Архивы ваҗига - Tatar Today - татар яңалыклары.

Биш айлык баланың “ана”сы: “Хәзер үк кайтып җитмәсәң, 15 минуттан кызыбызны тәрәзәдән тотып атам!” [булган хәл]
Ходайның нинди генә бәндәсе юк! Гыйбрәт алырга, дөньяга күзләреңне зуррак ачып карарга мәҗбүрсең, чөнки, теләсәң-теләмәсәң дә, тәүлек буе янәшә ятасың. Җанымда инде бернинди хискә урын юк, ул янып көл булды дип уйлап бик нык ялгышуыңны аңлыйсың. Кызгану, нәфрәт хисләре үзләреннән-үзләре юкка чыкмый икән //Татарстан яшьләре//.

Янәшәдәге караватта яткан яшь, чибәр хатынга карамас өчен тәрәзәгә таба борылып ятам. Монда чын авырулар ятмый дисәм тинтәклек булыр, әмма бүтәнчә алыштырырлык сүз юк. Башына зыян килгәннәр, үз-үзенә кул салырга маташучылар тикшерелергә ята биредә. Берәүләренең кан басымы шулкадәр югары (бернинди дару, укол белән дә төшерә алмыйлар), эшли алмаучылар, инвалидлык пенсиясе алу өчен диагноз юллап йөрүчеләр байтак.

Янәшәмдәге чибәр хатын бирегә нигә кергәнен шулкадәр җиңеллек белән сөйләгәндә минем чәчләр үрә торды. Ире үзеннән шактый олы икән. Бу хатын беркөнне иренең хыянәт итүе турында белгән һәм шунда ук аңа чылтыраткан: “Хәзер үк кайтып җитмәсәң, 15 минуттан кызыңны тәрәзәдән тотып атам!” Ирен куркытыр өчен тәрәзәне дә ачкан. Ире сөяркәсе белән кайтып җиткән һәм хатынны шушы сырхауханәгә озаткан һәм: “Мин кайтканда биш айлык кызыбызны тәрәзәнең тышкы ягына чыгарып тоткан, төшереп җибәрәсе генә калган иде, шаһитлар да бар”,  дип, судка гариза язган, шаһит итеп сөяркәсен күрсәткән. Хәзер бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итеп, төрмәгә утырту турында сүз бара.

Нина апа – кияүгә чыкмыйча картайган 71 яшьлек хатын. Туганнан туган энесе төрмәдән кайткач, әлеге апага өч бүлмәле фатирында көн беткән. Нина апаның бөтен пычракны җыештырып торуы гына җитмәгән, энесе аның пенсиясен дә талап ала, аңа кул күтәрә башлаган, үз өендә яшәрлеген калдырмаган. Йокысызлыкны мин әлегәчә чир дип уйламый идем. Ничә генә уянма, күзләрен түшәмгә төбәп (монда тәүлек әйләнәсе ут янып тора), елап яткан өлкән кешене күрү йөрәкне сызлата, кемгә төшәр икән бу бәхетсез хатынның күз яшьләре?

Л. – авылдан килгән, 16 яшьлек бик ябык кыз. Унберенче каттан сикерәм дигәндә тотып калганнар үзен. Бик аз сүзле бу бала белән бер бүлмәдә 28 көн икәү генә тордык. Казанга шәфкать туташы булырга теләп укырга килгән. Әниләре аны укыту өчен 80 мең сум кредит алганнар, ә кыз укый алмаган. “Нигә мондый куркыныч адымга бардың?”  дигәч: “Мин үлсәм, әниләргә яхшырак булыр дип уйлаган идем”, диде. Монда кергәч тә кан тамырларын кисеп бетергән. Өч ай ята икән инде…

Мин монда аралашкан кешеләрнең күбесе Арча районыннан. Һәр өчесенең икесе – укытучы. Депрессиядән дәваланучылар бик күп. Мин аны да чир түгел, ә ялкаулык кына дип уйлый идем, алай түгел икән.

Мамадыш районыннан тетрәндергеч язмышлы кешеләр бар. А. кечкенәдән үк укуны авыр үзләштергән. “Тугыз яшемдә абый көчләде, әни аны яклап калды”,  ди. Аңлавымча, көчләү бер генә тапкыр кабатланмаган. Абыйсы берничә тапкыр бик нык кыйнаган да. Инде 27 яшьлек бу кызның маңгае тулы яра эзләре. Интернатта яшәгән А.га тәрбиячеләр ничек игътибар итмәгән, полиция кая караган – шаклар ката торган.

