Архивы Явыз Иван - Tatar Today - татар яңалыклары.

Орелда шәһәр халкы Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыккан
Орелда Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы урам җыенына 100гә якын кеше килгән.//Азатлык радиосы//

Дүшәмбе көнне Орел шәһәрендә Явыз Иванга һәйкәл урнаштыруга каршы пикет узды. Патша сынын Яшь тамашачылар театры бинасы каршына 3 август куярга ниятлиләр. 450 ел элек әлеге шәһәр Явыз Иван фәрманы белән булдырылган. Бу Русиядә Явыз Иванга куелган беренче һәйкәл булачак.

Шәһәрдә яшәүчеләрнең бер өлеше бу теләккә каршы петиция төзеп, имзалар җыя башлады. Кичәге пикетка, оештыручылар белдергәнчә, 100 гә якын кеше килгән. Полиция 4 мәртәбә кимрәк кеше санаган.

“Шәһәр җитәкчелеге үзләре үк рөхсәт биргән пикетны уздыруга комачауларга маташты: ике сәгать кала вакытын һәм урынын үзгәртүне таләп иттеләр, имеш, мәйданда тиз арада җыештыру эшләре башларга кирәк, күпсанлы техника кулланылачак, диделәр”, дип сөйләгән оештыручыларның берсе ТАССка.

Һәйкәл турында җәмәгатьчелек фикерен белешү булмаган. Бу турыда шәһәр активистлары губернаторга мөрәҗәгать язып, аның астында имзалар җыйган иде. change.org сайтында бу мөрәҗәгатьне 500ләп кеше имзалады. Элегрәк шәһәр халкы һәйкәлне урнаштырмауны таләп итеп мәхкәмәгә дә биргән иде. Тик шикаять билгесез сәбәпләр аркасында эшкә алынмады. “Аны кире кайтардылар”, – ди Орелның Заводской мәхкәмәсе вәкилләре.

Соңгы вакытта Русиядә патшаларга һәйкәл кую белән мавыгулар артты. Казанда Әби-патшага һәйкәл куюга бер төркем җәмәгатьчелек каршычыгудан соң, шәһәр мэры Илсур Метшин бу мәсьәләдә шәһәр халкы белән киңәшү кирәк дип танырга мәҗбүр булды.

Запись Орелда шәһәр халкы Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыккан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..