Архивы яшьләр - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Менә шулай үз авылыңда читкә әйләнүең дә тиз икән…”
Бер көн авылдагы кибеткә керүгә, яшь кенә таныш түгел ир-егет сатучыга: «Алсу апай, рәхмәт!» – диде дә чыгып китте. Түзмәдем: «Кем булды ул?» – дип сорадым. «Ник, Илһамнар өендә яшәүче ир-ат бит», – ди Алсу. Бездә инде берничә ел яшәсәләр дә, авылның теге очында булгач, аралашмагач, эшең төшмәгәч, танымыйсың шул инде, мин әйтәм.

Туры килүен күр: мин кибеттән чыкканда инде өлкән яшьтәге таныш түгел бер ир-ат кереп калды. «Монысы да безнең авылда яшәүчедер инде, егерме еллап элек килен булып килгән Венераның әтисе дә аларда яши башлаган икән дип ишеткән идем, шулдыр», – дип юрадым. Ялгышканмын. Монысы Дилбәр апалар өен сатып алган абый булып чыкты. Әле тагын авылның түбән очында яшәүче бер яшь гаиләнең ирен танымыйм (хатыны безнең авыл оныгы, анысы бездә үсте)…

Адәм көлкесе, үз авылыңда күпме кешене белмә әле, дип аптырап калдым. Авылыбыз зур булса бер хәл, 60 хуҗалыклы авылда һәр кешене йөзеннән түгел, йөрешеннән, киенү рәвешеннән, авылча әйтсәк, арты белән мичкә керсә дә, таный идек бит. Менә шулай үз авылыңда читкә әйләнүең дә тиз икән. Түбән очтагылардан безнең күршедәге буш өйдә яши башлаган парларны танып белмәүчеләр дә бар булып чыкты…

Шулай уйланып йөргән көннәрдә элекке авылдашым: «Төнлә йоклый алмый яткан вакытта авыл урамын әллә ничә кат әйләнеп, санадым да, менә шушындый нәтиҗәгә килдем, – дип, бер биткә язылган исемлек бирде. – Монда мин белгән авыл кешеләре. Менә кара, авылларда яшьләр клубка йөргән чакта безнең авыл советына кергән дүрт авыл яшьләре үзара бик күп өйләнешкән. Үзебезнең авылныкылар белән гаилә корган 22 парны санадым, тагын утыз бере күрше салавычныкылар белән парлашкан. Нәтиҗә нинди дисеңме: мондый гаиләләрнең барысында да төп йорт сакланган, әлеге нигезләрдә балалары яши».

Бу турыда моннан унөч еллап элек үзем дә бер уйланып язган идем инде. Ул чакта бер җирле үзидарә рәисенең: «Безне саф татар авылы дигән булалар. Нинди татар авылы булыйк, әллә кайчан катнаш авылга әйләнеп беттек», – дип борчылуы авыл урамын әйләнеп, үземчә миңа да тикшеренү үткәрергә сәбәп булган иде. «Катнаш никахлар күп булмаса да, шунысы кызык: авылыбызның үз, ягъни «коренной» хатын-кызлары читтән килүчеләрдән бермә-бер ким калган икән. Элегрәк авыл егетләре күбесенчә үзебезнең авыл кызларына өйләнсә, соңгы егерме елда бер генә егет тә авыл кызына өйләнмәгән! 60 хуҗалыклы авылымда бүген 27(!) авылдан җыелган халык яши», – дип язганмын мин ул чакта.

