Архивы яллар - Tatar Today - татар яңалыклары.

Ял көннәре озайтылырмы?
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, ял көннәрен озайтырга чакырды.

“Ял көннәре атнасы коронавирус таралу тизлеген киметергә мөмкинлек бирәчәк, әмма аның инкубация чоры 14 көн тәшкил итә. Вирусны тапшыру элемтәсе өзелү чоры да шул санга тапкыр булырга тиеш. Ундүрт көн, әлбәттә, җитәрлек түгел. Бу көннәр күбрәк булырга тиеш. Кабул ителгән адымнарның нәтиҗәсе булачак, әмма тиз арада түгел. Русия халкы күп, вирус та күбәя. Чикләү чараларын туктату, Русиядә COVID-19 авырулары санының алга таба артуы белән яный. Шуңа күрә карантин чорын дәвам итү, безнең алдагы бурычыбыз»,- дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.

Роспотребнадзор башлыгының чакыруын хөкүмәттә дә хупладылар. Вице-премьер Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, социаль дистанция чараларын, һәр конкрет төбәктәге вәзгыятьтән чыгып, озайтырга кирәк.

Фаткуллин Рәдиф.

Мәгълүмат РИА Новости

Запись Ял көннәре озайтылырмы? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кремльдә 31 декабрь ял итәбезме юкмы икәнен әйттеләр
Яңа ел яллары 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Россия Хезмәт министрлыгы билгеләгән график буенча быел 31 декабрь эш көне була. Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бу көнне ял көне итәргә кирәклеге турында бәхәсләшмәскә өндәде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«31 декабрь эш көне булуы турында карар кабул ителде. Димәк, эшләргә кирәк», – диде ул.

Дмитрий Песков шулай ук бу хакта Россиядә яшәүчеләрне алдан ук кисәтүләрен дә әйтте.

Кышкы каникулларның озынлыгы үзгәрергә мөмкин, дип искәртте Россия лидерының матбугат сәркатибе. Киләсе ел каникуллары алдагы елларга караганда кыскарак. Яллар барлыгы сигез көн – 1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр.

Чыганак: Татар-Информ

Запись Кремльдә 31 декабрь ял итәбезме юкмы икәнен әйттеләр впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Татарстанлыларны май бәйрәмнәрендә озын яллар көтә
Май аенда россиялеләрне озын каникуллар көтә. Агымдагы елда иң кыска эш атнасы нибары ике көн – дүшәмбе һәм сишәмбе 29 һәм 30 апрельдә дәвам итәчәк. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә, дип яза Татар-информ.

30 апрель – тулы эш көне түгел, ә кыскартылган көн икәнлеге турында искә төшерделәр министрлыкта. Әгәр кеше биш көнлек эш көнендә хезмәт куя икән, бу көнне ул өйгә бер сәгатькә иртәрәк китәргә хокуклы.

Алга таба россиялеләр биш көн ял итәчәк – беренче майдан бишенче майга кадәр. Аннары өч эш көне, шуларның берсе, 8 майда кыскартылачак һәм дүрт көндә – 9-12 май көннәрендә янә “каникуллар” булачак.

Ә бер айдан соң россиялеләр тагын 12 июньдә Россия көне уңаеннан өстәмә көн ял итәчәк. Ул чәршәмбе көнгә туры килә.

Фото: пиксабай

Запись Татарстанлыларны май бәйрәмнәрендә озын яллар көтә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Кол Шәриф мәчете архитекторы, Зифа Кадыйрова, Булат Бәйрәмов май бәйрәмнәрен планлаштыра [сораштыру]
Апрель азагында кар яуса да, салкын булса да, вакытны кичектереп булмый. Май бәйрәмнәре якынлаша. Халык синоптиклары да көннәрнең җылынуын әйтә. Аларның фаразлары Аллаһ Тәгаләнең теләге белән туры килсә, Май бәйрәмнәрендә кемдер тирә-як каралтысын рәткә китерәчәк, бакчасында казыначак, табигатькә чыгып, шашлык пешерәчәк. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиялеләрнең күпчелеге Май бәйрәмнәрен авылда, бакчада уздырырга күнеккән. Ә сез ниләр эшләргә планлаштырасыз? //Ватаным Татарстан//

