Архивы ЗАГС - Tatar Today - татар яңалыклары.

Премия өләшкән дә, кире җыеп алган: ЗАГС җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина суд залында
Казанның Вахитов районы судында ЗАГСның элекке җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина эше карала башлады. Ул хезмәткәрләренә премия язып, шул акчаларны кире үзенә җыеп алуда гаепләнә. Вахитов районы судына килгән шаһитлар – ЗАГС хезмәткәрләре «премия кайтару»ның ничек булганын сөйләде.

Мәсәлән, Ләйсән Миңнеханова 2020 елда ЗАГСта эшли, аңа 400 мең сум премия бирәләр, ул, җитәкчесе кушуы буенча, шуның 220 меңен бухгалтериягә кайтара. Әмма шулай булса да, ул элекке җитәкчесе хакында бары тик яхшы сүзләр генә әйтергә әзер булуын белдергән. «Яхшы кеше», дигән ул. Премиянең бер өлешен кайтарырга дип башта ук әйткән булганнар, хезмәткәр моны гадәти хәл итеп кабул иткән: «Бу бит кушылган эш иде, законсыз дип уйламадым», дигән ул.

«Бизнес Онлайн» журналисты язуынча, Казанда эшләүче хезмәткәрләр премиянең бер өлешен генә кайтарырга тиеш булса, районнарда эшләүчеләр тулысынча бирергә тиеш була. Гөлшат Нигъмәтуллина кушуы буенча, аның урынбасары һәм баш бухгалтер 26 кешегә премия язып һәм аларны кире кайтартып 16 миллион сум акча эшләгән. Премияләр латин графикасындагы язмаларны кириллицага күчергән өчен бирелгән. Шаһитлар әйтүе буенча, бу эш белән алар бик аз гына шөгыльләнгән.

Гөлшат Нигъмәтуллинадан тыш премияләрне кайтаруда аның урынбасары Ренат Әхмәтҗанов һәм баш бухгалтер Ландыш Шәрәфетдинова гаепләнә. Җинаять эше «вәкаләтләрне арттыру» маддәсе буенча кузгатылган, Гөлшат Нигъмәтуллина «мошенниклык» буенча да гаепләнә.

Фәния Фәйзуллина 2 ел эшләгән, графикларны күчерү белән шөгыльләнмәсә дә, аңа 447 мең сум премия язалар. «Ни өчен икәнен соравы кыен булганга», ул сорап та тормый, 180 меңне кире кайтара. Ул үзенең шатлануын әйткән – и тик торганда шундый зур сумма.

Тагын бер шаһит – Венера Зарипова 540 меңнең 478 меңен кире кайтарган.

Ә менә районнарда яшәүчеләрдән зуррак сумма кайтартканнар. Чаллы ЗАГСында эшләүче Анастасия Карамова 314 меңнең 300 меңен кайтара. Минзәләдә эшләүче Алина Гурьева һәм Зоя Петухова 413 мең һәм 1,3 миллион алалар. Сумманы кайтарырга кушкач, алар бәхәсләшәләр. Аларга «бер тапкыр сумманы кайтарырга кирәк, аннары акча тагын килә» дип аңлаталар. Билгеле, акча кире килми. Әгерҗедән Азалия Алексеева да 863 мең сум премияне тиененә кадәр кайтара. Аның хезмәт хакы 12 мең сум булган.

Гөлшат Нигъмәтуллина гаебен өлешчә тануын әйткән. Ул мошенниклыкны танымый, вәкаләтләрен арттыруны таный. Ә Әхмәтҗанов гаебен тануын әйткән, баш бухгалтер чын күңелдән үкенүен дә белдергән.

ЧЫГАНАК: https://www.business-gazeta.ru/article/6675245872289

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Запись Премия өләшкән дә, кире җыеп алган: ЗАГС җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина суд залында впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Альбина Шәвәлиева ЗАГС идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде
//Tatar today//

22 февральдә Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында хәбәр ителде.

Бу турында Указ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2019 елның 22 февралендә (№ПУ-141) имзаланган.

«Альбина Рафаил кызы Шәвәлиеваны, башка эшкә күчүе сәбәпле, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат итәргә», – диелә документ текстында.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Фото: Бизнес Онлайн

Запись Альбина Шәвәлиева ЗАГС идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат ителде впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Җырчы Рамил Закировның бүген туе [фото]
Хәзерге вакытта җырчы Рамил Закировның туе бара. Аның кәләше Илүзә исемле. Яшь парлар көзен никах укыткан иде. //Tatar today//

Туй мизгелләре белән җырчы Гөлназ Батталова бүлешә.

