Архивы Венера Шакирова - Tatar Today - татар яңалыклары.

Камал артисты Венера Шакирова, язучы Нәбирә Гыйматдиновага президент халык исеме бирде
29 апрельдә Казан кирмәнендә Камал театры артисты Венера Шакировага халык артисты исеме бирелде. Китап укучылар арасында мистик әсәрләре белән танылу алган язучы Нәбирә Гыйматдинова исә халык язучы исеменә лаек булды. Дәүләт бүләкләрен аларга Казан кирмәненең Туп сараенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Аның сүзләренчә, бай тарихи-мәдәни мирасыбыз, күп гасырлык традицияләребез, күп милләтле халыкларның бердәмлеге Татарстанны Русиянең икътисади, социаль рухи үсеш өчен зур мөмкинлекләргә ия булган үзенчәлекле төбәгенә әверелдерде. Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, мәгариф системасын һәм сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү әһәмиятле уртак максатларыбыз булып кала бирә. Һичшиксез, аларга ирешүнең төп шартлары булып җәмәгать иминлеге, законлылык һәм хокук тәртибе тәэминаты хезмәт итә, ди президент.

– Бүген бу залга җыелучылар батырлыгы, хезмәт сөючәнлеге, булдыклылыгы белән аерылып тора. Сезнең ярдәм белән республика зур уңышларга иреште. Бүген Татарстанны Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. Сезнең хезмәтегезне югары бәялибез һәм рәхмәт белдерәбез. Һәммәгезне дә дәүләт бүләкләренә лаек булуыгыз һәм якынлашып килгән бәйрәмнәр белән чын күңелдән котлыйм! – диде һәм чакырылган кунакларга исәнлек-саулык, бәхет, уңышлар теләп, дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Дәүләт бүләкләре тагын 50ләп кешегә тапшырылды. Шул исәптән, танылган җырчы Филүс Каһировка Татарстанның атказанган исеме, «Татарстан» телеканалы филиалының милли тапшырулар бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, күпсанлы тармак бүләкләре иясе Елезавета (Лия) Заһидуллинага “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен”  медале тапшырылды.

Запись Камал артисты Венера Шакирова, язучы Нәбирә Гыйматдиновага президент халык исеме бирде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..