Ә бит авыл дигәндә бер-береңне биш бармагыңдай белә, бер-береңә ышана, аның өчен якын туганыңдай кайгыра һәм сөенә, кирәк чакта ярдәмгә ашыга, бер-берсен яклый һәм саклый торган бердәм кабилә күз алдына килә. Авыллар тарихына күз салсаң да, күп очракта аларга бер яки берничә гаилә нигез салган. Бу да үзенә күрә авылга әнә шундый туганнарча мөнәсәбәт, шундый язмыш юрау кебек тоела.Үз авылы эчендә генә чәчләре чәчкә бәйләнгән парлар арту сәбәпле дә, авыллардагы нәсел җепләре бер-ике нәселгә барып тоташкан. Ягъни тулы бер авыл бер-берсенә «чыбык очы туган» тиеш булган. Авылның үзәк тамыры да шул булгандыр… Кызганычка, бездә дә күп нәрсә үзгәрде шул.

Хәер, «Кем булды бу?» – дип аптырасак та, авылларыбызда буш каралтылар артырга язмасын. Бер чорда безнең тирәдә берьюлы ике йорт бушап калды. Кичләрен тәрәзәсендә ут янмаган өйдән дә моңсу, күңелсез йорт юк икән, диештек. Бүген аларның икесенә дә яшь гаиләләр күчеп килгәнгә сөенеп туя алмыйбыз. Иң мөһиме: мәрхәмәтле, тәртипле кешеләр генә килсен. Читләр ят булмас, күрә-күрә, таный да башларбыз әле…

Гөлсинә Хәбибуллина

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Запись “Менә шулай үз авылыңда читкә әйләнүең дә тиз икән…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Байлыгына кызыгып, әти белән бер яшьтәге кеше белән тормышымны бәйлисем килми!» [гыйбрәт өчен]
Кем белән генә очрашып сөйләшсәң дә, сүз акчага барып тоташа. Нишлисең инде, бу тормышта ансыз яшәп булмый. Барлык кешенең дә байлыкта рәхәт чигеп гомер итәсе килә. Мин дә элек бәхет ачкычы байлыкта дип уйлый идем. Имеш, бай иргә кияүгә чыгам да, бер кайгысыз рәхәтләнеп яшим. Әле бу тормышта бәхетле булу өчен кесәңнең акча белән шыплап тулуы гына җитми икән шул. Моны яши-яши генә аңлыйсың. //Татарстан яшьләре//

Беркөнне күрше кызы йомыш белән кергән иде. Сүз иярә сүз чыгып, әлеге дә баягы кияү, ир табу мәсьәләсенә килеп тукталдык. Беләм, әнисе белән гел сөйләшеп торабыз, артыннан әллә нинди акыллы, бай егетләр йөри бу кызның. Ләкин ул алар белән якыннан аралашмас өчен әллә нинди сәбәпләр таба икән: берсенең буе кыска, икенчесе, киресенчә, колга кебек. Җайлап кына күңел кылларын тартып карадым моның. “Егетең бармы соң? Әле кайчан кияүгә чыгарга җыенасың?” – мин әйтәм. “Әле укыйсы бар бит, шулай да соңгы курста чыгарга инде, – ди. – Әй, әле аның җүнле егете дә юк. Кайдан табарга инде?” Һәм иренең нинди булырга тиешлеген тасвирлап бирде бу. “Белемле, чибәр, спортчыларныкы кебек гәүдәле, эшлекле, фатиры да, машинасы да булсын, акча тапсын, мине үлеп яратсын, бернәрсәгә дә акчасын жәлләмәсен”.

– Балакаем, мондый ирне син беркайчан да таба алмаячаксың, – дидем мин аңа гаҗәпләнеп карап, авыр сулап куйганнан соң. – Хәзер артыңнан йөргән егетләреңә хуҗа бик тиз табылыр, ә син карт кыз булып, кияүгә чыга алмыйча тилмерерсең. Алай ансат кына булмый ул. Чын ирне үзеңә әвәлисе, үзең ясыйсы аны. Әллә мин Тимер абыеңа чыкканда аны бай булгандыр дисеңме? Икебез дә ач студент идек. Әле ул заманда юклык иде. Бергә тапкан мал гына кадерле була ул. Беркайчан да ир тапкан байлыкка гына карап, аңа бәйле булып яшәргә ярамый. Хатын-кызның үзенең дә шөгыле булырга, ул үзе дә акча эшләргә тиеш”.