Безнең районнан тагын бер әби ята. Җанга никадәр авыр, язарга җирәнгеч булса да, язмый калдыра алмыйм: әбине еллар дәвамында үзенең акылга зәгыйфь туганы көчләгән. Ә тора-бара аны бер шешә аракы өчен төне буена шешәдәш дусларына “бүләк иткән”…

Бу бүлектә җиңелрәк авырулар ята. Кайсын гына алма, бирегә килеп эләгү сәбәпләре балаларына, туганнарына, якыннарына барып тоташа. Барлык хокукларыннан мәхрүм итеп, фатирларын үзләштереп, байлыкка җиңел генә ирешергә теләп, якыннарын монда китерүчеләр шактый. Язмамда телгә алынган А.ның опекуны – апасы. “Унике мең сум пенсиянең миңа унике сумын да биргәннәре юк”,  ди. Апасы белән җизнәсе бер җирдә дә эшләмиләр икән. “Йорттагы үз өлешемнән баш тартам”,  дип, документка кул куйдырмакчы булдылар, куймагач, бик каты кыйнадылар, ди. Миңа төрле эш (кешеләрнең өйләрен җыештырырга, обой ябыштырырга һ.б.) табалар да, акчасын үзләренә алалар, ди. Бу кыз күңеле, аңы белән гомерлек сабый, аңа ничек итеп кул күтәрәләрдер – башка сыймый.

Сөякләрем сынып “травматология”дә ятканым, хирургия бүлегендә, онкология диспансерында дәваланганым булды, әмма җаныма бу кадәр авырлык, чарасызлык иңгәне юк иде әле. Мондагы пациентларның 85 проценты – чирлеләр түгел, ә беркемгә кирәге калмаган бичаралар. Яннарына килүче, чылтыратып хәлләрен белүче юк. Кайберләре бүген чыгарга дигәч тә, килеп алганнарын көтеп унар көн тилмереп ята. Бүтәннәргә күчтәнәч китерсәләр, нәүмизләнеп, күзгә карап, кулларын сузалар. Бу карашларны күргәнче көне буе таш чыгарыр идем мин. Тамактан ризык үтми. Бу сырхауханә барыннан да бигрәк намуссыз кешеләрнең үч алу “коралына” әверелгән кебек тоела миңа. Бирегә эләккән кешене 36 көн яткырып тикшерәләр. Диагноз куелмыйча чыгып китү юк, яткансың икән, диагнозың булырга тиеш.

Бәхетсез, кимсетелгәннәрнең күз яше болай да ачы була. Рәнҗешләре дә каты төшә. Әниләрен, туганнарын ярдәмчесез, чарасыз хәлдә бирегә китереп ташлап, аларның пенсияләреннән, фатирларыннан файдаланып яшәп ятучыларның төшләренә ниләр керә икән?

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.

Запись Биш айлык баланың “ана”сы: “Хәзер үк кайтып җитмәсәң, 15 минуттан кызыбызны тәрәзәдән тотып атам!” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Арча районында поезд өч кешене бердергән
Арча районында поезд бәрдергән өч кеше турында мәгълүматлар ачыкланды. Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, фаҗигада ике хатын-кыз һәм бер ир-ат һәлак булган //Татар-информ//.

Искәртеп үтик, фаҗига бүген иртәнге сәгать 4тә Арча – Коркачык юлында булган. «Новосибирск – Адлер» поезды машинисты 849 нчы чакрым платформасында Васильева Бужа һәм Качелино авыллары арасында поездга артлары белән баручы кешеләрне күргән. Машинист экстрен рәвештә тормозга баскан, тавыш һәм ут сигналлары биргән, ара аз булу сәбәпле поезд туктый алмаган һәм өч кешене бәрдереп киткән. Һәлакәт аркасында өч кеше дә үлгән.

Пассажир поезды 30 минутка тоткарланган. Аннан үз маршруты буенча юлын дәвам иткән. Фаҗига урыныда Арча янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме эшләгән.

Запись Арча районында поезд өч кешене бердергән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Камаз” заводында погрузчик хатын-кызны таптатып, сәнәкләрендә сөйрәп йөрткән
Чаллы шәһәренең «КАМАЗ» двигательләр заводында погрузчик предприятиенең 53 яшьлек хатын-кызын таптаткан, дип хәбәр итә социаль челтәрләрдән кулланучылар //Татар информ//.

