Архивы "Яңа гасыр" каналы - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Телевидение гаиләсенең бик матур, бик талантлы, бик кирәкле улын югалттык” – Радик Фәрхуллин белән хушлашу
Бүген ТНВ бинасы каршында “Яңа Гасыр” телекомпаниясендә 2003 елдан бирле яңалыклар хезмәтендә эшләгән алып баручы, редактор, продюсер Радик Фәрхуллинны соңгы юлга озаттылар.

Радик Фәрхуллин – гомерен телевидениегә багышлаган шәхес. Радик Фәрхуллин рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, «СТС-Казань» телеканалы уздырган кастингта катнашып, йөзләгән кеше арасыннан сайлап алына. Корреспондент, аннары «Время новостей» яңалыклар тапшыруы алып баручысы була. 2003 елда ТНВ каналына килә, 2005 елда рус телендәге яңалыклар программалар дирекциясенең баш редакторы итеп билгеләнә, 2012 елда — «ТНВ-Планета» каналының яңалыклар хезмәтен җитәкли. 2016 елдан «Новости Татарстана» тапшыруы проюсеры. 2023 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуницияләр хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә.

Хушлашу мәрасименә килгән кешеләр аның шат күңелле, игелекле, ачык чырайлы, беркайчан беркемгә дә тупас сүз әйтмәгән, тавышын күтәрмәгән, беркемне дә кимсетмәгән җитәкче буларак искә алды. Радикның яраткан гыйбарәсе – “Все добра!” дип язуын кат-кат искә алдылар. Кәефе нинди генә булуга карамастан, Радик хезмәттәшләренә чатта көн саен шундый яхшы теләк, кәефне күтәрә торган фотолар, хәбәрләр җибәрә торган булган.

Радик соңгы унике елда яман шеш белән авырый. Әмма хезмәттәшләре аның беркайчан да зарланмавын, хәле нинди генә булса да, эшләргә, позитив яңалыклар җиткерергә дигән омтылышта булуын искә төшерделәр.

“Без телевидение гаиләсенең бик матур, бик талантлы, бик кирәкле улын югалттык, – дип сүз башлады ТНВ генераль директоры Илшат Әминов. – Без матәм җыелышын биредә – телевидениедә үткәрергә булдык, чөнки Радик бу юлдан 22 ел эшкә йөрде. Үз тормышының иң бәхетле минутларын безнең белән үткәрде. Ул яхшы алып баручы, оештыручы гына түгел, яхшы күңелле кеше иде. Ул үзен чын ирләрчә тоткан кыю егет. Шуның кадәр күп кеше җыелышып килгән икән, димәк ул сезнең күңелегездә эз калдырган.

Ул эшен бик бик яратты һәм эшләргә тели иде әле. Узган атнада гына күрештек, янына кердек, дөресен генә әйткәндә – хушлашырга… Ул кислородта утыра иде. Шулай да шаяртты, көлде. Аңа авыр икәне күренеп тора иде, әмма ул бер генә сүз дә әйтмәде. “Телевизор карыйм, яшьләр күп, хаталары да күп, мин киләм дә, төзәтәм әле аларны”, диде. “Кил, билгеле, Радик, бергә төзәтербез”, – дидем. Мин аның батырлыгы алдында баш иям. Чөнки ул унике ел диярлек авырды. Гел эшкә йөрде. Химиятерапия узганнан соң, эшкә килә иде – аягында көчкә басып тора, үзе эштә. “Килмә инде эшкә, ял ит”, ди идем. “Бу миңа яшәргә булыша”, ди иде ул. Андый кешеләр аз була, билгеле. Мин алай яши алыр идем микән – әйтә алмыйм”, – дип сөйләде Илшат Әминов.

“Татарстан” телерадиокомпаниясе генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов та Радик Фәрхуллинның нык кеше булуын искә алды. “Аның йөзендә һәрвакыт елмаю иде. “Нурлы кеше” диләр андыйны. Хәлгә керә белә, әмма нык иде характеры. Ләкин “юк” дигәндә дә ул елмаеп әйтә иде”.

Яңалыклар хезмәте җитәкчесе Сәрия Хәбибуллина аның хезмәттәшләренә ачуланып әйтә торган сүзләрен искә төшерде. “Вакытында материалны тапшырмасаң, мин сине балконнан атам”, дип әйтә торган булган Радик Фәрхуллин. “Бездә балкон юк, шуңа да аның бу шаяртуын “Радик шаяртуы” дип кабул итәләр иде”, диде ул. Ул шулай ук Радикның яраткан сүзе турында телгә алуга, хезмәттәшләре “Всем добра” дигән сүз икәнне искә төшерде.

Радикның бертуган абыйсы хезмәттәшләренә рәхмәт әйтте.

“Мин аның ни өчен шулай эшкә яратып йөргәнен аңладым. Аның шушындый дус коллективы булган икән. Мин соңгы көннәрдә генә аның ни дәрәҗәдә авырганын, әмма бу хакта беркемгә дә белдерми кала алган кыю ир икәнен аңладым. Мин абыйсы булсам да, шулкадәр нык түгел дип уйлыйм үземне. Барыгызга да зур рәхмәт!” – диде абыйсы.

Хушлашу мәрасименә Радикның әнисе, хатыны да килгән иде. Радик соң өйләнгән, аның кызы 1 класста гына укый. Радикның әнисе дә, хатыны да сүз әйтә алырлык түгел иде. Сүз уңаеннан, Радикның хатыны шулай ук ТНВда эшли.

Радикны Тынычлык бистәсе зиратында җирләделәр.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись “Телевидение гаиләсенең бик матур, бик талантлы, бик кирәкле улын югалттык” – Радик Фәрхуллин белән хушлашу впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ хезмәткәрләрен эштән куалар дигән хәбәр дөресме?
“Яңа гасыр” телеканалыннан соңгы ике елда якынча егермеләп хезмәткәр киткән. Сәбәпләре – түбән эш хакы, иҗатны чикләү, милли кадрларга карата кадерсезлек диелә. Телеканал җитәкчелеге исә Азатлыкка һәркем үз эшен таба, шуңа китәләр дип аңлатты.

“Яңа гасыр” (ТНВ) телеканалының “Хәбәрләр” тапшыруында журналистлар кытлыгы сизелә. Бу хакта каналда даими реклам әйләндерелә. Хәбәрчеләр бер-бер артлы китә, аларның урыннары буш кала. Бу проблем яңалыклар хезмәтенең татар һәм урыс бүлегендә дә күренә.

