Архивы язмыш - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кыярдан ничек мул уңыш алырга?
Бакчачының иң яраткан яшелчәләреннән берсе – кыярны мул уңышы белән сөендерсен өчен ничек дөрес тәрбияләргә? Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова нечкәлекләре белән уртаклашты.

«Дөрес» түтәл

Кыяр кояш ярата, ләкин көчле җилгә түзә алмый. Ачык туфракта корылма, куаклыклар яки койма белән үтәли җилдән сакланган кояшлы урын кирәк. Теплицада да җилдән саклыйсы.

Мүлчә

Дымны, үсенте тамырларын артык эсседән яки суыктан, чүп үләннәрдән саклый. Ләкин 5–7 чын яфрак чыгаргач кына мүлчәлисе. Моның өчен иң элек түтәлне чүп үләннәрдән арындырып, яхшылап су сибәсе һәм үсентедән 3–5 см ара калдырып, төбенә 5–7 см калынлыкта мүлчә – корыган үлән (әмма орлыксыз), черегән пычкы чүбе яки черемә җәясе.

Су сибү

Суны бик нык яратуын, гомумән, кыярның 90 процентка судан торуын беләбез. Кояшта җылынган су куллану әйбәтрәк. Аеруча эссе көннәрдә кичен яфракларына лейкадан җиңелчә генә «яңгыр яудыру» файдалы. Яшь үсенте бер төпкә – 3–5 л, кыяр бирә башлагач, 8–10 л су таләп итә.

Ашлау

Аеруча кыярлары төшә башлагач, туфрактагы туклыклы матдәләрен бик тиз «ашап» бетерә. Беренче тапкыр июнь башында – үсенте инде әйбәт кенә ныгыган, әмма әле чәчәкләре берән-сәрән генә күренгән мәлдә ашлыйсы. Органик ашлама: тирес эремәсе (1:10) яки тавык тизәге эремәсе (1:15) әйбәт булыр. Яфрак-сабаклары өчен бик кирәкле азотка бай ул.

Чәчәк ата башлагач, фосфорлы-калийлы ашламага өстенлек бирәсе. Иң яхшысы – көл. Коры килеш тә (бер төпкә 1 стакан), төнәтмә рәвешендә дә (10 л суга 2 стакан көл) кулланырга мөмкин.

Кыяр бирә башлагач, монофосфат, сульфат, калий гуматы кебек калийлы ашлама таләп ителә. Болары кыярны сусылрак итә, кетердәп торганга әйләндерә. Ә инде иртәнге яки кичке якта яфракларына бор кислотасы эремәсе (10 л суга 2 г) бөркү күбрәк кыярлануга ярдәм итә.

10–14 көнгә бер тапкыр ашлыйсы.

Бәйләү һәм кисү

Үсентенең үсүен үзагымга җибәрсәң, бик тиз куера. Бу исә төрле чирләргә җирлек барлыкка китерә, уңышына кырын суга. Моны булдырмас өчен үсентене «чеметкәләргә» кирәк.

Ачык туфракта бишенче-алтынчы яфрактан соң төп сабакның очын чеметеп өзү ысулы кулланыла. Бу ян ботаклар чыгаруга һәм кыярлы чәчәкләр күпләп пәйда булуга китерә. Теплицада исә үсентене өскә бәйләп, бер сабак кына калдырып үстерү иң кулай ысул санала. Бу очракта түбәнге 3–5 яфрак «куен»ыннан чыккан барлык ян үрентеләр («үги» ботаклар) тулысынча кисеп ташлана, ә югарырак урнашканнарының очлары чеметеп өзелә. Болай эшләгәндә, үсентеләр арасы җилләнеп, һава кереп торачак һәм чирләргә юл ябылачак.

