Архивы ялгыз - Tatar Today - татар яңалыклары.

Тереләй чери: нигә шундый хәлгә калган?
Уфа волонтерлары үлем чигендәге ялгыз әбине тапкан.

Башкала волонтерлары кичә 85 яшьлек Евдокия Чиглинцева белән очрашкан. Хатын коточкыч хәлдә, ә аның фатиры чүплеккә охшаган. Кызганычка каршы, өлкән яшьтәге хатын-кызны тәрбияләр кеше юк. Пенсионерның сүзләренә караганда, аның оныгы бар, әмма ул аның адресын да, телефонын да белми. Ул ир белән элемтәгә керә алмый.

Әбинең яшәү шартлары мактанырлык түгел. Мөмкин булганда, аңа күршеләре булыша. Волонтерлар аны “баба Дуся” дип атады. Әби бик аралашучан, ләкин начар ишетә. Әби үз фатиры буенча бер кофтада гына йөри. Ул һәрвакыт ашарга һәм эчәргә тели, чөнки үзенең аш-су бүлмәсенә якын килә алмый, ул чүп-чар белән күмелгән. Рәсемдә аның аягы ни дәрәҗәдә начар булуы аңлашыла.

Күршеләре сөйләвенчә, ач көннәрдә хатынның коры макарон ашавын күргәннәр. Әбинең хәле авыр: аның тәне кипкән, аяклары чери башлаган. Уфалылар бу хәлгә опека органнарын җәлеп итәргә тырышса да, ярдәм итә алмыйлар: әбинең туганнары табылганчы, алар берни дә эшли алмый. Закон шундый.

Шулай да волонтерлар өметен өзми. Беренче эш итеп фатир җыештырырга, аннары чүп-чар чыгарырга һәм бөҗәкләрне агуларга карар итте алар.

“Дуся”га ярдәм итү өчен, акчаны волонтерлар картасына күчерү дә җитә 4817-7601-1761-0430 (Лилия Я.). Ахырда “для бабы Дуси” дип куярга гына кирәк.

Фото: bash.news.ru

Чыганак: Кызыл Таң

Запись Тереләй чери: нигә шундый хәлгә калган? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Башкортстанда бер ана сабыйларын ач килеш ташландык йортта калдырып китә
Башкортстанның Авыргазы районында күпбалалы анага карата прокуратура тикшерү оештырган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Бу ананы «балигъ булмаганнарны тәрбияләү буенча вазифаларын үтәмәү» маддәсе буенча гаеплиләр. Ул өч баласын үзләрен генә дүрт көнгә калдырып киткән.

Беркайда да эшләмәүче, спиртлы эчемлекләр кулланучы ана Наумкино авылындагы ташландык йортта балалары белән яши башлый. Икедән сигез яшькә кадәрге өч бала антисанитария шартларында тора. Сабыйлар тамаклары туйганчы ашамыйча яши.

Сентябрь аенда ана өйдән чыгып китә. Балалар исә үзләре генә кала. Дүрт көн буена алар ярымҗимерек бинада олыларсыз яши. Алар янына берничә тапкыр әбиләре килеп китә. Ул да биредә озак тормый. Әби балаларга ашарга китерә. Шуннан соң ул бу вакыйга турында прокуратурага хәбәр бирә.

«Тиз арада прокуратура тикшерү оештыргач, балаларны медицина учреждениесенә китерделәр. Аларны белгечләр карады. Полиция хезмәткәрләре ананы өенә кайтарды. Олырак ике баланы социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырдылар. Кечкенә улы медицина учреждениесендә», — дип сөйләгәннәр күзәтчелек ведомствосында.

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

Запись Башкортстанда бер ана сабыйларын ач килеш ташландык йортта калдырып китә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте”
Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды.

“Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!” – диде ханым. Мин ни әйтергә белми терәлеп каттым. Кем соң әле бу дип, йөзеннән таныш чалымнар эзләп, танырга азапланганымны күреп, ул:

– Әллә танымый да инде? Мин бит бу – Диләрә (исемнәрне үзгәрттем), яшьлек дустың. Балалар да бер тирә иде бит, –дип аңлатырга тырышты.

– И-и, әйе бит әле, кара инде тишек хәтер! Диләрә шул, – дип, дустымны кочаклап алдым.

Әмма тулырак гәүдәле, елмайганда бит урталары батып, күзләре уттай янып торучы, бер урында биш әйләнүче чая Диләрәм түгел иде бу. Каршымда – вакытыннан иртә картайган, битен җыерчык сарган, чандыр гәүдәле, күзләре төпсез күлне хәтерләткән, миннән күпкә олы чырайлы хатын-кыз басып тора. Өс-башының да әлләни рәте юк: юа-юа төсе беткән футболка белән күптән модасы чыккан итәк, аягында таушалып беткән резин итекләр… Киемнәре иске булса да, ару, дустым чисталыгын югалтмаган.

Сынаган язмыш дустымны! Аның минем белән бик тә сөйләшәсе, серләшәсе килә иде кебек.

– Вакытың бармы? Әйдә, әнә тегендә эскәмия бар, ял итеп алырсың, – дип, ул мине үзе белән ияртте. Вакытым бар иде, чөнки поселогыбызга кайтучы автобус китте, ә чираттагысын тагын бер сәгать көтәсе.

– Син үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккеге Айгөл! Тормышың яхшы, ахрысы, – диде Диләрә.

– Әйе, Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар. Сөбеһаналла, үсеп киләләр. Үзең ничек соң? Син бит монда яшәми идең? Кайчан кайттың?

Күптән күрешкән юк икән шул, чутлап чыгардык – 18 ел!

– Сорама да инде минем хәлләрне, – дип, көрсенде дустым, шуннан үткәннәрен сөйли башлады. – Син минем бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкканны белә идеңме әле? Әти белән әни, дини кешеләр үк булмасалар да: «Берүк нәселебезне бутамагыз! Татарны алыгыз, татарга барыгыз!» – дип тукып торалар иде. Ә мин нәрсә?! Тыңламадым, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, рус кешесенә кияүгә чыктым. Авырлы идем шул. Ирем Вадим еракта эшли иде, шунда китеп урнаштык.

Улыбыз туды, ләкин, алты айлык була дигәндә, үпкәсенә салкын тиеп, бәбкәчебез үлеп китте. Икенче балабызны кадерләп-сөеп үстергән идек, анысы да гомерле булмады. Иремнең туган авылына кайткач, су коенганда батып үлде. Өч көн эзләгәч кенә таптылар. Улыбызга уналты яшь иде… Аннан кызыбыз туды. Ләкин ул акылга зәгыйфьрәк…

Дустымны тәннәрем чемердәп, эсселе-суыклы булып тыңладым.

– Ә монда кайда, кем белән яшисең? – дип сорадым, бераз зиһенем туплагач.

– Әнием исән-сау, Аллага шөкер. Әтием күптән үлде инде. Гафу итмәделәр алар мине: “Гомердә булмаган хәлне күрсәттең, нәселебезне пычраттың”, – диделәр. Яннарына сирәк кайттык. Хәзер әниемнең аяклары йөрми, урын өстендә ята, аны карарга кайттым. Хәер-фатыйхасын алып каласым килә. Әй, дустым, минем күргәннәр инде…

– Ә ирең кайда соң?

– Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, безне ташлап, бүтән гаиләгә китте. Ирләрнең күбесе авырлыкны күтәрә алмый бит. Мин аңа рәнҗемим. Кайчандыр шул ир дип, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, аларны язмыш кочагына ташлаган идем. Алар рәнҗешедер…

Кайгы-хәсрәттән Диләрәнең күзләрендәге нур, битләренең алсулыгы юылып беткән. Дустымның җанын биләгән сагыш аның гәүдәсен бөрештереп китергән, ябыктырып, кечерәйтеп калдырган. Нервыдан, авыр эштәнме – кул бармаклары да кәкрәйгән. Шулчак минем: “Их, усал язмыш, нишләттең син бу баланы?!” – дип кычкырасым килде. Диләрә соңгы сүзләрен сөйләгәндә мин язмыш белән «талашып» утыра идем.