Соңгы ике елда егермеләп хезмәткәр телеканал белән элемтәләрен өзгән. Аларның күбесе – мәгълүмат, яңалыклар хезмәтендә эшләүчеләр. Гомер буе урысча яңалыклар алып барган Илфат Абдрахманов эштән җибәрелгән. Аның белән килешү көтелмәгәндә өзелгән. “Новости” хезмәтендә эшләүче Альбина Полищук, Тимур Шәйдуллин, Арсений Маврин, Юлия Казанцева, Лира Сәхапова, Евгения Андреева, Ринат Әсхадуллин, Александра Севостьянова, Илья Таһиров, Эмилия Хаким, Анна Величко, Эльмира Шәймәрдәнова һәм башка журналистлар киткән. “7 дней” тапшыруында хезмәт иткән Рәмис Латыйпов та “ТНВ” белән хушлашты.

Озак еллар Татарстан телевидениесендә хезмәт иткән, аның йөзе саналган Илфат Абдрахманов яңа җитәкчелек килү белән эштән алынган. Ни сәбәпле икәнен үзем һаман да аңламыйм, миңа берни әйтмәделәр, документларны тоттырдылар да чыгырып җибәрделәр дип сөйләде ул Азатлыкка. “Яңа гасыр”да милли кадрлар үксез, кадерсез кешеләр дигән фикердә ул.

“Телевидениедән киткәнемә инде ике ел. Яңа җитәкчелек үз такымы белән килде, аның үз эшләү ысулы, минем инде кирәклегем калмады. Ни сәбәпле эштән алынуым, нәрсәм белән ошамаганымны һаман да аңламыйм. Миннән сорап тормадылар. Кадрлар бүлегенә чакырдылар, сезнең белән килешү озайтылмый, кул куегыз диделәр дә вәссәләм. Кем беләндер аңлашу, дуслар-танышларымнан ярдәм сорауны түбәнчелек дип санадым. Чыктым да киттем, шуның белән телевидение белән арам өзелде. Минем белән ямьсез хушлаштылар, кешегә дорфа караш булган коллективта үземнең дә эшлисем килмәде.

Хәзер телевизор карамыйм. Яңалыкларны белер өчен интернет бар. Телевидениедәге хәбәрләргә ышанмыйм, аның эчке кухнясын, сәясәтен беләм бит. Кызык түгел, туйдым дисәң дә була. Мин эшләгән телевидениедә рух бар иде, кеше кыйммәте булды. Хәзер исә бар нәрсә дә акча эшләүгә корылган. Проект ачасың килә икән, рәхим ит, әмма иганәчесен тап. Акча китерәчәкме ул дип сорыйлар.

Элек мондый систем юк иде. Эшкә алынасың икән, син эшлисең дә эшлисең. Кагыйдәләр үзгәрде, бер елга килешү төзелә, кеше килешү яңадан имзаланырмы дип борчылып эшли. Хезмәт хакы да бермә-бер кимеде. Элек акчаның күләме стаждан, категориядән, нинди ставкага эшләгәнеңә бәйләп түләнгәнен аңлый идек, яңа җитәкчелек килгәч берни аңлашылмый. Көнбатышка карап эшләргә телиләр, әмма килеп чыкмый бит. Иреклек тә, кешене, хезмәткәрләрне дә кадерләү юк. Милли кадр, аеруча телевидениедә эшләүче хезмәткәр – берәмтекләп исәпләнгән тауар. Аңа ике куллап тотынырга кирәк. Ә ТНВда кешегә, аның иҗатына карата битараф мөнәсәбәт сизелә. Акча эшлибез дип кешеләрне кадерсезләү – хаталы эш алымы. Кадрларны кадерләү, аларда эшкә кызыксыну булдыру мөһим.

Көнбатышны алыйк, анда өлкән, карт кешеләр дә эшли, гәүдә калынлыгына да исләре китми. Ә бездә телевидение яшьләрне, матурларны ярата диләр. Әмма менә сәясәт, социаль проблемнар турында тапшыру ди, яшь матур курчак ышандырып, теманы аңлап сөйлиме? Аудиториянең аңа ышанычы бармы? Русия, дөнья, Татарстанда булган вакыйгалар турында тәҗрибә туплаган, тормышны белгән кеше җиткерсә, дөресрәк бит”, дип сөйләде ул.

Илфат Абдрахманов ниләр белән шөгыльләнүен анык кына әйтә алмады. “Үземне каядыр күк белән җир арасында кебек хис итәм”, диде. Концерт алып барырга чакырсалар, баш тартмыйм, диде ул.

Урыс телле кадрларны туплауда авырлык әллә ни юк, профессиональ белгечләргә кытлык сизелми. Вакансия булса, кешесе дә табыла. Әмма татар телле журналистлар, өстәвенә телевидениедә эшләрлек сәләте булучылар күп түгел. “Яңа гасыр” телеканалында татар телле контент ясаучыларның сафлары да сирәгәя.

Татар телендәге “Хәбәрләр” тапшырыуында хезмәт куйган, журналистикада исем ясаган хезмәткәрләр бер-бер атлы эштән китәргә мәҗбүр булган. Гөлнур Хәбибуллина, Альфред Мөхәммәтрәхимов, Марсель Әскәров, Гөлнур Әминова белән хушлаштылар, күптән түгел Гөлназ Мирхәлилова, Ләйсән Сабирова да ТНВдан эштән китте. Хәбәрчеләргә ияреп “Хәбәрләр” тапшыруыннан режиссер Илүзә Апанаева да телеканал белән араларны өзгән.

“Хәбәрләр”дә элегрәк уннан артык хәбәрче булса, хәзер 6-7 кешегә генә калган. ТНВда эшләүче, ләкин исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр редакциягә кешеләр җитми дип сөйләде Азатлыкка. “Ел дәвамында телеканалда хәбәрчеләрне эшкә чакырып игълан әйләндерелә. Ләкин яңа өйрәнчек кешеләр килә дә китә. Тәҗрибәле бер журналистның да килгәне юк”, диде ул. Алай гына түгел, хәбәрләр киләчәктә бөтенләй чыгудан туктау, яки “Новости”ның тәрҗемә варианты булу куркынычы алдында.Телеканалда үзгәрешләр 2016 ел башында “Яңа гасыр” җитәкчелегенә Мәдинә Тимерҗанова килгәннән соң башланды.

