Архивы золым - Tatar Today - татар яңалыклары.

“Әтиегез исерек кайта, качыгыз! Бәрәңге арасына кереп ятыгыз, балаларым…”
Җәйге матур көннәрнең берсе иде. Урамда шундый җылы, шундый рәхәт, тыныч. Өйгә керәсе дә килми. Дөньяга мөкиббән китеп, гел шушы баскыч төбендә генә утырыр иде ул. Әнә өй каршында күкләргә ашып үскән шомырт агачы да аның белән бергә картаеп бара. Шомырт чәчәк аткан чакларда ишегалды гаҗәеп бер серлелеккә, нурга күмелә.

//Сөембикә//

Чәчәк гомере бер була. Хатын да үзенең яшьлеген искә төшерепме, сиздерми генә үтеп барган караңгы көннәрен күз алдына китерепме, көрсенеп куйды. Юк, керергә кирәк. Тиздән аның «алтын багана»лары мәктәптән кайтыр. Әминә балаларын шулай дип йөртә. «Алтын баганаларым» дия. Алдагы бөтен көне, өмете-ышанычы шул газизләрендә хәзер. Ә алар өчәү аның.

Кайтуларына табын әзерләп куйсын әле ул. Кичен ни буласын белеп булмый. Тагын исереп кайтса… Аның йөрәге жу-у итеп китте. Чаларып беткән чәченә яулыгын бөркәп куйды да кухняда кайнаша башлады. Яшьлеге дигәннән… Бер уйласаң, аңа бит әле 45 кенә. Тик берәү дә аңа бу яшьне бирми. Әнисе өзгәләнә: «И-и, бала, картаеплар беттең шул хәсрәт капчыгы белән…» – дип төзәлмәс ярасына тоз сибеп тора. Әйтсә әйтер инде, үзен кызганып утырырга вакыты юк аның. Әнә бер-бер артлы ике малае, аннары олы кызы кайтты. Шау-гөр килешеп, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә әниләрен мәктәптәге хәлләр белән таныштыра башлады. «Кулларыгызны юыгыз да, табынга утырышыгыз», – диде әниләре. Балалар әниләренең хәвефле йөзеннән барын аңладылар. Тиз-тиз генә ашадылар да кайсы кая кереп югалды.

Кич җитте, караңгы төште. Берзаманны капка төбендә туп типкән малайларның ачыргаланып кычкыруы ишетелде: «Әти кайта, исереп кайта, качыгыз…» Өйдәгеләр моны ишетүгә, шундук тышка ыргылды: «Барыгыз, бәрәңге арасына кереп ятыгыз, зинһар, күзенә күренмәгез», – диде әниләре Әминә. «Ә син?» – диде төпчек малай. «Мин хәзер…» Ул җәйне бәрәңге сабагы котырып үсте. Балалар бәрәңге буразнасы арасына кереп яталар да, әниләренең чыкканын көтәләр.

Бу юлы да шулай иттеләр. Аягында көч-хәл белән басып торган ир, хатынын күрүгә, бөтен көченә акырып җибәрде. «Нәрсә катып торасың, ашарга!» – диде ул, тиктомалдан ярсып китеп. Хатыны аш китерде. Ләкин тәлинкә өстәлгә барып җитмәде, идәнгә әйләнеп барып төште. Көн аралаш була торган мондый мәхшәрдән соң хатын гел үз-үзенә китәм, аерылам дип, сүз бирә дә, тагын кире кайтып төшә. Китеп кая барсын ул? Әнисенәме?  Алардан башка да өй тулы бала анда. Абыйсының гаиләсе… Кем әйтмешли, китәр өчен юл кирәк…

Ире кулына ни эләксә, шуны тотып ыргыта, бәрә, аудара, өйдә бер генә ватылмаган әйбер калмый мондый чакта. Хатын шуңа күрә чарасын алдан күрә: савыт-саба, кастрүл, чәйнек ише әйберләр яшерелеп куелган була. Инде җимерәсен җимергәч, ир ава-түнә хатынга таба килә башлады. Хатын качып котыла алмады, аның авыр, корычтай каты кулларына килеп эләкте. Залим куырылып төшкән хатынга бер генә сукты. Бичара хатын кая килеп бәрелгәнен аңламый да калды: аңын югалтып, күпме яткандыр, кызының аны кочып, үкси-үкси елавына исенә килде.