Минем сүзләрдән күрше кызымның авызы-борыны турсайды. Аңламассың хәзерге туташларны, ханымнарны: берәүләренә ирләренең байлыгына алданып, кол булып яшәү ошый. Икенчеләре ир ролен үз өсләренә алырга маташа. Бик акыллы, белемле, үтә дә итагатьле, бөтен дөньясы җитеш, үз гомерендә бер тапкыр да өйләнмәгән гаилә дустыбыз бар. Шәһәрнең иң шәп җирендә фатиры, үз йорты бар. Машинасы да исләрең китәрлек. Үз бизнесы бар. Бер карасаң, кызлар аның артыннан көтүләре белән йөрергә тиештер кебек. Әмма инде гомер уртасына җитеп килә, әле өйләнәм дип ниятләнгән кәләше юк. Үзенең гаилә корасы килә икән. Сайлана, күрәсең. “Акыллы, инсафлы, бәби табучы кыз булса, тормыш корып җибәрер идем”, – дигәч, мин моңа кәләш эзләргә тотындым. Таптым бер чибәркәйне. Теге гаилә дустыбыз таләпләренә җавап бирә: әдәпле, инсафлы, кыскасы, чын татар хатын-кызларына хас матур сыйфатларга ия. Кияүгә чыгар вакыты да җиткән. Үзе дә шәп ир эзли икән. Мин аңа: “Бик акыллы егет бар, танышып кара”, – дип тәкъдим иттем. Хәзер рәхәт бит: кешенең исем-фамилиясен белсәң, интернетта аның турында әллә ниләр табарга була. Кызның фотосын күргәч, егетнең исе китте. Инде танышырлар, кавышырлар дип йөргән идем, кәләшем “тәртәгә типте”: “Байлыгына кызыгып, әти белән бер яшьтәге кеше белән тормышымны бәйлисем килми!” – диде. Аның урынында бүтән берәү булса, акчалы ир таптым дип, шатланып, ашыга-кабалана чыгар иде, бәлки. Гаилә тормышына һәр кешенең үз карашы, үз фикере шул. Бай иргә чыгарга ашкыну да ике яклы: акча ул була да, бетә дә, ә бер-береңә хөрмәт, мәхәббәт бетсә нишләрсең?

АНИЯ. Ульян өлкәсе.

Запись «Байлыгына кызыгып, әти белән бер яшьтәге кеше белән тормышымны бәйлисем килми!» [гыйбрәт өчен] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

«Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе белмәгән… Ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган…»
Бу фаҗига турындагы хәбәр күршеләргә бик тиз таралды. Аңа әле 20 генә яшь иде бит. Гөлләрнең чәчәккә бөреләнгән вакыты гына. Ниязны иртә үлемгә нәрсә этәргән соң? Таза гәүдәле, көчле егет нишләп әле авырмыйча гына үлемгә бирешкән? Әлеге сорау күпләрне борчыды. Соңгы арада бер Нияз гына якты дөнья белән хушлашмаган икән. «Кәеф бирүче» күпләрнең башын ашаган. Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе дә белмәгән. Вакыт-вакыт ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган. //Безнең гәҗит//

Ниязны күмгәндә бик күп дуслары килгән иде. Алар үзара «артык доза» дип сөйләштеләр. Нияз артык доза аркасында киткән икән.