Аңарчы ул җитәкләгән KZN каналы ябылды һәм аңа нәкъ хәбәрләр белән идарә дилбегәсе тапшырылды. Телеканалның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова Мәдинә ханым килү белән эштән китте. Татарстан премьер-министрының элекке беренче урынбасары, хәзер президент ярдәмчесе Равил Моратовның бертуган сеңлесе, Татарстандагы федераль инспекторның элекке хатыны Мәдинә Тимерҗанова яңа вазифага керешү белән яңалыклар хезмәтен үзгәртә башлады. Аның логотибы да Русия байрагы төсмерләрен алды.

Азатлык Мәдинә Тимерҗанова белән элемтәгә кереп кадрлар белән эш итү, эш ысулы турында сөйләште. Аның күзлегеннән хәлләр алай ук куркыныч түгел. Эштән китәм диючеләрнең һәрберсенең үз сәбәбе, кемдер алга таба үсә алмады, алар белән юллар аерылды, дип сөйләде ул Азатлыкка. “Хәбәрләр” хезмәтендә бүген ничә кеше эшләгәнен, ничә кеше китүе хакында төгәл саннар аталмады.

Илшат Әминев (с), Мәдинә Тимерҗанова

​”Әйе, безгә хәбәрчеләр кирәк, әмма бу гадәттән тыш хәл түгел. Әдәби татар телендә фикерләүче, шул ук вакытта телевизион журналистика нигезләрен белүче һәм эшкә иҗади карашы булган кешеләр аз икәне билгеле. Әмма бу проблем урыс теллеләргә дә кагыла. Озак еллар дәвамында эшлим, каядыр тагын татар телле тележурналистлар бар дип ышанам, аларны табасым, өйрәтәсем килә. Без эзләнүдә. Иҗат потенциалын арттыру – төп максатыбыз. Коллективны көчле кадрлар белән тулыландыру проблемы бүген барлыкка килмәде, иртәгә дә хәл ителмәячәк. Кеше килә, китә. Кемдер тиз өйрәнә, кемгәдер бу һөнәр авыр, кемдер моны үзе аңлап китә.

Әмма коллективка кеше җитми, кытлык, кризис кичерәбез дип әйтә алмыйм. Әйе, китүчеләр бар, төгәл санын әйтә алмыйм. Бездә бит хатын-кызлар күп, алар арасында декретка китүчеләр күп. Кадрларга кытлык алар аркасында да барлыка килә. Безгә вакытлыча эшләргә кеше кирәк. Ике телдә дә эшләүче кадерле хезмәткәр бар иде –​ Ләйсән Сабирова, ул кияүгә чыгып Зәйгә күченеп китте. Китүчеләрнең һәркайсында объектив сәбәпләр. Озак еллар буына эшләп арыганнар да бар, алар тормышларын үзгәртергә тели. Андый кешене ничек тоткарларга була? Без аларның карарларына ихтирам белән карыйбыз.

Яңа эш системын кабул итәлмәүчеләр дә булгандыр, моны кире какмыйм, әмма мин яңача эшләргә, үсеш, хәрәкәт итәргә теләүчеләр белән эшләргә телим. Аларны хуплыйм, ярдәм итәчәкмен. Үпкәләүчеләр турында миннән сорамагыз, мин пәрдә артында чыш-пыш килүчеләр турында сөйләшергә яратмыйм. Мин теләсә нинди хәбәрчегә ачык булдым. Дөресен әйтим, аерым кешеләрдән бу кадәр тискәре карашны, мөнәсәбәтне беркайчан да үземдә татыганым булмады. Әмма кешеләрнең үзенчә фикерләргә хакы бар”, диде ул.

Яңа җитәкчелек килгәч логотип та үзгәрде

“Яңа гасыр” телерадикомпаниясенең баш мөдир урынбасары Мәдинә Тимерҗанова татар телендәге “Хәбәрләр” бервакытта да урыс телле “Новости”ның тәрҗемә версиясе булмаячак дип ышандырды.

“Бездә бер редакция, әмма ике аерым тапшыру бер-берсен кабатламый диярлек. Бер вакыйга “Новсти”да бер төрле, “Хәбәрләр”дә икенче төсмер белән чыга ала, иҗади алымнар аерыла. Татар тапшыруы үзаллы булып калачак. Телеканалда татар телле журналистиканы үстерергә кирәклеген аңлыйлар”, диде ул безгә.

Азатлык “Яңа гасыр” телеканалында татар телендә яңа сәяси-иҗтимагый, аналитик тапшырулар чыгачакмы дип кызыксынды. Мәдинә ханым атнага бер тапкыр чыга торган татар телендә “Адымнар” тапшыруы бар, тагын берне ачуга ихтыяҗ юк, аның өчен ресурслар күп таләп ителә, әлегә “Адымнар” җитә дип уйлыйм”, диде.

Дәрәҗәле журналистлар, алып баручылар да башта эфирдан югалды, аннары гомумән бер-бер артлы “Яңа гасыр”дан китте. Мәсәлән, телеканалның йөзе булып саналган хезмәткәрләр Миләүшә Сибгатуллина, Энҗе Шәйхетдинова, Раил Өметбаев та телеканал белән хушлашты.

Азатлык “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең башкарма мөдире Айрат Сибагатуллиннан милли кадрлар белән эш итү турында кызыксынды. Каналдан хезмәткәрләр китүе турында фикерен Айрат әфәнде кыска тотты. Кеше китә икән, аның урынына телевидениегә керү теләге белән янган, шул сәбәпле нинди дә шартларга риза булган өйрәнчекләр чират тора дигән фикердән чыгып эш ителә. Урыслар әйтмешли, изге урын буш тормый.

​”Мәсәлән, Миләүшә Сибгатуллинаның үз эше бар. Ул бизнеска кереп китте. Һәрбер кеше юлын үзе сайлый. Кеше китә икән, алар урынына башкасы килә. Кемдер эшли-эшли арый. Аларның берсен дә эштән куучы булмады”, диде Айрат Сибагатуллин.​

Энҗе Шәйхетдинова Азатлыкка ” Яңа гасыр”дан китү сәбәпләрен аңлатты. “17 ел дәвамында эшләдем, әмма үпкәләп түгел, ә арып киттем” диде ул.