Фаҗига кичә иртән склад мәйданында килеп чыккан. Погрузчик йөртүчесе завод эшчесен таптаткан һәм сәнәкләрендә берничә метр сөйрәп барган. Нәтиҗәдә хатын-кыз җәрәхәтләр алган. Килеп җиткән медицина хезмәткәрләре зыян күрүчене Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр, берничә сәгатьтән ул реанимациядә үлгән.

Фаҗига урынында тикшерү үткәрелә.

Запись “Камаз” заводында погрузчик хатын-кызны таптатып, сәнәкләрендә сөйрәп йөрткән впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллыда табиблар алма белән тончыккан баланың гомере өчен көрәшә
Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр иттеләр мәгълүмат агентлыгына шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән //Татар информ//.

Баланы баштан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП)китергәннәр, анда аңа ашыгыч рәвештә фибробронхоскопия ясалган. Йоткылыктан зур алма кисәге алынган.

Идарә вәкиле хәбәр итүенчә, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында утырган.

«Бала алма кисәгенә тончыккач әбисе ярдәм итәргә тырышкан, кулы белән алмакчы булган. Нәтиҗәсе булмагач, ашыгыч ярдәм чакырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, табиблар аныКама балалар медицина үзәгенә озаткан», диде Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе вәкиле.

Бала анестезиология һәм реанимация бүлегенә госпитализацияләнгән. Ул гипоксия кичергәннән соң комада. Сабый табиблар күзәтүендә, тиешле диагностик чаралар күрелә.

Табиблар, әти-әниләрне балаларны ашатканда, бигрәк тә җиләк-җимеш белән, сак һәм игътибарлы булырга чакыра.

Запись Чаллыда табиблар алма белән тончыккан баланың гомере өчен көрәшә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Истанбулда, Санта Клаусның һөҗүме нәтиҗәсендә, 39 кеше һәлак булган [видео]
Яңа ел төнендә Истанбулның Ортакёй райоындагы төнге клубка һөҗүм нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак булган. Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

Төркиянең эче эшләр министры Сөләйман Сойлу әйтүенчә, һәлак булучыларның арасында бер полицейский да бар. һәлак булган кешеләрнең 21е ачыкланган, аларның 16сы – чит ил гражданнары.

Һөҗүм җирле вакыт белән 01.15 сәгатьтә оештылган. Ул террор акты дип бәяләнгән. Үтерүче клубтагы кешеләргә утлы коралдан аткан. Ул Санта Клаус киемендә булган дигән мәгълүматлар да бар.

Һөҗүм оештыручының берәү генә булуы билгеле. Ул пальтодан була, аның теракттын соң, киемен алыштырып клубтан качып китә алуы билгеле. Төркия полициясе террорчыны эзли.

Төркиянең сәламәтлек саклау министры Рәҗәп Акдаг 65 кешенең тән җәрәхәтләре алып сырхауханәләргә китерелүен әйткән. Аларның дүртесенең хәле авыр.

Татар-информ

Запись Истанбулда, Санта Клаусның һөҗүме нәтиҗәсендә, 39 кеше һәлак булган [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Күпфатирлы йортта коточкыч тән җәрәхәтләре алган 12 яшьлек кыз мәете табыла
24 декабрьдә көндез Мәскәүнең Ферганская урамындагы йортларының берсе фатирында чәнчелгән-киселгән тән җәрәхәтләре белән 12 яшьлек кыз мәете табылган.

Җинаять эше 12 яшьлек кыз үтерелү факты буенча кузгатылган. Аның үле гәүдәсе Мәскәүнең көнчыгышындагы фатирларның берсендә табылган. Бу хакта  Русия тикшеру комитетының Мәскәү буенча баш тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Иванова хәбәр иткән.

“Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның 24 декаберендә көндез Мәскәүнең Ферганская урамындагы йортларының берсендә чәнчелгән-киселгән тән җәрәхәтләре белән 12 яшьлек кыз мәете табылган. Фатирда өлкән яшьтәге әби һәм 4 яшьлек бала да булган”,  дип сөйләгән Иванова.

Русия тикшеру комитетының Мәскәү буенча баш тикшерү идарәсе тарафыннан “кече яшьтәге баланы үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр җинаять кылынган вакытта гаиләнең башка әгъзалары кайда булуын, шулай ук фатирга кемнең үтеп керү мөмкинлеген тикшерә. Туганнарыннан һәм күршеләрдән сораштыру бара. Тикшерүчеләр тарафыннан суд экспертизалары билгеләнәчәк.

