Архивы зәкят - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтарлар үткәрә
“Зәкят” хәйрия фонды “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында Рамазан ае дәвамында Казан мәчетләрендә, шулай ук Россия ислам институты һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә социаль ифтарлар үткәрә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте .

Авыз ачу мәҗлесләрендә гомуми катнашучыларның саны 3000 кешегә җитәр дип күзаллана. Ифтарлар “Борнай”, “Миргазиян”, “Гаилә”, “Кабан арты”, “Ярдәм”, “Тынычлык” мәчетләрендә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә, Россия ислам институтында узачак.

Һәрбер теләгән кеше ифтарларны оештыруда катнаша ала. Мәҗлесләрне үткәрү өчен сәдакаларны күчерү буенча 225-33-22 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Запись “Зәкят” хәйрия фонды 3000 кешегә ифтарлар үткәрә впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

6 айда “Зәкят” хәйрия фондына күпме акча җыелганы билгеле булды
Быелның 6 аенда “Зәкят” хәйрия фондына 2 млн 946 мең 929 сум күләмендә хәйрия акчалары җыелган. Шул вакыт эчендә ярдәмгә мохтаҗ 330дан артык кешегә адреслы ярдәм күрсәтелгән. Алар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән 13 бала бар. Әлеге балаларны махсуслаштырылган медицина үзәкләрендә дәвалау буенча чыгымнарны хәйрия фонды тулысынча каплаган. Бу хакта “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төрле социаль катлам кешеләреннән хәйрия фондына шактый гына мөрәҗәгатьләр килә. “ДЦП авырулы балаларга ярдәм итү өчен без халыкка телевидение аша мөрәҗәгать итәбез һәм шул рәвешле матди ярдәм җыябыз. Ярдәмгә мохтаҗ кайбер гаиләләргә киемнәр алырга булышабыз. Күптән түгел 8 бала үстерүче гаиләгә дә ярдәм итек. Гаилә башлыгы авырый, эшли алмый, шуңа да алар ярдәмгә мохтаҗ”, – диде Ирек хәзрәт.

Рамазан ае барышында гына да хәйрия фонды тарафыннан мохтаҗларга 1 тонна ризык таратылган. Фонд бинасында ачылган хәйрия кибетенә (Тукай урамы, 3 нче йорт) көн саен кешеләр әйберләр алып килә, ди фонд җитәкчесе. Мисал өчен, 21 июньнән алып, бүгенге көнгә кадәр 150 кешегә азык-төлек җыелмасы тапшырган, 96 кешене кием-салымлы иткән. “Гаилә” мәчетендә фонд тарафыннан 300 кешелек ифтар уздырылган. Бер иганәче исә 2 мәчет һәм 1 мәдрәсәгә 60 меңлек ярдәм күрсәткән. Моннан тыш, 1 кешегә поездга билет сатып алынган. 2 авыру балага матди ярдәм күрсәтелгән: аларның берсенә 74,6 мең сум, икенчесенә 88,8 мең сум акча җыеп тапшырылган.

Мәктәпләрдә чираттагы уку елы башлануга бераз гына вакыт калып бара. Шуңа да “Зәкят” фонды якын арада балаларны мәктәпкә әзерләү белән шөгыльләнергә ниятли. “Мөрәҗәгатьләр бик күп, тик бер кешене дә кире борганыбыз, буш җибәргәнебез юк. Ярдәм итүчеләр дә шактый. Күптән түгел генә мәет юучы бер әби килде. Фәкырьләргә, ятимнәргә ярдәм йөзеннән ул 10 мең сум акча алып килгән. Кайбер кешегә карыйсың — ул бай да, кием-салымы да кыйммәтле түгел, әмма ул ярдәмчел. Кешеләргә ярдәм итим, аларга булышыйм дип, шундый ният белән килүчеләр күп”, – дип белдерде Ирек хәзрәт Җиһаншин.

“Зәкят” хәйрия фонды 1998 елда Татарстан Диния нәзарәте каршында оештырылган. Фонд зәкят һәм хәер җыеп, аларны мохтаҗларга тарату белән шөгыльләнә.

Татар-информ

Запись 6 айда “Зәкят” хәйрия фондына күпме акча җыелганы билгеле булды впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..