“Беркемгә дә үпкәм дә, ачуым да юк, телевидениедән китү – үземнең карарым. Минем килешү дә еллык түгел иде, ягъни, озайтмадылар, шуңа киттем дип әйтә алмыйм. “Мәдәният дөньясында” тапшыруын биш ел дәвамында алып бардым, аннары ике ел дәвамында “Кара-каршы” тапшыруында эшләдем. Икесе дә зур һәм кызыклы проект булды. Яратып эшләдем, тәҗрибә тупладым.

Соңгы өч елда мин “Хәбәрләр” редакциясендә продюсер булып эшләдем. Бу – дары мичкәсендә утырып эшләү. Төн уртасында да, тапшыру эфирга чыгуга ике сәгать кала берәр мөһим вакыйга була ала, син аны яктыртыр өчен хәбәрчесен дә табып җибәрергә тиеш, аңа ярдәм итәргә дә кирәк, чөнки өлгертү мөһим. Атна дәвамында коточкыч ритмда эшлисең дә аннары бер атна дәвамында ял итәсең. Бер атна берни эшләмәү арыта. Бу рәвешле эшләү чыннан да авыр, мин китәргә кирәк дигән карарга килдем. Мин иҗат кешесе, миңа кешеләр белән эшләү кызыклы.

Телеканалда, бәлки, зуррак, кызыклырак проект тәкъдим ителсә, китү карары булмас иде дә. Ләкин ни миңа тәкъдим итүче булмады, ни үзем тәкъдим итмәдем. Минем телевидениедән китүем җәй булды, ул вакытта инде көз көне яңа сезонда эфирга нинди тапшырулар чыгуы билгеле була.

Кадрларга карата мөнәсәбәткә килгәндә, үземә бервакытта да ниндидер аерым үзгә караш таләп итмәдем дә, көтмәдем дә. Минем өчен тамашачы бәясе, аларның мәхәббәте, игьтибары кадерлерәк. Яратып, дәртләнеп эшләдем”, дип сөйләде Энҗе Азатлыкка.

Миләүшә Сибгатуллина исә күптән үземнең проектымны булдырасым килә иде, диде Азатлыкка. Телевидениедә эшләп “Оста татар” проектын тормышка ашыру авыр булыр иде дип аңлатты.

Мәктәпләрдә татар телен укыту кимегәч, түрәләр дәррәү кубып аны популярлаштырырга кирәк дип сөйли башлады. “Яңа гасыр” да яңа сезонда үзгәрергә – татарлашырга тиеш иде. Телеканалда урыс телле тапшырулар кыскаруы, төгәлрәк әйткәндә “Здравствуйте!” дип аталган тапшыру ябылачагы хакында алып баручы Ассоль Мөхәммәтҗанова Facebook битендә хәбәр иткән иде. Урысча чыгучы иртәнге тапшыруга инде ясин укылырга тиеш иде, әмма ниндидер сәбәп белән Татарстан президенты аппаратыннан башка күрсәтмә килгәнме, әллә Мәскәү каршында кискен адым ясарга курку өстенлек иткәнме, нәтиҗәдә урыс телле тапшырулар эфирдан алынмаган.

Прайм-тайм вакытында үтерешләр, җинаятьләр, машина бәрелешләрен күрсәткән урыс телле “Вызов 112” тапшыруы бара. “Без тарихта эзлебез”, “Переведи”, “Батырлар” кебек татар тапшырулары ябылды. Аның каравы эфирга “Сәхнәдәш”, “Әй, язмыш, язмыш”, “Юлчы” кебек яңа програмнар чыгуы турында игълан ителде. Телеканалны тулысынча татар телле итү турында сүз кузгатылмый.

Азатлык радиосы язмасы (чит ил агентлыгы)

Запись ТНВ хезмәткәрләрен эштән куалар дигән хәбәр дөресме? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Сәрия Хәбибуллина ТНВчыларның эфирга мыек белән чыгарга җыенуын сөйли
“Яңа Гасыр” телеканалының Яңалыклар хезмәте бүлеге футбол буенча дөнья чемпионатын яктыртуга зур өлеш кертте. Чемпионат хәбәрчеләр тормышында нинди роль уйнаган? Бу хакта “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина белән сөйләштек.

-Сәрия, футбол буенча дөнья чемпионаты Яңалыклар хезмәте журналистлары өчен нинди мөмкинлекләр ачты? Чемпионат көннәрендә “Хәбәрләр”нең эш графигы ни дәрәҗәдә үзгәрде?

-Уеннар кичке 9да булу сәбәпле, көннең бер өлеше кичке якка күчте. 18:30дан башлап һәр чыгарылышта вакыйга урыннарыннан туры элемтәгә чыктык. Кичке 9да уен булганда, бер чыгарылышта ике тапкыр бирергә өлгерә идек. Берсе – соңгы чакрымнан, икенчесе – җанатарлар зонасыннан. 7 июль көнне Казанда соңгы уен үтте. Чемпионат безгә җитми кебек, күңелсезләнеп тә калдык, чөнки ул безгә күңел күтәренкелеге, журналистларга үзләрен иҗади һәм креатив яктан ачарга мөмкинлекләр бирде. Чит ил җанатарларының төрле матур киемнәрдән йөрүе, үз телләрендә җыр-биюләр башкаруы безне үзенә җәлеп итте. Әлбәттә, бу мохит безнең корреспондентларның да күңелен күтәрде, кызыклы идеяләргә этәрде. Һәр чыгарылышта җанатарлар зонасыннан һәм башка урыннардан туры эфирлар булды.

-Синеңчә, Яңалыклар хезмәте чемпионат вакыйгаларын тулысынча яктырта алдымы? Эш барышында кыенлыклар булдымы?

-Безнең шәһәрдә кеше гомеренә бер генә туры килә торган зур вакыйга узды. Материал төшерергә чыкканда, корресподентлар моны аңлады. Син – бу вакыйгаларның үзәгендә кайныйсың. Нинди генә тема булса да, аны үзебез таптыкмы, каяндыр күреп, укып белдекме, мөмкин булганча, бар яктан да тулы яктырттык дип саныйм. Сүз дә юк, чемпионат кебек мөһим вакыйганың узуы җаваплылыкны тагын да арттыра. Без моңа алдан әзерләндек, көчебездән килгәнчә эшләргә тырыштык. Авыр булды дип әйтә алмыйм. Күтәренке кәеф белән эшләгәнгәме, эшебез җиңел һәм җайлы барды. Җитәчлектән башлап Яңалыклар хезмәте командасындагы продюсерлар, хәбәрчеләр, операторлар, монтажерлар, режиссерлар, дизайнерлар, алып баручылар – һәркем рухланып эшләдек. Уеннарның Казанда тәмамлануы урамнарда да, материалларда да сизелә. Хәзер инде чемпионатның нәтиҗәләрен яктыртабыз. Әлбәттә, чемпионатны сагыначакбыз!