Корткычка каршы тору

Үрмәкүч талпаны, үлән бете, акканат ише корткычлардан котылу өчен сарымсак (10 л суга 200 г вакланган сарымсак) яки суган кабыгы (10 л җылы суга 2–3 уч) төнәтмәсен (бер тәүлек төнәтәсе), сөзеп, сибү бик нәтиҗәле булачак. Ә инде ончыл чык кебек чир билгеләре пәйда булса, берничә тамчы йод өстәп, эремчек суы (10 л суга 1 л) бөркүдән дә яхшысы юк.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/kyiardan-nicek-mul-unys-alyrga-115596

Запись Кыярдан ничек мул уңыш алырга? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатыным сихерче булып чыкты…”
Ә күпмедер вакыттан соң Сергей янә “әпсен-төпсен” кармагына капкан…

“Аллаһның кеме генә юк, кызым. Алдыңны-артыңны карап йөр”, — ди иде мәрхүм күрше әби. Бәләкәй чакта бу сүзләрнең, бәлки, асылын аңлап та җиткермәгәнмендер. Ә менә яшь арткан саен бу сүзләрнең дөреслегенә тирәнрәк төшенә барам.

Күршемнең яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Ул вакытта егетләр яу кырына китсә, кызларны урман кисү, торф чыгару һәм башка шундый эшләр башкару өчен ерак тарафларга җибәргәннәр. Сугыш тәмамлангач та әле ул ире белән чит өлкәләрдә яшәгән. Гомумән, аның тормыш тәҗрибәсе шактый зур иде, диюем. Шуңа да бу сүзләрне еш кабатлагандыр. Сугыштан соң төзелеш эшләре киң җәелдерелгән. Анда төрле өлкәләрдән җыелган төрле милләт кешеләре катнашкан. Һәм алар бертугандай яшәгән.

Күршеләрендә яшәгән Сергейны Әкълимә әби еш исенә төшерә иде. Сергей төзелешкә Мари-Эл республикасыннан килгән. Тора-бара аларның гаилә дустына ук әверелгән ул. Билгеле инде, эштән соң ике күрше ир бераз утырып алырга да яраткан. Менә шундый бер кичне Сергей ничек бу якларга килеп чыгуы турында сөйләгән дә инде.

Ир-ат усал хатын-кызны еш кына елан, яисә аҗдаһа белән чагыштыра. Ә менә хатының убырлы карчык булса нишләргә?! Хатын гына түгел, әгәр сөяркәң дә сихер белән шөгыльләнә икән, зиратка үз аягың белән китәргә генә кала…

Менә шушы сүзләр белән башлый хикәятен Сергей. Арытаба аның исеменнән бәян итәрбез.

“Мин нәрсә сөйләгәнемне төгәл беләм. Әле 1950нче елларда ук башланды бу хәл. Мин ул вакытта хезмәттән генә кайткан идем. Безнең авылда убырлы карчык һәр өйдә диярлек яши иде, һәм минем булачак хатынымның әнисе Галина Тихонов­наның да шундый даны таралган иде. Ләкин ул вакытта мин моңа артык ышанмадым. Аның кызы Ольга — искиткеч чибәр кыз иде. Сары озын чәчләре кояш нурында җемелдәп тора. Зәп-зәңгәр күзле бу кыз мин хезмәткә киткәндә бала гына иде әле. Ә менә кайтуыма зифа буйлы булып үсеп җиткән. Бер калак суга салып йотарлык! Өйләндем. Өйләнмәслек түгел иде шул.

Башта яхшы гына яшәдек. Тора-бара хатынның да сихер, бозым белән чуалуын аңлап калдым. Баштарак мин моңа күз йомдым. Хатын-кыз бит инде, әйдә, күңеле шуннан булгач, шөгыльләнсен, янәсе. Аннары үзем дә курка башладым. Хатынымны берәрсе ачуландырса, ул шунда ук: “Исеңә төшәрмен әле…” — ди иде. Һәм теге кеше, чыннан да, бәхетсезлеккә тарый иде. Дөресен генә әйткәндә, янына ятып йокларга курыккан чаклар да булды.

Мин шундый кеше инде, миңа мәхәббәт кирәк. Матур кызлар күрсәм, тынычлыгымны югалтам. Берничә елдан авылда яшәгән Настяга күзем төште. Искиткеч мәхәббәт иде ул! Тәмам башымны югалттым. Хатынны озак алдап йөрисем килмәде. Ничек бар – шулай сөйләдем дә, әйберлә­ремне җыеп, Настя янына яшәргә күчендем. Ә Ольга белән аерылышырга бирдем.

