь Казанда сигезенче мәртәбә “Татар моңы” телевизион җыр фестивале узды. Төрле бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар күп булса да, арада аерылып торучы юк, барысы да бертигез дәрәҗәдә диярлек булды. Быел тамаша ахырында “Туган тел” җыры яңгырамады.

Камал театрында узган “Татар моңы”на тамашачылар арасында билетлар аркасында шау-шу куптарылмаган иде. “Үзгәреш җиле” ндә “артык билетлар бармы?” дип сорап йөрүчеләр булса, монда андый хәл күзәтелмәде. Билетларның бәясе 300 сумнан алып 700 сумга кадәр иде. Тамашачылар арасында күпчелек өлкән һәм урта яшьтәгеләр иде, 600 кешелек зал тулды. Күпләрнең “Татар моңы”н Татарстан президенты хәер-фатихасы белән оештырылган “Үзгәреш җиле” белән чагыштырасы һәм үгисетелгән моңны яклыйсы килде. Ләкин сигезенче мәртәбә үткәрелгән “Татар моңы” әле дә бәяләрлек дәрәҗәгә үсеп җитмәгән булып чыкты.

Тамашага Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов килмәде. Күпләр моның сәбәбен Салават Фәтхетдиновның күптән түгел президент химаясендә үткән “Үзгәреш җиле” фестивален тәнкыйтьләвеннән күрде. Түрәләрдән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, депутат Разил Вәлиев күренде. Аларга җәмгысе 29 чыгышны карарга һәм җыр сәнгатенең дәрәҗәсен, бәйгенең әһәмиятен бәяләргә туры килде.

“Татар моңы” милли киемне сәхнәгә менгерде”

Жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина “Татар моңы” – бөтен дөнья татарларын берләштереп тора торган бәйге, затлы җырлар яңгырады дип әйтте.

Зилә Сөнгатуллина

“Катнашучылар арасында моңсызлар бик сирәк. Хәтта 17 яшьлекләр дә йөрәкләреннән үткәреп, бирелеп җырлый. Татар җыры – ул татарның йөзе. Без ничек өйрәтәбез, бу балалар киләчәктә сәхнәдән үзләрен ничек тота – безнең йөзебезгә шуннан чыгып бәя бирәчәкләр. Бу бөтен дөнья татарларын берләштереп тора торган бәйге. Быел бәйге яхшы хәзерлектә үтте. Киемнәрен генә алыйк: берсендә дә тән күрсәтү, затсызлык булмады. Татар тыйнак киенгән, аңа хас булмаган киемнәрдән тыелырга кирәк. Өченче турга узган җырчыларга остаханәләр уздырдым”, диде Азатлыкка Зилә ханым.

Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, “Татар моңы” чыннан да беренчеләрдән булып җырчыларны милли киемнәргә киендерде, калфак, түбәтәйле итте. Эстрада фестивальләрендә татар җырчылары ярымшәрә булса, “Татар моңы” милли киемгә моданы кертергә тырышты.

Зилә Сөнгатуллинадан, Вадим Эйленкрингның (“Үзгәреш җиле проектының музыкаль җитәкчесе) “Эстрада – бизнес, аны фольклор белән бутарга ярамый” дигән фикере белән килешү-килешмәвен дә белештек.

“Бу – бөтенләй дөрес фикер түгел. Татар музыкасын милли моңнан башка күз алдына да китереп булмый, хәтта операны да. Мин операны күп еллар башкарым, Хәйдәр Бигичев белән дуэтлар шактый булды. Бөтен әсәргә моңыбызны сала идек. Шуңа күрә халык безгә никадәр ят тоелган операга тартылды да”, дигән фикердә җырчы.

Жюри тел яшерә, фикерне сак әйтә

Әйтергә кирәк, хөкемдарларның барысы да фикерләре белән уртаклашырга атлыгып тормады. Журналистлар белән аралашырга теләмәде. Җырчыларны Фердинанд Сәлахов, Сәгыйть Хәбибуллин, Алсу Әбелханова, Зилә Сөнгатуллина, Резедә Шәрәфиева, Наил Сәгъдиев, Филюс Каһиров кебек хөкемдарлар бәяләде. Аларның рәисе Салават Фәтхетдинов булды. Ул да, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Миләүшә Айтуганова да, Филүс Каһиров сөйләшүдән баш тартты.

Фердинанд Сәлахов “сәясәткә” кысылмыйча гына фикерен җиткерергә ризалык бирде. Ул да журналистлар белән сак сөйләшергә тырышты.

