Архивы "Ватаным Татарстан" газетасы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә”
Мәдинә

Игезәк кызлары туасын әйткәч, Казанда яшәүче Фирзия һәм Рамил Ша­һи­тов­лардан да бәхетле кеше булмый.  Тик Фирзия йөклелек чорын авыр кичерә. Берни ашый алмый. Карынындагы сабыйларның  үсмәгәнен күреп алган табиб­лар 7 айдан бәби таптыра.

– 2015 елның 14 декабрендә ике кызым дөньяга килде. Мә­динә 1 килограммнан артык, Мә­ли­кә 900 грамм гына иде. Аларны шундук Республика балалар хас­таханәсенең реанимация бүле­генә күчерделәр. Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым, – дип искә ала Фирзия.

Шаһитовлар гаиләсе көн саен хастаханә юлын таптый башлый. Нәни кызларның икесен дә кислород аппаратына тоташтыралар. Мәдинәне 1 яшь тулып киткәч ке­нә өйгә алып чыгалар. Бала махсус аппарат аша сулый. Аннары өй һавасына да ияләшә. Әнисе аны тернәкләндерү үзәк­лә­ренә йөртә. Кызга массаж да ясаталар, ЛФК курслары да үткәрәләр.

– Кая гына йөрсәк тә, кызым­ның хәлләре мактанырлык түгел. Дүрт яшенә нибары 6-7 сүз белә. Нигәдер күзләре начар күрә башлады. Табиблар, тугач та кислородка тоташтырган сабыйлар шулай була, ди. Шушы көннәрдә башын тикшертәчәкбез. Тагын ни диярләр инде, – дип борчыла Фирзия.

Мәликә

Ә менә Мәликә инде дүртенче елын хастаханәдә дәвалана.

– Быел февраль аенда, Аллага тапшырып, Мәликәне дә өйгә алып чыккан идек. Тик бер атна да тора алмады, сулыш алуы авырлашты, хәле начарланды. Шуннан соң тизрәк табиблар чакыртып, яңадан хастаханәгә салдык, – дип сөйли Фирзия. – Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә. Зонд аша гына ашаталар. Үпкәләре бик начар эшли. Табиблар бер генә дә җылы сүз әйтми. Мәскәү профессоры да ярдәм итә алмаячагын, мондый хәлдәге баланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Әмма, бераз булса да, күңелдә өмет уятты. Мәли­кә­неке кебек авыруларны дәвалый торган клиника табып булмасмы, дип чит илдәге хез­мәттәшләре белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Кызыма үпкә кү­че­реп утыртырга мөмкиннәр. Аннан соң донор йөрәге дә кирәк булачак.

Берьюлы ике авыру бала өчен җаны телгәләнгән әти-әни­гә тормыш алып бару җиңел түгел.

– Үз әти-әнием моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте. Ирем ягы таянычым да, терәгем дә булды. Бергә яшибез. Алар булмаса, нишләр идек. – ди Фирзия. – Социаль челтәрләрдә халыкка үте­не­чемне җиткереп хат язган идем. Шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Туганнарыбыз, дусларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәш­ләребез ярдәм итеп тора. Аларга чиксез рәхмәт­лебез. Әмма дәвалану өчен акча күп кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле ке­ше­ләрдән ярдәм сорарга булдык.

Булышырга теләүчеләр өчен Шаһитова Фирзия Илдус кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276620044942880

Ватаным Татар газетысы// автор Гөлгенә Шиһапова

Фото Ватаным Татарстаннан алынды

Запись “Кы­зымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Минназыйм Сәфәровны тешсезлектә, тираж төшерүдә гаеплиләр, әмма…”
Минназыйм Сәфәров «Ватаным Татарстан» газетасына «Татарстан яшьләре»ннән вакытлы матбугатның тиражлары төшә башлагач күчерелде. Ул чакта идеология өчен җаваплы вице-премьерның максаты республиканың күп тиражлы, абруйлы газетасында менә шул процессны әкренәйтү иде.

Чынлап та, яңа редактор эшли башлаган беренче биш-алты елда газета, Россиянең иң зур санлы матбугат вәкилләреннән берсе буларак, Мәскәүдән сертификатлар алып торды. Әмма интернетның иң ерак авыл өйләренә кадәр барып керүе, кәгазь, почта бәяләре, әбунә бәяләре арту атнага дүрт мәртәбә чыга торган газетага тираж мәсьәләсендә элек яуланган үрне саклау мөмкинлеге калдырмады.