– Ярый, дустым, кызым белән әнине күршегә генә калдырып, ипигә генә чыккан идем бит мин. Сине күргәч онытылдым, – диде ул.

Телефондагы сәгатькә карасам, минем автобус килергә дә ун гына минут калган. Диләрә белән кочаклашып, тагын күрешергә сүзләр куешып саубуллаштык.

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА. Азнакай.Татарстан яшьләре

Запись “Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ир эзләүче хатыннарга мин бик нык гаҗәпләнәм…” [булган хәл]
Ялгызлыкларына чыдый алмыйча ир эзләүче хатыннарга мин бик нык гаҗәпләнәм. Кемдер – туган-тумачалары аркылы, башка берәүләр – таныш-белешләре аша, икенче берәүләр исә газета битләрендә үзенә пар эзли.

Ничек кенә булмасын, мин ул хатыннарны һич кенә дә аңлый алмыйм. Ярый инде, бер дә кияүгә чыгып карамаган, баласы булмаганнарны ничек тә аклыйм әле.Күрмәгәннең күрәсе килә бит ул. Әмма арада катлы-катлы йөрүчеләр күп бит. Кайсының ире үлеп киткән, кайсылары аерылышканнан соң кабат кияүгә чыгу теләге белән яши башлый. Менә шундыйларны мин һич аңламыйм. Ник кирәк ул?

Мин 20 яшьтә кияүгә чыккан идем. Элек артыгын йөреп тормый идек шул. Бер озаттымы – бетте, бар да ярәштереп куя. Безнең тәрбия башка бит, артыгын сөйләшкән дә булмады инде булачак ирем белән, калганнары турында сөйләп тә торасы юк. Хәзер бит әнә ничек, кызлар егетләрне ничек кенә итеп сынамый. Шул сынауны егет үтә алса – өйләнә, юк икән – кыз араны өзә дә, бетте-китте. Өйләнешер алдыннан күпмедер вакыт бергә яшәп алучылар да бар. Дин буенча карый башласаң, дөрес түгел инде, тик шулай да мин аны начар әйбер димәс идем. Без ул кадәр дини халык та түгел, илебез дә дини кануннар белән яшәми. Зур бәйрәмнәр уздыру – анысы башка әйбер бит аның. Шулай булгач, яшьләргә ник яшәп карамаска? Холыклары туры килсә – өйләнешәләр, юк икән – таралышалар. Аның каравы, ике ут арасында калучы балалар, ата-аналары булмый. Бәлки мин хаклы да түгелдер, әмма шулай уйлыйм. Чөнки тормышка бер генә чыгасың аны. Минем кебек үкенерлек булмасын өчен ныклап уйларга кирәк. Ни дисәң дә, яшьләр безгә караганда күпкә акыллырак. Алар үзләрен хөрмәт итә. Без түгел инде. Бер чыккач, кирегә юл юк дип, изелеп яшәгән буын бит без. Рәттән бөтен хатын шулай изаланып яшәгән димим, әмма ирдән китү юк иде бит. Эчсә – эчте, йөрсә – йөрде, кыйнаса – кыйнады, без түзәргә тиеш идек. Без түзгәнгә күрә шулай аздылар да алар. Аларның шулай бозылып бетүендә бездә дә гаеп зур, юл куймаска кирәк иде. Кыйнаса да зарланмадык бит. Йөз күгәрсә, “егылдым” , “ишеккә бәрелдем” дип әйтеш иде. Мин эшләгән цехта ярты хатын шулай яшәде. Әмма бик сирәкләр генә өендәгесен читкә чыгып сөйли иде. Һаман яклыйбыз, сүз килмәсен, дибез. Эчми торган, төз генә атлап йөргән кайсы хатын кара янып чыгарлык, шулай тик томалдан ишеккә килеп бәрелсен ди инде? Андый эз калсын өчен бар көчеңә йөгереп барып бәрелергә кирәк бит әле ул. Ир бер кул күтәрдеме, сәгате-минуты белән гариза язарга кирәк. Күпмегә булса да утырталармы, куркыталармы – барыбер нидер эшләтергә тиешләр бит. Нәтиҗәсе юк икән, әлбәттә, качарга кирәк! “Балалар” дип торасы түгел, “бәлки үзгәрер әле” дип тә көтәргә кирәкми. Җырдагыча: булмый инде, булмагач. Шәхсән мин булмаслыгын бик соң аңладым. Яшьтән кияүгә чыктым да, бер тиен хөрмәт күрмичә гомеремне тиккә уздырдым. Алай түзеп яшәү балаларның үзләренә дә кирәк түгел бит ул! Хәзер уйлыйм да, аптыраплар китәм. Туганнар арасыннан ник берсе шунда: “Кит син моннан!”  дип әйтсен. Авыр яшәгәнемне белеп тордылар бит. Алар да уйлый белмәгәндер инде, күрәсең.

