Архивы Тинчурин - Tatar Today - татар яңалыклары.

Тинчуринлылар гүзәл затларны үзенчәлекле итеп котлаган [фото]
Тюльпаннар, көләч йөзләр, матур теләкләр… 8 март бәйрәмен шулай күз алдына китерергә мөмкин. Бүген һәркем, һәр оешма хатын-кызларны кызыклы һәм үзенчәлекле итеп котлап калырга ашыга. Тинчурин театры да искәрмә түгел. //Tatar today//

Театрда хезмәт итүче барлык гүзәл затларны алар “ресторанга” чакыра, чәчәкләр бүләк итә, җырлар җырлый, мәхәббәт аңлата…Кыскасы, булдыралар!

Әнә нинди шигъри стена газетасы элеп куйганнар бит үзләре!

Запись Тинчуринлылар гүзәл затларны үзенчәлекле итеп котлаган [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Мәскәүдә ике меңенче актриса булганчы, Казанымда бердәнбер Сәләхова булам»
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча фильм, дөресрәге сериал төшерелгән иде. Халык яраткан әсәре буенча төшерелгән картинаны ябырылып карады. Ә минем тормыштагы Гөлшаһидә белән якыннанрак танышу теләгем туды. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Ак чәчәкләр” кинофильмында Гөлшаһидә ролен башкарган актриса Резедә Сәләхова “Ялкын”ның кунагы булды.

“СӘЛӘХОВАГА ТАГЫН 15 ТУЛДЫ!”

– Резеда, ни өчен тормышыңны театр белән бәйләргә булдың?

– 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә булдым. Әти-әни белән киңәшләшкәннән соң, музыкаль белем алуымны дәвам итәр өчен музыка училищесына укырга керергә дигән фикергә килдем. Тик юлымда Татарстанның халык артисты Илгизәр абый Хәсәновның очравы барлык планнарны үзгәртертте дә куйды. “Дулкыннар” бәйгесендә катнашканнан соң, ул миңа театр училищесына укырга керергә тәкъдим итте. Илгизәр абый белән күрешү май аенда булса, июньдә мин училищега укырга кергән идем инде. Өч атна эчендә тормышым, булачак һөнәрем хәл ителде.

– Театр артистының тормышы нәрсәдән башлана?

– Сынаудан. Училищега кергәндә иҗади бәйге, театрның баш режиссёры Рәшид Заһидуллин белән әңгәмә узарга кирәк иде. Ә аннан соң “Көн дә бәйрәм, көн дә туй” дигәндәй, көн дә сынау көтә.

– Училище белән бәйле иң кызыклы хатирәң?

– Мәктәптән чыгып киткәндә миңа 14 иде. Укырга алмаслар дип куркып, кабул итү комиссиясенә 15 яшь дип алдадым. Декабрьдә, туган көнем җиткәч, барысы да ачыкланды. Шуннан соң мине ел саен: “О, Сәләховага тагын 15 тулды”, – дип котлый башладылар.

– Театр училищесында укуны нәрсә белән чагыштырып була?

– Бернәрсә белән дә. Җиңел түгел иде: физик яктан да, рухи яктан да. Көн дәвамында бию, сәхнә хәрәкәте, фехтование, шуңа өстәп – дәресләр. Еш кына үзебез калып та шөгыльләнә идек. Берсендә вахтер куып чыгарганчы утырдык. Училище идәненә ятып, үксеп елаган чаклар да булды.

– Ә үкенгәнең?

– Хисләргә бирелгән мәлләр булмый калмагандыр инде. Тик үкенмәдем.

“ҖИТДИЛӘНЕП КИТТЕҢ ӘЛЕ СИН…”

– Актёр өчен иң мөһиме нәрсә?

– Тамашачы һәм режиссёр алдында хур булмау, аларның икесен дә канәгатьләндерү.

– Артист үз тормышында дистәләгән роль уйный. Кабатланмау, һәр спектакльдә төрле булуның сере нидә?

– Һәрдаим үзеңне анализларга, эшләргә, трагик һәм комик образлар башкарып карарга, әйләнә-тирәдәгеләрне күзәтергә кирәк. Икенчедән, монда режиссёрның роле бик зур. Ул булмаса, бөтен образлар да бертөрле булыр иде. Бары режиссёр киңәшләре, таләпләре белән генә артист төрле булырга өйрәнә.