-Чит ил кунаклары Татарстан, Казан турында нинди фикердә, тәэсирләре белән уртаклаштылармы?

-Материалларны анализлап караганда, минемчә, һәр килгән кеше Казаннан яхшы тәэсирләр белән китте. Моның шулай булуын интервьюларда һәм хәтта блиц-сораштыруларда да күрдек. Шәһәрнең матурлыгына сокландылар, халыкның кунакчыллыгына, итәгатьлелегенә игътибар иттеләр, хезмәт күрсәтүне югары бәяләделәр. Иң яхшы тәэсирләр белән киттеләр, дип уйлыйм. Безнең корресподентлар халыкның уен алдыннан урамда йөрүен, кафеларда туклануын  – барысын да төшерделәр. Кемнеңдер эшкә урнашып калу теләге дә булды. Кемдер автойорт белән килгән иде.Инглиз телендә аралаша торган хәбәрчеләребез кунаклар белән үз телләрендә аралашты, шуңа күрә аларның тәэсирләрен ничек бар, шулай җиткерә алдык.

-Үзең кайсы команда өчен җан аттың?

-Әлбәттә, Россия өчен! Россия соңгы тапкыр уйнаган көнне соңгы секундына кадәр җан аттым. Чын күңелдән җиңүен теләдем. Уен беткәч тә йоклый алмадым. Күрәсең, шулкадәр күңелемә тигән, тынычланырга шактый вакыт кирәк булды. Минемчә, Россия лаеклы уен күрсәтте. Полуфиналга чыгарга бер адым калу – үзе зур нәтиҗә.

-Редакция эчендә чемпионатка багышланган махсус акцияләр оештырылдымы?

-Тамашачылар күргәндер, бер материалда болай дидек: “Әгәр дә Россия җыелмасы җиңсә, стендапларны мыек белән яздырачакбыз”. Мыек белән төшкән фотосурәтебез дә бар иде. Кызганыч, кадрда мыеклы булып булмады… Гомумән алганда, егет-кызларыбыз билет алып, уеннарда катнашты, фотолары белән уртаклашты. “Чемпионатның синең шәһәрдә узуы шәп икән”, – дип кайттылар. Шуны әйтәсем килә, чемпионатта эш буенча гына катнашмадык, уеннарны барып карарга да вакыт калды. Онытылмаслык тәэсирләрдән соң, футболга балаларын бирүче әти-әниләр һәм “мин футболга барам” диюче малайлар кинәт артыр, дип уйлыйм.

Запись Сәрия Хәбибуллина ТНВчыларның эфирга мыек белән чыгарга җыенуын сөйли впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВ яшьләргә миллион сум акча эшләү юлын тәкъдим итә
“Яңа Гасыр” телеканалында “Талант” дип исемләнгән конкурс дәвам итә. Татар телендә видеотапшыру ясаучылар июль-август дәвамында үз проектларын тәкъдим итә ала. Җиңүчеләргә үз проектларын тормышка ашырырга 1 миллион сумга кадәр акча бирү каралган.

“Без яңалык алып килердәй яшь талантлар эзлибез. Андый иҗади шәхесләр аз түгелдер дип уйлыйм. Аларның барысын да “Талант” бәйгесендә катнашырга чакырабыз. Безгә һәр идея кызыклы, бигрәк тә үзенчәлекле, креатив, яшьләр темасы, яшьләрнең тирә-юньгә карашы кызыксындыра. Иң мөһиме – тапшыруның кем өчен төшерелүен, кемгә кызыклы булуын, аның үзенчәлеген һәм ничек кабул ителүен аңларга кирәк. Тапшырулар циклын да төшерергә мөмкин. Кыскасы, истә калырдай тапшырулар күрәсе килә!” – дип сөйләде “Яңа Гасыр” телерадикомпаниясенең башкарма директоры Айрат Сибагатуллин.

Җиңүчеләрнең тапшырулары эфирга чыгу хокукына, ә авторлар “Яңа Гасыр” телеканалы белән хезмәттәшлек итү мөмкинлегенә ия булачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурсның максаты – татар телен, мәдәниятен пропагандалау, татар телендә чыгучы тапшыруларны популярлаштыру.

Бәйге шартлары: видеороликны МР4 форматында “Конкурс Талант” тамгасы белән pr_tnv@mail.ru адресына юлларга кирәк. Аның күләме 25 минуттан артмаска тиеш. Хатта шулай ук проект, ягъни тапшыруның исеме, авторның исем-фамилиясе, туган елы, яшәү урыны, телефон номеры язылган аерым текст файлы булуы шарт.

Бәйге 3 номинациядә оештырыла: тарихи (татар халкы, Татарстан район-авыллары тарихы, республикабызның үткәне һәм бүгенге көне); әдәби-музыкаль (фольклор, төрки халыкларның уен кораллары белән таныштыру, иҗади шәхесләр һ.б.); шоу-программа (креатив, мавыктыргыч, кызыклы идеяләр).

Авторлык хокукларын бозу факты булган очракта (плагиат), иҗади эш бәйгедән төшеп калачак.

Запись ТНВ яшьләргә миллион сум акча эшләү юлын тәкъдим итә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Мәйдан” каналын ТНВ “йота”, татар каналларында үзгәрешләр көтелә
“Яңа Гасыр” (ТНВ) “Мәйдан” каналын үз канаты астына ала. Балалар өчен аерым татар каналы “Шаян ТВ” октябрьдә эшли башларга тиеш, дип яза Азатлык.

“Яңа Гасыр” (ТНВ) телевидениесе сентябрьдән татар халкына яңа тапшырулар тәкъдим итәргә җыена. Бу хакта 15 майда узган матбугат очрашуныда “Яңа Гасыр”ның мөдире Илшат Әминов белдерде.

“Яңа башкарма җитәкче килде – Айрат Сибагатуллин (элекке мәдәният министры). Хәзер ул телевидениедәге иҗади редакцияләр белән очраша, яңа програмнар әзерлиләр. Минем уйлавымча, сентябрьдә яңалыклар булырга тиеш”, диде Әминов артыгын сөйләми генә.