Фердинанд Сәлахов

“Сигез ел дәвамында меңнән артык катнашучы тыңладык. Иң талантлы яшьләр сәхнәгә җиңүчеләр булып чыкты, соңыннан бу шөгыльләрен һөнәргә әверелдерделәр. Алар бик күп. Аларны төп сәхнә тотучылар дисәк тә була. Монда күбесе Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина укучылары, алар киләчәктә эстрадага төпле репертуар белән аяк басачак. Ике ел элек бәйгегә академик вокал номинациясе кертелгән иде. Быел бу номинациягә катнашырга бик күп кеше килде. Беренче елларда алар бик аз иде. Быел сайлавы авыр булды. Араларында опера театрында эшләүчеләр дә, табигатьтә бик сирәк очрый торган түбән тавышлы җырчылар да бар. Алар татар эстрадасының нигезен тәшкил итәр дип өметләнәм. Бу балалар монда катнашыр өчен генә килмәгән, яшәгән җирләренең һавасын, үзенчәлеген, шул җирлектә яшәгән башка милләт вәкилләренең татарга булган мөнәсәбәтен дә алып килгән”, диде Фердинанд әфәнде.

Татар моңын ерактан эзләмәгәннәр

Оештыручылар моңлы, сәләтле җырчыларны Русия, дөнья буйлап эзлибез дисәләр дә, быелгы катнашучыларга күз салсаң, күбесе Казанда белем алучы студентлар. Кытай кызы Юй Хао Казан дәүләт консерваториясе студенты. Бәйгедә катнашырга укытучысы киңәш иткән. Кытай белән татарның көйләре охшаш, миңа “Халисә” (Г. Хуҗин сүзләре, С. Сәйдәшев музыкасы) җырын өйрәнү авыр булмады, ди ул.

Кытай кызы Юй Хао

Кырымтатар Мәвилә Мөхтәримова да Казан консерваториясе студенты, аңа да катнашып карарга киңәш иткәннәр. Димәк “Татар моңы” дөнья буйлап сибелгән татарлар арасында моңлыларны эзли дигән сүз бик үк дөреслеккә туры килеп бетми, ә менә катнашучыларны бәйге аша эшле булулары бик мөмкин.

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов бәйге ярдәмендә ансамбльдә кан алмаштырырга җыена.Ул һәр милләтнең үз образы бар, нинди генә юлдан китсә дә, җырчы әнә шул образга хилафлык китерергә тиеш түгел дип саный.

“Татар халкы булганда, теле, моңы җуелмаганда бу бәйге дә югалмас, аның киләчәге бар. Мин монда эшлим дә, талантларны да күзлим. Киләчәктә кайберләрен ансамбльгә эшкә чакырырга телим. Хор төркеменә алу өчен җырчылар, шулай ук музыкантлар белән кызыксындым. Монда киң диапазонлы тавыш белән җырлаучы җырчылар бар.

“Эстрадада җыр кытлыгы”

Бүген эстрада турында сүз бик күп. Ул нинди юнәлештә үсәргә тиеш соң? Римма Ратникова халыкны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде һәм җыр сәнгатендәге проблемнарны билгеләп үтте.

Римма Ратникова чыгыш ясый

“Бу – татарның җыр мирасын яңартып яңа буынга тапшыру чарасы. Яңарту, яңару дигән сүзләр көн тәртибендә, алар бик тә популяр. Президентыбыз да татар эстрадасын яңартып, дөньяви дәрәҗәгә күтәрергә дигән максат куйды. Без аның белән килешәбез. Яңарту юллары хакында, миңа калса, әле бергәләп уйлашырга кирәк. Яңача яңгырату ул, әлбәттә, булырга тиеш, шул ук вакытта сүзләренә, көенә, моңына хилафлык китерергә ярамый”, дип нотык сөйләде ул сәхнәдән.

Римма Ратникова җыр кытлыгына да игътибар итте. Чыннан да, эстрада бәйгесе дип игълан ителгән “Үзгәреш җиле” дә классик репертуар сайлаган иде. Анда башлыча халык җырлары, профессиональ классик музыка әсәрләре сайланган иде. “Татар моңы” да бу юлдан тайпылмый. Монда катнашкан конкурсантлар да халык җырларын, классик музыка үрнәкләрен башкара. Димәк, классик музыка янәшәсенә куярлык җырларыбыз юк икәненә тагын бер дәлил.