Шулай үземчә яшим. Төннәрен Настяның куенында эрим, ә көндез минем белән әллә нәрсәләр була башлады. Әле көтүдән сыер койрыгын өздереп кайта, әле бакчаны сукыр тычканнар тулысынча ярып бетерә. Авыл хатыннары шунда ук бу минем элекке сихерче хатынымның эше булын әйтте. Алай гына дисеңме! Ир-егетлек сәләтем дә әкренләп сүнә башлады… Андый нәрсәне кешегә белгертергә кыен, шулай да “нормальный” ир булып яшисе килә бит! Шунда мин үзем дә сихерче хатыннар янына мәхәббәт эзләп түгел, аларның пациенты буларак бардым. Сихерче­ләр бертавыштан бу минем элекке хатынымның эше икәнен әйттеләр.

Әлеге хәлләр минем Настяның да ачуын чыгарды. Хәзер инде ул да эшкә тотыначагын, әйтте. Гаҗәп­ләнүемнән артка егыла яздым. Минем яшь хатыным да сихерче булып чыга, димәк!

Берничә көннән урамда Ольганы очраттым. Битенә әллә нинди куркыныч сызлавык чыккан иде. Ә берничә көннән Настямның күзе кылыйлана башлады… Бу чын сугыш иде! Тик хатын-кызлар сугышы бу! Мин нишләргә дә белмичә, әле берсен, әле икенчесен акылга китерергә тырыштым. Шул рәвешле аларны да үземә каршы котырттым бугай инде. Минем дә, безнеңчә әйткәндә, бер көн — башым, бер көн артым авырта башлады. Болар икесе бер-берсен генә түгел, мине дә сихерләп бетерде. Ә кайсын гаепләргә? Мин моны үзем дә белми идем. Алар икесе дә миңа бик ачулы иде.

Ә бер көнне шундый хәл булды. Мин яланга печән әйләндерергә киттем. Печәнне күтәрсәм — анда кара елан уралып ята. Бу мине күрде дә, минем тирәли әйләнеп, шуышып йөри башлады. Үзе ысылдый. Ләкин чакмады. Мин урынымнан да кузгалырга куркып, катып калдым. Елан шулай бер-ике тапкыр әйләнде дә югалды. Шунда башка бер уй килде. Бәлки, бу минем яраткан хатыннарымның берседер… Елан, чыннан да, минем мәхәббәтләремә бик охшаган иде…

Өйгә кайтсам, мине тагын бер сюрприз көтә иде. Хатыннарым дөнья яңгыратып безнең ихатада талаша. Шунда Ольга: “Минем сәламемне алдың инде. Әгәр дә кире кайтмасаң, бу елан сине үтергәнче чагачак!” — димәсенме! Өстемә кайнар су койдылармыни!

Мин беркадәр аларның талашканын тыңлап тордым да, өйгә кереп киттем. Артык сүз дәшәргә дә куркырсың андый чакта. Аерылышырга да куркам. Берсеннән аерылдым бит инде. Хәзер бит алар икәү миңа каршы булачак! Өйдәге урындыкта утырып, озак кына уйларның очына чыгарга тырыштым. Нәтиҗә бер: кайсын сайласам да, мине барыбер үлем көтә.

Шулай да башыма акыллы уй килде.

Икенче көнне Настя эштә чакта әйберләремне җыйдым. Билгеле инде, ул сизә торганнарына тимәдем. Аннары колхоз рәисенә барып, эш кенәгәсен сорап алдым. Абзыйга ничек бар, шулай сөйләдем. Юкса, безнең гаилә маҗаралары турында болай да күпләр хәбәрдар иде инде. Ул шунда ук бухгалтериягә кереп, тиешле эш хакымны алырга кушты. Төн җиткәч, Настя йоклап киткәч, әкрен генә тордым да, әйберләремне алып, станциягә йөгердем. Юл буена кая китәргә дигән уй белән атладым. Беренче поездга утырдым. Һәм менә шулай бу якларга килеп чыктым. Хәзер инде менә уңышлы гына эшләп йөрим. Ә теге убырлы карчыкларым мине бик тиз оныттылар, бәлки, ерактан аларның көче миңа тәэсир итә алмыйдыр.