Аның әйтүенчә, “Мәйдан” каналы хәзер “Яңа Гасыр” җитәкчелегендә эшләячәк. Шул сәбәпле “Мәйдан”да җыр-биюләр калса, “Яңа Гасыр” җитдирәк тапшыруларга нигезләнер дип уйларга кирәк. Әмма бу хакта тулырак итеп якын көннәрдә хәбәр ителәчәк дип ышандырдылар.

Матбугат очрашуында татар журналистикасына күбрәк кызлар килү мәсьәләсе дә күтәрелде. “Әйдә ТНВга кил” бәйгесендә өч җиңүченең өчесе дә кызлар булган. ТНВ киләчәктә бу кызларны үз акчасына журналистика факультетында укытачак.

“Менә хәзер беренче курста бары ике генә егет укый”, диде шактый еллар журфакта укытучы Васыйл Гарифуллин.

Ул 1990-2000 елларда да, хәзер дә журналистика бүлегендә укучыларның 90 проценты кызлар булуын әйтте.

Моны татар журналистикасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары түбән булу белән аңлатучылар да бар. Татар теле мәсьәләсенә килгәндә, Русия Думасы милли телләрне укытуны ихтыярига калдыру турында канун өлгесен кабул иткән очракта, Әминов хәлләрнең тагын да катлауланачагын әйтә.

“Инде сентябрьдән татар телен факультативка калдыра торган канун кертергә уйлыйлар. Хәлләр авыр. Аны кабул итәчәкләрдер, эш шуңа таба бара. Без, әлбәттә, аны кабул иттермәү өчен тырышырбыз.

Бу проблемны җәй айларында күтәрергә кирәк. Булдыра алганча аңа каршы эшләргә кирәк. Хатлар язарга, башкасы… Һәр кеше үз мөмкинлегенә карап нәрсәдер эшләсә дә, зур эш булачак. Канунны кабул итсәләр, шартлар тагын да авыраячак.

Ул канунны тәкъдим итүчеләр төрле фракцияләрдән җыелган. Чуашстаннан да, Чечнядән да бар. Милли республикалар вәкилләренең шундый тәкъдим белән чыгуы – аптыраш. Үз ана телеңә ничек каршы чыгып була?”, диде Әминов.

Әлбәттә татар теленең шундый хәлгә калуына сыйфатлы татар тапшырулары юклыгы, инде ничә ел сөйләп тә, татар балалары каналын эшләтә алмау да сәбәп булып тора дип әйтүчеләр бар.

Әминов балалар өчен “Шаян ТВ” дип исемләнгән аерым канал октябрьдә эшли башларга тиеш дип ышандырды.

“Акча күчте. Техникага бәйге игълан ителде. План нигезендә беренче кешеләрне эшкә ала башладык. Җиде кеше эшкә алына. Баш инженер, програм җитәкчесе, баш мөхәррир һәм башкалар. Атна саен безне мөдирләр шурасы җитәкчесе Әсгать Сәфәров җыя. Аңа хисап бирәм. “Шаян ТВ”ның төп студиясе Горький урамындагы радио бинасында булачак”, диде ул.

Күпләр “Шаян ТВ”ны интернетта күрергә хыялланса да, Әминов моны ышандырмады.

“Интернетта тулаем булмаячак, чөнки тапшыруларга хокук алу проблемы бар. Хокук бирелгән һәрбер тапшыру интернетта булачак”, диде Әминов.

Татарларның күп өлеше Татарстаннан читтә яшәгәнне һәм хәзерге буынның күбрәк интернетта утыруын искә алсаң, иң беренче чиратта тапшыруларны интернетка чыгару турында уйлау мөһим кебек.

“Интернет мәйдан гына. Эчтәлекне эшләүче кирәк. Интернеттамы, радиодамы контент кирәк. Фикерле, акыллы, телле кешеләр кирәк”, ди Әминов.

Запись “Мәйдан” каналын ТНВ “йота”, татар каналларында үзгәрешләр көтелә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВга “Җырлыйк әле” кайта, кемнәр алып барасы да билгеле [видео]
Нәҗип Бәдретдиновның “Җырлыйк әле” тапшыруы кабат телевизор экраннарына кайта. Интернет челтәрендә тапшыруга багышланган кызыклы видеолар да пәйда була башлады. Музыка коралларында уйнаучылардан кала, тапшыруда бар да үзгә булачак: яңа формат, яңа студия, яңа алып баручылар. “Җырлыйк әле”дә тагын нинди яңалыклар көтелә?

– Тапшыруга кастинг аша эләктек. Моңа кадәр бу өлкәдә тәҗрибә юк иде, хәтта банкет алып барганыбыз да булмады. Әмма кызыксыну һәм теләк булгач, тапшыруны алып бару кыен булмас дип уйлыйбыз. Яңа эшебез тел шомартырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк. Әлбәттә, беренче чыгарылышларда кимчелекләребез дә булыр, тик тамашачы энә күзеннән карамасын, гаепләмәсен иде. Куелган бурычны җиренә җиткереп үтәргә тырышачакбыз, – дип сөйләде Intertar.ru хәбәрчесенә “Җырлыйк әле”нең яңа алып баручылары Алинә һәм Азат Кәримовлар.

Алар әйтүенчә, тапшыру элеккесеннән катлаулырак һәм кызыграк булуы белән аерыла. “Барлыгы өч уенчы үзара ярыша. Катнашучылар ролендә алдагы тапшыруларда җиңгән уенчыларны да, өлкәнрәк артистларны да күреп булачак. Онытыла барган җырларны искә алырбыз, караоке да җырлаячакбыз. Бер тапшыруда барлыгы 24 җыр яңгыраячак! Гомумән, “Җырлыйк әле”дә гел җырлап кына торачакбыз, музыкантлар да җырлап игълан ителәчәк. Беренче чыгарылыш ноябрь аенда чыгар дип көтелә”, – дип белдерде Азат.

