Архивы әти-әни - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм”
Бу баруымда Кәүсәрия апа мине өстәлгә башын салган көе генә каршы алды. “Күз алдымнан бөтен томыш узды”, – ди. Кәүсәрия апаның язмышы бер китапка гына сыярлык түгел.

1935 елда аңа биш яшь була. Илдә халык өчен кара кайгылы көннәр – репрессия, кулак ясау бара. Кәүсәрия апаның әтисе умартачылыкта эшли. Бар байлыгы – алты баласы, әмма аны барыбер алып китәләр. Гаиләсен кара мунчага чыгаралар. Кәүсәрия апага шунда салкын тия. “Анда яшәп, исән калуыбызга әле дә аптырыйм”, – дип сөйли ул. Салкын тигән баласын әнисе, аркасына салып, Бәләбәй шәһәренә алып китә.

Егерме чакрым араны шулай узып та, баланы кабул итмиләр. Чөнки репрессияләнгәннәрнең аерым исемлеге булдырыла. “Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм”, – ди Кәүсәрия апа. Авыруының нәтиҗәсе булып, ул ике аяксыз кала. Әтиләрен хезмәт армиясенә алалар, әниләре көне-төне колхоз эшендә, унөч яшьлек Гәбделмәҗит абыйсы колхоз малларын көтә. Өйдә аннан кала тагын сеңлесе белән энесе дә була.

“Колхоз малын көтүче абый әбид ашарга көн дә өйгә кайта торган иде. Әмма өйдә берни дә юк икәнен белә бит инде ул. Тирә-якта гына яшел үлән, кычыткан да калмый. Шуңа абый ерактанрак йөреп җыеп кайта иде ул кычытканнарны.

Миңа ул вакытта ун яшь, ике аяк та юк. Үрмәләп кенә йөреп, абый алып кайткан кычытканны башта аерым савытта пешерәм, аннан алып турап, йомарлап котлетлар ясыйм. Он юк. Налогтан артып калган май булса, икесен бергә әвәләп, барыбызга җитәрлек итеп кычыткан котлетлары ясап пешерәм. Гәбделмәҗит абый шуңа да риза булып, кабаттан эшкә чыгып китә торган иде.

Алты яшьлек кенә энекәш әтине бик сагынды. Уенчыклар юк, өйдә көнозын нишләп кенә бетмәк кирәк? Уйныйсы килгәндер инде, чабатага ташлар тутыра иде дә, тау буйларыннан тартып йөреп, уйнаган сыман булып, үзенең күңелен күреп йөри иде. Бала гына булса да, гел җыр җырлап йөри иде ул. Үзе чыгаргандырмы, кайдан буса да откандырмы.

Чабатамны тартып йөрим,

Вак-вак ташлар тутырып.

Әтекәем кайтыр әле,

Поездларга утырып.

Кызганыч, ул энекәшнең гомере булмады. Менингит диагнозы белән үлде.

Шул бала бервакытта да минем күз алдымнан китмәде. “Менә бүген дә барысы да бүгенгедәй күз алдымда”, – дип искә алды Кәүсәрия апа.

Кәүсәрия апага 88 яшь. Ул гомер буе үзен-үзе тәэмин итеп яшәде. Тегү эшенә өйрәнә, туган авылы – Туймазы районы Мәтәүтамак авылының күпме хатын-кызын яңа күлмәкләргә сөендерә. Абыйсы өйләнгәч, Октябрьский шәһәренә күченеп килә, кеше өйләрендә яши. Кооператив проектлары чыккач, 1 сумга көне-төне күлмәк тегеп, бер бүлмәле фатир сатып алуга ирешә. Бөтен район халкы ул теккән күлмәктә йөри.

Ташкенттагы апасына пальтолар тегеп, посылка белән салып җибәрә торган була. Соңгы елларда гына кинәт баедык бит әле. Ә ул вакытта кием-салымга бик зур мохтаҗлык була. Аерым фатир алгач, Кәүсәрия апа әти-әнисен үзенә алып килеп тәрбияли, туганнарын кунак итә. “Аяксыз көе андый көчләр кайдан килгәндер ул миңа?” – дип аптырый. “Сталин кирәк” дип әйтүчеләргә дә үз җавабы әзер. Һәйкәл кирәк дип әйтүчеләргә болай дим: ике култык таягына таянган мине дә ясап куегыз, яныма 20 чиләк куйсыннар. Ул чиләкләр минем күз яшьләрем белән тулганнар дип язсыннар, ди.

Сәлам белән Нәсимә апагыз, Башкортостан

Язмыш кочагы

Запись “Ул көннәр күз алдыма килсә, ушымны югалтмыйм дип, тизрәк догаларымны укырга керешәм” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Олы балам хакына, кечесен атасыз калдырдым»
Кияүгә чыгу – хатын-кыз өчен үтә дә җаваплы адым. Икенчесе, балалар белән чыгуы аеруча да. Мин үз гомеремдә ике тапкыр кияүгә бардым, икесеннән дә берәр бала алып кайттым. Мин хәзер карт инде, сиксән белән барам. “Беренчесеннән соң кабат иргә бару кирәк булганмы икән миңа шулкадәр?” – дип еш уйланам. Бүгенге акылларым булса, кулларымны йөрәгемә куеп, чын күңелемнән “юк” дияр идем. Әмма язмышыма шулай язылган булгандыр инде, туасы кызым гомеренә булгандыр, дип нәтиҗә ясыйм.