– Мәскәү сәхнәләрендә уйнау хыялың юк идеме?

– Училищены тәмамлагач, иптәшләр белән Мәскәүгә укырга кереп карарга булдык. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш барып чыкмады. Баштагы мәлдә төшенкелек булды инде. Соңрак, тынычлангач, мондый фикергә килдем: Мәскәүдә ике меңенче актриса булганчы, Казанымда бердәнбер Сәләхова булам.

– Артист нинди авырлыклар белән еш очраша?

– Рольне кабул итмәү, үз-үзеңне “сындыра” алмау. Чөнки һәр яңа роль – ул яңа тормыш. Сәхнәгә чыгуга, мин йә Сәрвәр, йә Мәйсәрә, йә Офелия булам да куям, тик эчемдәге Резедә турында да онытырга ярамый. Артист үзе булып калып, башкаларның тормышын кичерә белергә тиеш. Иң зур авырлык шулдыр, мөгаен.

“Актерлык эшенә фанатларча карамасаң, актёр булып эшли алмыйсың”

– Образлар шәхескә иярәме?

– Һәр образның артистта эзе кала. Мәсәлән, “Гамлет” спектакленнән соң Артём Пискуновка: “Җитдиләнеп киттең әле син”, – диләр. Иң мөһиме – чама хисен сакларга.

– Ә рәхәте нәрсәдә артист эшенең?

– Ролеңне җиренә җиткереп башкару һәм тамашачының рәхмәтле карашын тоюда.

ГӨЛШАҺИДӘНЕҢ ТЕШЛӘРЕ НИК ШЫКЫЛДАГАН?

– “Ак чәчәкләр” кинофильмына ничек килеп эләктең?

– Миләүшә Айтуганова шалтыратты. Әйтүенә караганда, ул ун еллап шундый фильм төшерү хыялы белән янып йөргән. Быел, ниһаять, бу хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде. Миләүшә апа миңа Илһамия образына проба узып карарга тәкъдим итте. Пьесаны кабат укып чыктым да ризалаштым. Әмма тора-бара Илһамиянең тискәре персонаж булуы мине үзеннән биздерде. Телевидениедәге беренче ролемнең шундый булуын теләмәдем, халык күңеленә тискәре образ булып кереп каласым килмәде. Шуннан миңа Диләфрүз образын тәкъдим иттеләр. Теләп ризалаштым. Без Диләфрүз белән бер-беребезгә охшаганбыз кебек тоелды. Ул вакытта Гөлшаһидә роленә беркемне дә тапмаганнар иде әле. Үҗәтлегемне эшкә җиктем дә Гөлшаһидә роленә кастинг узып карарга булдым. Нәтиҗәдә, минем тормышыма – Гөлшаһидәле “Ак чәчәкләр” кинофильмы, “Ак чәчәкләр” фильмына мин килеп кердем.

– Төшерү вакытында булган иң истәлекле вакыйга нинди?

– Һәр көне, һәм мизгеле истә. Шулай да көзге салкыннарда җәйге көнне уйнарга туры килү мәңге онытылмаячак. Бик нык өшедек. Безнең күлмәкләргә кечкенә микрофоннар яшерәләр. Звуковик, колакчыннар киеп, барысын да тыңлап тора. Бераздан тавыш яздыру өчен җаваплы егетебез Ринат: “Микрофонда ниндидер ят тавыш бар. Нәрсәдер бертуктаусыз шыкылдый,” – ди. Туңудан Гөлшаһидәнең, ягъни минем тешләрем шыкылдаган икән. И көлдек инде шуннан!

– Синең өчен Гөлшаһидә кем ул?

– Гөлшаһидә ул – үз һөнәренең фанаты. Бу яктан без бер-беребезгә бик охшаганбыз.

– Тамашачыдан нинди фикерләр ишетергә туры килде?

– Татарстанның күп кенә районнарында “Ак чәчәкләр” фильмын күрсәтүләр булды. Аллага шөкер, тамашачылар уңай кабул итте кебек. “Сыйфатлы, югары дәрәҗәдә төшерелгән татар киносы барлыкка килде,” – дип куаналар. Килеп: “Китапны укыганда, Гөлшаһидәне нәкъ сезнең кебек күз алдына китерә идем”, – диючеләр дә, “Гөлшаһидә кара чәчле бит, нишләп чәчеңне карага буятмадың, сеңлем?” – дип сораучылар да булды. Габдрахман Әпсәләмов тудырган образлар белән режиссёр тәкъдим иткән Гөлшаһидә, Мансурлар туры килмәс, күңел кайтыр, дип куркучыларны да очраттык. Тик, бәхетебезгә, тамашачыда тискәре фикер тумады.