Моннан соң мин 7 ел буе хатын-кызга якын килергә дә курыктым. Мин аларның һәркайсында убырлы карчык күрә идем. Менә ничек акылга утыртты алар мине!”

Шулай итеп, Сергей шул якларда бөтенләйгә торып калган. Ә күршеләрем бераздан туган якларына кайтып төпләнгән. Соңрак та әле алар бер-берсе белән хат алышкан. Хатның берсендә Сергей бик акыллы татар кызы Нәфисә белән танышуын әйткән.

Чыннан да, кемнәре генә юк бу дөньяның…

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2026-05-26/hatynym-siherche-bulyp-chykty-4699527

Запись “Хатыным сихерче булып чыкты…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ятим балаларның әтисен төштә күрдем”
“Мин интернатта хикәяләр укый идем. Шунда гел танышулар сайты рекламасы чыгып аптыратты, туеп беттем. Аптырагач, кереп карадым. 39 сум акча сорый бу. „Хәзер, акча түләп, ирләр эзлим ди, ” – диеп тагын чыгып киттем. Юк инде, тынычлап укырга бирмиләр. Үземә дә кызык булып китте, күчердем 39 сумны. Тагын 460 сум кирәк диләр. „Тотыгыз биштән йомарлаганны”, – дидем дә бирмәдем башка акча. Шул 39 сумга риза булдылар. Сайтны ачтылар 3 көнгә. Китте хатлар, китте комплементлар. Менә кайда икән бит „идеаль” ирләр… Менә вакыты чыга дигәндә генә бер ир язды, ул башка шәһәрдән. Ул да хикәяләр укыган һәм шулай ук шул реклама аптыраткан.

Шулай итеп без 2020 елдан бергә. Башта 3 ел ике шәһәр арасын таптадык. Аннан минем янга күчеп килде. Минем өйгә түгел билгеле. Яңа йорт алып, шәһәр читендә яшәп ятабыз. Аллаһы Тәгалә кодрәте бит! Аллаһыма рәхмәтләр укыйбыз!

Минем янга тиз генә күчеп килмәвенең сәбәпләре бик җитди. Ул ике ятим бала тәрбияли иде. Хатынына ятимнәр кирәкмәгән, аерылышканнар. Энесе һәм киленнәре үлгән. Балаларга шул шәһәрдән фатир бирергә тиешләр. Аларга 14 һәм 15 яшь иде. Аовр мәктәпне бетереп, югары уку йортларына укырга кергәч кенә күченде.

Иң кызыгы шунда, аның белән күрешеп, аралаша башлагач, балаларны кунакка чакырдым.

Шул ук төнне аның үлгән энесе төшемә керде. Шундый шат, елмая. Ә мин бит аны бер тапкыр да күргәнем юк, хәтта фотосын да. Танышуыбызга да бер ай гына иде. Мин аңа: „Энеңне төшемдә күрдем, ул шундый-шундый”, – дип сөйләдем. Ул шаккаты: „Нәкъ үзе”, – ди. Соңыннан альбом караганда мин энесен таныдым. Теге дөньяда да балалары өчен сөенеп ятадыр инде ул. Менә шулай ул, Ходай кушкан булса, Интернетта да әрсезләшеп кирәкле мәгълүмат килеп керә икән”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2026-05-14/yatim-balalarny-tisen-t-sht-k-rdem-4685595

Запись “Ятим балаларның әтисен төштә күрдем” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Гаиләмне югалтасым килми…”
“Аларның икесе дә мине ярата”.

“35 яшьтә генә кияүгә чыктым, 1,5 елдан улыбыз туды. Шунда ирем ничектер үз тормышы белән яши башлады. Дуслар, эш, төрле шөгыль. Ә без улым белән аны бик үк кызыксындырмадык та кебек, аның безнең турыда кайгырту һәм безнең белән вакыт үткәрү теләге юк иде.

