Архивы зыян - Tatar Today - татар яңалыклары.

Кондиционерның зыяны: симертә дә икән!
Бу җайланма көнкүрешебезгә тирәнрәк кергән саен, аның турында төрле фикерләр дә арта бара. Нинди генә «гаепләр» такмыйлар аңа! Америка галимнәре әйтүенчә, кондиционер хәтта симертә дә икән! Имеш, рәхәт салкынча һавада кеше көн дәвамында үз мөмкинлегенә караганда азрак энергия сарыф итә. Шул рәвешле, артык авырлык җыюның бер сәбәбе булып тора. Бу фикерне раслый яки инкарь итә алмыйбыз. Әмма аның «гөнаһлары» болай да җитәрлек.

Зыяны

Беренчесе туңуга бәйле: борын тыгылу, коры ютәл, тамак-колак, муен, бил авырту… Температураның һәм дымлылыкның кискен аермасы, беренче чиратта, тын юллары авырулары (отит, синусит, бронхит), мускуллар ялкынсыну (миозит) китереп чыгара.

Икенчесе һаваның сыйфатына кагыла. Ябык бинада кондиционер бер үк һаваны озак вакыт әйләндерсә, һава корылана һәм тирегә, лайлалы тышчага начар тәэсир итә башлый. Шуның аркасында дерматит, ринит кебек чирләр килеп чыгарга мөмкин. Моны булдырмауның бер ысулы – дымландыру функциясе булган кондиционер кую. Тик андый модельләр кыйммәт тора. Шул сәбәпле эш урыннарында да, өйләрдә дә кешеләр ешрак гадәти прибордан файдалана.

Өченче куркыныч – аллергия барлыкка килү. Фильтрларын чистартып, алмаштырып тормасаң, кондиционер аллергия һәм йогышлы чирләр китереп чыгара торган бактерияләр оясына әверелә. Мәсәлән, легионеллалар дип аталучы бактерия кондиционер эчендә рәхәтләнеп үрчи. Әгәр ул кешенең үпкәсенә барып керсә, типик булмаган пневмония башланып китә.

Дүртенче зыян – фреон белән агулану ихтималы. Мондый хәл бик сирәк, кондиционерның көпшәсе зарарланган очракта гына була, билгеле.  Ләкин андый куркыныч барлыгын белеп тору мөһим, чөнки фреон агулы.  Укшу, косу, башны борганда барлыкка килә торган кысып-кысып авырту, сулау кыенлашу – агулануның төп билгеләре. Әмма чын диагнозны табиб кына куя ала.

Файдасы

Кондиционерның файдасы, әлбәттә, бар. Бөркү һаваны, эсселекне өлкән яшьтәгеләр, балалар, йөрәге һәм кан тамырлары авырулары булган кешеләр аеруча авыр кичерә бит. Аларның организмында җылылыкны көйләү системасы дөрес эшләми, кызуга тиз генә җайлаша алмыйлар. Кулдан эш төшеп, әлсерәп утыру башкаларга да рәхәт түгел. Димәк, кондиционердан баш тартмаска, ә акыл белән файдаланырга кирәк.

Бу җайланманы карап торуны белгечләр башкарырга тиеш. Алар фильтрларны да дөрес итеп чистарта, суын алмаштыра, антисептик куша, кулай эш режимын да көйли.

Температураны дөрес кую бик мөһим. Урамдагы һәм бинадагы температура аермасы 5 – 7 градустан артмаска тиеш. Әгәр тышта 30 градус икән, бүлмәдә 23 градустан да түбәнрәк булмасын. Суытылган һава агымы бүлмәдә бөтен якка тигез таралырга тиеш.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Запись Кондиционерның зыяны: симертә дә икән! впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Азнакайда янгын сүндерүчеләр 2 баланы коткара, ә әниләрен чыгарырга өлгерми [фаҗига]
8 февраль төнендә Азнакай шәһәренең 4 катлы йортында янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан ике баланы чыгарганнар. Кызганчыка каршы, шушы ике баланың әнисен алар коткара алмый калган. //ProKazan.ru//

Коткаручылар ашыгыч рәвештә килгән вакытта, балалар урам ягындагы тәрәз төбенә үк чыгып утырган булганнар.

15 һәм 11 яшьлек малайларны төтен белән агуланган килеш хастаханәгә алып киткәннәр. Коткаручылар ишекне ватып кергәндә, 40 яшьлек хатын гәүдәсен таба. Ул шушы малайларның әнисе була.

Янгын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында фатирда яшәүчеләр йоклаган вакытта килеп чыга.

Запись Азнакайда янгын сүндерүчеләр 2 баланы коткара, ә әниләрен чыгарырга өлгерми [фаҗига] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..

Әлмәттә ир-ат үзенең җиде айлык улын кыйнап үтерә язган [коточкыч хәл]
13 декабрьда Әлмәт шәһәрендә полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек ир-атны хатынын һәм җиде айлык улын кансыз рәвештә кыйнаганы өчен тоткарлыйлар. Бу вазгыятьтән соң, “Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. //Kazanlive.ru//

42 яшьлек Юрий А. белән декрет ялында булган 42 яшьлек граждан хатыны Елена М. арасында каты гына талаш чыга. Аннан соң, Юрий хатынын кыйный, шунда ук җиде айлык баласының башына да берничә тапкыр китереп суга. Баланы авыр хәлдә баш мие җәрәхәте белән хастаханәгә алып китәләр. Бу хәл буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Запись Әлмәттә ир-ат үзенең җиде айлык улын кыйнап үтерә язган [коточкыч хәл] впервые появилась Tatar Today - татар яңалыклары..