«Әни, мин сине үлгәнсең дип торам, – диде бала яшьле яңагын әнисенең битләренә куеп. – Шундый курыктык, шундый курыктык…» Бала елый-елый һаман бер сүзне кабатлады. «Кая соң үзе?» Ул башын күтәреп, тирә-юньгә күз салды. Өй эче зур афәттән соңгы хәлне хәтерләтә иде. Башын ватылган чүлмәктән коелган балчыкка салып, гамьсез гырылдаган ирен күреп алуга, йөзен читкә борды. «Яраткан яранымны харап иткән, җүнсез».

«Әни, әни дим, әйдә китик, әйдә качыйк, үтерә бит сине… Безне дә үтерә… Мин урамда яшәргә дә риза. Ул гына булмасын». Балалар аңа күптән «әти» димиләр. «Ул», – диләр. Әминә үзе дә  эчкече әти белән үсте. Күрмәгәне калмады. Әнисе әйтмешли, нәселгә төшкән каргышмы инде бу? Хәзер менә әнисе язмышын кызы кабатлый. Кул-аякларны гына түгел, җанны бәйләп тоткан хәерсез ул чылбыр кайсыдыр бер буында өзелергә тиештер бит инде. Хатын үз хәлен, балаларының кичерешләрен беренче мәртәбә күргәндәй, тойгандай булды.

Ул кызының моңарчы да кат-кат әйткән сүзләрен, ялваруларын беренче мәртәбә ишетте. Күрәсең, башкача юл юк. Китәргә, бөтенесен ташлап качарга, ике дә уйламаска кирәк. Чылбыр шунда гына өзелер. Ул моны балалары хакына эшләргә тиеш. Әминә күп сабыр итте. Кыйналган саен, «инде туктар, бераз куркыр, чактан гына исән калдым бит», дип, үз-үзен тынычландыра торгач, золым дигән кара шәүләнең гаиләгә мәңгегә кереп оялавын аңлады.

Ир сиңа кулын бер күтәрде икән, бүтән күтәрмәс, дип уйлама да. Күтәрәчәк. Кул күтәреп кенә дә калмаячак, кыйналып, изелеп яшәү көненә калдырачак. Чөнки түзәсең, сабыр итәсең. Кеше белмәсен дип, балалар хакына түзәсең. Ә кемгә кирәк моның ише корбаннар? Үзенәме, юк… Балаларынамы, юк… Хатын катгый карарга килеп, чайкала-чайкала торып басты. Башы чатнап авырта. Кызы тотып калмаса, егылып китәсе иде. Ярый әле янында балалары бар.

Аласы әйберләре төенчеккә төйнәлгәч, ул җиңел сулап куйды. Һаман да берни булмагандай идәндә йоклап яткан иренә күз төшереп алды.«Бер кочак шомырт чәчәге белән алдадың син мине, – дип уйлап куйды хатын. – Хыялый, нечкә күңелле булырга охшаган идең. Ә син…»

Искә төшкән саен сискәндереп куя торган ул вакытлар күптән артта калды. Барысы да хәзер куркыныч төш сыман гына: икенче көнне үк, айныр-айнымас алар артыннан килеп җиткән явыз ир дә, аның: «Бүтән бармак белән дә кагылмам, эчмәм», – дип сөйләнгән сүзләре дә… Янында: «Каты тор!» – дип өйрәтеп торучы әнисе булу шулай иттеме, ышанмады хатын һәм дөрес эшләде.

…Авылдан Казанга күченеп килүләр, килгәч тә, кризис үзәгендә, аннары тулай торакта – бер бүлмәдә яшәүләр, аннары фатир алу шатлыклары… барысы да булды инде. Бик кыен чакларда да Әминә авыр димәде. Күңеле, җаны тыныч, берәү дә баш өстендә йодрык болгап тормый аның.

– Күргәнеңә сабырлык, димим. Бу очракта сабырлык юньлегә китерми.