Икенче ирем – егет кеше, бер дә өйләнмәгән, әмма яше буенча минем белән бер иде ул. Өйләнешкәндә, икебезгә дә 37 яшь иде. Саф егеткә балалы хатынны бик теләмәгән булганнардыр инде әниләре. Әмма бу яшьтә кияүгә чыкмаган кызны кайдан табасың син? Андыйлар хәзер генә күп ул, ә безнең чорда алай түгел иде бит. Карт кыз булып калганнар авылда берәү яки икәү генә була торган иде. Әле булса!

Яшәп киткән мәлне үземә, балама карата кыек карашлар, төртмә сүзләрне бер дә сизмәдем. Ирем дә аны-моны әйтми, кайнанам да, килсәк каршы ала, китсәк озатып кала. Балалы хатын белән булса да, уллары кешечә яши башлаганга алар да сөенә кебек иде шикелле. Әмма уртак кызыбыз тугач, бөтен нәрсә үзгәрде безнең. Иң беренче булып кайнанам “синеке-безнеке”нә аерырга тотынды.

Үзебезнең мунча булмагач, атна саен аларга барырга туры килә иде. Җыйнаулашып килеп керәбез, ә ул: “Минем кызым килгән икән бит!” – ди-ди кулларымнан баланы ала иде. Ияреп килгән кызым да янымда тора бит инде, аңа бернинди игътибар юк. Шуннан, кечкенә кызыбыз үсә башлагач та, гел сөйләнеп йөри иде. “И-и, каяле, кызымнын чәчләрен тарыйм әле. Безнең чәчләр йомшак бит, хә-ә-зер чуаланып китәргә генә тора. Безнең чәчләр синеке кебек түгел шул, апасы. Синеке кыл кебек каты”, – дип әйтә иде ул кызыма. Чыннан да, олы кызымның чәче атасы ягына тарткан: ат койрыгы кебек каты, туздырып йөрсәң дә чуаланмый. Икенче кызымныкы да атасына охшаган. Әмма аныкы саргылт һәм йомшак. Мамык сыман, югач тарап җыеп куймасаң, очып китәргә генә тора. Кайнанам әнә шулай һәрбер вак-төяккә төртеп күрсәтте. Минем янда гына түгел, кыз каршында да шулай сөйләште.

Кибеттән тәмлерәк әйбер алса да, аера иде бит, кечерәгенә тоттыра, ә олы кызыма: “Син зур инде”, – дия иде. Имеш, тәмле әйберне кечкенә балаларга гына өләшәләр. Мин бик рәнҗи идем шуңа. Әмма телемне әйләндереп, кызымны беренче көннән үк яклый алмадым шул. Эндәшмичә кала идем. Бәлки гел болай бармас дип уйлаганмындыр үземчә. Кемнең кем баласы икәнен кайнанам үзенең улына гел төрттереп торды, шуңа да бик әрни идем. Әнисе өйрәтеп тормаса, үзе алай әшәкеләнә белмәс иде әле ирем.

Кызганычка каршы, уртак бала туу безне аерды гына. Килен кешегә болай да килмешәк дип кенә карыйлар. Ә болай син икеләтә килмешәк сыман. Елганың бер ягында – син үз балаң белән, икенчесендә – уртак бала белән ир, аның ата-анасы тора сыман тоела иде миңа. Бәгырьдәге үпкәм дүрт ел җыелып килде минем. Сабантуй алды көнендә тишелеп акты. Кич белән эштән кайтып кергән ирем кызыбызга матур күлмәк тоттырды. “Мә, әни биреп җибәрде”, – ди.

Үл-ә-ә-м, берне җибәргәнче, бөтенләй бирмәсеннәр генә иде аны! “Болай булгач шундый ук матур күлмәк апасына да кирәк инде”, – дидем. Ә ирем: “Аның болай да бар түгелме соң?” – ди. Күренеп тора: аласы килми, кирәксенми. Чөнки барыбер чит күрде, анасы өстәп торды. Бүтән түзәр хәлем калмыйча, шул ук кичне китеп бардым. Олы балам хакына кечесен атасыз калдырдым дип әйтсәм дә була.

Язмыш кочагы

Запись «Олы балам хакына, кечесен атасыз калдырдым» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Теге кабахәт кыйнаган аркасында бәләкәчемә зыян килгән, аны гомерлек инвалид булачак диделәр”
Яшьлектәге хаталарны төзәтеп булса, күпләребез моны кичекмәстән эшләр иде. Иманым камил, күбебез “Эх, теге чакта менә болай эшләгән булсам, тормышым башкачарак булыр иде”, дип яши. Мин яшьлегемә кире кайтсам, хәзерге иремә борылып та карамас идем. Беренче тапкыр озата кайтканда ук себерке белән куып җибәрер идем. Әмма язмышым шундый булгандыр: яшьлегемдә аны кумадым. Башка кызлар күптән егетләр белән очраша иде, ә минем 19га җитеп берәү белән дә үбешеп караганым юк иде. Иреннәребез кушылды, соңрак тәннәребез дә…

Балага узганымны белгәч, егетем өйләнергә теләмәде. “Мин әле яшь, укыйсым бар, нинди бала?” – дип янымнан чабып китте. Шул төнне мин үземә кул салырга уйладым. Әти-әни, туганнар алдында да оят иде, ирсез бала табыйммыни?!