Камал сәхнәсендә “Татар моңы-2016”

Бәйгедә иң зур бәйге инструменталь ансамбльләр арасында булган. Болар – милли уен коралларын популярлаштыручылар да, араларында үзләре ясаучылар да бар. Йошкар Ола шәһәреннән татар гөсләчеләре ансамбле җитәкчесе Гәрәй Мәгъсүмҗанов әйтүенчә, ике яклы гөсләләрне алар үзләре ясый. Үрнәкне экспедиция вакытында бер әбинең келәтендә табып алганнар.

“Йошкар Олада татарларны алай бик күп дип әйтеп булмый,осталарны да табармын димә, үзебезгә тырышырга туры килә. Татар иҗтимагый үзәгендә татар теле, җыр, спорт түгәрәкләре бар. Тел өйрәнергә кечкенә балалардан алып әбиләргә кадәр килә. Әмма күпчелек телне дә, денне дә онытты шул инде. Хәзер әле безгә булган мирасны сакларга, халыкка үрнәк итеп күрсәтергә мөмкинлекләр бар. Татарстан грантларын оттык, сәхнә киемнәре тектердек, безгә карап җырларга теләүчеләр булды. Шушы кечкенә генә җиңүләребезгә дә сөенеп яшибез”, диде ул Азатлыкка.

Концерт алып баручылар Зөлфәт Зиннуров белән Роза Әдиятуллинаның шаяртырга тырышулары белән үрелеп барды. Шулай ук бер сәер момент та булып алды: алар тамашачыларга Гөлназ Галиуллина чыгыш ясаячак, соңыннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә ихтирам йөзеннән аягүрә алкышларсыз инде дип үтенделәр. Сәхнәгә “инвалид кыз” чыкты, җырлады. Әмма чынында ул “Айсылу” киносының дәвамын төшерүләре генә иде.

Гөлназ Галимуллина

“Моң төшенчәсе тарая”

Күңелне кырып алган мизгелләр бу гына түгел. Алар хакында төгәлрәк Татарстанның халык җырчысы Шамил Әхмәтҗанов Азатлыкка сөйләде.

“Канат ярмаган кошның очышына бәя иреп булмаган кебек, мондагы номинантларга да бәя бирә алмыйм. Кем белә, бәлки араларыннан лачыннар да чыгар. Эш бит анда түгел. Татарны бәйләүче чара булганга, мин бу бәйгенең ел саен уздырылуын, ниһаять, үсүен телим. Җырчыларга, алып баручыларга киңәш бирсеннәр иде.

Дистә елдан артык Казан музыка училищесында укытканга, моң төшенчәсенең мәгънәсе тараюы белән килешә алмыйм. Күбесе бормаларны алмый, баскычлап җырлап китә, бу инде урыс манерына җырлау дип атала. Алай ярамый. Алып баручыларның фамилияләрне урысча игълан итүләренә татар авазларын каты әйтүләренә эчем пошты. Кайчан “хәм” диюдән туктарлар икән болар дип уйлап утырдым”, диде ул.

“Туган тел”не Салават җыры алыштырды

Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин исә “Үзгәреш җиле” тирәсендәге бәхәскә нокта куярга теләп, “фестивальләрнең һәрберсенең үз юнәлеше бар, аларның һәркайсы кирәк”, диде. ” Ваһапов исемендәге фестиваль булсынмы, “Татар җыры”мы, “Татар моңы”мы, “Үзгәреш җиле”ме – һәрберсенең үз юлы. Алар күп булсын. Без җыр аша киләчәк буыннарга татар тарихын, күңелебездәге сүзләребезне җиткерергә тиеш”, диде ул.

Фестивальләрнең һәрберсенең үз юлы, һәрберсе мөһим диелсә дә, аларның бәяләнүе төрле. “Татар моңы” бюджеты 5 миллионны тәшкил итсә, “Үзгәреш җиле”неке – 70 миллион сум.

Тамаша “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлады

Җыеп әйткәндә, номинацияләр күп, җиңүчеләр һәм махсус бүләкләргә лаек булучылар шактый иде. Алар арасында иң яктысы юк, барысы да бертигез дәрәҗәдә диярлек булды. Тамаша узган еллардан аермалы буларак “Туган тел” урынына “Мин яратам сине, Татарстан!” җыры белән тәмамлады.

Запись Салават президентны үпкәләткән ахрысы, Миңнеханов “Татар моңы”на килми [фото-видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..