Без Әминә ханым белән аларның өч бүлмәле зур, якты фатирында әкрен генә үткәннәрне искә төшереп, гәп куертып утырабыз.

– Мин генәме шундый хәлдә калган хатыннар, – ди ул. – Ирләр азды бит хәзер. Алсуымның бер иптәш кызы икенче мәртәбә аерылды, аның ике баласы… Берсе язылышмыйча торып ята. Болай иткәндә, ирләр җаваплылыкны бөтенләй тоймый. Ә бәлкем, бер яктан караганда, әйбәттер дә. Аерылышып торасы юк. Кыйный башласа, чыгасың да китәсең.

Ул тәмам үзәгенә үткән сүзләрне әйтә. «Кыйный башласа… чыгасың да китәсең…» Әмма моңа бер дә үкенми. «Кияү бик әйбәт, – дип дәвам итә ул, – Алсуга бармак белән дә тими. Бәхетле алар. Оныгым да бәхетле. Аңа хәзер 7 яшь. Минекеләр сыман исерек күреп, аның кыланганнарына түзеп яшисе юк аңа. «Аерыл», – дип, дөрес әйткән кызым. Күпме чакырды кире, тәки кайтмадым бит мин. Кайтсам, ул мине үтерә иде. Үчен кайтара иде. Ә балалар ятим кала иде.

Ул шулай дигәч, Россия Федерациясе Дәүләт Думасында кабул ителгән өйдәге җәбер-золым турында закон хәтергә килә. Әгәр дә ул Россия Президенты тарафыннан расланса, үзгәрешләр була әле. Законда бәян ителгәнчә, ирнең хатынга кул күтәрүе беренче тапкыр булса һәм ул физик имгәнүләргә китермәсә, ир-атка – административ җәза. Бу очрак кабатлана калса, ул чагында – төрмә.

Кемгә ничектер, әмма мин, әйткәнемчә, бер күтәрелгән кулның, законга карап кына, башка күтәрелмәячәгенә һич кенә дә ышанмыйм. Ни белән бетәр ул? Былтырның җәендә кабул ителгән закон шикелле гамәлдә эшләмәсә? Хатын-кызлар, гаиләгә керәсе акчадан язмас,  залим ирләрен югалтмас өчен, берәүгә дә өй хәлләрен сөйләмәсә?! Хатын гариза бирмәсә, хокук саклау органнары өйдәге хәлләрне каян белсен? Бу очракта, гаилә иминлеген саклау өчен кабул ителә торган законнарның уңышлы эшләп китүе бары бездән – хатын-кызлардан тора.

P.S. Гаиләгә карата җәбер-золым турындагы яңа законга аңлатмалар белән язманы журналыбызның алдагы саннарында укый аласыз.

Мәдинә Авзалова

Запись “Әтиегез исерек кайта, качыгыз! Бәрәңге арасына кереп ятыгыз, балаларым…” впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

“Ирем пычкы чылбыры белән кыйнады…” [тормыш дәфтәреннән]
Татарстанда узган елның ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Татарстан золымга дучар хатын-кызларга ярдәм итәрдәй психологларга кытлык кичерә. Русия думасында хатын-кызга беренче тапкыр көч кулланган өчен җәзаны йомшарту кануны карала. //Azatliq.org//

19 гыйнвар Русия думасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитеты якын туганнарына карата беренче тапкыр көч куллануны җинаять эше түгел, административ тәртип бозу дип караган канун өлегесен икенче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим белән чыкты. Әлеге өлге думада 11 гыйнвар беренче укылышта хупланган иде.

Бу документны башта думага хатын-кыз депутатлар Ольга Баталина һәм Ольга Окунева тәкъдим итте, федерация шурасы әгъзалары Галина Карелова һәм Зинаида Драгункина да канун кабул ителсен дип тырышып йөри.

Әлеге канун кабул ителеп, көч куллану күбәюгә этәргеч булмасмы? Хокук яклаучылар, кеше хокуклары вәкилләре гаиләдә хатын-кызларны җәберләү очраклары артканны белдерә.