Авыл читендәге зур күпергә килдем дә, аска сикерергә торам шулай. Бөтен гомеремне күз алдыннан үткәрдем. Бала чагым, мәктәптә укыган вакытым бигрәк кадерле икән. Әти-әни назын татып үстем, алар мине иркәләп кенә үстерде. Шушы мизгелдә мин аларга нинди хәсрәт китерәсемне уйлап, акылсыз эшемнән тукталып калдым. Аларга кызларының үлеме кайгысын кичергәнче, минем ирсез бала табуым белән килешү җиңелрәк булыр иде бит. Тукталдым, Ходай сабырлык бирде.

Елый-елый өйгә кайтып бара идем, артымнан берәү килеп тотты. Карасам, егетем икән. “Ялгышканмын, болай булмый, өйләнешәбез”, – ди. Ә минем башка чарам юк иде, бер атнадан никах укытып, килен булып төштем.

Сынауның иң зурысы мине көтеп торган икән. Өйләнешкәч ирем “бала минеке микән соң” дип шикләнә башлады. Имеш, мин аннан тыш башкалар белән дә чуалырга мөмкин идем бит. Янәсе, мин аңа кеше баласын көчләп такканмын. Көмәнем сигез айлык чакта исерек килеш урам уртасында тотып кыйнады. “Сөйрәлчек, бөтен тормышымны җимердең, укый алмадым, кеше булмадым. Синең аркада авылда калдым, инде кеше баласына ата булыйммы”, – дип эчемә типте. Ярый күрше абыйсы йөгереп чыгып, аралап алды.

Эч авыртуыннан күз алларым караңгыланды. Тиз арада хастаханәгә алып киттеләр. Бала туганчы шунда яттым. Ирем хәл белергә дә килмәде. Бала тугач, кайгым тагын да артты: бала зәгыйфь иде. Теге кабахәт кыйнаган аркасында бәләкәчемә зыян килгән, аны гомерлек инвалид булачак диделәр.

Нинди генә булса да, баламны Ходай бүләге дип кабул иттем. Бала табу йортыннан мине каенанам белән каенатам килеп алды. Алар бик мәрхәмәтле кешеләр иде, урыннары оҗмахта булсын. Өйгә кайтып төшкәч, ирем ишегалдыннан кереп тә тормады. Кичен генә кереп, сабыйга күз төшерде. Ә баланың бит очында нәкъ иремнеке кебек миңе бар иде. Шуны күрде дә, баланың үзенеке булуына шиге калмады һәм ул үзенең нинди тинтәклек эшләвен аңлады.

Еллар узды, ирем белән этле-мәчеле яши бирдек. Балабыз тәпи йөрмәде, ятып кына торды. Тагын бер бала алып кайттым. Анысы сау-сәламәт туды, Аллага шөкер. Тик иремә булган нәфрәт гомер буе күңелдән китмәде. Аны күралмаган минутларым күп булды. Балалар хакына әле дә түзеп яшим.

Бу хатымны башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым. Хатыннарыннан көнләшеп, ызгышып йөрүче ирләр шактый, хәтта аталыкларын анализлар ярдәмендә тикшерүчеләр дә бар. Шул рәвешле баланың да, аны дөньяга китергән анасының да йөрәген яралыйлар. Чит кеше баласын алып үстерүчеләр дә бар бит, ник аларга карап шөкер итмиләр. Минем язмышымны башка берәүгә дә кабатларга язмасын. Бәхеттә, сөелеп, сау-сәламәт балалар үстереп яшәргә язсын барчагызда да. Авыру бала үстерүнең ни икәнен инвалид бала аналары гына аңлар.

Акчарлак
Р.
Минзәлә.

Запись “Теге кабахәт кыйнаган аркасында бәләкәчемә зыян килгән, аны гомерлек инвалид булачак диделәр” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Ләйсән Сөнәгәтова һәм Айрат Ильясовның өченче балалары туды
//Tatar today//

19 февраль төнендә 22:50дә Ләйсән Сөнәгәтова һәм Айрат Ильясовның кызлары туды. Сабыйның авырлыгы 3600 грамм, озынлыгы 53 сантиметр, дип хәбәр итте Ләйсән үзе Инстаграм битендә.

“Кызымчик без сине бик яратабыз. Рәхмәт безне сайлаган өчен. Сау-сәләмәт, бәхетле, уңышлы, тәүфиклы бала бул”, дип язган Ләйсән Сөнәгәтова.