Бүтәнчә дә яшәп булганын мин лаеклы ялга чыгарга ике елым калып барганда гына аңладым. Җир бүлешеп, йорт саттырып та йөрмәдем. Авыл җирлегендә барып чыга торган әйбер түгел ул. Икенче урамда буш урын бар иде, шуннан 4 сутый сатып алдым, ике улыма, үземнең исемгә кредит алып, кечерәк кенә йорт салдырдым да, бер җәй дигәндә шунда чыгып та киттем. Элеккеге ирем баштарак бик дулап йөрде инде, ышанмады киткәнемә. Бикле капкаларымны кагып торса, ике дә уйламыйча милиция чакыра идем. Ул бит миңа хәзер беркем түгел, аерылышкан кешеләр. Бер-ике тапкыр рәшәткә артында кунып кайткач, ул да тынды. Тегендә яхшылап аңлатканнар булса кирәк.

Мин хәзер пенсиядә. Тормышымның рәхәтлегенә, шушы кадәр тынычлыкка ышанып бетә алмыйм. Малайларым шәһәрдә, алар кайткалап-киткәләп йөриләр. Күршеләрем бик әйбәт, бергә эшләгән хатыннар белән дә аралашып торабыз. Өйдә күп вакыт берүзем булсам да, миңа күңелсез түгел. Кайберәүләр: “Утырып чәй эчәргә булса да иптәш кирәк бит ул”, диләр. Белмим, миңа гына шулай тоеладырмы, әмма ялгыз чәем дә бик тәмле минем. Өемдә бар да үземчә: гөлләр белән мәш киләм, тынычлап телевизорымны карыйм, аяк асты бик тайгак булмаса, урам әйләнеп керәм. Бик рәхәт! Тик бу арада кан басымы белән интегәм әле. Кайчак 200 гә кадәр менеп китә. Андый көннәрдә даруымны кабам да, ятам гына. Көне буе тормыйм. Янда ир булса, шулай ята аламмы мин? Юк бит! Монысыннан китеп, башкага чыксам да, минем аңа кирәгем булмаячак. Гомер яшәгән ир хатынын кайгыртмаганны, башка берәү мине тәрбияли диме инде? Булмаганны… Ач тамагым, тыныч колагым дип, борынгылар белми әйтмәгән. Ялгызлыктан да рәхәт нәрсә юктыр ул.

Н., Мамадыш.

Безнең авыл гыйбрәте

Запись “Ир эзләүче хатыннарга мин бик нык гаҗәпләнәм…” [булган хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..