Татарстанны алсак, узган елның соңгы ун аенда гаиләдә хатын-кызга карата көч куллануның 2146 очрагы теркәлгән. Шуларның 150сендә ханымнар авыр җәрәхәтләрдән үлгән. 2015 елда 5790 хатын-кыз гаиләсендә золым күрүдән зарланып, полициягә мөрәҗәгать иткән булган.

“28 еллык гомеремне психолог кына үзгәртмәс”

“Ирем яңа ел бәйрәмнәрендә дә баш күтәрмичә эчте. Бер тыныч көнем юк. Әле бүген генә токмач җәеп яткан җиремнән, уклавымны кулымнан йолкып алып аркама сукты”, дип сөйләде Азатлыкка Кайбыч районының бер авылында гомер итүче Ләмига ханым (аның үтенече белән исеме үзгәртелде). 28 ел яшиләр алар, өч бала үстергәннәр. Өч улы да өйләнгән, үз гаиләләре белән башка җирдә көн күрәләр.

“Талаша башласак, дәшмим, аның саен котыра. Кияүгә чыгып яши башлаганнан бирле, кибеттән бер кечкенә пакет көнбагыш алып ашарга да ярамады, “акчаны юк-барга туздырасың”, дип кыйнады. Балаларга перәнек, кәнфит ише әйбер алсам да, шул пакет белән башыма бәрә-бәрә кыйный иде. Югыйсә, шул әйберне үзе дә ашый бит. Бервакыт “Дружба” пычкысының чылбыры белән кыйнады, гәүдәмне күтәрә алмый ничә көн яттым”, дип яшьле күзләрен сөртеп сүзен дәвам итте хатын.

Ләмига ханым бер тапкыр да полициягә мөрәҗәгать итмәгән. “Ничек үз балаларымның атасын төрмәгә утыртыйм инде?” дип уйлаган. “Ә хәзер авыл халкы алдында хур булыргамы? Кеше теленә керсәң. Аннары, әнә, бер хатынның ире төрмәдә утырып кайтты да, дуслары белән көчләп үтерде”, дип ул үз якларындагы аянычлы язмышларны барлый. Шулай да, элекке вакытлар белән чагыштырганда хәзер көч куллануның кими төшкәнен әйтә.

Азатлыкның “Ник аерылмыйсыз?” дигән соравына ханым: “Бу салган йортны ташлап китеп, кая барам мин? Картаябыз бит инде, барысын да өр-яңадан башлар вакыт түгел”, диде. Ярдәм сорап психологка да барырга җыенмый ул, 28 еллык гомеремне ниндидер психолог кына үзгәртәсенә ышанмыйм ди.

“Авырлы килеш буа башлагач, өйдән чыгып качтым”

Азатлык иреннән качып, туганнарында яшәүче тагын бер яшь ханым белән очрашты.

“Ирем бик каты эчкәнгә, аннан аерылып эшемдәге үземнән берничә яшькә кечерәк хезмәттәшемә кияүгә чыктым. Авырга узуым булды, тәмугка төшкәндәй яши башладым. Урамда ир затыннан берәр таныш кеше белән исәнләшсәм дә, өйдә гауга купты, ирем мине төрлечә җәберләде – чәчтән фатир буйлап өстерәп йөрүләр, берсе дә калмады.

Ирем мине, авырлы хатынын, ярсып буа башлагач кына өйдән чыгып качтым да авылдагы туганнарыма киттем. Баланы аныкы дип яздырыргамы-юкмы, белмим. Минем һәр мизгелем үзем өчен генә түгел, балам өчен дә куркып уза”, дип сөйләде әлеге ханым.

Архивтагы фото

“Яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, сугудан тыела башлады”

“Ирем белән бергә 20 елга якын яшәдек. Өч балабыз бар. Тора-бара бергә торып булмау ачыкланды. Ирем кул күтәрә башлады. Өйдән китеп вокзалда кунып йөргән, дусларга сыенган чаклар да булды”, дип сөйләде Азатлыкка Нурия исемле бер ханым. Ул психологик ярдәм күрсәтә торган үзәкләр барлыгын белмәгән, “Фатыйма” үзәге турында ишеткән булган, эзләп караган, әмма тапмаган.

