Архивы "ТНВ-Планета" - Tatar Today - татар яңалыклары.

ТНВ яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат
Танылган журналист – ТНВ каналының яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат булган. Аңа 49 яшь иде.

Радик Фәрхуллин озак вакытлар авырган, дип хәбәр итә телеканал.

Радик Фәрхуллин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, аннары «СТС-Казань» телеканалында корреспондент, аннары «Время новостей» яңалыклар тапшыруы алып баручысы була. 2003 елда ТНВ каналына килә, 2005 елда рус телендәге яңалыклар программалар дирекциясенең баш редакторы итеп билгеләнә, 2012 елда – «ТНВ-Планета» каналының яңалыклар хезмәтен җитәкли. 2016 елдан «Новости Татарстана» тапшыруы проюсеры. 2023 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуницияләр хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

— Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевның чит илгә визитлары, президент Рөстәм Миңнеханов катнашындагы халыкара чараларны яктырткан материалларын республика җитәкчеләре белән ничек эшләргә икәнен күрсәткән мисаллар дип күрсәтергә була. Ул үзен мөстәкыйль, җаваплы, тырыш, инициативалы хезмәткәр итеп күрсәтте. Ул эшенә намуслы карады, профессиональ үсешкә омтылды, аналитик фикер йөртте, вәзгыятьне тиз генә бәяли алды. Коллективта максатлар куеп, хезмәткәрләрнең эшләрен тәртип белән алып барды. Аның үз профессиясенә мәхәббәте карьерасын гына түгел, язмышын да билгеләде, диелә ТНВ хәбәрендә.

“Синең безнең белән булмавыңа ышануы кыен. Хуш, дустым, бәхил бул. Очрашканга кадәр. Беркем дә безгә язмыш күпме вакыт биргәнен белми. Син озак көрәштең һәм чәчәк атып торган чагыңда киттең. Безне бүген искиткеч кеше, хезмәттәшебез Радик Фәрхуллин ташлап китте”, – дип язган дусты Владислав Зиновьев.

Радик Фәрхуллин озак еллар яман шеш белән авырган иде. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул берара каты итеп авырган, аңа химиотерапия дә ясаганнар, әмма ул яшәп, эшләп китәргә көч тапкан. Әмма соңгы ярты елда  кабат авырый башлый һәм бүген төнлә китеп тә барган. Радик Фәрхуллин өйләнгән, беренче класста укучы кызы бар иде.

Радик Фәрхуллин белән хушлашу бүген, 10 апрельдә, 13.00 сәгатьтә ТНВ бинасы каршында (Шамил Усманов урамы, 9 йорт) узачак. Ул Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләнә.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись ТНВ яңалыклар хезмәте продюсеры Радик Фәрхуллин вафат впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Яңа сезонда ТНВда эшләячәк җырчы-артистлар билгеле булды, анда “Алабута” җырлаучы да бар
Бүген ТНВ редакциясенең 3 катында телеканалның баш мөхәррире Данил Гыйниятов журналистлар белән чәй эчте. Очрашу вакытында ул яңа сезонның төп яңалыклары турында сөйләде.

1. ТНВда моңарчы 60лап тапшыру эшләп килгән. Яңа сезонда да шул чама калачак, әмма иске тапшырулар урынына яңалары чыгачак.

2. “Манзара” тапшыруында баш мөхәррирләр каланчасы сыман яңа сәхифә чыгачак. Анда татарның төрле газета-журналлары баш мөхәррирләре һәм журналистларына ачык мөнбәр биреләчәк.

3. “Народный будильник” тапшыруы урынына «Здравствуйте!» дигәне чыга башлаячак. Ул мәгълүмати-күңел ачу булыр дип көтелә.

4. “Музыкаль дистә” урынына “Кайнар хит” чыгачак. Аны Айсылу Габдинова алып бара. Хит-парад “Болгар радиосы” эфирыннан чыгып төзелә. Тапшыру саен иң әз тавыш җыйган клип урынына яңасы өстәләчәк.

5. ТНВ каналы “Пирамида”да ай саен “Болгар” радиосы концерты дигән тамаша оештырачак. Аны телевизор караучылар да күрә алачак. “Җомга киче”нә алмашка килгән проект бу.

6. “Яшьләр тукталышы” кала. Әмма аның сәхифәләре, контентлары үзгәрә.

7. ТНВ 6-7 спектакль төшергән, театр архивларында сакланган 10лап спектакльгә ТВдан күрсәтү хокукы алган. Шимбә көн көндез ТНВда спектакльләр күрсәтеләчәк.

8. “Яшьләр Онлайн” тапшыруы урынына “Таяну ноктасы” булачак. Алып баручысы – Венера Иванова. Сентябрь ахырыннан һәр шимбә кичке алтыда карагыз.

9. “Мәдәният дөньясында” тапшыруы үзенең тематикасын ике тапшыруга бүлешә: “Таяну ноктасы” һәм “Ком сәгате”нә. Гүзәл Сәгыйтова соңгысының редакторы булачак.