<svg width="50px" height="50px" viewBox="0 0 60 60" version="1.1" xmlns="https://www.w3.org/2000/svg" xmlns:xlink="https://www.w3.org/1999/xlink"><g stroke="none" stroke-width="1" fill="none" fill-rule="evenodd"><g transform="translate(-511.000000, -20.000000)" fill="#000000"><g><path d="M556.869,30.41 C554.814,30.41 553.148,32.076 553.148,34.131 C553.148,36.186 554.814,37.852 556.869,37.852 C558.924,37.852 560.59,36.186 560.59,34.131 C560.59,32.076 558.924,30.41 556.869,30.41 M541,60.657 C535.114,60.657 530.342,55.887 530.342,50 C530.342,44.114 535.114,39.342 541,39.342 C546.887,39.342 551.658,44.114 551.658,50 C551.658,55.887 546.887,60.657 541,60.657 M541,33.886 C532.1,33.886 524.886,41.1 524.886,50 C524.886,58.899 532.1,66.113 541,66.113 C549.9,66.113 557.115,58.899 557.115,50 C557.115,41.1 549.9,33.886 541,33.886 M565.378,62.101 C565.244,65.022 564.756,66.606 564.346,67.663 C563.803,69.06 563.154,70.057 562.106,71.106 C561.058,72.155 560.06,72.803 558.662,73.347 C557.607,73.757 556.021,74.244 553.102,74.378 C549.944,74.521 548.997,74.552 541,74.552 C533.003,74.552 532.056,74.521 528.898,74.378 C525.979,74.244 524.393,73.757 523.338,73.347 C521.94,72.803 520.942,72.155 519.894,71.106 C518.846,70.057 518.197,69.06 517.654,67.663 C517.244,66.606 516.755,65.022 516.623,62.101 C516.479,58.943 516.448,57.996 516.448,50 C516.448,42.003 516.479,41.056 516.623,37.899 C516.755,34.978 517.244,33.391 517.654,32.338 C518.197,30.938 518.846,29.942 519.894,28.894 C520.942,27.846 521.94,27.196 523.338,26.654 C524.393,26.244 525.979,25.756 528.898,25.623 C532.057,25.479 533.004,25.448 541,25.448 C548.997,25.448 549.943,25.479 553.102,25.623 C556.021,25.756 557.607,26.244 558.662,26.654 C560.06,27.196 561.058,27.846 562.106,28.894 C563.154,29.942 563.803,30.938 564.346,32.338 C564.756,33.391 565.244,34.978 565.378,37.899 C565.522,41.056 565.552,42.003 565.552,50 C565.552,57.996 565.522,58.943 565.378,62.101 M570.82,37.631 C570.674,34.438 570.167,32.258 569.425,30.349 C568.659,28.377 567.633,26.702 565.965,25.035 C564.297,23.368 562.623,22.342 560.652,21.575 C558.743,20.834 556.562,20.326 553.369,20.18 C550.169,20.033 549.148,20 541,20 C532.853,20 531.831,20.033 528.631,20.18 C525.438,20.326 523.257,20.834 521.349,21.575 C519.376,22.342 517.703,23.368 516.035,25.035 C514.368,26.702 513.342,28.377 512.574,30.349 C511.834,32.258 511.326,34.438 511.181,37.631 C511.035,40.831 511,41.851 511,50 C511,58.147 511.035,59.17 511.181,62.369 C511.326,65.562 511.834,67.743 512.574,69.651 C513.342,71.625 514.368,73.296 516.035,74.965 C517.703,76.634 519.376,77.658 521.349,78.425 C523.257,79.167 525.438,79.673 528.631,79.82 C531.831,79.965 532.853,80.001 541,80.001 C549.148,80.001 550.169,79.965 553.369,79.82 C556.562,79.673 558.743,79.167 560.652,78.425 C562.623,77.658 564.297,76.634 565.965,74.965 C567.633,73.296 568.659,71.625 569.425,69.651 C570.167,67.743 570.674,65.562 570.82,62.369 C570.966,59.17 571,58.147 571,50 C571,41.851 570.966,40.831 570.82,37.631"></path></g></g></g></svg>

View this post on Instagram

A post shared by Лейсан Сунагатова-Ильясова (@leisan_sunagatova_official)

Запись Ләйсән Сөнәгәтова һәм Айрат Ильясовның өченче балалары туды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Сәламәт туган улымны имезгәндә күбек китте”
Сау- сәламәт бала тудыру – ана кеше өчен зур бүләк. Әнә шуңа күрә дә, әле көмәнле вакытында ук, «сабыеңның дүрт саны төгәл булсын, сәламәт тусын» дип теләк телиләр аңа. Тик чир сорап килми, диләр. Сәламәт бала туарга тиеш булса да, табиблар хатасы аркасында авыру калган нарасыйлар һәм шушы зур сынауны күтәрә алмый таркалган гаиләләр шактый.

Чаллы шәһәрендә яшәүче Әлфия Зыятдинова да әлеге авырлыклар белән яхшы таныш. Көтеп алган улының һәр әгъзасы үз урынында булса да, сәламәт бала булып дөньяга килми ул: табиблар туган чагында муен умырткалыгына зыян китерә. Тик бу Әлфия өчен язмышына язылган беренче сынау гына була. Ике елдан ул ирсез дә кала. Әле кайчан гына яраткан кешесе белән бер өстәл артына утырып ашаганнар, уллары Даниялның тормышы өчен дә бергә көрәшкәннәр бит… Тик ата кеше өчен авыру бала тәрбияләү күтәрә алмаслык йөк булып тоела. Гадәти көннәрнең берсендә, берни аңлатмыйча, киемнәрен җыеп, чыгып китә ул…

ЯРАТЫП КАВЫШКАННАР

Әлфия булачак ирен студент елларында очрата. Урамда басып торган чагында берәү килеп: «Сез бик матур, танышабызмы? Мин Илдар исемле», – дип эндәшә аңа. Күтәрелеп карагач, «юк», дип әйтә алмый кыз. Каршысында җитди карашлы, чибәр генә егет басып тора бит. Очраша башлыйлар. Әле бер ай вакыт кына үткән була – Илдар кызга кияүгә чыгарга тәкъдим итә.