Минназыйм «Татарстан яшьләре»ндә тәрбияләнгән кадр буларак, демократия тарафдары иде. Ул журналистларга иҗат иреге бирде. Зыялы, тәрбияле, тыйнак кеше буларак, башкаларны кимсетмәде. Фикере булган авторларның кискен-кискен язмаларын газетада чыгарудан куркып тормады. Үзе дә яза иде.

Аның кайбер гомумрәсәй сәясәтенә караган язмаларын хәтта, тәрҗемә итеп, русча газеталар да бастырып чыгарды. Ләкин дөнья нык үзгәрде. Илбашы кискен язмалар кирәклеген әйткәләп торса да, тәнкыйть югары структураларда бик үк хупланмый башлады.

Менә хәзер Миңназыйм Сәфәров эшеннән китеп барганда кайберәүләр аны, редактор буларак, тешсезлектә, тираж төшерүдә гаеплиләр. Замана шартларына, замана басымына иң көчле редактор да каршы тора алмый. Чөнки ул, интернеттан аермалы буларак, кәгазь басмадагы һәр сүз өчен башы белән җавап бирә.Карыша башласа, урыныннан китә.

Минназыйм, син күп кенә яшьләрне үзең укытып, газетага эшкә алып килдең, үстердең. Аларның күбесен, ипотекага булса да, фатир белән тәэмин иттең. Әгәр ул эш башкарылмаса, бүген редакциядә эшләргә журналистлар калмас иде. Синең тагын бер күркәм сыйфатың – өлкәннәр белән дә уртак тел табып, татулыкта яшәдең. Гомумән, син кешелекле кеше. «ВТ» ветераннары киләчәк эшеңдә, тормышыңда уңышлар тели. Эш сөйгәнгә – эш табыла ул.

Илсөяр Хәйруллина,

РФ һәм РТның атказанган мәдәният хезмәткәре, Мәгариф

Фото: Азатлык

Запись “Минназыйм Сәфәровны тешсезлектә, тираж төшерүдә гаеплиләр, әмма…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Алсу яшәргә ашыкты…”, кызын искә алганда ана күзләре яшькә тулды [видео]
Үткән атна азагында Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында яман шеш авыруынан яшьли киткән билгеле журналист, сәнгать белгече Алсу Хәсәнованы искә алдылар. Кичәдә Алсу исемен мәңгеләштерү ниятеннән аның премиясен, фондын ачу һәм мәкаләләрен туплап китап чыгару хакында сүз булды. Татар тудейдан махсус репортаж.

19 мартта Шәле авылының мәдәният йортында үткән чараны Алсу Хәсәнованың әнисе Минзифа ханым оештырган. Авыр кайгы – кызын югалту хәсрәтенә карамастан, Минзифа апа көләч йөз белән барлык килгән кунакларны каршы алып, аралашып йөгереп йөргән кебек тоелды. Алсуның юклыгын ничек кичерә алдыгыз дип сорагач, ана күңеле күз яшьләренә тулды.

Алсуның әнисе Минзифа ханымга чәчәк бирү мизгеле

“Кичәне үткәрү бер дә авыр булмады. Журналистлар үзләре дә бик оешкан халык. Күбесенчә Алсуның каләмдәш дуслары булышты. Алсуның юклыгы гаиләдә дә, матбугатта да, авылдашлар арасында да бик нык сизелә. Газет килүгә үк барысы да авылда Алсуның язмаларын укый иде. Кызымны югалту кайгысын мин бары тик хезмәтем, мәктәптә укытуым белән җиңәргә тырышам”, дип елап җибәрде Минзифа ханым.Алсуның ачык күңелле, хөрмәткә лаек һәм күпләргә якын икәнлеген аны искә алырга килгән дусларына карап әйтеп булгандыр. Шәле мәдәният йорты ул кичтә шыгрым тулган иде. Араларында Казаннан килгән каләмдәшләре, дуслары, билгеле журналистлар, артист-җырчылар белән беррәттән, гап-гади авыл халкы да утырды. Кичәнең сәбәбе моңсу булса да, ул Алсу яраткан җыр-моңнарга, Алсуның якын дусларына әверелгән җырчы чыгышларына үрелеп барды. Алсуны искә алырга дип гомер буе бергә эшләгән Миңназыйм Сәфәров, Гөлинә Гыймадова, Риман Гыйлемханов, Илнар Хөснуллин, Илдар Миргалимов кебек танылган журналистлар, Алсуның якын дусларына әверелгән Данил Сәфәров, Гөлнара Сабирова, Туфан Миңнуллин кызы Әлфия Миңнуллина, Рамил хәзрәт Юныс, җырчылардан Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Зөһрә Сәхәбиевалар да бар иде.