Татар-информ

Запись Күпфатирлы йортта коточкыч тән җәрәхәтләре алган 12 яшьлек кыз мәете табыла впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Апас районында почта бүлеге башлыгы авылдашлары алдында җан бирә [фото]
Йөрәк авыруы яшен-картын карап тормый. 90га җиткән әби-бабайлар арасында йөрәкнең кая урнашуын да белми үлеп китүчеләр бар. Ә җир җимертеп йөргән яшьләр, урта буын яшәп калырга да өлгерми…

Берничә көн элек Апас районының Әлмәндәр авылы почта бүлеге башлыгы, ял көне булуга карамастан, авылдашларына субсидия өләшергә чыга. Кызганычка каршы, бу – аның һөнәри бурычын соңгы тапкыр үтәве була. 46 яшьлек ханым авылдашлары алдында җан бирә.

Эльмира Аджихәлилова һәм Олег Андриянов гаиләсе Апас районына биш ел элек күченеп кайта. Эльмира почта бүлеге башлыгы булып урнашса, Олег исә Лаеш районына кошчылык фабрикасына йөреп эшли. Уртак ике балалары бар: уллары Алексей – бишенче, кызлары Лилия өченче сыйныфта укый. Эльмира ханымның беренче иреннән бер улы һәм кызы бар.

“Эльмира апа бик аралашучан, якты йөзле кеше иде”,  ди Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы сәркатибе Рамина Галимова. “Агитация эшләрендә, өмәләрдә актив булды. Без бер бинада эшләдек. Почта эшенең катлаулы икәнен күреп торабыз. Баштарак авырсынса да, соңгы арада «ияләштем» дип әйтә иде. Сишәмбе көнне аңа ревизия килде. Аңа да артык пошынмады: «Тагын кайчан киләсез?»  дип озатып калды әле. Соңгы тапкыр чәршәмбе көнне күрештек. Моңаеп, күңелсезләнеп йөрмәде. Җомгага кадәр дип саубуллаштык. Тик җомга көнне җансыз гәүдәсен салкын гүргә иңдердек…

Эльмира ханым почта бүлеге башлыгы вазифасыннан тыш, Әҗем авылына хат ташучы итеп тә билгеләнә: чөнки тавык та чүпләп бетерә алмаслык почта эшенә килергә атлыгып торучы юк. Өстәвенә, хезмәт хакы да кызыгырлык түгел. Хезмәттәшләре аны эштән курыкмый торган, батыр хатын итеп искә ала. Йөзеннән елмаю китми, үпкәли белми. «Фамилиясе катлаулы булгач, без аңа «аджика» дип йөри идек, рәхәтләнеп көлә иде шуннан» дип хатирәләре белән уртаклашалар.

Эльмира апа бу көнне шактый йортка сугылырга өлгерә. Кемне сөя, мәет шунда җан бирә, диләр бит. Әнисе урынына күргән, якын ахирәтенә әйләнгән Хәлимә апа Нәбиуллинага кереп җан бирермен дигән уй башына да килмәгәндер. Йөгереп йөргән җиреннән бит!

“Ярый әле, янымда абыйның хатыны бар иде. Юкса, үзем дә үлә идем”,  дип елый Хәлимә апа. “Алдагы көнне коммуналь хезмәтләр өчен түләргә акча биргән идем. Квитанцияләрне өстәлгә куярга өлгерде.  Субсидия кәгазен кулына тоткан килеш, «Йөрәгем» диде дә авып төште. Авызыннан, колагыннан шаулап кан китте мескенкәйнең.   Үлем белән озак тарткалашты, тик шәфкать туташы килгәнче җан бирде.  Безгә кергәнче, күршеләрдә булган. Аларга да: «Кан басымым уйный ахры, йөрәгем авырта»,  дип зарланган. Шулай булса да, бер газета калдырган, язылырга өндәгән. Соңгы сулышына кадәр «эш» дип янган җаным. Мине әнисе урынына күрә иде. Үзем дә якын иттем. Кичәдән бирле елыйм да елыйм, бер дә күз алдымнан китми.