– Әйе, бер-беребезне бик яраттык. Тик мин ашыгу яклы түгел идем, һәрнәрсәнең үз вакыты дип уйладым. Икебез дә студентлар булгач, башта укып бетереп, эшкә урнашыйк, аннан соң тормыш корырга да мөмкин булыр, дип җавап бирдем. Шулай дүрт ел буе бергә булдык без. Ул беренче көннән алып миңа булачак хатынына караган кебек карады. Ниятләре җитди иде. Әти-әниләребез дә өйләнешүебезгә каршы булмады. Шуңа күрә укып бетергәч тә тормыш кордык. Бик бәхетле идем ул көннәрдә. Илдар – беренче мәхәббәтем, шундый ягымлы, тыныч холыклы. Аның белән бернинди тормыш авырлыгы да куркыныч булмас кебек тоелды, – дип сөйли Әлфия.

Беренче чорларда барысы да яхшы була. Бергә яши башлап, бер ай вакыт узгач, гаиләгә бала кирәк булуын аңлыйлар. Барысы өчен дә көтелгән сабый була ул. «Малай булсын иде!» – дип тели ир кеше, аның теләкләре чынлап та кабул була.

Йөклелек чорын артык начар узды, дип искә алмый әңгәмәдәшем. Тик шулай да еш кына чирләп, больницаларда ятып чыккан ул.

– Табиблар баштан ук баланы табигый юл белән табарсың, дип әйтеп килгән иде. Тик туар вакыты җиткәч, йөрәге белән бар да тәртиптә түгел дип, операция юлы белән таптырттылар. Шуңа сәерсендем – баланы тугач та шунда ук реанимациягә алып киттеләр, хәтта миңа да күрсәтеп тормадылар.

Берничә көннән соң, имезергә алып киләләр. Тик ана кеше улының бик зәгыйфь булуын һәм имәрлек тә көче калмавын сизенә.

– Аз булса да имсен, дип, һаман күтәреп утыра идем, бер мәлне әллә нәрсә булды – улым кызарынды, авызыннан күбек китте, тәне калтырана башлады. Шунда ук шәфкать туташын чакыртып алдым. Ул килеп җиткәнче бала кабат нормаль хәлаткә кайткан иде, шуңа «бәлки, сөткә тончыккандыр», дип кенә уйладык. Тик бу тончыгу булмаган икән. Берничә көннән, шушы ук күренеш табиблар янында башланды. Аны, куркып, тикшерергә алып киттеләр. «Баш миенә кан сауган. Карында яткан чагында ук инфекция эләктергән булган күрәсең», – диделәр…

«БАЛА ҮЗЕ ИМӘ АЛМАДЫ»

Дөньяда яши башлавына әле бер атна да булмаган улының шундый интегүләргә дучар булуын аңлау ана кеше өчен җиңел булмаган. Тик шулай да аның авыру калачагына ышанмаган Әлфия Зыятдинова. Ире һәм туганнары да шаккаткан бу хәлгә. 9 айга кадәр сәламәт булган бала ничек шулай калтыранып интегә ала инде?!

– Улыбызга тәне тартышулардан дарулар эчерттек. Әкренләп, ул үзен яхшырак хис итә башлады. Тик без әле дә өйдә түгел идек – табиблар чыгарып җибәрергә курыктылар. Улыбызга исем кушарга дип, мулла чакырдык. Иремнең бик тә «Марсель» дигән исем бирәсе килде. Тик бу хакта әйткәч, мулла яратмады – ачуланды безне. «Мөселманнарда Марсель дигән исме юк, ул нинди дә булса мәгънәгә ия исем түгел, башканы сайлагыз», – диде. Барыбер колак салмадык инде, үзебез теләгәнне куштырдык.

Исем кушканнан соң, бәлки, бала тернәкләнер дип өмет итә ата-ана, тик сабыйның үсешендә яхшы якка үзгәрешләр булмый, диярлек. Ул элеккегечә начар имә, бары тик шешәдән генә аз-маз туклана башлый. Әлфия күкрәк сөтен савып, шешәләргә тутырырга өйрәнә.

– Бөтен җирем авырта иде. Сөтне савып бетерү өчен шулкадәр каты кысарга туры килә – күкрәкләрем гел күгәрекләрдән генә тора башлады. Ә табиблар аның саен: «Тырышыгыз инде, аңа сезнең сөтегез бик кирәк бит хәзер», – ди. Ул көннәрне әле дә авырлык белән искә алам. Әнә шулай һәммәбез дә тырыша торгач, баланың хәле бераз яхшырды һәм 40 көн тулгач, безне больницадан чыгарып җибәрделәр. Өйгә кайткач, беренче ике айда бик авыр булды. Беренчедән, ул һаман да үзлегеннән имми, ә мин, сөтемне саву түгел, күкрәгемә кагыла да алмый башлаган идем инде, шуңа күрә, сәгатьләр буе утырып, беренче чиратта баланы имәргә өйрәттем. Икенчедән, ул иртәли-кичли бертуктаусыз елый иде. Хәтта икешәр тәүлек буе йокламый йөргән чаклар да булды. Тәмам түзә алмаслык хәлгә килгән чакларда, бала белән кайнанам утыра иде, аңа рәхмәт. Ник елый соң безнең улыбыз, дип, ирем белән дә аптыраштык. Бер карасаң, тәне тартышулардан дарулар эчерә башлагач, өянәкләре дә кабатланмады бит, ә ул өзгәләнә – әйтерсең, кайсыдыр җире авырта… Менә шуннан соң, тикшеренү өчен, балалар неврологына бардык. «Елавына караганда, «внутричерепное давление»га охшаган», – диделәр, тагын бер кочак дару язып бирделәр.