Ялгызлыктан туеп, мин башка ирләргә игътибар итә башладым. Һәм менә бервакыт урамда бер егет белән таныштым. Ул миннән 15 яшькә яшьрәк, аны бу уңайсызландырмады, ә мине бигрәк тә. Башта аралаштык кына, ул миңа гел таяныч булды. Аннары очраша башладык. Миңа аның белән бик рәхәт иде, үз кешем. Барысы да бик яхшы иде, очрашулар еш булды, ирем чак кына да сизенмәде.

Тик бер көнне йөкле булымны аңладым. Сөяркәм моңа бик шатланды. Мине иремнән китеп, үзе белән яшәргә дә чакырды. Ирем минем күңелем болганганын күреп, сораштыра башлады. Мин авырлы булуымны әйттем.

Ул да тиздән әти буласын белеп, бик шатланды. Бала аныкы түгеллеген әйтмәдем. Бу хәбәрдән соң ул өйгә ашкынып кайта, гаиләбезгә күбрәк игътибар итә башлады. Дуслары белән дә сирәк очраша хәзер. Бөтенләй башка кеше. Тик күңелем тыныч түгел. Хәзер нишләргә инде? Миңа икесе дә ошый, алар икесе дә мине ярата. Ләкин әгәр дә аларның берсе икенчесе турында белсә, хыянәтне гафу итмәячәкләр һәм мин 2 бала белән ялгызым торып калачакмын”.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-05-08/gail-mne-yugaltasym-kilmi-4680179

Запись “Гаиләмне югалтасым килми…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Тәҗрибәле бакчачы бәрәңге һәм помидор утырту серен әйтте
Май ае бакчачы өчен — «иртәрәк утыртасы килә» белән «кырау сугар дип куркам» арасында сайлау вакыты. Бу бигрәк тә күпчелек бакчалардагы төп культуралар булган помидор һәм бәрәңгегә кагыла.

Мәскәү бакчачылар берлеге рәисе Андрей Туманов май суыкларының гадәти күренеш булуын һәм утыртылган орлыкларга зур куркыныч тудырмавын әйткән.

«Курыкмыйча чәчегез һәм ашыгыгыз: никадәр иртәрәк чәчсәгез, шулкадәр иртәрәк яңа витаминлы уңышка сөенерсез», — дип киңәш иткән ул.

Белгеч бәрәңге һәм помидор утырту буенча үз серен дә ачкан.

«Мин бәрәңгене берьюлы утыртмыйм, берничә рәтләп кенә утыртам. Шулай итеп яшь бәрәңге ашау вакытын озайтам. Тагын эшне дә алыштырып торам: бер рәт утырттым — барып чөгендер утыйм. Нәтиҗәдә азрак арыйсың. Помидорның берничә төп куагын теплицага иртәрәк утыртырга мөмкин, әмма саклык белән. Мин аларны төбе киселгән биш литрлы шешәләр белән каплыйм. Хәтта -4 градус булса да, исән калалар», — дип уртаклашкан Туманов.

Белгеч шулай ук шәһәр кешеләренең яз көне физик эшкә ияләшмәгән булуын искәрткән.

«Пенсионер дачага килә дә эшлисе килеп китә, көрәк ала да үзен тәмам хәлдән тайдыра. Аннары кан басымы күтәрелә, йөрәге авырта башлый. Шуңа күрә артык ашыкмагыз, кан басымын үлчәү җайланмасын һәм даруларны үзегез белән алыгыз», — дип йомгаклаган ул.

ЧЫГАНАК: https://radio1.ru/articles/obschestvo/sadovod-nazval-vred-populyarnogo-udobreniya-v-ogorode/

Запись Тәҗрибәле бакчачы бәрәңге һәм помидор утырту серен әйтте впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Рузилә Бәдретдинова: «Судлар тәмам…»
Рәшит Ваһапов фондында эшләгән яшь җырчы Рузилә Бәдретдинова фонд белән судлашып йөргән иде. Ниһаять, бик озак еллар барган суд процессларына нокта куелган. Бу хакта Рузилә үзенең сәхифәсендә язды.

«Мин ирекле! Мин хәзер беркемгә дә акча тиеш түгел. Ниһаять, судлар тәмам… Бернинди фондка да, оешмаларга да, физик һәм юридик затларга да мин берни дә тиеш түгел!!!