10. “Ком сәгате”н Данил Гыйниятов алып бара. Беренче кунак Рафаэль Хәкимов иде. Алдагы чыгарылышларга Фәндәс Сафиуллин, Айдар Хәлим киләчәк.

11. “Караоке Баттл” урынына “Җырлыйк әле” кайтачак. Алып баруын Рөстәм Гайзуллин алып барачак, әмма Нәҗип Бәдретдинов да эшләячәк бу тапшыруны. Беренче чыгарылыш әле октябрьдә генә көтелә.

12. “Яшь ТНВ” язмышы әлегә билгесез. Аның буенча югары даирәләрдә сөйләшү алып барыла.

13. “Дин вә хәят”, “Җомга вәгазе”, “Нәсыйхәт” проектлары урынына җомга көннәрне иртән “Нәсыйхәт” сәхифәсе чыгачак. Шулай ук “Хозур” студиясе әзерләгән блок та булачак.

14. Ләйсәнә Садретдинова “Татарлар” тапшыруының җитәкчесе итеп билгеләнгән. Роза һәм Эльвира белән бергә бу тапшыруны Илнар Хөснуллин да алып барачак. Моңарчы ул “Манзара”ны алып бара иде, хәтерлисезме?

15. ТНВның гел татарчага күчүе турында мәгълүмат әлегә юк. Аның каравы, “ТНВ-Планета” гел татарча сөйли.

16. “Адымнар”дан көлкеле мультперсонаж Шомбай бүтән эфирга чыкмаячак. Контракт озынайтылмаган.

17. “Хәбәрләр”дә бик профессиональ команда эшли, дип саный Данил Гыйниятов. Ә титрларның агрессив кызыл төстә булуын ул дизайнерлар карамагына калдырды.

18. ТНВ татарча һәм русчаны 50:50 сөйли икән. Вакыт буенча исәпләсәң, шулай чыга.

19. ТНВ худсоветы 11 кешедән тора. Аларның исемнәрен әйтмиләр, әмма аларның һәркайсы ТНВда эшләве мәгълүм. Якын киләчәктә читтән төзелгән состав та булачак ди.

20. Кич саен “Кичке аш” тапшыруы чыгачак. Өстәл артында интервью.

21. “Башваткыч”ка тимәгәннәр, Зөлфәт Зиннуров үз эшен дәвам итә.

22. “Переведи” тапшыруында машина уйнатырга уйлыйлар. Әмма бер турда түгел, ә күп этаптан торган бәйгедә. Бу – Илшат Әминов идеясе.

Мәгълүмат матбугат.ру сайтыннан алынды

Запись Яңа сезонда ТНВда эшләячәк җырчы-артистлар билгеле булды, анда “Алабута” җырлаучы да бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ каналын алга таба район-авыллар карый алмаска мөмкин [актуаль тема]
Русия хөкүмәте акча юклыкны сәбәп итеп милли телеканалларны якындагы елларда эфир аша тапшырылачак мультиплекска кертергә җыенмый.

//Азатлык радиосы//

Русия думасы 8 июньдә “Мәгълүмат чаралары турында” һәм “Элемтә турында” кануннарга үзгәрешләр кертүне икенче укылышта караячак. Канун кабул ителсә, төбәкләрдәге милли телевидение тапшырулары кабель аша халыкка барып җитәкчәк 21нче канал булып барачак.

Һәр төбәктән бер милли канал әлеге 21нче “төймәгә” урнашачак, калган 20се федераль каналларга бирелгән инде. Канунда шулай ук милли канал тапшыруларының күпме өлеше үзләренеке булырга тиешлеге дә язылачак. Әлегә кадәр ул йә 30 процент, йә 75 процент булырга мөмкин дип белдерелә. Кабельле телевидениенең төбәктә яшәгән халыкның кимендә 50 процентына барып җитәргә тиешлеге дә күрсәтелә.

“Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиоширкәте (ТНВ) җитәкчесе Илшат Әминов милли каналны кабель аша гына халыкка җиткерүне отышлы ысул дип атамый. Аның сүзләренчә, авыл халкы милли тапшырулардан бөтенләй мәхрүм калачак.

“Казан, Чаллы, Әлмәтне алсак, аларда 80-90 процент кабель кергән, анда проблем юк. Авылга нинди кабельле телевидение барып җитсен инде. Һәрбер йортка кабель сузу миллионнарча сумга төшәчәк”, ди ул.

Башкорт Иярчен Телевидение (БСТ) ширкәте җитәкчесе Галим Якупов та кабель аша милли каналны күрсәтүне отышсыз адым буларак бәяли. “Оператор һәр авылга кабель сузмаячак. Башкортстан халкының 40 проценты авылларда яши, һәр йортка кабель кертеп булмый – зур чыгымнар сорый”, ди Якупов.

Милли республикалар үз телевидениеләрен цифрлы форматта эфир аша тапшырулар алып барачак телевидениеләрнең дәүләт төзегән исемлегенә кертү өчен көрәшне дәвам итә. Татарстан, Башкортстан, Саха (Якутия) республикалаларының милли телевидение җитәкчеләре бергә җыелып Русия җитәкчелегенә, Думага, элемтә министрлыгына хат та юллаган иде.

