Архивы "Юлчы" мәчете - Tatar Today - татар яңалыклары.

Журналист Лаештагы корбан чалу комплексында булып, тәртибе, бәяләре белән таныша [видео]
Лаеш районының Сокуры авылында урнашкан “Юлчы” мәчете каршындагы корбан чалу комплексында “Татар-информ” хәбәрчесенә корбан чалу йоласы ничек узачагы хакында сөйлиләр. Имам-хатыйб корбан чалдыру өчен махсус үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләрне чиратларга әзер булырга әйтә.

“Юлчы” мәчете каршында корбан чалу гает намазы укылганнан соң иртәнге сәгать алтыда башланачак. Быел монда ике меңнәр тирәсе сарык чалырга исәплиләр, корбанлыклар Волгоград өлкәсеннән китерелә.

“Юлчы” мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Гарипов сарыкларны һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып сайлый алачагын әйтте. “Беләсез сарыклар төрле була, кешеләрнең дә мөмкинлекләре аерыла. Шуңа бездә алты, җиде, сигез, тугыз меңлек сарыклар бар. Сарыкны эшкәртеп бирү бәясе 500 сум булачак. Сарык, эшкәртелгәннән соң дүрт өлешкә бүленеп, пакетларга салына һәм хуҗасына тапшырылачак.”

Корбан чалырга килүчеләрнең үз номерлары булачак, сайлап алынган сарыкка да шул ук номер эленәчәк. Махсус билгеләнгән кешеләр кемнең корбанлыгы әзер булуын хәбәр итеп торачак.

“Корбан чалучылар өчен чатыр корылды, – дип белдерде Фәрит хәзрәт Гарипов. – Кешеләр үз корбаннарын көтеп утырган вакытта пылау ашап, чәй эчеп тора алачаклар. Быел корбан чалу процессын тагын да тизрәк башкарырга ниятлибез. Максатыбыз кешеләрнең көтеп тору вакытын мөмкин кадәр киметергә.

Гает көне, беренче көн булганга, кешеләр дә күмәк рәвештә, күпләп килә. Шуңа ул көн бик тыгыз була. Беренче көнне корбаннарын чалырга теләүчеләргә кеше булып калырга киңәш итәр идем. Чират, әлбәттә, җиңел әйбер түгел. Шушы вакытны сабырлык белән көтеп торырганым өчен дә савап алам дигән хис-уй белән килсеннәр иде. Әгәр дә бик ашыгыч булмаса, икенче һәм өченче көннәрне килелергә мөмкин. Анда кеше азрак була, иркенләп, тынычлыкта корбан чалырга мөмкин булачак. Мәсәлән, без үзебез, хәзрәт буларак, беренче халыкның корбаннарын чалырга тырышабыз. Үзебезнекен, гадәттә, өченче көнгә калдырабыз,” – ди Фәрит хәзрәт.

Корбан гаете җылы айларга туры килгәнлектән, түбән температура саклау өчен, быел корбан чалу комплексында пластик тәрәзәләр, кондиционер да куелган.

http://tatar-inform.ru/upload//video2/10_09_tatar_mechet_1.mp4

Мәгълүмат Татар-информ сайтыннан алынды

Фото https://yandex.ru/images/search сайтыннан

Запись Журналист Лаештагы корбан чалу комплексында булып, тәртибе, бәяләре белән таныша [видео] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..