Моңа үзем дә ышана алмыйм. Зур түземлек белән эшләгән чын профессионал юристларыма рәхмәтлемен. Алар минем белән тәүлек буе элемтәдә тордылар һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Гаделлек һәм минем яклы булган һәр кешегә рәхмәтләремне җиткерәм. Миңа терәк булган гаиләм һәм якыннарыма, Ильмир Әзһәмов һәм Оскар Усмановларга суд эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Мин бәхеттән елыйм», – дип яза ул.

Узган елның җәендә Рузилә Бәдретдинова «Интертат»ка Ваһапов фонды белән судларның төгәлләнүе хакында сөйләгән иде инде. Ләкин ул чакта барысы да хәл ителеп бетмәгән, фонд апелляциягә бирү сәбәпле, җырчы янә суд юлларын таптарга мәҗбүр булган.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ruzila-badretdinova-sudlar-tamam-baxettan-elyim-5879307

Запись Рузилә Бәдретдинова: «Судлар тәмам…» впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Үлгәннәр ни өчен төшкә керә?
Бер көнне әбием төшемә керде. Үлгәненә өч ел үтте инде.

Авылга әбигә кайтканмын икән. Өйдә кроватьтан башка әйбер юк. Шунда әби ята. Мин аптырап киттем, ләкин әбине күргәч сөендем. Янына барып кочакламакчы идем, ул мине туктатты. Ярамый сиңа минем янга килергә, ди. Ә минем шундый кочаклыйсым килде аны. Мин аңа ничек синең анда хәлләрең, дим. Ул бар да яхшы. Бер җирем дә авыртмый. Менә яткан урыным юешрәк, ди. Нәрсә эшлим соң әбием, ничек ярдәм итим, яныңа якын китермисең бит, дим. Бернинди ярдәм кирәкми. Кибеп бетәр әле. Бар кит моннан. Монда булырга ярамый сиңа, диде дә борылып ятты. Һәм мин уянып киттем. Әнигә, туганнарга күргән төшемне сөйләгәч, каберенә барып кайтырга булдык. Ә анда су утырып тора. Кар күп булды бит. Канау казып, кабереннән суны ерып җибәрдек. Менә нәрсәгә төшкә кергән булган икән.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2026-05-06/bi-suda-yatuyn-ytte-4677275

Запись Үлгәннәр ни өчен төшкә керә? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ничек йөреп туймый ул?”
“Туйдан соң ук башланды бу хәлләр”.

Ирем – кыз чагында йөргән бердәнбер егетем. Без аның белән 7 ел очрашып өйләнешкән кешеләр, мәктәп елларыннан ук бергә идек.

Туйдан соң бәхетле гаилә тормышы башланырга тиеш иде кебек. Әмма шул көннән алып минем ашым – аш, йокым – йокы түгел. Сәбәбе – иремнең көн дими, төн дими, башка хатынар белән йөрүендә. Ничек шулай килеп чыкканын күпме генә уйласам да аңлата алмыйм. Без бит әле еллар буе яшәп, бер-беребезне туйдырырга да өлгермәдек. Иң рәхәт чагыбыз сыман бит.

Иремнең соңга калып кайтулары туйдан соң ук башланды. Без кайната-кайнаналар белән бергә яшибез. Иремнән риза булмасам да, артыгын тавышланып булмый. Иртән өчтә дә, дүрттә дә кайткан чаклары еш аның. Әмма исе дә китми. Әйтерсең, берни булмаган, әйтерсең эштән генә кайтып кергән инде менә. “Кайда йөрдең?” – дигән сорауга да һаман бертөрле җавап: “Дуслар белән утырдык”.

Телефоныннан әллә ничә тапкыр смс укыганым бар. “Кайчан күрешәбез?”, “Күптәннән очрашкан юк, хатының чыгармыймы әллә?” – диләр. Чыраена туры бәреп сорасам да әйтми ул. Аның каравы, мине талый белә. Әллә ничә тапкыр сукканы бар, чираттагы бер сөяркәсе минем турында теләсә нәрсә сөйләде. Ә ул, законлы хатынына ышанасы урынга, урам хатыннарына ышанып йөри.