Аларны эчертә башлагач, бала бераз тынычланган. Тик табиб бер яктан булышса, икенче яктан зыян да сала: сабыйның тәне тартышулардан эчә торган даруларын бүтән бирмәсәгез дә була, дип әйтә. Янәсе, хәзер хәле яхшырган бит инде… Ә табиб сүзенә ышанмасаң, кемнекенә ышанасың? Сөенә-сөенә риза була Әлфия. Димәк, улым терелгән, димәк, барысы да яхшы булачак дип өметләнә ул. Тик алда үзләрен нәрсә көтәчәген күз алдына да китереп карамый шул…

АКЧА ҖИТМИ БАШЛАГАН

Гадәти көннәрнең берсе була ул. Әлфия, улын йоклатып җибәреп, үз эшләре белән шөгыльләнә, барысы да тыныч һәм тәртиптә була кебек. Тик бер вакыт йоклап яткан сабый тартыша башлый һәм күзгә күренеп зәңгәрләнә. Ахыр чиктә бөтенләй аңын югалта. Инде сәламәт тормыш башланды дип уйлаган бер мәлдә әнә шулай өметләре өзелә ананың, димәк, өянәкләр кабат башланган… Аларны кабат реанимациягә алып китәләр.

– Ул вакытта ничек елаганнарымны үзем генә беләм. Табиблар ачуланды инде: ник даруларын эчертми башладыгыз, диделәр. Соң, невролог шулай кушты бит, дип аңлаттым. Бактың исә, тәне тартышкан балаларга мондый даруларны ким дигәндә 5 ел эчәргә кирәк икән. Әле алай эшләгән очракта да, моны ахыргача җиңеп чыгуга йөз процент гарантия юк, ди. Бу юлы улыбызның чире шуның кадәр көчле иде, көзән җыеруларыннан һичбер нәрсә булышмады. Шуннан Казанга киттек инде. Баланы тикшереп карадылар да: «Бөтен чирләренең сәбәбе – муенындагы умырткалыгына зыян килүе аркасында. Таптырган вакытта балагызны дөрес тотмаганнар, яки дөрес сөйрәп чыгармаганнар. Шуңа күрә баш миенә кан сауган», – диделәр. Бу минем өчен көтелмәгән яңалык иде билгеле. Телсез калдым. Тик инде үткәнгә кайтып, нәрсә дә булса эшләргә соң иде. Улыбызны барыбер аякка бастырырга кирәген аңладым.

Больницадан чыккач та, беренче эш итеп, мулла чакырталар һәм балага икенче исем бирәләр. Бу юлы туры килердәен шактый озак эзли ата белән ана. Ахыр чиктә Даниял дигәненә тукталалар. Даниял – Аллаһ бүләге дигән мәгънәгә ия. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламас, савыгырга көч бирер, дип ышана һәммәсе. «Миңа да ышан, үзең дә кымшан», дигән сүзне күз уңында тотып, тикшеренүләрне дә дәвам иткәннәр, билгеле. Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе – кайларга гына бармаган алар. Тикшеренә торгач, Даниялга 10 айлык чагында ДЦП дигән диагноз куялар.

– Ярый әле ул вакытларда янәшәмдә ирем булды. Кайсы гына шәһәргә барсак та, ул безнең белән бергә иде. Бала бик күп препаратлар эчкәч, бик зәгыйфьләнде, гел йокылы-уяулы халәттә. Шуңа күрә аның дарулар күләмен киметеп, күбрәк физик күнегүләр ясатырга куштылар. Иртән тору белән аның аяк-кулларын уарга тотына идем – кичкә кадәр шулай. Тизрәк Даниялны аякка бастырып, бәхетле тормышта яшисем бик килә иде шул минем, – дип сөйли Әлфия Зыятдинова.

Балага өч яшь тулганчы бар да тәртиптә була. Тик ай саен диярлек табибларга күренеп, чит шәһәрләрдә дәваланулар яшь гаиләнең матди ягын бик какшата. Акча җитми башлый дип әйтүне генә аз дип атый Әлфия. «Акча коточкыч дәрәҗәдә кирәк иде!»

– Илдарга күбрәк эшләргә һәм акчаны да күбрәк алып кайтырга кирәк була башлады. Ә мин исә игътибарымны йөз процент диярлек балага бирдем. Әнә шул вакыттан бер-беребездән читләштек кебек. «Синең миңа һәрчак вакытың юк! Син йә бала белән утырасың, йә йоклыйсың!» – дигән сүзләрен ешрак ишетә башладым. Әйе, мин аны үзем дә таныйм. Тик нишлим соң – авыру бала тәрбияләү берничек тә җиңел була алмый. Аның яшьтәшләреннән үсеше болай да калыша. Ул биш яшендә генә утырырга өйрәнде. Шуңа күрә вакытның минутын да әрәм итмичә, аның белән физик күнегүләр эшләргә туры килә иде. Билгеле, гаиләдә ызгышлар да чыга башлады. Ирем миңа бик үпкәле иде. Үзенең икенче планга калуы белән килешә алмады, мине аңламый башлады ул. Элегрәк һәрчак җылы сүз әйтеп, «безнең барысы да яхшы булачак», дип канатландырып килсә, тора-бара аның белән бөтенләй уртак тел таба алмадык. Илдар соңгы арада буш вакытын да безнең белән түгел, дуслары янында үткәрә башлады.