Миңа бервакыт дәваланган наркоман белән сөйләшергә туры килгән иде. Ул менә нәрсәләр сөйләде: «Башта «дусларым», кадап кара, кәефне шундый күтәрә, диделәр. «Юк», – дидем. Мине «эшкәртү» башланды. Бирешмичә артык озак йөри алмадым, бирештем. Алар миңа кадагач та акча сорамадылар, бушлай, диделәр. Бик тирәнгә кереп киттем, наркотикларның нәрсә икәнлеген аңладым, ләкин ычкыну кыен иде. Баштарак күңелле дә булды, шуны кадагач, шатлык биләп ала иде. Көләсе килеп кенә тора. Көлүдән чын «кәеф» кичерәсең. Ләкин «кәеф» озак дәвам итә алмый. Ул наркотиклар кабул иткәндә генә була. Ә аннан соң… Ә аннан соң наркоманның тормышы чынбарлыктагы куркыныч төшкә әверелә.

Ата-аналар бер нәрсәне искәрсәләр иде: наркоман балалар, гадәттә, тиз кызучан, ярсучан була. Аларның ата-аналарына каршы сөйләүләре яшьлек билгесе түгел, ә бала «сазлыкта» утыра дигән сүз. Кызганыч, күп ата-аналар балаларын игътибарсыз калдыра. Баланы өй тирәсендә генә йөри дип беләләр, аларның кем белән аралашканын күзәтмиләр.

Ата-аналарның күбесе авыр тормыш мәшәкатьләренә чумган, яшүсмерләрнең күңелләрендә ни барлыгына игътибар итәргә дә өлгермиләр. Бу тозакка ничек эләгүемне гыйбрәт өчен искә төшерәм. Шул вакытларны искә төшерсәм, йөрәгем «жу» итә.

Ул чакта наркотиклар белән «кәефләнүемнең» беренче атналары гына иде. Бермәлне төнлә уянып киттем. Авызым кипкән, бөтен тән ватылган. Күңелсез, дөньяда ямь калмаган кебек. Су эчеп карадым. Файдасы юк. Менә шунда мин үземнең наркотик «тозагына» эләккәнемне аңладым. Яныма әнием килеп, авырмыйсыңмы, дип сорады. Кәефем юк, дидем. Әни китүгә, йә салкын, йә эссе була башлады. Шабыр тиргә баттым. Иртән торгач, әнигә, дустыма барам, дип өйдән чыгып киттем. Үз «дусларымны» эзләп таптым. Араларындагы Марина дигәне, күзләрең пыялаланган, диде. «Булса булыр, кәефем юк», – дим. «Дәвалану өчен 200 сум акча кирәк. Бу юлы синең чират, акчасыз әйләнеп кайтма», – дип калдылар артымнан. Әнидән көчкә 200 сум акча сорап алдым. Бурычым бар иде, дип алдадым. Әни ике тапкыр бирде дә, башкача акча бирмәс булды. Ике мәртәбә акчаны урлап алдым. Моны белгәч, әти кыйнап та карады. Өйгә сирәк кайта башладым. Төсле металл урлап саттык. Аннары фатирлар басарга керештек. Иптәшләрне кулга алдылар. Шул рәвешле шактый вакыт «сазлыкта йөзеп», яшәр өчен тәмам көчем калмагач, бу афәттән котылу юлын эзләргә уйладым. Миңа абыем ярдәм итте. Мәңге яшәсен, ул булмаса, урамда егылып үләсе идем. Асылынырга да уйлап йөрдем. Мин инде кешелегемне югалткан идем. Наркотик табу өчен наркоман теләсә нәрсә эшләргә сәләтле. Ул көпә-көндез сезне машина астына этеп, кулыгыздагы букчаны тартып алырга да, сезне буып үтерергә дә мөмкин. Болар барысы да тагын бер тапкыр «кәефләнү» өчен эшләнә. Хәтта әти-әнисен, әби-бабасын, күршеләрен, дусларын, сөеклесен дә үтерә ала.

Мин башымнан узганнарны гыйбрәт өчен сөйлим. Наркоманнар турында, гыйбрәт өчен, күбрәк язарга кирәк».

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Запись «Улларының яңа шөгыле хакында Ниязның әти-әнисе белмәгән… Ул, аркаларым сызлый, кәефем юк, дип кенә зарланган…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..