– Бу фильм һәм образ сине нәрсәгә өйрәтте?

– Гомумән алганда, һәрбер яңа спектакль, яңа проект, шул исәптән “Ак чәчәкләр” фильмы да – зур тәҗрибә. Фильмда төшү камера алдында үземне дөрес тотарга, ихлас булырга, табигыйлеккә өйрәтте, актёрлык осталыгы артты, үзебездә яңа сыйфатлар ачтык. Шуңа өстәп, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев кебек олы шәхесләр, төрле шәһәрләрдә, төрле театрларда иҗат итә торган артистлар белән эшләү мөмкинлеге дә бирелде.

Айгөл Абдрахманова

Фотолар Резедә Сәләхованың шәхси архивыннан

Запись «Мәскәүдә ике меңенче актриса булганчы, Казанымда бердәнбер Сәләхова булам» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тинчурин артистлары ЮХИДИ хезмәткәрләренә штраф сугуда булыша? [видео]
Бүген Тинчурин театры артистлары автоледиларны якынлашып килгән бәйрәм – 8 Март белән тәбрикләде. Акция Казанның Киров районы ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырылды. //Тинчурин театры матбугат хезмәте//

Инспектор машина йөртүче хатын-кызларны гына туктатты. Әмма документлар тикшерәсе урынга ул аларны бәйрәм белән котлады. Ә “Кияүләр” спектакле геройлары – Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров һәм Илнур Байназаров язның беренче бәйрәме белән тәбрикләп, гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итте, Кәрим Тинчурин театрына чакырып, спектакльгә чакырулар тапшырды.

Запись Тинчурин артистлары ЮХИДИ хезмәткәрләренә штраф сугуда булыша? [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казан – Чаллы арасы, беләбез кайда барасын [атналык мәдәни афиша]
Казанда Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале дәвам итә. Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестивале башлана. Камал театры Чаллыда гастрольләрдә. 19 февральдән – Казанда Әлмәт театры гастрольләре. //Татар-информ//

13 февраль (дүшәмбе)

Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубы – танылган әзәрбәйҗан шагыйрәсе Сона Вәлиеваның “Аразбары” исемле шигырьләр җыентыгын (татар теленә Рифат Сәлах тәрҗемәсе) тәкъдим итү кичәсе

Башлана – 17.00 сәгатьтә

Г.Тукай исемендәге филармония – Ильмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов концерты.

Башлана – 18.30.

Камал театрында – Рус драма театры. Уфа – “Голубая камея”, К.Кавалерян.

Башлана – 19.00

14 февраль (сишәмбе)

Камал театрында – Рус драма театры. Уфа – “Палата бизнес-класса”, А.Коровин.

Башлана – 19.00

Чаллы, Энергетиклар мәдәният сарае – Камал театрының гастрольләре – “Диләфрүз-Remake”, Т.Миңнуллин.

Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Өзелгән яфраклар”, Р.Габделхакова.

Башлана – 18.30

М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры – Шаляпин фестивале -“Травиата”, Дж.Верди.

Г.Тукай исемендәге филармония – Ф.Гаскәров исемендәге Башкортстан халык биюләре дәүләт академик ансамбле концерты (Уфа).

Башлана – 18.30

15 февраль (чәршәмбе)

Камал театрында – Рус драма театры. Уфа – “Бешеные деньги”, А.Н.Островский.

Башлана – 19.00

Чаллы, Энергетиклар мәдәният сарае – Камал театры гастрольләре – “Бармы ришвәткә дәва?”, Зөлфәт Хәким.

Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Күрәсем килгән иде”, Исламия Мәхмүтова.

Башлана – 18.30

Г.Тукай исемендәге филармония – Илһам Шакировның туган көненә багышланган традицион концерт.

Башлана – 18.30

“Әкият” курчак театрында – “Бүре җиләге”, Ркаил Зәйдулла.

