Архивы вирус - Tatar Today - татар яңалыклары.
Коронавирустан терелгәннән соң да “эз” кала?
Коронавирус инфекциясе организмда төрле үзгәрешләр барлыкка китерә, алар йөрәк-кан тамырлары системасына да кагылырга мөмкин, ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким.
Әгәр коронавирус инфекциясен кичерсәгез, сезгә инфаркт яки инсульт булачак дигән сүз түгел, шулай да үз сәламәтлегегезгә карата игътибарлы булу зарур.
«Без беренче өч ай хакында сөйлибез, бу вакытта артериаль кан басымын даими рәвештә үлчәп торырга кирәк», – диде ул.
Зөлфия Ким игътибар итәргә кирәкле симптомнарны әйтте. Әгәр күкрәктә бик көчле авырту барлыкка килсә, тын кысылса, ул физик эш башкарган вакытта көчәйсә һәм аяклар шешенсә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табиблар әйтүенчә, коронавирустан соң кешедә аритмия барлыкка килергә мөмкин.
«Әгәр тыныгыз кысылса һәм моңа кадәр андый хәл күзәтелмәсә, яки йөрәк эшчәнлегенең ритмы бозылса, йә булмаса тамакка төер тыгылуын сизсәгез, беренче чиратта, поликлиникага мөрәҗәгать итегез», – дип сүзен төгәлләде ул.
Чыганак : "Татар - информ" МА
Запись Коронавирустан терелгәннән соң да “эз” кала? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Коронавирусның өченче дулкыны булу ихтимал
Дөньяда коронавируска каршы күмәк иммунитет әле формалашмаган. Димәк, авырулар саны артуы мөмкин.Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкиле Мелита Вуйнович шулай дип кисәтте.
«Хәзер икенче дулкын бөтен дөнья буенча авырулар санының кимүен күрсәтә. Коллектив иммунитет җитәрлек түгел, сак булмасак — әйе, өченче дулкын булырга мөмкин», — дип ассызыклады ВОЗ вәкиле.
Шул ук вакытта Вуйнович Covid-19ны пандемия чыганагы түгел, ә бәлки сезонлы авыру дип санарга мөмкин булуына игътибар итте.
Чыганак: "Татар-информ" МА
Запись Коронавирусның өченче дулкыны булу ихтимал впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Иммунолог гриппның коронавирустан аермаcын әйтте
Клиник картина күзлегеннән караганда, грипп Covid-19 коронавирусына караганда җиңелрәк кичерелә. Әлеге авыруларның аермасы турында табиб-иммунолог Ирина Ярцева сөйләде.
«Вечерняя Москва» газетасы язуынча, белгеч грипп вакытында температураның 39 градуска кадәр югары булуын, алты көн торуын әйтә. Covid-19 булганда, температура 10-12 көнгә кадәр торырга мөмкин, бу җиңел формасы санала, дип искәртә табиб.
Белгеч сүзләренә караганда, коронавирус вакытында интоксикация һәм температура реакциясе грипп белән чагыштырганда көчлерәк була, хәтта организм, гомумән алганда, чир белән көрәшә алса да.
Яңа коронавирусның клиник картинасы шактый төрле һәм әлегә ахыргача өйрәнелмәгән, дип нәтиҗә ясый табиб.
Чыганак: Татар-Информ
Запись Иммунолог гриппның коронавирустан аермаcын әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Коронавирус кышка кергәч ниләр күрсәтер?
Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре республика оешмаларында ковидка бәйле санитария кагыйдәләренең үтәлешен даими тикшереп тора. Соңгы ике атнада 30 хезмәт коллективы тикшерелгән, шуларның 18ендә кагыйдә бозылу очрагына тап булганнар. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина республика киңәшмәсендә җиткерде.
Аның фикеренчә, бездә балалар ковидтан аз чирли, ә 65 яшьтән өлкәнрәкләрнең бу айда октябрьгә караганда ике тапкыр күбрәк авыруы ачыкланган. Ике атна дәвамында 1445 объектта санитария таләпләре үтәлешен тикшергәннәр. Тәртип бозу очраклары 8дән 10,5 процентка арткан. Белгечләр андыйларга карата административ эш ача.   Роспотребнадзор тарафыннан ике атна дәвамында 200ләп җәмәгать туклануы оешмалары да тикшерелгән һәм 13енә беркетмә тутырырга туры килгән. Азык-төлек белән сәүдә итүче 300гә якын кибетнең 19ында кагыйдәләр бозылган. Сатучылар күп очракта битлек-пирчәткә режимын санга сукмый икән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән республикадагы барлык югары уку йортларын тикшереп чыкканнар. 30 уку йортының 14ендә санитария таләпләре үтәлмәгән. Белгечләр бу көннәрдә урта һөнәри белем бирү оешмаларында йөри, 158 бинаның 29ында булганнар, әлегә кимчелекләр табылмаган.