Хатынының үзенә буш вакыт табуын көтеп арыгач, киемнәрен җыя да, берни аңлатмыйча, чыгып китә ир. Бу көн турында Әлфия күз яшьләре белән искә ала. Сөйләшергә, аңлашырга тырышып карый да, барыбер мөнәсәбәтләренең элеккечә булмаячагын аңлап, бер сүз әйтми. Ишек төбеннән озатып кала ул аны.

– Мин аны мәҗбүри тотып калырга теләмәдем. Әгәр чыгып китәргә уйлаган икән инде, ул көнне булмаса, бер айдан, йә бер елдан барыбер чыгып киткән булыр иде. Илдар биреште. Аны барысы да туйдырды, – ди әңгәмәдәшем.

КЫТАЙ БУЛЫША АЛА

Ана кеше баласы өчен әллә нинди адымнарга барырга сәләтле. Ялгыз калгач та, кул селтәми Әлфия. Хәйрия фондларына мөрәҗәгать итеп, берникадәр сумма туплап, улын дәвалауны дәвам итә. Әнә шулай очраклы гына рәвештә Чиләбедәге «Сакура» исемле дәвалау үзәгенә барып эләгә ул. Монда ДЦПлы балаларны кытай методы белән савыктыралар. Нокталы массажлар ясап, энәләр кадап, табиблар Даниялга шактый ярдәм иткән – ул хәзер акрынлап кашык тотып ашарга өйрәнгән, сөйләшкәнгә охшаган авазлар чыгара башлаган.

– Дәвалануыбызны алга таба да дәвам итәр идек, тик безгә хәзер башка төрле дарулар кирәк, ә алар безнең илдә юк – бу препаратларны читкә алып чыгу тыелган. Шуңа күрә табиблар үзебезгә барып, Кытайда өч ай дәвалану курслары узарга тәкъдим итте. Даниялга хәзер 8 яшь, тик ул утырып торырга гына мәҗбүр. Улымның киләчәктә үз аягында йөрүен күрәсем килә. Шуңа булса да ирешәсе иде. 3 ай буе яшәү һәм дәвалану өчен 640 мең сум акча кирәк диделәр. Минем сезнең газета укучыларыгызга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәсем килә – әгәр сез безнең язмышка битараф түгел икәнсез, зинһар булышыгыз. Ул бик акыллы бала, бик матур һәм минем өчен бик кадерле. Мин аны ничек тә аякка бастырырга тиешмен…

Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый, диләр иде элек, тик хәзерге заманда, кызганыч, киресенчә, акчаң булса гына дәваланырга мөмкин. Әгәр сезнең Даниялның киләчәге өчен үзегездән дә аз булса да өлеш кертәсегез килсә, телефоныгыздан 3443 номерына «Верим» сүзен язып һәм күпме акча күчерергә телисез, шуның суммасын күрсәтеп, смс юллый аласыз. Мәсәлән, 300 сум күчерергә телисез икән, «Верим 300» дисез. Илдә чыпчык үлми диләр, кечкенә генә ярдәм дә бик булышыр иде бу сабыйга.

Безнең гәҗит

Запись “Сәламәт туган улымны имезгәндә күбек китте” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Балам сау-сәламәт туарга тиешле иде, табиблар таптырганда муенындагы умырткалыгына зыян китерделәр…”

Запись “Балам сау-сәламәт туарга тиешле иде, табиблар таптырганда муенындагы умырткалыгына зыян китерделәр…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Курчак кебек матур, сәламәт баланы ничек калдырып китте икән бу ана? [булган хәл]
Без­нең га­и­лә­дә шу­лай ту­ры кил­де – бер ге­нә ба­ла бе­лән кал­дык. Улы­быз­га 15 яшь ту­лып кит­те. Ул хә­зер бик мөс­тә­кыйль, без­дән баш­ка да тор­мыш итә алыр­лык бу­лып җи­теш­те. Кыз ба­ла тәр­би­я­ләү ту­рын­да күп­ме хы­ял­лан­сам да, улым­ны бик авыр­дан тап­кач, икен­че­се ин­де бул­ма­я­чак иде. Та­биб­лар бу хак­та әйт­кәч, күп­ме ела­га­ным­ны үзем ге­нә бе­ләм…

Шул чак­та­гы бор­чу-хәс­рәт­тән сө­тем бе­теп, улым­ны да туй­ган­чы име­зә ал­мый кал­дым. Кыз ба­ла тәр­би­я­лә­вем­не төш­лә­рем­дә кү­реп уя­на идем. Ирем бе­лән әле өй­лә­неш­кән­че үк, ур­так план­нар кор­ган­да, ул да гел кыз ба­ла те­лә­ве ту­рын­да әй­тә иде. Исем дә сай­лап куй­ган идек – Ай­сы­лу.