Авыл халкы сөйләвенчә, Эльмира ханым белән Олег иске генә йортка күченеп кайткан. Әмма шушы берничә ел эчендә җәннәт почмагы ясаганнар аннан. Мунча да төзеп куйганнар. Җирләргә кайткач кына әнисе кызының йөрәге электән дә авыртуын сөйләгән. «Авылга кайтма, сиңа авыр эшләр ярамый» дип әйттем. Җаны авылга тартты, бер эштән дә курыкмый иде шул»,  дигән ул.

46 яшьлек ханымның якты дөньядан шулай иртә китүе бигрәк кызганыч. Ике кечкенә баласы ятим калуын да уйласаң, кайгы пәрдәсе аеруча да карала.

Чулпан ШАКИРОВА

Интертат

Запись Апас районында почта бүлеге башлыгы авылдашлары алдында җан бирә [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Бер кашык су улыбызның гомерен алып китте» [булган хәл]
20нче август көнне Актаныш районының Югары Яхшый авылында яшелчәләргә сибү өчен җыела торган сулы кисмәктә бер баланың батып үлүе турындагы мәгълүмат билгеле булды. Мәрхүм – уллыкка алынган бала булган. Тикшерү комитеты биргән мәгълүматлар буенча, ул таеп егылып башын бәргән һәм суга баткан. Фаҗига турында тулырак мәгълүмат туплау өчен юлга кузгалдык.

СУНЫҢ БИЕКЛЕГЕ 60 САНТИМЕТР БУЛГАН

Елганың тирән урынына кереп, аннан чыга алмыйча батып үлгән сабыйлар шактый. Ә менә ишегалдындагы кисмәктә тончыгып үлүне күрәчәк дими ни дисең? Без кайткан көнне баланың үлгәненә берничә генә көн булган иде. Әле җидесе дә узмаган… Бала яшәгән гаиләгә барырга кыймыйча, авыл буйлап киттем. Сабыйның үлеме биредәге һәркемне тетрәндергән. Халык белән сөйләшкәндә, барысы да карашын читкә бора, авыр сулап, «шундый акыллы бала иде» дип искә ала. Фаҗига хакында гына төгәл мәгълүмат әйтә алучы булмады. Шуңа күрә беренче эш итеп Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина янына бардым. Ул сүзен гаилә әгъзалары белән таныштырудан башлады.

– Гөлсинә Фазлыева апасы Рәсүлә Мансурова белән безгә читтән күченеп килгән иде. Бик әйбәт, тырыш булдылар, алар турында начар сүз әйтә алмыйм. Хуҗалыкка эшкә урнаштылар, Гөлсинә үзе бозау караучы булып эшләде. Үзләрендә дә малны күп асрадылар, умарталары, кош-кортлары шактый иде. Гөлсинәнең ире юк, кияүдә дә булмаган, озак кына уйлагач, башта җиде айлык бер малайны тәрбиягә алды. Хәзер инде ул мәктәптә укый. 2011нче елда Салаватны алып кайттылар. Бу гаиләдә балаларның үзләре генә калганын яки караучысыз йөргәнен белмим. Миңа ышанмасагыз, күршеләреннән сорагыз, алар да минем сүземне хуплар: сабыйлар һәрвакыт каралган, өс-башлары чиста, ашарларына әзер. Аларның киләчәге турында да алдан ук кайгыртып яшәделәр. Өлкән малай укырга кергәндә үк аны үзебезнең авылдагы тугызьеллык мәктәпкә түгел, ә район үзәгендәгесенә бирделәр…

Кыскасы, җирлек башлыгы балаларның әниләре турында да, апасы хакында да бары тик уңай фикерләр генә җиткерә. Батып үлгән сабый – Салават, Югары Яхшыйдагы балалар бакчасына йөргән, тик аның йөрәге авыртучан булган, шунлыктан соңгы елны өйдә утырган. Быел исә баланы беренче сыйныфка укырга бирергә тиеш булганнар. Әле сигез яше дә тулмаган Салаватның ничек шулай үлеп китүенә Җәүһәрия ханым үзе дә төгәл аңлатма таба алмый:

– 20нче август көнне аларның әнисе эштә булган. Ул башка авылда пекарняда эшли. Өлкән бала уйнарга чыгып киткән. Салават өйдә Рәсүлә апасы белән калган. Ул ханым: «Бозау карарга гына кереп киткән идем, килүемә бала юк»,  дип сөйли. Урамга чыгып, эзләп тә караган, таба гына алмаган. Шуннан су кисмәгендә күреп алган инде. Ул – күгәрми торган тимердән үзләре ясаган кисмәк, әллә ни биек түгел, төбе түгәрәк. Суы да 60-70 сантиметр тирәсе генә биеклектә булган. Шушы кисмәктә бала йөзтүбән капланып яткан. Тартып чыгарып, беренче ярдәм күрсәткән дә бит, ләкин Салават тере булмаган инде…