Коронавирус кышка кергәч ниләр күрсәтер?
– Яңа вирус турында алдан нәрсәдер әйтергә авыр, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Шулай да гомуми кагыйдәләрне истән чыгармасагыз иде: салкын тиюдән сакланырга, һава торышына карап киенергә, дөрес тукланырга, витаминнар эчәргә һәм ялны оештырырга, эш урынында дистанцияне онытмаска, битлек, пирчәткә кияргә киңәш итәбез.
Соңгы араларда социаль челтәрләрдә шугалаклардан видео язмалар урнаштыра башладылар. Бу урыннар халык күп җыела торган мәйданнарның берсенә әйләнде. Роспотребнадзор белгечләре тимер аякта һәм чаңгыда шуу урыннарын ябарга җыенмый, чөнки алар ачык һавада хезмәт күрсәтә һәм анда чир таралу куркынычы юк. Кимчелекләр гадәттә касса янында һәм киенү-чишенү урыннарында күзәтелә. Моңа юл куймас өчен, киләчәктә билетларны электрон рәвештә алу һәм билгеләнгән вакытта килү тәртибе кертмәкчеләр.
Тиздән балалар бакчасында Яңа ел тамашалары уздырылачак. Төркемнәрдә узучы чараларга әти-әниләр чакырылмый, читтән аниматор кертү дә тыела. Быел балаларга кулга-кул тотынып, чыршы тирәли әйләнергә дә рөхсәт ителми. Бу таләпләр мәктәп укучыларына да кагыла. Белгечләр шулай ук эш урыннарында корпоративлар үткәрмәскә өнди. “Эш урынында саклану чараларын күрү җәһәтеннән кайбер хезмәткәрләр өйдә эшләүгә күчерелде. Бәйрәмнәр вакытында бөтен кеше бергә җыелгач, авыру таралу куркынычы арта. Чир бәйрәмнәрдән өйдәгеләргә – әти-әниләргә, әби-бабайларга кайтырга мөмкин. Моңа юл куймыйча, үзебезгә һәм якыннарыбызга карата җаваплырак булсак иде”, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Бу атнада сырхауханәләрдә гадәти гриппка каршы вакцина ясату дәвам иттерелә. Бик күпләрне коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациянең кайчан башланачагы кызыксындыра. Тик белгечләр әлегә ул сорауга кистереп җавап бирә алмый. Любовь Авдонина фикеренчә, яңа вируска каршы вакцина турындагы норматив документлар республикага килеп җитмәгән әле.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Запись Коронавирус кышка кергәч ниләр күрсәтер? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Салкын тиеп авырганда нишләргә? Бер киңәш
Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасын күрәм.
1 лимон, 3 тырнак сарымсак, бал алабыз. Лимонны төшеннән арындырабыз. Ике ингредиентны да иттарткыч аша чыгарып, бал (күп кирәкми, катнашма кашыктан агып чыгарлык булмасын) кушып болгатабыз һәм пыяла банкага тутырабыз да суыткычка куябыз. Икенче көнне куллана башларга да була. Иртән һәм кичен берәр аш кашыгыз кабыгыз.
Әлеге катнашма канны да чистарта, әмма ашказаны белән проблема булганнарга сак кулланырга кирәк.
Алма серкәсеннән ясалган катнашманың да файдасын күрәм. Аллма серкәсендә витаминнар, кислота, микроэлментлар, фермент һәм пектин бар. Су һәм бал белән кушылмада бактерияләргә, гөмбәчекләргә каршы тору үзлегенә ия була, оргаизмны ныгыта һәм чистарта.
Бер стакан җылы суга берәр чәй кашыгы алма серкәсе һәм бал салып эчәбез. Аңа кадәр һәр иртә бер стакан җылы су эчеп куярга була. Кич белән дә йокларга бер сәгать кала алма серкәсе суын эчәргә. Ашказаны авырткан кешеләргә, бу рецептны куллана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Чыганак: Шәһри Казан
Запись Салкын тиеп авырганда нишләргә? Бер киңәш впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Сентябрьнең беренче атнасында ничә укытучы COVID-19 белән зарарланган?
Сентябрьнең беренче атнасында 1 меңгә якын укытучы коронавирус белән авырды, дип белдерде РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк.
Министр урынбасары шулай ук хәзер төбәкләрдә коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә укытучыларның авыруы мәсьәләсен урыннарда хәл итәргә кирәк, дип өстәде.
Чыганак:  "БИЗНЕС Online".
Запись Сентябрьнең беренче атнасында ничә укытучы COVID-19 белән зарарланган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Татарстан халкы коронавирус алып кайткан курортлар исемлеге
Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә читтән кертелгән очраклар турында сөйләделәр. Татарстанлылар ешрак Краснодар крае курортларыннан коронавирус йогышын алып кайта.