Эльвира ШАКИРОВА

Запись ТНВга “Җырлыйк әле” кайта, кемнәр алып барасы да билгеле [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

ТНВдан танылган журналистлар эштән китә. Аларны кем яклар? [фото]
Яңа гасыр” телевидениесенең татарча “Хәбәрләр” бүлегендә 13 ел буе эшләгән Альфред Мөхәммәтрәхимов үзе гариза язып 18 март көнне эштән киткән. Бу хәлне ул Азатлыкка: “Яңа җитәкчелек килгәч мохит үзгәрде, безгә карата булган мөнәсәбәт ошамады, татарлык та китә кебек, ниндидер кысаларга кую башланды, иҗат иреген чикләү дә сизелә”, дип аңлатты. ТЯГның “Новости” бүлегеннән әле ГТРК заманнарында ук эшләгән Тимур Шәйдуллин да киткән. Мөхәммәтрәхимов сүзләренчә, ике атнадан Ринат Әсхәдуллин да “Новости”дан китәчәк.

ТЯГның яңалыклар тапшыруларын әзерләүче журналистларны һәм операторларны озын мөддәтле килешүләреннән баш тарттырып, өч айлык килешү төзергә мәҗбүр итә башлагач, каләм ияләре арасында һөнәр берлеге булса, бәлки хокукларыбызны яклар һәм бу хәл килеп тә чыкмас иде дип белдерүчеләр дә булды.

Элекке елларда татар журналистлары җайлы шартларда яшәде. Дәүләт канаты астындагы медиа вәкилләре эш урыннары, хезмәт хаклары өчен артык борчылмады. Өстән төшерелгән хакимиятләрне мактауга корылган темаларга алар инде күнеккән иде, хәбәрләр әзерләргә барган җирдән дә буш кул белән кайтмадылар. Кайдан балы, кайдан ите, кайдан бәрәңгесе гел килеп торды. Русиядәге икътисад кризисы сәбәпле финанслар кимү дә, кайбер ширкәтләрнең рейтингларын күтәрергә теләп ниндидер яңалыкларга омтылуы да журналистлар арасында көндәшлекне арттырды.

Шул ук вакытта, проблемнарны күтәргән бәйсез журналистлар көтелмәгән очракларга ешрак дучар булды һәм соңгы вакытта алар арта төште. Узган ел 21 октябрьдә бер төркем полиция хезмәткәрләре Алабугада татар иҗтимагый үзәге җыелышына бәреп кереп, көч кулланып берничә активистны тоткарлады. Алар арасында Азатлык хәбәрчесе дә бар иде.Видео һәм фото камерасына зыян килде.

“Сираҗи сүзе” газеты журналисты Эльвира Фатыйхованың машинасына аттылар. Бәйсез журналистларны телефоннан кисәтүләр, экстремизмда гаепләргә тырышу очраклары да булып тора. Һәм менә ТЯГда озак еллар эшләгән журналистларны эштән китәргә мәҗбүр итәләр. “Яңалыклар” бүлегенә туры килмәгән очракта, аларга ширкәттә башка эш тәкъдим ителмәде. Төрле көтелмәгән очраклар туганда татар журналистларына хокукый ярдәм күрсәтә алырдай бәйсез һөнәр берлеге кирәкме?

Альфред Мөхәммәтрәхимов

Альфред Мөхәммәтрәхимов, татар ул гел буйсына торган, үз-үзен яклый алуына шикләнәм, дип әйтә. Азатлык белән әңгәмәдә ТЯГда үзгәрешләр башлану белән “Хәбәрләр” бүлегендә эшләүчеләрнең шунда ук өч айлык килешүгә күчүне бердәм хуплавын да искә алды.

– Бу һөнәр берлеге оеша калса, хокукларны яклавына шикләнәм. Советлар берлеге заманнарында һөнәр берлекләре ташламалы шифаханәләргә бару, балаларын пионер лагерьларына җибәрү өчен генә кирәк иде. Хәзерге һөнәр берлекләре алар формаль рәвештә генә эшли.

Данил Сәфәров

“Матбугат.ру” ресурсы хуҗасы Данил Сәфәров та мондый оешманың барлыкка килүенә шикләнеп карый.

– Бәйсез булу-булмау исемнән түгел, җисемнән тора. Без бәйсез дип мең кат кычкырырга мөмкин, әмма аңа карап, син әле бәйсез дигән сүз түгел. Журналист бәйсез оешмада тора ди, әмма “бәйле” редакциядә эшли. Бу очракта ул бәйсез иҗат итәме? Әлбәттә, юк. Татарда журналистларның аерым бер оешмасы төзеләчәгенә мин ышанмыйм, чөнки табигатькә чыга башласаң да, “ул барса, мин бармыйм” ише сүзләр ишетелә.

Эльвира Фатыйхова

“Сираҗи сүзе” газеты журналисты Эльвира Фатыйхова татар журналистларына берләшергә кирәк, Татарстан журналистлар берлегенең бер файдасы да юк, дип әйтә.

– Татар журналистларына бәйсез һөнәр берлеге һичшиксез кирәк. Минем машинага атканнан соң бу хакта сүз дә күтәргән идем. Татарстан журналистлар берлеге бернинди хокукларны да якламый. Бу оешма бернәрсә дә эшләми. Миңа калса, берлеккә җитәкче итеп яшьләрне үткәрмиләр.

Безне берләштерә торган оешма төзелсә, ул яхшы булыр иде. Безне бәйсез журналистлар клубына берләштереп караган иделәр. Ни өчен ул яшәп китә алмады, нигә моңа кадәр журналистлар берләшә алмады дигәннән, чөнки алар ниндидер бер кешенең канаты астында утырырга риза түгел. Бөтен кешенең дә баш буласы, әйдәп барасы килә. Шуңа беркем дә ризалашмый, беркем дә берләшми. Журналист ирекле график белән яшәп өйрәнгән кешеләр. Белмим инде, бәйсезлек шулай таркау итәме?

Бу оешма барыбер ниндидер бер лидер канаты астында булырга тиеш. Килер бер көн, журналистлар барыбер оешырлар дип уйлыйм мин.

Илфат Фәйзрахманов

“Безнең гәҗит” нәшире Илфат Фәйзрахманов һөнәр берлеген журналистлар үзләре бәйсез итеп оештырырга һәм ул хокукларны яклаучы, юридик ярдәм күрсәтүче булырга тиеш дигән фикердә.

– Журналистларның хокукларын яклый торган оешма бик кирәк. Аңа ихтыяҗ зур. Мин заманында 1997 елларда телевидениедән һөнәри яктан яраксыз дигән ярлык белән куыласы кеше булып, ул вакытта рәнҗетелүем турында Татарстан журналистлар берлегенә мөрәҗәгать итеп караган идем, әмма яклау тапмадым. Шулай да мәхкәмә аша үземнең хаклы булуымны расладым һәм телевидениегә кире кайта алдым.