Җирлек башлыгы әйтүенчә, улының үлемен ана кеше бик авыр кичергән. Бу хакта белеп алуга ук аны реанимациягә алып киткәннәр. Гөлсинә Фазлыеваның йөрәк ярасына кагылмас өчен, фаҗига турында сөйләшүне дә аның апасы белән генә дәвам итәргә уйладым. Алар яшәгән йортны эзләп тапкач та, байтак вакыт керергә кыймый капка төбендә таптанып тордым әле…

Зур гына йорт, тирә-якта яшел чирәм, ишегалдында ук биек алмагачлар үсеп утыра. Алмагачларның төбенә күләгә эзләп, каз бәбкәләре сыенган. Авыл җирлегенең сөйләгән сүзләре рас килеп чыкты – бу йорттагы балалар чынлап та бик мул һәм бәхетле тормышта яшәгәндер. Кызганыч, йорт хуҗаларын гына күрергә насыйп булмады – ишектә йозак иде. Чыгып баруымны күреп, ерактан бер карт эндәште: «Кызым, кемне эзлисең?» Берничә өй аркылы гына яшәүче Тәфкил хәзрәт Вәлиев булып чыкты ул. Авылның имам-хатыйбы бу гаиләнең хәсрәте белән яхшы таныш.

– Ул бала шундый акыллы, сөйләшергә ярата иде! Мине капка төбендә күрү белән, яныма килеп утыра да: «Укырга керәм инде, бабай. Аннары армиягә барам да офицер булам!»  дип сөйли иде. Аналары бик матур итеп тәрбияләде шул аларны. Гомере генә булмады сабыйның. 20нче август көнне төш вакытында боларның капка төбенә машина җыела башлады. Болар туган көн үткәрәләр микән – нәрсә килеп чыккан монда дим, машина тиккә генә килми бит инде. Аннары Салаватның үлгәнен әйттеләр. Бик авыр булды. Баланы ярырга дип моргка, ә аналарын больницага алып киттеләр. Мәрхүмне күмгәндә зират тулы кеше иде, халык зар елады. Әнисе генә бу вакытка кайта алмады, реанимациядә диделәр. Баланы мәктәп формаларыннан күмделәр, гел тере кебек иде. Тәне күгәрмәгән дә, кызармаган да, агармаган да. Нилектән килеп чыккан бу хәл, һаман да юньле-рәтле белеп бетермибез.

Тәфкил абый белән сөйләшә-сөйләшә, мәрхүмнең каберен карап кайттык. Чардуган белән әйләндереп алынган каберлекне уенчык аюлар һәм роза чәчәкләре бизәп тора. Чәчәкләрдәй гомере кыска булган шул сабыйның…

…Кайтыр юлга чыккач, мәрхүм яшәгән йорт яныннан кабат узарга туры килде. «Кайтмадылармы икән?» дип үрелеп карагач, Рәсүлә апаның ишегалдында йөргәнен күреп алдым. Минем шулай кыяр-кыймас басып торуымны күреп, ул үзе беренче булып эндәште:

– Саумысез! Әйдә, кер, үскәнем…

Күзләре тулы яшь булса да, әңгәмәдәшем булган вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләп бирерлек көч тапты. Әле үзләре дә күптән түгел зиратта булган икән.

– Әниләре: «Аяк очына гына булса да тезләнеп торыйм, алып бар», дигәч барган идек. Бу вакыйгага һич кенә дә ышана алмыйм. Тәкъдирдер инде. Кисмәктәге су баланың кендегеннән генә иде бит! Берничек тә батарга тиеш түгел иде. Бер уйламаган җирдән килеп чыкты. Мин ул кисмәкне яшереп куйдым, менә сиңа гына күрсәтәм…

Чынлап та, тимер кисмәк әллә ни зур түгел. Фаҗигагә нәрсә сәбәпче булган соң?