Улы­быз­га 10 яшь тул­ган­да, тәр­би­я­гә ба­ла алу ту­рын­да ирем бе­лән сөй­ләш­кән идек. Йө­ри тор­гач ва­кыт уз­ды, тә­ки тә­вәк­кәл­ләп, бө­тен ки­рәк­ле до­ку­мент­лар­ны ту­ты­рып, ике ел элек опе­ка бү­лек­чә­се­нә ил­теп бир­дек. Ба­ла­ны тәр­би­я­гә алу шун­дый озак ва­кыт та­ләп итә тор­ган эш дип кем уй­ла­ган?!. Ин­тер­нет­та да, те­ле­ви­зор­да­гы кай­бер тап­шы­ру­лар­да да яти­мә ба­ла­лар тәкъ­дим итү­ләр күп бит. Чын­лык­та, алай җи­ңел ге­нә эш­лән­ми икән шул. Ме­нә ике ел уз­гач, ин­де өмет өзел­гәч, без­гә опе­ка бү­ле­ген­нән шал­ты­ра­тып: «Ки­ле­гез, кү­ре­гез, хәл ите­гез!» – ди­гән­нә­рен ишет­кәч, үзем­не ка­я ку­яр­га бел­мә­дем. Бер як­тан, сө­е­неч­тән си­ке­реп йө­ри­се ки­лә, икен­че як­тан, кур­кы­та да. Ниш­ләр­гә бел­ми­чә, әр­ле-бир­ле йө­ри баш­лый­сың.

Опе­ка бү­ле­ген­дә без­нең ке­бек ба­ла алыр­га те­ләү­че ата-ана­лар­га дә­рес­ләр уз­дыр­ган­нар иде. Шун­да сөй­лә­де­ләр: имеш, ба­ла­ны тәр­би­я­гә алыр­га те­ләү­че ата-ана­лар ике төр­кем­гә ае­ры­ла икән. Бе­рен­че­се: «Ба­ла ул то­вар тү­гел, аның чә­че, күз тө­се, ма­тур­лы­гы мө­һим тү­гел», – ди­сә; икен­че төр­кем: «Ба­ла­га кү­ңе­лең ятар­га ти­еш, югый­сә, алыр­га кил­гән­дә үк бе­рәр җи­ре оша­мый кал­са, ул гел ачу­ың­ны ки­те­реп то­ра­чак», – ди икән. Хәт­та, әнә шул, алыр­га кил­гән­дә үк оша­мый кал­ган җи­рен сә­бәп итеп, ба­ла­ны ки­ре кай­та­ру­чы­лар да бар, ди. Шу­ңа кү­рә мин ал­дан ук бик бор­чыл­дым. Оч­ра­шу ни­чек узар: ошар­мы, юк­мы, кү­ңе­лем ятар­мы?..

Ба­ла яны­на кер­гәч тә елап җи­бә­рә яз­дым. Күз­лә­рем яшь­лән­де. Кур­чак ке­бек ма­тур, сау-сә­ла­мәт ба­ла­ны ни­чек­ләр ге­нә кал­ды­рып кит­те икән бу ана? Аны кул­ла­ры­ма алып ярат­кан­да күз яшем­не ты­я ал­ма­дым, ул ин­де ми­не­ке иде. Бер ай­лык кыз­чык, әй­тер­сең, үз әни­сен күр­гән­дәй ку­ан­ды, хәт­та ел­ма­еп җи­бәр­гән­дәй то­ел­ды. Шәф­кать ту­таш­ла­ры да аның ми­ңа ох­шап то­ру­ын әйт­те. Кы­зым­ны бү­ген үк алып кай­тып ки­тә­сем кил­де! Тик иң тиз ди­гә­нем дә әле ике көн­нән ге­нә мөм­кин икән. Шу­лай итеп, өч-дүрт көн эчен­дә без­нең га­и­лә тор­мы­шы та­мыр­дан үз­гәр­де: дү­шәм­бе ба­рып күр­дек – пән­җе­шәм­бе ин­де алып кай­та­сы иде. Ике көн бу­е ирем бе­лән ки­бет­ләр бу­ен­ча чап­тык, кы­зы­быз­га ки­рәк бу­ла­чак бө­тен әй­бер­ләр­не ал­дык. Аны өй­гә алып кайт­кан көн ирем бе­лән өй­лә­неш­кән көн­гә ту­ры кил­де. Шул көн­не үк аңа исем дә куш­тыр­дык.

Аңа ка­рап то­рам һәм әле дә ыша­нып бе­тә ал­мыйм: бер ат­на элек ке­нә без аның дөнь­я­да бар­лы­гын да бел­ми идек, ә бү­ген ул, йор­ты­быз­ны нур­га кү­меп, бүл­мә ур­та­сын­да ята. Ка­рап ту­я ал­мый­быз. Әти­се дә янын­да ча­бып кы­на йө­ри. Мин аның бу­е, авыр­лы­гы ту­рын­да со­ра­ма­ган да бул­ган­мын, бү­ген ме­нә кар­та­дан укы­дым. Ул шун­дый бә­лә­кәй – 44 сан­ти­метр гы­на.

Хә­зер без­нең дә кы­зы­быз – Ай­сы­лу­ы­быз бар. Бу шат­лык­ны бар га­ләм­гә кыч­кы­ра­сым ки­лә! Мин та­гын бер тап­кыр әни бул­дым һәм эчем­дә­ге ку­а­ныч­ны бер­ни­чек тә сөй­ләп, аң­ла­тып бе­те­рә ал­мыйм. Хы­ял­лар чын­га аша ул, ыша­ныр­га гы­на ки­рәк!

“Сираҗи сүзе” газетасы

Запись Курчак кебек матур, сәламәт баланы ничек калдырып китте икән бу ана? [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..