«Шулай итеп, җәйге чорда 9 чит илдән кертелгән очрак ачыкланган-алар Россия Федерациясе курортларыннан ялдан кайткан һәм Төркиядән бер очрак. 9 очракның дүртесе — Кырымнан, икесе— Ялта, берсе-Алушта һәм Симферопольдән», – дип сөйләде Авдонина.
Чыганак: kazanfirst
Запись Татарстан халкы коронавирус алып кайткан курортлар исемлеге впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Коронавирустан кемнәргә прививка ясарга ярамаганлыгы билгеле булды
Медицина фәннәре докторы, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов коронавирустан прививканы кемнәргә ясарга ярамавы турында сөйләп үткән.
Табиб сүзләренә караганда, COVID-19 инфекциясеннән вакцина ясаудагы чикләүләр гадәти грипптан вакцина ясаудагы чикләүләргә охшаш. Иң мөһиме – авырып торучы кешегә һич кенә дә прививка ясарга ярамый, дигән Жемчугов. Шуңа күрә тән температурасы 37 градустан арткан кешеләргә коронавирустан укол кадамаячаклар. Моннан тыш алдагы көнне хәмер кулланган кешеләр дә аннан мәхрүм калачак.
Владислав Жемчугов вакцина ясатырга әзер булып килергә һәм сораулар бирүдән тартынып тормаска өндәгән. Әйтик, вакцинаның яраклылык вакытын һәм аның суыткычта нинди температурада саклануын ачыклауның бернинди дә ояты юк, дигән ул. Табиб шулай ук докторның, пирчәткә киеп, бер тапкыр кулланылыштагы шприц белән генә эшләү-эшләмәвенә игътибар итәргә кушкан.
11 августта Россия Президенты Владимир Путинның, дөньяда иң беренче буларак, бездә коронавирустан вакцинаның теркәүгә алынуы турында игълан итүен искә төшерик. Аның атамасы – “Спутник V”. Россиядә инде быел көзен үк коронавирустан вакцина ясауга керешү планлаштырыла.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Запись Коронавирустан кемнәргә прививка ясарга ярамаганлыгы билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Роспотребназорның барлык чикләүләрне бетерү-бетермәү турында җавабы
Коронавирус сәбәпле, чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабына чыгуга карамастан, чараларны тулысынча бетерү күздә тотылмый. Алда грипп һәм ОРВИ сезоны, алар вазгыятьне начарайтканда өстәмә чикләүләр кертелергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Чикләүләрне тулысынча бетерү турында гомумән сүз бармый, чөнки алда грипп һәм ОРВИ сезоны. Әлеге авырулар буенча вазгыять начарланганда чикләүләр кертелергә мөмкин. Без аларны ел саен кертәбез», — диде Любовь Авдонина.
Аның сүзләренчә, грипп һәм ОРВИ сезоныннан соң вазгыятькә карап, коронавирус аркасында кертелгән чикләүләрне бетерү мәсьәләсе каралачак.
Чыганак: ТИ
Запись Роспотребназорның барлык чикләүләрне бетерү-бетермәү турында җавабы впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..
Татарстан пандемия чикләүләреннән баш тартуның өченче этабына күчәргә җыена
Татарстан коронавирус буенча чикләүләрне бетерүнең өченче этабына күчүгә әзерләнә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Чикләүләрне алуны сорап республика Мәскәүгә мөрәҗәгать иткән.
“Без өченче этапка якынлаштык. Өченче этапка күчү өчен килештерерүне сорап Роспотребнадзорның федераль идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Вазгыять тотрыклы. Атна дәвамында 0,5 процент үсеш саклана. Шушы көннәрдә өченче этапка күчүне һәм чикләүләрнең бер өлешен алуны килештерә алырбыз дип уйлыйм. Ләкин барлык чикләүләр дә бетерелмәячәк. Халык күп йөри торган чаралар рөхсәт ителмәс, 65 яшьтән өлкәнрәк буын өчен изоляция, эшкә йөрмәс өчен хасталык кәгазе, битлек тәртибе сакланыр дип уйлыйм. Грипп һәм кискен респиратор вирус авырулары чоры башлана, шуңа битлек тәртибе калачак. Санитар-дезинфекция чаралары да көчәйтелгән рәвештә һәм социаль ара саклау булачак. Нинди чикләүләрне алырга мөмкин булуын караячакбыз һәм хөкүмәткә юллаячакбыз. Аннан алар карар кабул итәчәк”, диде ул.
Шул ук вакытта Татарстанда яңа чикләүләр дә кертелергә мөмкин. Бу көз айларында таралачак грипп белән бәйле. Ул вакытта республикада коронавирус белән грипп кушылчак дип фаразлыйлар. Өстәмә чикләүләр аерым оешмаларга карата кертелергә мөмкин.
Чыганак: «БИЗНЕС Online»
Запись Татарстан пандемия чикләүләреннән баш тартуның өченче этабына күчәргә җыена впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..