Архивы урам - Tatar Today - татар яңалыклары.

Казанда министр dj-га әйләнде, велосипедта сикерүче, койма буяучы яшьләр урамнан заводка җыелды [видео]
Казанда URAM фестивале урам иҗатын үз иткән яшьләрне элекке өй җиһазлары заводы бинасына җыйды. Оештыручылар сүзләренчә, башкалада мондый чара беренче тапкыр үтә. Берничә тематик зонада урам биюләрен, хип-хоп музыка, экстремаль спорт төрләре һәм стрит-арт күреп булды.

Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә оештырылган чарада министр Дамир Фәттахов үзе дә катнашты, Instagram-ына куеп, ди-джей пульты артында катнашучыларны сәламләп, яшьләр белән бер дулкында булуын күрсәтергә тырышты.

Азатлык татарча фикер сорагач, татарчам әйбәт түгел дип урысча гына җавап бирде. “Искиткеч тэсирләр. Безнең төрле өлкәләрдә кызыксынучы яшьләребез бар. Без яшьләргә үзен ачу, үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш. Әлеге фестивальгә бүген бик күп яшьләр килгән, аларның барысын да зур кызыксыну берләштерә. Яшьләргә үзләренең һөнәрләрендә зур җиңүләргә ирешү өчен мөмкинлекләр бирү, шартлар тудыру бик мөһим”, дип Фәттахов гадәттәгечә тиз генә җавап биреп китәргә ашыкты.

URAM (URban Art Movement) фестивалендә татарча чыгыш ясаучылар булмаса да, татар егет-кызлары бар иде. Чараның активисты Рафаэль Камалиев сүзләренчә, URAMны завод бинасы эчендә зур фестиваль итү урам мәдәнияте белән мавыккан яшүсмерләргә хуш килгән.

“Фестивальнең максаты урам сәнгатен профессиональ яктан күрсәтү, Мондый культураның да бар икәнен күрсәтү. Монда яшьләр җыела. Кемнәрдер катнаша, ә кемнәрдер кызыксынып, бәлки мин дә катнашырмын дип карап йөри”, дип сөйләде Рафаэль.

ВMX велосипедында чыгыш ясаучы Антон Степанов трюкларны өйрәнү өчен бер ай җитә дисә дә, аларны җиренә җиткереп башкару өчен еллар буе шөгыльләнергә кирәк икән.

“Мин BMX-та ярышам, бу спорт төре белән дүрт елга якын шөгыльләнәм. Әлеге спорт төре белән скейт-паркка килеп, егетләрнең төрле трюклар ясаганын күргәч таныштым. Миңа бу бик ошады, үзем дә шөгыльләнә башладым. Велосипедларга килгәндә, алар төрле, бәяләре 10 меңнән башлап, 200 меңгә кадәр. Алар үзләренең ныклыгы белән аерыла. Әлеге спорт төренә иң гади велосипедны 15 меңгә алып була, тик даими һәм профессиональ шөгыльлләнгән кешегә мондый велосипедны киңәш итмәс идем. Ул тиз ватыла. Яхшы велосипедлар, мисал өчен минеке кебеге якынча 100 мең тора”, диде Антон.

Нефтьче һөнәрен ташлап рәсем сәнгатенә бирелгән Шамил Әхмәтҗанов үзгә картиналар, сурәтләр ясый. Ул граффити ясап, рәссам булып та акча эшләү мөмкин дигән фикердә. Фестивальдә күңеле кушканга, үзе теләп катнашкан.

“Биредә һәр райтер (графaити ясаучы – ред.) танылган рәссам картинасын ясый яки эшкәртә, рәссам картинасын ничек күрә, шулай ясый. Фестивальнең тематикасы да шуннан гыйбарәт. Минем һөнәрем – нефтьче, тик мин ул эштә эшләмим. Миңа күбрәк иҗат, рәсем ясау ошый. Шуңа күрә мин сәнгать белән генә шөгыльлләнәм, яшим, шуның белән акча эшлим. Бүгенге көндә граффити белән чыннан да зур акчалар эшләп була, ул заказның күләменнән тора. Минем максатым – тормышны үзем күргәнчә кору. Теләгең булса, барына да ирешеп була. Чөнки иҗат ул күпкырлы”, ди Шамил.

Катнашучыларның күбесе бу беренче чараны ярыш итеп түгел, иҗатларын тәкъдим итү, күңел ачу урыны итеп кабул иткән.

“Биредә теләгән кеше катнаша ала, без катнашучыларны ярыштырмыйбыз. Мисал өчен, безнең музыка зонасында яшьләр җырлап үзләрен күрсәтте, тик ул ярыш түгел, ә гади концерт буларак узды”, диде музыка зонасына җаваплы активистлар.

Биредә урам биюләре, музыка, экстремаль спорт төрләре һәм стрит-арт зоналарыннан кала, күргәзмәләр, үзенчәлекле аксессуарлар, истәлекле бүләкләр сату урыннары да эшләде. Барысы да шәһәр урам мәдәниятенә багышланган иде.

Иминлек чаралары да җитди булуы күзгә ташланды, “Халык дружиналары” дигән язулы егетләр һәр килүчене тентү капкасы аша тикшереп кертте.

Азатлык радиосы язмасы  (чит ил агентлыгы)

Запись Казанда министр dj-га әйләнде, велосипедта сикерүче, койма буяучы яшьләр урамнан заводка җыелды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Нурлат районында мич якканда янгын чыга, зыян күрүчеләр бар
Нурлат районында янгында 54 яшьлек ир-ат үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. //Татар-информ//

Янгын Елаур авылында Ленин урамында урнашкан йортта төнге берләр тирәсендә чыккан. Фаҗига урынына Чулпан авылының ирекле янгын командасы һәм Нурлаттан Федераль янгынга каршы көрәш хезмәтенең янгын-коткару частьләре хезмәткәрләре килгән.

Янгын мәйданы 68 квадрат метр тәшкил иткән. Уттан сарай да зыян күргән. Янгын урынында 54 яшьлек ирнең мәете табылган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, ут мич якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан.

Запись Нурлат районында мич якканда янгын чыга, зыян күрүчеләр бар впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..