– Ул көнне бик эссе иде. Өлкән малайның кызуда борыныннан кан китә, шуңа күрә мин аларны суда коендырып, уйнатып ала идем. Кояш кыздырып торгач, савыттагы су тиз җылына бит инде ул. Абыйсы уйнарга чыгып киткән иде, әниләре эштә, бер мәлне Салават көйсезләнә башлады. «Нәнәем, мин абый кайтканны көтеп тормыйм инде, юынасым килә!»  ди. «Улым, бозауга ашарга гына салам да, коенып чыгарсың, яме»,  дип, лапаска кереп киттем. Ул уенчык машинасын тотып, мунча янында утырып калды. Бозау янында озаклап торып булмый – сөзә ул безнең, шуңа йөгереп кенә кереп, тиз генә он салдым да бер сәнәк печән ыргыттым. Ике минут та вакыт үтмәде. Чыктым, ә бала утырган урынында юк. Тиктормас булуын белеп, әһә, минәйтәм, абыйсы артыннан киткәндер, дим. Кайсы якка киткәнен карау, «койрыгын» тотып калу өчен артыннан урамга чыктым – бала юк. Кайда булыр бу, дим. Кинәт ишегалдына таба борылып карасам, кисмәк янындагы сеткада киемнәре эленеп тора. Мин чабып килеп җиткәндә, бала исән иде әле, тыпырчынып ята. Сөйрәп чыгардым, «Әйдә бәбекәем, сула»,  дип, авызыннан суын суырдым, ясалма сулыш алдырдым. Телефоным кесәмдә иде – фельдшерны чакырттым. Адреналинга кадәр кададык! Тырмашты, тырышты, балакаем, тик әҗәлен генә җиңә алмады.

– Ә нәрсә аркасында тончыга башлаган соң ул?

– Чишенгән дә суга чумган инде. Йөрәгенә операция ясаткан идек без аның, шуңа ул еш-еш сулыш ала иде. Суга керү белән сизмәстән тын алган да, су ялгыш юлына кереп киткән. Медиклар: «Андый вакытта кеше нишләгәнен дә белми»,  дип әйтәләр, кисмәкнең төбе шома бит, шунда йөзтүбән капланган килеш, чыга алмыйча, аяклары белән «буксовать» итеп яткан бала. Торып китә алмаган. «Баланың үпкәсендә бер тамчы су юк. Тын юлыннан бер чәй кашыгы су чыкты»,  дип әйтте табиблар, яргач. Ялгыш юлга кереп китеп, бер бөртек ипи валчыгыннан да үлгән кешеләр бар бит, андый чакта коткарып калып булмый икән шул…

Рәсүлә апа баштарак сабыйны кисмәккә төшкәндә башы белән бәрелгән булганмы икән әллә дип тә уйлаган. Тик тәнен бөртекләп караса да, күгәргән-сыдырылган урыннар күрмәгән.

Фаҗиганең нилектән килеп чыгуы турында сөйләшкәч, авыр тынлык урнашты. Менә-менә елап җибәрүдән куркыпмы, әңгәмәдәшем Салават турындагы якты истәлекләрен сөйләүгә күчте. Мәрхүм быел Югары Яхшый мәктәбенең 1нче сыйныфында укырга тиешле бердәнбер укучы булган. «Мин бер шигырь генә сөйләмим!» – дип, икене ятлаган. Тиздән мәктәп бусагасын атлап керәчәген уйлап та, бик сөенеп йөргән. Кечкенәдән үк кызыксынучан булган, әле 7 яшьлек кенә булса да, Казахстан, Украина һәм башка илләрнең байраклары нинди икәнлеге, президентлары кем булуы турында сөйләп бирә алган.

– Акылы булганга күрә дә, кулда гына күтәреп йөрттеләр аны. Мәктәптән бүләкләр дә биргәннәр иде – пластилиннар, дәфтәрләр, башка вак-төяк. Бер эшмәкәр ханым матур костюмнар тектереп бүләк иткән иде. Аның сөенүләрен күрсәгез сез! «Мин бу костюмны кигәч матурмы? Әнием, нәнәем, мәктәп бигрәк матур икән безнең әйеме?»  дип шатланып йөрде. Белем бәйрәменең ни икәнен генә тәки белә алмый калды…

ЯШӘРГӘ АШЫККАН

Рәсүлә ханым теплицадагы эшен ташлап, инде өч ел буе үзен шушы ике баланы тәрбияләүгә багышлаган, шуңа күрә дә алар турында бөтен нечкәлекләрне белә ул. Салаватның кечкенәдән үк судан курыкканлыгы турында сөйли. Аеруча салкынча суны яратмаган сабый. Яшьтәшләре чумып-чумып су кергәндә дә, ул утырып кына торган. Әҗәленең судан булачагын сиздеме икән әллә? Салават тагын бер ягы белән якыннарын сагайткан: ул һәрвакыт каядыр кабаланган, гүя яшәп калырга ашыккан…

