Архивы тораккомплексы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Салават күпере”нә Миңнеханов килсә дә, фатир алырга тиешлеләрне аңа җибәрмиләр
10 нчы гыйнвар Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районына керүче «Салават Күпере» торак комплексында булды. //Inkazan.ru//

Президентны торак комплексында төзелүче объектларның төп этаплары белән таныштырдылар, күпкатлы торак йортларда баручы эшләр һәм файдалануга тапшыру сроклары турында сөйләделәр.

Миңнеханов “Салават күпере”ндә булган, әмма шуннан социаль ипотекага фатир алучыларның президент белән очрашу теләген үтәмәгәннәр.

Фатирга һаман керә алмаучыларның сүзе буенча, президент киләсен хәтта әйтүче дә булмаган. “Без Миңнеханов киләсен 9ы кичен аңлап алдык. Кинәт кенә техника килеп юлларны чистарта башлады, зур-зур төркем кеше борчылып диярлек, бер почмактан икенче почмакка йөрделәр”, ди торак комплексыннан фатир алучы.

Фатир алучыларны президент аппаратының зур автобусына утыртканнар. Аларның меңләгән сорауларына һәм канәгатьсезлекләренә президент каршындагы дәүләт торак фонды вәкилләре берәм-берәм автобуска кереп җавап биргәннәр. Бу вакытта Миңнеханов һәм “Салават күпере”нә килүче рәсми затлар торак комплексы буйлап йөрүен дәвам иткән.

Запись “Салават күпере”нә Миңнеханов килсә дә, фатир алырга тиешлеләрне аңа җибәрмиләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Салават күпере”ндә “яңа” фатирлар яңа ук булып чыкмаганнар…
«Салават күпере» торак комплексында төзелеп килүче торак белән бәйле проблемалар һаман бетми. Инде йорт төзелеп бетте, ачкычлар тапшырылды дигәндә – кабат ризасызлык. Фатир хуҗалары торакның сыйфатыннан, андагы пычраклыктан канәгатьсезлек белдерә. Бу хакта редакциябезгә дә шалтыратып хәбәр иттеләр. // Шәһри Казан//

– «Салават күпере» то­рак комплексындагы ­13-2нче йортта танышларыбыз фатир откан иде. Ниһаять, ачкычларны кулларына алдылар. Аларны көтелгән шатлык­лары белән котларга без дә бардык. Әмма подъезддан керүгә үк, яңа фатир турындагы хыялларыбызның өсте аска килде. Барысы да чиста, ялт иткән дип уйлаган торак пычракка баткан. Төзелеш материаллары калдыклары җыештырылмаган. Фатирларда бәдрәфләр карарлык түгел, – ди укучыбыз Алсу Мансурова.

Ул да түгел, әлеге йортка хезмәт күрсәтәчәк «РСК» җаваплылыгы чик­ләнгән җәмгыяте рәсми сайтында «13-2нче йортта җылылык торбасы шартлап, йортны өлешчә су басу аркасында, ачкыч бирү туктатылып торачак» дигән хәбәр чыкты. Шул рәвешле узган атнада бары 1, 2нче подъезддагыларга гына ачкычлар бирделәр. Хәер, аларны алырга килүчеләр дә бармак белән генә санарлык булган. Ремонттан канәгать булмаучылар, барысын да төзекләндереп бетергәнче, фатирга аяк басудан баш тарткан.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондында исә безгә: «төзелеш буенча җитешсезлекләрне йортны салу белән шөгыльләнгән подрядчы оешма бетерергә тиеш», – дип җавап бирделәр. «Салават күпере» торак комплексындагы 13-2нче төзелеш адреслы йортның подрядчы оешмасы булып «Ак Таш» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыя­те санала. Йорт биш ел дәвамында подрядчы оешма гарантия­сендә исәпләнелә. Бу хакта Дәүләт торак фондына яки подрядчы оешманың үзенә гариза юлларга була, шулай ук йортны кабул итү турындагы актка кул куйганда да җитешсезлекләрне күрсәтергә кирәк.

Дөрес, фатир хуҗалары арасында, бу процессны озакка сузылыр дип, җитешсезлекләрне үзләре төзәтергә җыенучылар да бар. Әлеге йортка бәйле яңалыкларны газетабызның алдагы саннарында яктыртып барырбыз.

Запись “Салават күпере”ндә “яңа” фатирлар яңа ук булып чыкмаганнар… впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..