Башлана – 13.00

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы – “Мирас” фестивале, Татарстан Республикасының дәүләт симфоник оркестры

Башлана – 18.30

16 февраль (пәнҗешәмбе)

Камал театрында – Рус драма театры. Уфа – “Голубая камея”, К.Кавалерян.

Башлана – 19.00

Чаллы, Энергетиклар мәдәният сарае – Камал театры гастрольләре – “Бармы ришвәткә дәва?”, Зөлфәт Хәким.

Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Кияүләр”. Хәй Вахит.

Башлана – 18.30

М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры – Шаляпин фестивале – “Аида”, Дж.Верди.

Башлана – 18.00

“Пирамида” концертлар залында – Әлфинә Әгъзәмова концерты.

Башлана – 22.00

“Уникс” концертлар залында – “Мунча ташы” концерты.

Башлана – 17.00

17 февраль (җомга)

Камал театры – Рус драма театры. Уфа – “Снежная королева”, К. Брейтбург, Э. Мельник, С. Сашин.

Башлана – 19.00

Чаллы, Энергетиклар мәдәният сарае – Камал театры гастрольләре – “Сөясеңме, сөймисеңме?”, Флорид Бүләков.

Башлана – 19.00

К.Тинчурин театрында – “Назлы кияү”. Кәрим Тинчурин.

Башлана – 18.30

М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры – Шаляпин фестивале – “Риголетто”, Дж.Верди.

Башлана – 18.00

18 февраль (шимбә)

Чаллы, Энергетиклар мәдәният сарае – Камал театры гастрольләре – “Җилкәнсезләр”, Кәрим Тинчурин.

Башлана – 12.00, 19.00

Камал театрында – Рус драма театры. Уфа – “Снежная королева”, К. Брейтбург, Э. Мельник, С. Сашин.

Башлана – 11.00

Тинчурин театрында – “Сүнгән йолдызлар”, Кәрим Тинчурин.

Башлана – 17.00

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы – “Мирас” фестивале, Татарстан Республикасының дәүләт симфоник оркестры

Башлана – 18.30

“Уникс” концертлар залында – “Мунча ташы” концерты.

Башлана – 17.00

Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында – Александров ансамбле истәлегенә багышланган концерт.

Башлана – 18.00

М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры – Шаляпин фестивале – “Евгений Онегин”

Башлана – 18.00

19 февраль (якшәмбе)

Г.Камал театрында, Кече зал – “Сигезле бию”, Равил Сабыр. Әлмәт театры гастрольләре

Башлана – 12.00

Г.Камал театрында – “Качаклар”, Н.Исәнбәт. Әлмәт театры гастрольләре

Башлана – 18.00

Халык иҗаты йорты, Түбән Кама – Камал театрының гастрольләре – “Көтәм сине”, Илгиз Зәйниев.

Тинчурин театрында – “Беренче мәхәббәт”, Илһам Гали.

Башлана – 17.00

“Уникс” концертлар залында – “Мунча ташы” концерты.

Башлана – 17.00

М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры – Шаляпин фестивале. – Гала-концерт.

Башлана – 18.00

“Әкият” курчак театрында – “Су анасы”.

Башлана – 15.00

Запись Казан – Чаллы арасы, беләбез кайда барасын [атналык мәдәни афиша] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әгәр күңелегез ял сораса [Татарстанның атналык мәдәни афишасы]
Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасы бу атнада әле гастрольләр белән Мәскәүдә, аларның сәхнәсендә – Башкортстанның Туймазы театры.

//Татар-информ//

16 гыйнвар (дүшәмбе)

Казан консерваториясенең Кече залы – “Болгар чорларының аһәңе”. Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсы (концерт варианты).

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

17 гыйнвар (сишәмбе)

Г.Камал театры – “Каеннарым белән”, Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча. Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре. Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә.

Башлана – 15.00 сәгатьтә.

“Әрем исе”, Илгиз Зәйниев. Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре. Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

К.Тинчурин театрында – “Мәхәббәт баскычы” комедиясе. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Драматурглар – Рәшит Заһидуллин белән Шамил Фәрхетдинов.

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

18 гыйнвар (чәршәмбе)

Г.Камал театры – “Каеннарым белән”, Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча. Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре. Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә.

Башлана – 15.00 сәгатьтә.