“Дус кызымның әнисе киңәшләре белән булышты, рәхмәт аңа. Ирем кул күтәреп суккан саен полициягә гариза язарга кушты ул. Шактый каты кыйналгач полиция чакыртырга туры килде. Тагын бер тапкыр кул күтәргәч тагын бардым. Шунда ирем: “Нормаль хатыннар сугып яңакларын каерып төшергәч кенә полициягә бара”, диде. Ләкин полиция сөйләшүгә чакырганда куркудан үзенең бите тартыша иде. Ул минем бөтенләй яклаучысыз түгеллегемне аңлагач, кул күтәреп сугудан тыела башлады. Аннары без тынычландык, тагын өч елдан килешеп кешеләрчә аерылдык”, дип сөйли Нурия ханым.

“Хатын-кыз, беренче чиратта, рухи ярдәмгә мохтаҗ”

Казандагы “Альфа” хокукый киңәш бирү оешмасы җитәкчесе Сирин Зарипов Нурия полициягә мөрәҗәгать итеп, дөрес эшләгән дип саный. “Җәберләүгә дучар хатын-кызлар теләсә-кайсы вакытта прокуратурага, Русиянең кеше хокуклары вәкиленә, якындагы полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә ала”, ди Зарипов.

Нүрия ханым сүзләренчә, ире кыйнаган хатын-кызлар, беренче чиратта, рухи, психологик ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ.

“Гаиләсендә көч куллануга тарыган хатын-кыз шок хәлендә була, чөнки җәмгыятьнең язылмаган кагыйдәләре аны түзәргә, “чүп-чарны тышка чыгармаска” өнди. Үзенә кул күтәргән кеше белән бер түбә астында яшәргә, көндәлек эшләрне башкарырга, балаларны тәрбияләргә кирәк була. Шулай итеп, ул чыгып та китә алмый, көч кулланып үзен яклый да алмый. Ир кеше “йодрык уйната” торган гаиләләрдә, кагыйдә буларак, хатын-кыз үз-үзен түбән бәяли, яисә гаиләсендә әти-әнисе арасында шундый мөнәсәбәтләр күреп, шуны норма дип үскән була”, ди Нурия ханым.

Архивтагы фото

Ире кыйнаган, җәберләгән, кешечә яшәргә мөмкинлек бирмәгән хатын-кызларга Казанда һәм республикада сыеныр, ярдәм сорар урын бармы?

Татарстан башкаласында балалар, үсмерләр, сукбайлар, хуҗасыз йорт хайваннары өчен яклау урыннары бар, Юдино бистәсендә хәтта сыерларны тернәкләндерү һәм аларны сыендыру үзәге дә эшли. Әмма башкалада хатын-кызлар өчен мондый үзәкләр юк дәрәҗәсендә.

Татарстанда золым күргән хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче бердәнбер оешма булган, моннан 20 ел элек ачылган “Фатыйма” кризис үзәгенең телефоннары эшләми булып чыкты.

Казанның Ямашев урамында “Өмет” (“Надежда”) кризис үзәгенә караган “Добро даром” дигән фонд урнашкан. Тик оешманың интернеттагы сәхифәсендә күрсәтелгән телефон да дәшми.

Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурова Азатлыкның “Республикада авыр хәлдә калган, көч кулланылган хатын-кызларга психологик, юридик һәм башка төрле ярдәм күрсәтә торган үзәкләр бармы, алар кайда урнашкан, йә булмаса сезгә турыдан-туры мөрәҗәгать итәләрме?” дигән соравын җавапсыз калдырды.

Хатын-кызлар оешмалары хокук яклыймы?

Татарстанда хатын-кызларны берләштерүче берничә оешма бар: Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкләгән депутат хатын-кызларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе, Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева рәислек иткән “Русия хатын-кызлары”ның республикадагы иҗтимагый оешмасы, Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге Дөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы.

Әлеге оешмаларның утырышларында әле моңа кадәр гаиләдә хатын-кызларга көч куллануны туктату турында сөйләшкәннәре, ниндидер чаралар күрүне хәл иткәне булмады.