Илшат Әминов

Әминов фикеренчә, нәкъ аларның әлеге мөрәҗәгате кабельле телевидениегә караган канунга үзгәрешләр кертергә этәргеч ясаган булырга тиеш. “Безнең максат эфир аша тапшырылачак цифрлы мультиплекска ничек тә эләгү. Мин мультиплекска милли республикаларны кертмәүне гаделсезлек дип саныйм. Русиядә яшәүчеләр рәхәтләнеп 20 каналны урыс телендә карасын, ә татарларга татар телендә тапшырулар барып җитмәсен. Бу дөрес түгел бит! Кануннар һәм Конституция нигезендә дә татар халкының үз телендә тапшырулар карага хокукы бар. Әгәр милли каналлар мультиплекска кертелмәсә, татар халкы безнең тапшыруларны иярченнәр аша гына карый алачак, ә аңа түләү кирәк булачак. Бу дөрес түгел бит!”, ди Әминов.

2018 елда Русиядә телевидение тулысынча цифрлы форматка күчеп бетәчәк дип белдерелә. Халык акча түләмичә генә яхшы сыйфатта карый алачак телеканаллар исемлеге булдырылды. Бу телеканаллар бер цифрлы пакетка (мультиплекс) җыелып тапшырылачак. Беренче мультиплекска 10 федераль канал кергән.

Беренче мультиплекска кергән каналлар исемлеге

Икенче мультиплекста шулай ук 10 канал. Алар бу исемлеккә эләгү өчен Русия элемтә министрлыгы үткәргән бәйгедә отучылар дип күрсәтелә.

Икенче мультиплекска кергән каналлар исемлеге

Документларда беренче һәм икенче мультиплекска кергән 20 канал илдә “мәҗбүри күрсәтелергә тиеш” дип ассызыклана. Якын киләчәктә менә бу 20 канал эфир аша да һәм кабель сузылган җирләргә дә барып җитәчәк.

Алдан исә, 2010 елда Русия җитәкчелеге беренче һәм икенчедән кала тагын өченче мультиплекс та булачак, аңа төбәкләрдәге дүрт канал һәм бер федераль канал кертеләчәк дип белдергән иде. Хәзер исә икътисади кыенлыклар туу сәбәпле бу мультиплексны булдыру эше бөтенләй тукталган.

Николай Никифоров

Русия элемтә министры Николай Никифоров 11 майда Думада чыгыш ясап, мәгълүмат кырына караган бөтен дәүләт програмнарын бюджеттан финанслау кимү сәбәпле, милли каналларны дәүләт ярдәменә өметләрен өзәргә һәм кабельле телевидениегә керергә чакырды. Никифоров сүзләренчә, дәүләт беренче мультиплекска кергән 10 федераль каналны гына финанслаячак, ә икенче мультиплекстагы 10 канал үз көннәрен үзләре күрәчәк. Шулай да Никифоров, 2018 елда икътисади хәлләр яхшыра калганда, өченче мультиплексны булдыру мөмкинлеген дә кире какмый.

Мультиплекска күчә башлауның беренче адымы цифрлы телечелтәр булдыру иде. Русиянең төрле төбәкләрендә ул өлешчә сынала башлады. 2012 елның 1 мартында Русия телевидение һәм радио челтәре (РТРС) Татарстанда DVB-T2 цифрлы форматында эфир аша телетапшырулар башлады, ул Казаннан 40-60 чакрым ераклыкка кадәр 1,5 млн халыкны хезмәтләндерә, дип белдерелде.

Илшат Әминов сүзләренчә, өченче мультиплекс өчен әлләни акча да кирәкми, бөтен нәрсәне төбәкләр үзләре хәл итә алачак.

“Төбәкләрдә мультиплекс җиһазлары төзелгән дип әйтергә мөмкин. Бездә, Чуашстанда, Екатеринбурда… Аның ешлыгы да бар. Бәйге үткәрсәләр, лицензия бирсәләр, аларга (Мәскәүгә) сорау булмаячак, без аны әллә кайчан эшләп куяр идек инде”, ди Әминов.

Галим Якупов

БСТ җитәкчесе Якупов та һәр гаиләнең яхшы сыйфатта милли каналны да карау мөмкинлеге булсын өчен, Мәскәү федераль акчаларга түгел, ә төбәкләр акчасына тагын бер мультиплекс төзергә рөхсәт бирергә тиеш дигән фикердә. Мәсьәләне хәл итүдә “башка юлны күрмим мин” дип белдерде ул “Кабельщик” сайтына.

Русия җитәкчелеге ерактагы авыллар 4-5 телевидениедән кала башка каналларны карый алмый, сыйфаты да начар дип цифрлы телевидение булдыру эшенә керешкән иде.

Запись ТНВ каналын алга таба район-авыллар карый алмаска мөмкин [актуаль тема] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..