Берзаман: “Бала минеке түгел”, – дип әйтә башлады бу. Белеп торам инде, шул хатын колагына пышылдаган моның. Бу сүзләргә әниләре дә түзеп тора алмады инде, өйдә зур тавыш чыкты. Әтисе дә каты гына әйтте аңа. Мин ничек иремә хыянәт итеп, башкадан бала алып кайтым ди инде? Башка сыймаслык хәл бит бу. Ике атналап тавышланышып яшәдек шулай. Балабызга якын да килми бу. Ахырда мин түзмәдем: “Әйдә соң, сине шул тынычландырса, ДНК тестын ясатыйк!” – дидем. Бушка түгел бит әле, кыйммәт. Кечкенә генә авылда кеше көлдереп йөреп кайттык шулай. Аны һәркем үзенчә сөйләп йөри бит әле, кимсенеп үләрлек. Әйтерсең лә гаеп миндә. Билгеле инде, 99,99 процент төгәллек белән бала – ирнеке, ул аның чын әтисе дип табылды. Әмма барыбер тынычланмады ирем, “100 процент дип әйтмәделәр бит”, – ди. Йөрүен һаман да дәвам итә. Аерылыргамы, юкмы? Киңәш бирегез.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-04-20/nichek-y-rep-tuymyy-ul-4657708

Запись “Ничек йөреп туймый ул?” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Хатынын кызганам…”
Исәнмесез. Монда язарга булдым, чөнки минем хәлдә танышлардан киңәш сорап булмый. Мин гаиләле ир белән очрашам, сөяркә булып чыгам. Ул миннән 25 яшькә өлкәнрәк. Инде 2,5 ел очрашабыз. Бөтен эшемне килеп эшли. Ял көннәрендә генә түгел, көн саен минем янда. Төнлә генә үзенә кайтып китә. Бүләкләр дә, игътибары да җитәрлек, “яратам” дип үлеп тора.

Бүген килде дә: “Мин башкача болай яши алмыйм. Хатыныма барысын да сөйлим”, – диде. Әлбәттә, мин моңа каршы төштем. Миңа әлеге мөнәсәбәтләр ошый. Бер нәрсәне дә үзгәртәсем килми. Әмма аның бу сүзләреннән соң күңелемдә хатынына карата кызгану хисе барлыкка килде. Әллә нинди төшенкелеккә бирелдем. Бәлки, мөнәсәбәтләребезне туктатырга кирәктер, дип дә уйлыйм. Әмма үзем дә аны бик яратам шикелле. Миңа нишләргә? Миңа ачуланып язарга ашыкмагыз. Сөяркә булуның начар икәнлеген үзем дә аңлыйм. Киңәшләрегезне тыңлыйсым килә? Аноним.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-03-30/hatynyn-kyzganam-4631869

Запись “Хатынын кызганам…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Кияүгә чыгарга оялам”
“Оныкларым мине аңлармы?”

Миңа да, Ринатка да 60 яшь. Без аның белән 1 ел элек таныштык. Оныгымны бокс түгәрәгенә алып килгән идем. Ринат анда тренер булып эшли. Мин хәтта аптырадым да, чөнки залда башка тренерлар барысы да яшьләр иде. Әмма Ринат 60 яшьтә булса да, егетләр кебек, бик яхшы формада.

Берничә тренировкадан соң без аның белән исәнләшә башладык, ниндидер гомуми генә сүзләр әйтешә идек. Соңыннан ничектер сөйләшеп киттек. Берәр айдан соң ул миңа берәр җиргә барып чәй эчәргә тәкъдим итте. Мин аптырадым, тик ризалаштым.

«Сез кияүдәме?» – дип сорады Ринат кафеда утырганда.

«Ирем 10 ел элек үлде. Сезнең хатыныгыз бармы соң?» – дип сорадым мин дә.

«Аерылыштык, 8 ел була инде…» – диде ул.

Ирем үлгәннән соң минем башка ирләр белән очрашканым булмады. Мондый мөнәсәбәтләр өчен үземне инде бик карт дип хис иттем. Аннан, инде үсеп беткән балаларым янында ирләр янына «свиданиеләргә» йөрү дә уңайсыз иде. Өстәвенә, шул вакытта беренче оныгым туды, аны карашырга да булышасы булды.

