Архивы журнал - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Ялкын” журналы мөхәррире вазифасыннан ник киткән?
“Ялкын” журналы мөхәррире Йолдыз Миңнуллина урынына “Сабантуй” журналы мөхәррире Айдар Гыймадиев калачак. //Azatliq.org//

“Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр журналында 2011 елдан эшләгән шагыйрә Йолдыз Миңнуллина вазифасыннан китте. Аның урынына күптән түгел гәзиттән журналга әйләнеп, айга ике тапкыр чыга башлаган “Сабантуй” журналы мөхәррире Айдар Гыймадиев калачак.

Гыймадиев Азатлыкка белдерүенчә, ул әле бүген генә “Татмедиа” белән килешүгә кул куйган. “Әлегә ике журналда да мөхәррир вазифаларын башкарам, “Сабантуй” белән “Ялкын”ны берләштерү турында сүз булмады. Шулай да бу вазифада вакытлыча булырмын”, диде ул.

Йолдыз Миңнуллина Азатлыкка мөхәррирлек вазифасыннан азат ителүен раслады, әмма үзенең кая китүе турында әйтергә теләмәде. Шагыйрә “Ялкын”да 2002 елдан бирле эшләде.

Журнал бүген якынча 2700 данә тираж белән чыга.

“Татмедиа” ширкәте җитәкчесе Андрей Кузьмин кайбер редакцияләрне оптимальләштерү процессы бара дип белдергән иде. Шул ук вакытта ул бер генә гәзит-журнал да ябылмаячак, диде.

5 октябрьдә Intertat һәм sntat электрон газеталары “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына кушылды.

Бүгенге көндә Зиннур Хөснияр дә ике журнал мөхәррире булып тора. Ул “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналлары белән җитәкчелек итә.

Запись “Ялкын” журналы мөхәррире вазифасыннан ник киткән? впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..