Кадрия Идрисова

Мөслимә хатын-кызлар оешмалары да хатын-кызларның хокукларын яклау мәсьәләсенә катышмауны хуп күрә. Татарстандагы хатын-кызлар оешмалары күпчелек калфак, аш-су, мода мәсьәләләрен генә күтәрә.

Татарстанда психологларга кытлык

Республиканың һәр районындагы социаль яклау бүлегенә караган социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә психологлар эшләргә тиеш. Азатлык бу психологларның гаиләдә золымга дучар хатын-кызларга ярдәм күрсәтү-күрсәтмәвен ачыклый алмады.

Азнакай районында психологлар өчәү, әмма Азатлык шалтыраткан көнне берсен дә эш урынында тотып булмады. “Кайсы отгулда, кайсы чирли, кайсы “просто юк” дип җавап бирде телефонны алган ханым.

Актаныш районында социаль яклау бүлекчәсе җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова: “Психологыбыз юк, ярты ел бала табу ялында инде”, диде.

Теләче районы психологы Гөлшат Зиннәтова да “больничныйда” булып чыкты.

Балтач районында да социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психолог урыны буш. “Тагын бер психолог бар, әмма ул сезнең сорауларга җавап бирә алмый, чөнки әле генә эшли башлады”, диде үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева.

Әтнә районында да психолог урыны бер ел буш тора икән.

Мөслим районында да урын буш. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Гөлзирә Сәлахова: “Июньдә яңа профстандартлар кертелде, хәзер без психолог итеп эшкә бу өлкәдә югары белеме булган кешеләрне генә ала алабыз. Аңа кадәр эшләгән психологыбыз ул стандартларга туры килмәү сәбәпле, эштән китте”, диде.

Минзәлә районында штатта ике психолог каралган икән. Аның да берсе бала табу ялында булып чыкты. Психолог булып эшләүче Наталья Кудряшова эш дәверендә кыйналып яшәүче хатын-кызлар белән беркайчан да очрашмавын әйтте.

Кайбыч районы хезмәт, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева районнарда психологлар җитмәвен, бу өлкәдә белем алучылар булса да, эшләргә атлыгып тормауларын әйтте.

“Безнең социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге психолог бала табу ялына китте, ике ай инде урыны буш тора, әмма эшкә килергә теләүче юк. Беренчедән, белем мәсьәләсе. Авылларда психолог белеме алып кайтучылар юк диярлек. Аның белемен дә алырга була, әмма бу һөнәргә ия булу өчен белем генә җитми. Зирәклек, тормыш тәҗрибәсе, кешене тыңлый белү сәләте дә булырга тиеш. Икенчедән, бүген безгә яшь белгеч кайта икән, ул кулына 7 мең сум хезмәт хакы алып эшләргә тиеш була. Андый аз хезмәт хакына яшьләр ризалашмый.

Психолог җитмәү ул безнең райондагы проблем гына түгел, башкаларда да шул хәл күзәтелә. Министрлыктан якын районнардагы психологлар белән эшләргә кушалар яки Казан белән эшләгез, диләр. Күңеле тулып килеп кергән кешене күрше районга яки Казанга чыгарып җибәреп булмый бит. Бездәге һәр хезмәткәр өлешчә шул психолог ролен үти инде”, ди Чулпан ханым.

Төрле илләрдә көч куллануга дучарларның хәле ничек?

Азатлык төрле илләрдәге хатын-кызларның хәле, көч кулланылганда аларның ничек яклау табуы белән кызыксынды.

Эльмира Исрафилова-Тәйран

Эльмира Исрафилова-Тәйран, Төркия:

– 2012 елда Төркиядә, бик җентекле тикшерелеп, хатын-кыз золымына каршы канун кабул ителде. Монда гаиләсендә золым күргән хатын-кыз бөтен яклап дәүләт ярдәменә таяна ала. Психологик ярдәм, үзенә генә түгел, балаларына да сыену урыны, яшәү урынын алмаштыру, адвокат ярдәме күрсәтелә.