Запись Җырчы Рамил Закировның бүген туе [фото] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Аерылышулар процедурасын катгыйлату тәкъдиме нәтиҗәләрен биргән – таркалучы гаиләләр арткан
8 июль – Россиядә тугызынчы тапкыр Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтеләчәк. Яшь парлар бу көнне гаилә җепләре белән бәйләп калырга тырыша, дистә еллар бергә тату гомер иткән юбилярлар исә яңа гына гаилә коручыларга үрнәк итеп куела. Шулай ук быел 8 июльне “Аерылышуларсыз көн” дип үткәрергә ниятлиләр. Таркалучы гаиләләр бер дә булмаячак дип вәгъдә итмиләр үзе, әмма ЗАГСларда психологлар ир белән хатынны дуслаштыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшлиячәк.

Бу истәлекле дата уңаеннан республиканың барлык районнарында да масштаблы чаралар уздыру күздә тотыла. Тантаналы рәвештә бу көнне Татарстанда 300 пар кавышачак. Дөрес, бу ниндидер рекорд түгел. Җәйнең җомга, шимбә көннәре өчен әлеге сан, нигездә, гадәти күренеш.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сүзләренчә, шулай ук бу көнне  көмеш һәм алтын юбилярлар котлаулар кабул итәчәк, тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатлары тапшырылачак, Россиянең яшь гражданнары паспорт алачак, туу турындагы таныклыклар биреләчәк. Моннан тыш күптөрле гаиләне берләштерә торган спорт-күңел ачу һәм мәдәни чаралар да уздыру ниятләнә.

– Безнең бурыч – гаиләне саклап калырга тырышу, кешеләргә уртак тел табарга ярдәм итү. Бу көнне аерылышырга теләк белдергән һәр пар белән психологлар һәм медиаторлар эшлиячәк. 70 процент очракта гаилә аерылышудан  баш тарта, – дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Мәгълүм булганча, соңгы вакытта аерылышулар процедурасын катгыйлату турында күп сөйлиләр. Татарстан башлангычы белән бу юнәлештәге тәкъдимнәр Дәүләт Думасына да кертелде. Әмма әлегә проект карала гына һәм аның кайчан кабул ителәчәге билгесез. Әмма әлеге үзгәрешләр гамәлгә кермәсә дә, алар билгеле бер йогынты ясаган инде. Аерылышулар саны кимү урынына, әлегә арта гына бара.

– Агымдагы елның 6 аенда 6 710 пар аерылышты. Бу узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда 7 процентка күбрәк. Әмма таркалучы гаиләләрнең артуы, нигездә, кабул ителергә тиешле үзгәрешләр белән бәйле. Без аерылырга килгән парлардан анкеталар тутыртабыз. Аларның җавапларыннан күренгәнчә, хәзер аерылышу процедурасы катгыйланганчы дип, озак вакыт бергә яшәмәгән, әмма кәгазьдә гаилә булып исәпләнгән парлар мөрәҗәгать итә, – дип аңлатты ЗАГС идарәсе башлыгы.

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләр исә быел гомер сукмагыннан иң киме  25 ел бергә кулга-кул тотынышып барган  70 гаиләгә тапшырылачак. Бүләкләнүчеләр арасында авыл хезмәтчәннәре, сәнәгатьнең төрле тармакларында хезмәт куючылар, укытучылар, табиблар, мәдәният эшлеклеләре. Әйтик, Нурлат районыннан Федоровлар гаиләсе – «Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре 9 үз баласын тәрбияләп үстергән, өстәвенә үзләре янына тагын 6 баланы сыендырган. Әлмәт районыннан ветеран Васыйл Хуҗәхмәтов гаиләсе быел бриллиант юбилеен бәйрәм итә. Казаннан Шәфиевлар гаиләсе – чын спорт династиясе.  Аларның хәтта 9 яшьлек оныклары да нәфис гимнастика буенча Россия һәм халыкара ярышлар җиңүчесе. Алабуга районыннан Нуриевлар гаиләсе 10 бала тәрбияләп аякка бастырган. Бүген алар 22 онык һәм, оныкларының 14 баласын караша.

Татарстанның һәр муниципаль районында һәм шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүнең оригиналь программалары булдырылган. Мисал өчен, Балтачта «Коляскалар парады» узачак, Мамадышта волонтерлар  бәйрәм символы — ромашкалар төшкән лотерея билетлары өләшәчәк, Түбән Камада “Нефтехимиклар” паркында ЗАГС идарәсе тарафыннан “Мәхәббәтнең кадерен белегез” дигән чара узачак. Казанда исә Гаилә, Мәхәббәт һәм тугрылык көнен өч көнлек фестиваль рәвешендә уздырачаклар.

Интертат

Запись Аерылышулар процедурасын  катгыйлату тәкъдиме нәтиҗәләрен биргән – таркалучы гаиләләр арткан впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..