“Ватаным Татарстан” газетында Алсу белән бергә 11 елдан артык эшләгән Миңназыйм Сәфәров аның үзгә шәхес булуын әйтеп үтте.

“Ватаным Татарстан” газетасы хезмәткәрләре

“Ул сыйфатлы журналистикага тугры булган кеше иде. Үз хәле хәл булган соңгы көннәрендә дә Алсу кеше язмышын кайгыртып, “Хат эзе”ннән ерак сәфәрләргә чыгып китте. Соңгы көненә кадәр чын журналист булып калды, аның эшен бәяләгәндә бернинди чигенүләр ясамадым, үзен өстен куюларын яратмады”, дип искә алды Алсуның баш мөхәррире.

Миңназыйм Сәфәров тә редакциядә Алсуның юклыгын сизә. Аның урыны хаман буш икән. “Без бүген дә Алсуның юклыгына ышана алмыйбыз. Аның урынына беркем утырмаган. Ул килеп керер дә, үз урынына барып утырыр шикелле. Берәүне дә алыштырып булмый, бигрәк тә журналистикада. Үзенең турылыгы, чеметеп алулары, шаярту-җырлаулары белән ул безгә җитми”, ди Миңназыйм Сәфәров.

Алсуны искә алырга килгән дуслары, хезмәттәшләре барысы беррәттән “Алсу яшәргә ашыкты” дип кызганып куйдылар. Аның белән гомер буе бергә эшләгән, бер кабинетта утырган  Риман Гыйлемханов Алсу Хәсәнованы юксынуын яшермәде.

Алсуны искә алу кичәсендә Рамил хәзрәт Юныс та катнашты

“Без бишәү бер ояда утырган шикелле биш журналист бер кабинетта тупланган идек. Җырларда җырланганча без биш бармак – бер йодрык булып яшәдек. Хәзер дүртәү генә калдык, йодрык түгел инде без”, ди Риман әфәнде. Ул шулай ук Алсуның шома характерлы булмавын кабатлады, ләкин һәрчак ихлас, ачык күңелле булуын әйтте. Хезмәттәшләре күбесенчә аның кызыклы, шаян якларын искә алалар икән. “Елап кына кеше кире кайтмый. Ишектән килеп керүгә күз аның буш өстәленә төшә дә күңел тула, Алсу ашыгып яшәде кебек тоела”, ди журналист дусты.

Сөмбел Таишева

Алсу Хәсәнова белән мәдәният, сәнгать өлкәсе сукмагын бергә таптаган журналист, аның өстәле янәшәсендә утыручы Гөлинә Гыймадова шулай ук Алсуны бары тик ихлас яктан гына искә алды. “Алсу белән бергә эшләп кенә калмыйча, ял да итә идек, ураманга җиләккә бик еш йөрдек. Бүген Алсуны бер искә алмаган көнебез юк. Ул язмаларында барлык проблемнарны колачлап ашыгып яза иде. Безнең өчен чын көрәшче үрнәге булды. Соңгы көннәренә кадәр эшләп, язып, авыруы белән көрәшеп яшәде”, ди Гөлинә Гыймадова. Туганнары сүзләреннән, Алсу соңгы минутларында гына, берни ярдәм итмәгәнен аңлагач, “Эх, булмады инде!” дип әйтеп куйган…

Журналистны искә алырга Татмедиа җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева да килгән иде. Ул шулай ук Алсу белән күптәннән таныш, аңа якын булган. Алсу тормыш иптәше Левантны очраткач та, яңалыгын Сөмбел ханым белән уртаклашкан. Аның сүзләренчә, Алсу исемен мәңгеләштерү йөзеннән аның премиясе булдырылачак. Конкурсның нигезләмәсе инде әзер икән. Ел ахырында милли матбугатта иң көчле, җәмгыять проблемнарын яктыртучы һәм гади кешеләргә ярдәм итүче ике журналистка Алсу Хәсәнова исемендәге 15 мең сумлык премия биреләчәк. Шулай ук, фондын ачу һәм мәкаләләрен туплап китап чыгару хакында сүз булды.

Кунаклар, әнисе, авылдашлар – бу кичәдән беркемнең дә китәсе килмәде, әйтерсең алар Алсу янәшәсендә, матур кичәдә утыралар иде.

Запись “Алсу яшәргә ашыкты…”, кызын искә алганда ана күзләре яшькә тулды [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..