Моннан берничә еллар элек журналистларның рәсми булмаган оешмасын булдырырга тырышып караган идек. Журналистлар бердәм түгел, шуңа күрә үзләреннән чыккан теләк белән мондый оешманы булдыру, берләшү мөмкин түгел. Татар журналистлары үзләре бер казанда кайный, шул казанда үзара тарткалаш һәм ызгыш белән яшиләр. Урыс журналистлары татар журналистлары белән аралашмый диярлек. Урыс журналистларында да һөнәри яктан бер-береңә теләктәшлек белдерү хисләре сизелми.

Табиблар һәм медицина хезмәткәрләренә бик көнләшеп карыйм мин. Әгәр аларга тел-теш тидерә башласаң, бу өлкәдәге һәркем дә бер-берсен якларга керешә. Ә журналистикада андый әйбер юк. Журналистлар арасында кемдер эзәрлекләүләргә дучар икән, калганнар шул кирәк аңа дип күзәтеп карап тора. Бу мине бик борчый.

Берлек кирәкме дигәннән, әгәр дә өстән кушылган фәрман белән эшләнә икән, ул кирәксез, формаль оешмага гына кайтып калачак. Кызганыч, мондый оешманы төзерлек, кыю, үз сүзен әйтә ала торган, теләсә нинди вазгыятьтә куркып калмый торган, тәвәккәл, югары профессиональ дәрәҗәдәге журналистлар да җитәрлек түгел.

Әгәр татар журналистларының бәйсез һөнәр берлеге оеша калса, ул хокук яклау оешмалары кебек булырга тиеш. “Татарстан – Яңа гасыр”да хәзер вазгыять киеренке. Бу очракта аларның хокукларын яклардай оешма кирәк.

Бүген Русиядә журналистларны эзәрлекләү берни дә тормый. Хәзер журналистлар якланмаган, хокуксыз кешеләргә әйләнеп бара ки, аны гап-гади бер бригадир да мыскыл итеп, мәсхәрәләп санга сукмыйча дәрәҗәсен төшерергә мөмкин. Бу оешма була калса, әнә шундый очракларда да, түрәләр тарафыннан эзәрлекләүләр булганда да үз сүзен әйтергә, юридик ярдәм дә күрсәтә алырга тиеш. Минемчә, бу оешма фикердәшләр тарафыннан астан оештырылырга тиеш.

Раиф Усманов

“Ирек мәйданы” газетасы нәшире Раиф Усманов татар журналистларын бер-берсен якларга берсе дә комачауламый, бердәм булып, бер-беребезгә ярдәм итүне рәсми оешмаларсыз да башкарып була, дигән фикердә.

– Бүген татар телендә эшләүче газет-журналлар, телеканал һәм радиолар саны артты. “Татмедиа” басмалары редакцияләре үзара аралаша, ә менә дәүләтнеке булмаганнар арасында элемтә юк дәрәҗәсендә. Шуңа берләшү, тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны бергәләп күтәрү бик яхшы булыр иде, моңа ихтыяҗ зур.

Аерым берлек төзүгә килгәндә – ул кирәкме икән? Бездә бернәрсә эшләмәгән төрле буш оешмалар-фондлар болай да күп. Ә җыелышып сөйләшеп алырга яисә авыр хәлгә тарыган иптәшләребезне якларга нәрсә комачаулый? Әйтик, декабрьдә журналист Эльвира Фатыйхова машинасына аттылар. Аны 2-3 газета гына яктыртты. Башкалар күрмәмешкә, ишетмәмешкә салышты.

Быел “Татарстан почтасы” редакцияләр белән килешүне өзде, алга таба Татарстан эчендә матбугат тарату эше дә Мәскәүдәге агентлыклар аша башкарылачак. Ягъни без Казанда чыккан газетны Татарстанда тарату өчен Мәскәүдәге язылу агентлыклары белән килешү төзергә тиеш булабыз. Анда бу эшне башкаручы 2-3 зур ширкәт бар. Күп редакцияләр кайсы белән килешү төзергә белми аптырап бетте. Чөнки һәр агентлыкның уңай һәм тискәре яклары бар. Менә бу очракта безгә берләшеп бер каталогка керү кирәк иде, әмма һәр газет-журнал үзенчә хәл итте. Мондый таркаулык мисаллары бихисап. Бергә килешеп эш иткәндә, сүзебез дә үтәр иде.

Даими очрашуларга килгәндә, бу эшне Дөнья татар конгрессы белән берлектә эшләргә мөмкин. Ул дәүләтнеке булмаган басмаларны да, “Татмедиа”ны да тигез күрә. Бу очрашулар конгресс өчен дә файдалы булыр. Матбугат конгрессның эшчәнлеген яхшырак аңлар, ярдәм итәр иде. Берүк вакытта авыл-районнарда булган проблемалар турында конгресс та даими хәбәрдар булыр, алардан да активлык таләп итә алырбыз. Бер-беребезгә ярдәмгә килүнең төрле формалары бар.

Айрат Фәйзрахманов

“Европалы Татарстан” блогы авторларының берсе Айрат Фәйзрахмановфикеренчә, татар журналистларының һөнәр берлеге оеша калса, ул Татарстанның үзенең хокук сагында торган институтларның берсе булачак.

– Бәйсез һөнәр берлеге булгач аңа, минемчә, авторитетлы журналистлар керергә тиеш. Ниләр эшләргә тиеш дигәннән, мәсәлән, шул ук ТЯГда барган тетрәнүләр вакытында авыр хәлгә эләккән журналистларның хокукларын якларга, пропагандага корылган, кушып язылган мәкаләләрне фаш итәргә, эчке һәм тышкы цензура белән көрәшергә, бәйсез журналистика принципларын алга этәрергә тиеш.

Безнең зур булмаган республикада, әлбәттә, татар журналистлары берләшмәсе кирәк. Әгәр ул бәйсез һөнәр берлеге булып оешмаса, бер айдан соң Русиядә хөкүмәт канаты астындагы һөнәр берлегенең бер кечкенә филиалы итәчәкләр. Татарстанга үзенең дәүләт оешмаларыннан алып зур булмаган җәмгыятьләргә кадәр җирле институтлары кирәк.

Запись ТНВдан танылган журналистлар эштән китә. Аларны кем яклар? [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..