Айвар САТТАРОВ, архитектор, Кол Шәриф мәчете авторы:

–  Бүген салкын, әмма ялларда җылытыр дип өметләнәбез. Мин дә, хатыным да җир эшен яратабыз. Менә тәрәзә төбем төрле үсентеләр белән тулган. Хатын утыртты, мин – су си­бүче. Дөрес сипмисең дип эләккәли үземә. Бакчабызда төрле яшелчә утыртабыз, җиләк-җимеш күп. Ир­тән бакчага чыгып китәбез, кайчак ашарга да онытып, шунда казынып йөрибез. Бәрәңге утыртмыйбыз, аны гомер буена эшкәртеп туйган! Бакчада үлән утыртам, газон чалгысы белән аны матурлау  – яраткан шө­гыль­ләремнең берсе. Хатын, чәчәкләрнең төрлесен утыртып, бакчаны оҗмахка әйләндерә. Шәһәргә кайтмыйча ятар идек, әмма әти өлкән яшьтә, аны ялгызын калдырырга куркабыз.

Булат БӘЙРӘМОВ, “Татар радиосы” ди-джее:

– Элегрәк авылга чаба идек, концертлар күп оештырыла, шунда катнаша идек. Быел артык активлык кирәкми дигән, фикергә килдек. Ике ел элек бакча алдык, көннәр җылытса, түтәлләр ясап, яшелчә утыртырбыз, дип уйлыйм. Кыяр, помидор утыртабыз. Үзебез үстергән кишер, чөгендерне ел дәвамында диярлек ашадык, яңа гына бетте. Май бәйрәмнәрендә ял итәргә ычкынасы иде, әмма кая барасыбызны сорамагыз да, әйтмим дә. Йөреп кайткач, шалтыратырсыз.

Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:

– Май бәйрәмнәренә укучыларым белән очрашулар планлаштырылган. Туган ягыма кайтам. Баш­корт­станның Учалы шәһәрендә музей эшли, шунда якташлар, китап сөючеләр белән аралашу кичәсе оештырылачак. Букөннәрдә шуңа әзерләнәм, шул вакыйганы көтәм. Туган авылым Ахунда әнинең апалары, сеңел­ләре яши, туганнарым күп. Бер-беребезне сагындык. Ара ерак, еш кайтып булмый. Май ялларында балалар янымда булачак, алар бакчада эшләргә ярдәм итәр дип уйлыйм.  Мин шә­һәрдә инде күптән яшәмим, ирем белән бакча шунда яшәдек, аны җирләгәч тә шушында калдым. Балалар җыела торган нигез булсын дип телим.

Камияр БАЙТИМЕРОВ, Татарстан фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе:

– Ел да Май бәйрәм­нә­рендә Бөгелмәгә кайтам. Анда минем фермер хуҗа­лыгым бар. Кайттым исә, басуга чыгып китәм, сөрелгән җир исен яратам, андагы саф һаваны сулау – үзе бер ләззәт. Фермерлар белән очрашам, басулар буш ятмыймы, кемдә нинди проблема бар – шуларны бе­лешәм. Кыр эшләрендә катнашам. Андагы хуҗалык белән кияү идарә итә. Узган елларда чөгендер, карабодай утырткан идек. Солы, арпа, бодай да чәчәбез. Быел да  үзенчәлекле планнар, әмма алдан әйтмим. Татарда “алдан кычкырган кү­кенең башы авырта” дигән әйтем бар, шуңардан куркам.

Запись Кол Шәриф мәчете архитекторы, Зифа Кадыйрова, Булат Бәйрәмов май бәйрәмнәрен планлаштыра [сораштыру] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Майда ничә көн ял итәсебез билгеле
Май аенда татарстанлылар өстәмә 3 көн ял итәчәкләр. //Tatar today//

Шулай итеп, Яз һәм хезмәт бәйрәме – 1май һәм 9 май Җиңү көне рәсми ял көннәре булып санала. Моннан кала, Россия Хөкүмәте карары буенча 7 гыйнвар ялы 8 май дүшәмбесенә күчерелә.

Димәк, Татарстан халкы 29, 30 апрель һәм 1, 6, 7, 8, 9 май көннәрендә ял итәчәк.

Фото cauldronsandcupcakes.com

Запись Майда ничә көн ял итәсебез билгеле впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..