Архивы ТУ154 - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кайгы берүзе йөрми диләр… Очкычта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе үлә
Яңа елны шатлык-куанычлар, яңа өметләр белән көтеп йөргәндә, ил күгенә тагын бер кайгы пәрдәсе ябылды. 25 декабрь көнне Сочидан Сириягә очкан Ту-154 самолеты һәлакәткә юлыкты. Нәтиҗәдә, 93 кешенең гомере өзелде. //Интертат.ру//

рБу хәбәрне ишетмәүчеләр булмагандыр. 26 декабрьдә илдә Матәм көне игълан ителде. Һәрберебез үзенчә кайгырдык, борчылдык һәм сер түгел, оныттык та…  Ә менә бу авырлыкны үз иңнәрендә күтәргән 96 гаиләне кайгы уты озак көйдерәчәк әле.

Кайгы үзе генә йөрми диләр. Александров ансамбле солисты Владимир Халимон гаиләсенең хәле икеләтә авыр: ике көн эчендә ике (!) улыңны  югалтып кара син!  Ту-154 һәлакәтеннән соң икенче көнендә Халимоннар гаиләсен тагын бер куркыныч хәбәр шакый: Владимирның кечкенә энесе Павел вафат була.

32 яшьлек Владимир Халимон Рахманинов исемендәге Ростов консерваториясен тәмамлый. Яшәргә дә өлгермәгән ирнең Евгения исемле хатыны – тол, Анфиса исемле кызы ятим кала.

Халимоннар гаиләсе гади гаилә түгел. Дөресрәге, бу – гаилә җылысын саклаучы балалар йорты. Әти белән әни 11 бала тәрбияли. Аларның тугызы тәрбиягә алынган. Һәлакәткә очраган Владимир – Халимоннарның үз баласы. Балалар тәрбияләү күбрәк әти кешенең – Леонид Халимон җилкәсенә төшә. Чөнки әниләре кайбер балалар мәктәпне тәмамлаганчы ук гүр иясе була. Леонид әфәнде әле дә Ростов-Дон шәһәрендә яши, ашыгыч ярдәм машинасын йөртә.

Элек гаилә Свердловск өлкәсендә яши. Әмма болгавыр 90 нчы елларда Ростов-Дон шәһәренә күченәләр. Туганнары әйтүенчә, кечкенә Вова балачактан музыкага карата мәхәббәт белән янган. Беренче сыйныфта ул баянда уйнарга өйрәнә. Бер  генә гаилә бәйрәме дә аның баянда уйнап җырлавыннан башка узмый. Бигрәк тә ул Ирина Аллегрова иҗатына мөкиббән китә. Әмма ул вакытта бик озак еллардан соң Вова Мәскәүгә китәр, атаклы дәүләт ансамбленең солисты булыр дигән уйлар берүнең дә башына килмәгәндер.

Бүген Халимоннар гаиләсе әгъзалары төрле шәһәрләрдә яши һәм күрешүләр дә бик сирәк эләгә. Владимирның да буш вакыты булмаган диярлек. Әгәр үзләре яшәгән шәһәргә Александров хоры килсә, туганнар бербөтен булып Владимирның чыгышын карарга ашыккан.

Яңа елга аяк басарга биш көн калгач ишелеп төшкән кайгыдан  Халимоннар гаиләсе тәмам бетерешкән.

Авиаһәлакәттә улын югалту турындагы хәбәр Леонид әфәндегә исә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Хәер, моны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр. Әмма Леонид әфәндене язмышның тагын бер сынавы сагалап торган була әле. Дүшәмбе көнне Екатеринбургта яшәүче 21 яшьлек  Павел да күзләрен мәңгелеккә йома. Юк, һәлакәт түгел. Ул биш елга якын лейкоз авыруыннан интегә. Соңгы вакытларда исә аңында да булмый. Авиаһәлакәттә абыйсы һәлак булуын ишетми дә кала мескен. Җаннары күктә очрашканнардыр инде…

Бу хәбәрне  Леонид әфәндегә ничек әйтергә белми азапланалар.

– Әти Мәскәүгә Вованың мәетен тану эшләрендә катнашырга китте. Павликны аннан башка гына җирләячәкбез, – ди егетләрнең Владимир исемле абыйлары. – Әтигә Павелның үлемен әйтмәдек. Кайчан әйтербез, белмим. Икесе дә бер-бер артлы бит. Әтинең яше дә олы, кан басымыннан да интегә. Бу хәбәрне ишетсә, аны саклап кала алмаячакбыз. Чөнки ул безнең һәрберебезне үз баласыдай ярата.

Владимир ишелеп төшкән әлеге кайгыдан ничек айнырга, алга таба ничек яшәргә кирәклеген әлегә белми.

– Балалар йортыннан әлеге гаиләгә эләккәч, безнең тормыш гел шатлыктан барды. Әниебезнең арабыздан иртә китүе генә йөрәккә тирән эз салды. Һәрберебез үз юлыбызны сайлап, яши генә башлаган идек.  Нишләтәсең, безнең язмышыбыз шундыйдыр инде, – дип кенә пышылдый ул.