Канунда көч куллануга дучар булу турында хәбәр итү өчен бернинди медицина белешмәсе дә, шаһит та, дәлил дә кирәк түгел икәне ассызыклана. Җәза жинаятьнең авырлыгына карап бирелә. Әмма хатыннан золым турында хәбәр алынуга, золым күрсәтүчене гаиләдән ераклаштыру яисә 10 тәүлектән 6 айга кадәр сак астына алу карары чыгарыла. Әгәр жинаять авыр булса, мәхкәмә карары нигезендә озаграк вакытка иректән мәхрүм ителәләр.

Статистика мәгьлүматларына күрә, Төркиядә 2016 елда 10 хатын-кызның дүртесе гаиләдә золым күргән, ә бу миллионлаган хатын-кыз дигән сүз. Әлеге хәл Төркиянең көнчыгышында күбрәк. Анда әле һаман да кызларны бала килеш кияүгә бирәләр. Бу тема монда иң еш күтәрелгән темаларның берседер.

Аида Алиева

Аида Алиева, “Азәрбайҗан балалары берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары:

– Хатын-кызлар мөрәҗәгать итсә, әлбәттә, аның нинди кыенлыкка дучар булуына карап булышабыз. Гадәттә хокукый ярдәм сорап, психолог яисә медицина ярдәменә мохтаҗлар безгә килә. Матди яктан булышырга да туры килә. Азык-төлек, кием, бала киемнәре, мәктәп өчен кирәк-яраклар белән ярдәм итәбез. Без кыенлыкка очраган хатын-кызларга вакытлыча сыену урыны бирәбез. Бездә алар ике ай тора ала, шул арада проблемнарын чишәргә тырышалар.

Элина Паули

Элина Паули, Павлодар өлкәсе депутаты, Казакъстан:

– Павлодарда көч куллануга дучар хатын-кызлар өчен үзәк эшли. Бу үзәктә өендә кыйналу аркасында торыр урынын ташлап чыккан хатын-кызлар, барыр җире булмаганнар ярты елга кадәр яши ала. Казакъстан башкаласы Астанада да шундый ук үзәк бар. Көч куллану, яисә көч куллану куркынычы булу сәбәпле авыр хәлдә калган затлар өчен сыендыру үзәге дип атала ул.

Алимә Сәлахетдинова

Алимә Сәлахетдинова, өч бала анасы, Канада:

– Ирләр Канадада хокуксыз диярлек. Бер сүз бар бездә: Канадада – беренче урында балалар мәнфәгате, икенче урында – хатыннар. Өченче урында – хайваннар һәм аларның хокуклары, аннан соң гына ирләр килә. Гаилә таркалу, аерылышу ише әйбер булса, барысы да хатын-кыз ягында, ирләр монда мескен хәлдә.

Мәдинә Әпсәләмова

Мәдинә Әпсәләмова, Кушма Штатлар:

– АКШта хатын-кызның хокуклары бик күп, балалы булса бигрәк тә. Бер таныш американ хатын бар иде, бер генә балалы. Ире баласының йомшак җиренә бер-ике тапкыр каты итмичә генә сугып алган. Полиция килеп, иргә бала яшәгән өйгә әллә ничә метрдан да якынрак килмәскә дип тыю куйды. Эшләгән акчасының бик зур өлешен хатыны белән баласына биреп барды.

Хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче үзәкләр дә бар. Торырга урын табарга, эшкә урнашырга, балалар бакчасына түләргә булышалар. Хокукый яктан да ярдәм итәләр. Америка бик консерватив ил һәм гаилә институты монда бик нык. Америкада яшәүче хатыннарның өчәр, дүртәр бала табу очраклары бик еш. Өстәвенә алар бит әле өйдә утыра. Зур шәһәрләрдә күбесе эшли, ә бәләкәйрәк җирләрдә бик күбесе бала тудырып өйдә утыра.

Обама вакытында, 2013 елда канун кабул ителеп, теркәлми яшәгән хатыннар өчен дә җиңеллек китерелде. Ә элек илдә легал яшәмәгән хатыннар кыйналса да, полициягә барырга курка иделәр.

Запись “Ирем пычкы чылбыры белән кыйнады…” [тормыш дәфтәреннән] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..