Ә монда көтмәгәндә чибәр, кызыклы гына ир-ат минем белән кызыксына. Мин нишләргә белмәдем һәм бу хакта кызыма сөйләдем. Ни гаҗәп, кызым мине хуплады.

«Әни, сиңа күптән берәрсе белән очрашырга кирәк инде. Әгәр ул ир-ат үзеңә ошый икән, мин шат кына булам», – диде кызым.

Шуннан соң үземнең дә кәефем күтәрелеп киткәндәй булды һәм Ринат белән аралашуны дәвам иттем. Ул миңа көннән-көн ныграк ошый башлады.

Бу яшьтә мине 20 яшьлек вакыттагы матавыклар кызыксындырмавын аңладым. Ул вакытта миңа романтика, маҗаралар, ниндидер башка сыймаслык кыю адымнар ошый иде. Егетем минем өчен ниндидер батырлыклар эшләвен тели идем. Һәм, әлбәттә инде, аның иң чибәре, иң батыры булуын һәм башка кызларның миннән көнләшүен тели идем.

Ә хәзер исә, Ринат янында үземә рәхәт, тыныч, җылы булуын аңлыйм. Һәм бу – дөньядагы иң рәхәт хисләр икән.

Кичләрен берәр җирдә йөреп, мине өйгә кайтарып куйганда, мин туңмасын дип, машина утыргычының җылыткычын куша, машинасында, миңа дип, җылы плед йөртә. Аның мине болай кайгыртуы бик рәхәт иде. Берсендә өйдәге краннан су тамып тора башлады, шуны әйтүем булды, икенче көнне кирәк-яракларын алып килеп, төзәтеп тә куйды.

Мине үзенең дачасына алып барганда, шундук нинди ризыклар яратуымны, нинди дарулар кирәк булачагы турында сорашты. Яшьләргә болар көлке булып тоелыр, тик безнең яшьтә бу – бик мөһим нәрсәләр шул.

Кайчан да булса мондый кайгырту, ярату тоярмын дип уйламаган идем. Без ирем белән озак яшәдек, 2 бала үстердек. Барысы да шома гына булды дип әйтә алмыйм, әмма ул кадәр үк начар да яшәмәдек. Нәкъ башкалар кебек дияр идем.

Бу яшькә җитеп, тагын бер кат бәхеткә тиенермен дип уйламадым. Ринат белән мөнәсәбәтләребез мине тулысынча канәгатьләндерде. Тик бер мизгелгә кадәр генә. Берсендә Ринат белән кичке аш ашап утыра идек, ул көтмәгәндә:

«Миңа кияүгә чык», – диде.

Мин башта, колагыма гына ишетелә бугай, дип тә уйлапдым.

«Нигә?» – дип сорадым аннан.

«Мин сине яратам. Безгә рәхәт бит», – диде Ринат.

Миңа да аның белән рәхәт, тик мин кияүгә чыгарга әзер түгел. Мине болай да барысы да канәгатьләндерә. Шуны аңлатырга тырыштым.

Мин үз фатирымда яшим, беркемгә бернәрсә тиеш түгелмен. Ике кешегә ашарга әзерләргә дә, кемнеңдер трусик-носкиен юарга да кирәкми.

«Бу яшькә җитеп, безгә нигә өйләнешергә инде? Болай да бар да яхшы бит…»

Әмма Ринат миңа үпкәләде.

«Күптән инде беркемгә карата мондый хисләр кичермәдем. Ә син мине кире кактың. Ниятең җитди булмаган икән…» – диде.

Миңа калса, безнең яшьтә болай кылану – көлке. Әмма ул миңа үпкәләп йөрүен дәвам итә, ә мин аның белән ничек дуслашырга белмим. Миңа калса, безнең яшьтә һәр көнгә куанып яшәргә һәм ниндидер рәсми, мәҗбүри нәрсәләр белән үзеңне азапламаска кирәк.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2026-03-11/kiya-g-chygarga-oyalam-4609662

Запись “Кияүгә чыгарга оялам” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..