“Түтиләр”, Александр Коровин. Туймазы татар дәүләт драма театры гастрольләре. Г.Камал театрының Зур сәхнәсендә.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

К.Тинчурин театрында – “Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр”. Премьера. Музыкаль комедия. Драматургы — Туфан Миңнуллин.

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

19 гыйнвар (пәнҗешәмбе)

К.Тинчурин театрында – “Ефәк баулы былбыл кош”. Мелодрама. Күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышлана. Драматургы — Аяз Гыйләҗев.

Әлмәт театры – “Язылмаган язмышлар”. Тормыштан алынган бәян.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

“Әкият” курчак театрында – “Щелкунчик”, Э.Т.А.Гофман, инсц. Л. Кожевникова.

Башлана – 11.00, 13.00 сәгатьләрдә.

20 гыйнвар (җомга)

Г.Камал театрында – “Мулла”, Туфан Миңнуллин.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Әлмәт театры – “Кодача”. Музыкаль комедия.

Башлана – 19.00 сәгатьтә.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – “Казан кичләре”. “Мәйдан” каналының биш еллык юбилеена багышлана.

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

21 гыйнвар (шимбә)

К.Тинчурин театрында – “Сүнгән йолдызлар”. Музыкаль трагедия. Драматургы – Кәрим Тинчурин. Музыка – Салих Сәйдәшев

Башлана – 17.00 сәгатьтә.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында – “Качаклар”.

Башлана – 18.00 сәгатьтә.

Г.Камал театрында – “Зәңгәр шәл”, Кәрим Тинчурин.

Башлана – 18.00. сәгатьтә.

“Әкият” курчак театрында – “Идет коза рогатая”. Нәниләр өчен мендәрләр өстендәге әкият.

Башлана – 10.00 сәгатьтә.

“Айболит”

Башлана – 11.00, 13.00 сәгатьләрдә.

“Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” (татар телендә), Зөлфәт.

Башлана – 15.00 сәгатьтә.

22 гыйнвар (якшәмбе)

Г.Камал театрында – “Җанкисәккәем”, Туфан Миңнуллин.

Башлана – 18.00 сәгатьтә.

К.Тинчурин театрында – “Бер күрешү – үзе бер гомер”. Фәнис Яруллин.

Башлана – 17.00 сәгатьтә.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында – “Гашый Кәриб”.

Башлана – 18.00 сәгатьтә.

“Әкият” курчак театрында – “Волшебник изумрудного города”. Режиссер – Илдус Зиннуров.

Запись Әгәр күңелегез ял сораса [Татарстанның атналык мәдәни афишасы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бәйрәмнәрдән соң да, үзегезгә ял ясарга онытмагыз [Татарстанның мәдәни афишасы]
Дәүләт театрларында һәм концерт оешмаларында чыршы бәйрәмнәре төгәлләнде. Камал театрының бу атнада Мәскәү гастрольләре башлана.

//Татар-информ//

10 гыйнвар (сишәмбе)

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – “Щелкунчик”. Яңа ел тамашасы.

Башлана – 17.30.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – Салават Фәтхетдинов концерты.

Башлана – 18.00

11 гыйнвар (чәршәмбе)

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – Салават Фәтхетдинов концерты.

Башлана – 18.00

К.Тинчурин театрында – “Туй алдыннан”, Хәй Вахит. Режиссеры – Резеда Гарипова. Хәй Вахит тарафыннан бәян ителгән әлеге кыйсса җыр кебек ихлас һәм үтемле. Рафаэль, Әдилә белән булачак туе алдыннан, үзенең иң якын дусты Маратны очрата. Тик дустының кәләше, Маратның берничә еллар инде йөрәк түрендә йөрткән беренче мәхәббәте булып чыгуы язмыш шаяруымы, әллә тәкъдирме? Кайсын сайларга? Күптәнге дуслыкнымы, әллә инде һаман да сүрелмәгән мәхәббәтнеме?..

12 гыйнвар (пәнҗешәмбе)

К.Тинчурин театрында – “Төш”, Туфан Миңнуллин Режиссер – Рәшит Заһидуллин. Жанры — мелодрама. Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк – Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар, киләчәккә якты өметләр, татлы хыяллар… Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак, нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңгәл килмәвендәме?..

Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

Башлана 18.30 сәгатьтә

13 гыйнвар (җомга)

Г.Камал театрында (Зур сәхнә) – “Кияүләр”, Туфан Миңнуллин. Буа дәүләт драма театры.

Башлана – 19.00.

Тинчурин театрында – “Кияүләр”, Хәй Вахит. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин. Туй алдыннан гына егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Авылдан әби белән бабай да килеп җиткән!(дөрес, әле аларның кияүне күргәннәре юк.) Инде нишләргә? Кунаклар һәм әби-бабай киткәнче генә туйда икенче берәүне кияү итеп утыртып торудан башка чара юк…

Җырлы-биюле әлеге спектакль көлке вакыйгалар аша җитди нәрсәләр хакында сөйли.

Башлана – 18.30

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – “Болгар радиосы” концерты.

Башлана – 18.30

14 гыйнвар (шимбә)

Тинчурин театрында – “Гашыйклар тавы”, Илдар Юзеев. Жанры – музыкаль хикәя. Илдар Юзеевның әлеге повесть- поэмасы язмышлары аяусыз сугыш елларына туры килгән аерым бер чор кешеләре турында сөйли…

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике яр Мөнирә белән Сәет “Гашыйклар тавы” дип аталган серле урында мәхәббәтләрен вәгъдә белән беркетәләр. Ләкин үз вәгъдәсен бозучыны “Гашыйклар тавы” гафу итәрме?..

Башлана – 17.00

Әлмәт татар дәүләт драма театрында – “Кар астында кайнар чишмә”, Аяз Гыйләҗев. Режиссер – Булат Хәйбуллин.

Гасырлар дәвамына сузылган “аталар” һәм “балалар” проблемасы торган саен кискенләшә. Тәрәкъкыять, глобальләшү, кыйммәтләр үзгәрү буыннар арасындагы упкынны тирәнәйтә генә. А.Гыйләҗев “Кар астында кайнар чишмә” әсәрендә бер мәхәббәт тарихын шул кешелекнең үзе кебек үк борынгы бәхәстән башлый. “Ата-ана фатихасы – искелек калдыгы” дигән сылтау белән “балалар” – Тәзкирә һәм Әбүзәр өйләнешүләре турында өлкәннәргә язылышкач кына әйтергә карар кыла. Вакыйгага бер көн кала ачылган сер “аталар”ны борчуга сала. Улын ялгыз үстергән Кәримҗан да, кызын ялгызы баккан Әнисә дә яшьләрне гамьсезлектә, җавапсызлыкта, әдәпсезлектә гаепли. Буыннар бәхәсе аларны якынайта. Бу икәүдә салкын карны эретерлек кайнар йөрәк тибә.

Башлана – 18.00

Г.Камал театрында – “Килә ява, килә ява”, Зөлфәт Хәким. Буа дәүләт драма театры.

Башлана – 18.00. Кече зал

“Әкият” курчак театрында – “Не хочу и не буду”. Нәниләр өчен мендәрләр өстендәге әкият.

Башлана – 10.00

15 гыйнвар (якшәмбе)

Г.Камал театрында – “Кодалар, кодачалар”, С.Латыйпов. Буа дәүләт драма театры.

Башлана – 18.00. Кече сәхнә.

Тинчурин театрында – “Күрәсем килгән иде”. Драматургы һәм режиссеры – Исламия Мәхмүтова. Жанры – мелодрама.

Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый… Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы? Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар.

Башлана – 17.00

Әлмәт татар дәүләт драма театрында – “Син кайда идең?”, Ярослава Пулинович. Драма.

“Мәхәббәтнең яше юк” диләр. Безнең бәян каһарманнары да бер-берсен гомер көзендә таба. Шул вакыттан бу икәүнең тормыш куласасы яңача әйләнә башлый. Бәхет бар, кайдадыр бик якында гына һәм аңа ирешү мөмкин кебек тоела. Ләкин авылдашлар, күршеләр, хәтта газиз балалар картлар бәхетенә киртә булмакчы.

Башлана – 18.00.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе – Бәширә Насыйрова концерты.

Башлана – 18.30

“Әкият” курчак театрында – “Бүре җиләге”, Ркаил Зәйдулла. Режиссер – Илдус Зиннуров.

Запись Бәйрәмнәрдән соң да, үзегезгә ял ясарга онытмагыз [Татарстанның мәдәни афишасы] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..