Запись Кайгы берүзе йөрми диләр… Очкычта һәлак булган егетнең икенче көнне энесе үлә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Яблоко” төркеме лидеры Зинатуллин “Ту-154” очкычында Кобзонның булмаганы өчен үкенүен белдерә
“Яблоко” төркеме лидеры Руслан Зинатуллин социаль челтәрдә “Ту-154” очкычының корбаннары арасында Русия Федерациясенең халык артисты Иосиф Кобзон булмаганы турында кызгануын белдерә. Әле ул гына да түгел, Зинатуллин очкыч бортында булган журналистларның кайберләре һәлак булуына да үкенечем юк дип яза. //ProKazan.ru//

“Минем пост шулай күп сораулар, аңлашылмаучанлык җыяр дип уйламаган идем. Әйе, мин хәрбиләрне, бортта булган табибны, артистларны бик тә кызганам. Ләкин журналистларны һәм үзен патриот дип атаган, ләкин чит илләргә дәваланырга йөргән Иосиф Кобзонны миңа җәл түгел”, дип яза ул посты астында.

Ләкин аның хезмәттәшләре, аерым алганда, “Яблоко”төркеме әгъзасы Борис Фанюк та, аны бу сүзләрендә хупламыйлар һәм Руслан Зинатуллиннан бу постны алып атуын сорыйлар. Бераздан, “Яблоко” төркеме лидеры, дөрестән дә, бу постны Фейсбуктан алып ташлый.

Запись “Яблоко” төркеме лидеры Зинатуллин “Ту-154” очкычында Кобзонның булмаганы өчен үкенүен белдерә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Бүген Россиядә “Ту-154” авиаһәлакәте корбаннары истәлегенә матәм көне игълан ителде
26 декабрь Россиядә, Оборона министрлыгының ТУ-154 очкычы авиаһәлакәткә очравы сәбәпле, матәм көне игълан ителде. Бу фаҗигада 92 кеше һәлак булды. Мәскәүдә “Александровский” концерт залы урнашкан бина янына чәчәкләр китерәләр, дип хәбәр итә ТАСС. Россия Президенты Указы белән бүген илдә дәүләт байраклары төшерелә, мәдәният учреждениеләрендә тамашалар һәм телерадиоканалларда күңел ачу тапшырулары, рекламалар күрсәтелми. //Татар-информ//

Кичә Мәскәүдән Сириягә юл алган, Сочи аэропортында ягулыгын тулыландыргач яңадан күккә күтәрелгән ТУ-154 очкычы 20 минуттан соң Кара диңгезгә егылып төшә. Аның бортында хәрбиләр, журналистлар, А.В.Александров исемендәге ансамбльнең 60 музыканты була. Очкыч Сириянең Хмеймим авиабазасына килеп, артистлар Россия хәрбиләрен якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәргә тиеш булган. Авиаһәлакәттә җәмәгать эшлеклесе Елизавета Глинка да һәлак була.

Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, ТУ-154 очкычы калдыклары Сочи янында ярдан 1,5 чакрым ераклыкта 50-70 метр тирәнлектә ачыкланган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 11 кешене гәүдәсе табылган. Бу һәлакәттә исән калучылар турында мәгълүматлар юк.

Дәүләт башлыгы һәлакәтнең сәбәпләре җентекләп тикшереләчәген белдерде. Һәлак булучыларның гаиләләренә, туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк. Россия Тикшерү комитеты Россия Җинаять кодексының 351 нче маддәсе буенча (“Кеше үлеменә яки башка авыр нәтиҗәләргә китергән очыш һәм аңа әзерлек кагыйдәләрен бозу”) җинаять эше ачты.

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы әлеге һәлакәттә гомере өзелгән биюче кыз Ралина Гыйльманованың туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклашты. Ралина 6 яшеннән ансамбльнең “Юлдаш” студиясендә шөгыльләнгән. Казанның хореография училищесын тәмамлаган.

Запись Бүген Россиядә “Ту-154” авиаһәлакәте корбаннары истәлегенә матәм көне игълан ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Һәлакәткә юлыккан “Ту-154” очкычында Казанның яшь артисты да булган
Россия оборона министрлыгының һәлакәткә очраган Ту-154 самолетында Казан артисткасы Ралина Гыйльманова да булган дип хәбәр итә матбугат чаралары.

//Татар-информ//

Казан хореография училищесын тәмамлаган Ралина чыгыш ясар өчен Сириягә очкан Александров исемендәге ансамблендә биегән. 22 яшьлек кыз белән бергә аның сөйгән егете дә булган. Ул да шушы коллективта эшләгән һәм яшьләр тиздән туй ясарга хыялланган.

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгының Ту-154 самолеты радарлардан якшәмбе иртәсендә, Сочидан кузгалып китеп 20 минуттан соң югала. Соңгы мәгълүматлар буенча, самолет бортында, журналистлар һәм Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблен дә кертеп, 92 кеше булган. Артистлар хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен “Хмеймим” авиабазасына бара торган булганнар.

Запись Һәлакәткә юлыккан “Ту-154” очкычында Казанның яшь артисты да булган впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..