– Сабыр итә белмәде. Бер урында гына утырып тора алмады. Бөтен нәрсәне күрәсе килә, татып карыйсы, эшлисе… Бервакыт күз алдында диваннан сикереп, кулын сындырган иде. Хирург: «Ничек сындырдың соң син моны?»  дип шелтәләгәч, «Аяк тормозларым тотмады»,  дип җавап бирде. Әнә шундый җор телле иде, балакаем. Аңа бөтен кеше шаккатты инде. Әнисе эшкә киткәч тә, көн саен шалтыратып, «Әнием, бар да әйбәтме? Ашадыңмы? Нәрсә ашадың?»  дип кенә тора. Аның кайтышына чәчәкләр җыеп куя. Өйнең чәчәктән өзелгәне булмады. Көзлектә үләннәр шиңә бит инде, алай да кычыткан арасыннан зәгыйфь бер чәчәк булса да табып алып, шуны тоткан килеш, әнисен көтеп торыр иде. Яратты инде Гөлсинәне. Ашап туйгач та, «Әнкәем, рәхмәт, яме, исән, таза, бәхетле бул!» дип, кулларын үпмичә өстәл яныннан кузгалып киткәне булмады. Ул үзенең тәрбиягә алынган булуын белә иде. Бәлки шуңа күрә аеруча рәхмәтле булгандыр да. Без бит аны моннан биш ел элек алып кайттык. Өч яше дә тулмаган, үзе инвалид. Аякларында рахит – кәкрәеп беткәннәр, йөрәге авырта. Әле тагын әллә никадәр чире бар иде. Елый башласа, ике сәгать буена үкси иде, мәрхүм. Аны балалар йортында ач тоткан булганнардыр, күрәсең, тамак туюның ни икәнен аңламый иде. Кайвакыт күп ашап, коса ук башлагач, тәлинкәсен алып куясың икән, «Ашыйм, ашыйм, ашыйм!»  дип бер сәгать буе акыра торган иде. Без аны шактый тәрбияләдек, аякка бастырдык. Ул инде тәмам сәламәтләнеп, тиктормас балага әйләнгән иде. Аны югалту әйтеп бетергесез авыр. Аның үлеменнән соң әнисенә инфаркт була язды, мин аңымны югалттым, абыйсы көчле стресс кичерде. Аның белән психологлар эшләде. Белмим, бу хәсрәтне җиңәрлек көч таба алырбызмы икән…

Әнә шул сүзләр белән Рәсүлә ханым мине озатып калды. Яраларны вакыт дәвалый, дисәләр дә, бу гаилә өчен Салават хәсрәте әле шактый саркып торыр. Тик яңа таңны каршыларлык көч табарга, өлкән уллары хакына булса да бирешмәскә язсын иде аларга. Без бит әле исәннәргә дә бик кирәк!

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Запись «Бер кашык су улыбызның гомерен алып китте» [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Чаллыда бер яшьлек бала комод астында калып үлә
Фаҗига иртән – 8:25 сәгатьтә булган.

Шәһәрнең 17 нче комплексындагы бер йортның фатирында 1 яшь тә 5 айлык малай комод янәшәсендә уйнаган. Ул аның тартмасын үзенә тарта башлаган вакытта өстенә комод ауган. Фатирда бала белән ул вакытта аның 29 яшьлек әнисе дә булган.

Гаиләнең тирән кайгысын уртаклашабыз!

Интертат

Фото: www.youtube.com

Запись Чаллыда бер яшьлек бала комод астында калып үлә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Казанда егет үз туган көнендә һәлак була [видео]
27 августта 20 сәгать 30 минутта Җиңү Проспекты 100нче йорт тирәсендә «Мерседес» автомобиле 28 яшьлек ир-атны бәрдергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Җәяүле юлны рөхсәт ителмәгән урында йөгереп чыккан, «Мерседес» йөртүче автомобилен тиз генә туктата алмаган һәм аны бәрдергән.

Ир-ат алынган җәрәхәтләрдән урында үлгән.

Ачыкланганча, нәкъ шул көнне аңа 28 яшь тулган булган.

Татар-информ

Фото: tverigrad.ru

Запись Казанда егет үз туган көнендә һәлак була [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..